поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.08.2012 Җәмгыять

Туфан эзе (ФОТО)

“Әгәр әсәрләремне Нью-Йоркта, Финляндиядә, Төркиядә белеп тә, туган авылымда белмиләр икән, минем өч тиенгә дә кирәгем юк”. Танылган драматург Туфан Миңнуллин әнә шулай дип әйтә торган булган. Юк, ул юкка пошынган, юкка кайгырган булып чыкты. Туфан аганы Кама Тамагында да, Олы Мәрәтхуҗасында да яраталар, хөрмәт итәләр, сагыналар. Күптән түгел туган җирендә аның туган көне уңаеннан уздырылган чаралар моны тагын бер кат дәлилләде.

Әгәр Туфан ага исән булса, аңа 25 августта 77 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, үзенең гомер бәйрәменә килеп җитә алмады ул. Елның елында туган җирендә аның туган көнен бәйрәм иткән якташлары быел да традициягә тугры калганнар. Ул көнне Туфан Миңнуллин көне – Иске Татар зиратында аның каберенә чәчәкләр куюдан башланып китте. Аннан инде Чүпрәлегә сәяхәт иттеләр. Туфан абыйның татарга хезмәт итмәгән берәр районы бармы икән? Кемгәдер мәктәп ачарга ярдәм иткән, кемгәдер юл төзеткән, кемнедер эшле иткән, берәүгә компьютер алып биргән. Олпатлыгы өстенә менә шундый милләт җанлы, кешелекле, ярдәмчел иде ул. Чүпрәленең Мочәли авылында да аны үз якташлары кебек якын итәләр. Ә туган көнен зурлап Кама Тамагында үткәрделәр. Район үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге музей ачылу – барыбызны да аның белән булган хатирәләргә алып кайтты.

– Туфан ага районга һәм биредәге кешеләргә игелекле эшләр эшләп калдырды, – ди Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гарәфиев. – Якташыбыз: “Гомерең озын, ә картлыгың кыска булсын”, – ди торган иде. Чыннан да, аның картлыгы булмады. Гел безнең арада, һәрвакыт безнең белән аралашып яшәде.

Әйе, Туфан аганың картаерга вакыты юк иде. Чөнки ул үзен аямыйча милләте, аның киләчәге өчен көрәшкә ыргылды. Дәүләт Советы сессиясендә татар мәктәпләрен саклап калу өчен ялкынлы чыгышлар ясады, гомумән, милләтенә җил-яңгыр тидертмәде. Район башлыклары еш кына аның янына килеп: “Мәктәбебезне ябалар, без җитәкчелеккә әйтә алмыйбыз, безгә килешми дә, сезнең сүз үтә”, – дип әйтә торган булганнар. Ә Туфан Миңнуллинга бу сүзләрне әйтү килешә иде, чөнки ул аны килештереп, үтемле итеп әйтә белде.

Район үзәгендә балкып утырган музей, китапханәне төзүдә дә Туфан абыйның өлеше бик зур иде. Ә туган авылы Мәрәтхуҗасында аның кылган игелекләрен әйтеп бетерә алмыйлар. “Туфан авылга кайтса, авыл өчен бик нык борчыла иде”, – дип искә ала аны авылдашы Венера ханым. Кечкенә генә авыл – Олы Мәрәтхуҗаны яшәтүдә, һичшиксез, аның ярдәме бар. Юллы, газлы, сулы итү, ут баганаларын алыштыру, хәтта авылдашларына йорт салып бирүе – драматургның ничек итеп туган җирен, кешеләрне яратуы турында сөйли.

Туфан аганың җирсүгә сусап, балачагындагы әнисе пешергән икмәк тәмен тоеп, аның кадерен белеп яшәве һәрдаим иҗатында чагылып килде. Ул бөтен барлыгы белән җир кешесе иде. Танылган шагыйрь, драматург белән дүрт дистә ел иңгә-иң куеп эшләгән Разил Вәлиев тә: “Без Туфан абый белән бик күп илләр һәм җирләр гиздек. Әмма аның өчен Олы Мәрәтхуҗадан да матуррак, якынрак җир юк иде”, – диде ул.

– Мин Туфан кебек туган ягын яраткан кешене белмим, – ди хәләл җефете Нәҗибә апа Ихсанова. – Андый кеше юктыр кебек. Аның туган җиренә мәхәббәте шулкадәр көчле иде. Бу яратуы аша Туфанның күпме иҗат җимешләре туды?!

Җыелган халык Туфан Миңнуллин музее белән танышып чыкканнан соң да Нәҗибә апа иренең истәлекләре фотосурәтләреннән аерылып китә алмады.

Нәҗибә апа сөйләгәндә күземә яшь тулды. Туфан абый белән нәкъ исән вакыттагы кебек сөйләшеп утыра иде. “Туфан дөнья бәһасе шәхес иде, – дип өзелгән фикерен ялгап китте ул. – Мине ул тәрбияләде, ул яшәргә өйрәтте. Беләсез, мин тормышта саранрак кеше идем. Ә Туфан юмарт һәм бик тә кешелекле. Аның бу холык-фигыленә шаккаттып, ничек шулай булдырып була икән, дип гаҗәпләнә идем. Өйгә кирәк-яракларны, ашау-эчүне Туфан алып кайтты. Шулай ук яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерергә хирыс иде. Барысын да үз куллары белән эшләргә яратты”.

Нагорныйдагы йортын үзе салган, Биектау районы Битаман авылына балык тотарга йөрер өчен бер кечкенә өй аякка бастырган. Туган ягы – Мәрәтхуҗадагысы Туфан абыйга иң якыныдыр, мөгаен. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, анысын Туфан ага татар әдипләренә иҗат йорты булыр дип васыять итеп калдырган”.

Драматургның бу йортын карап йөргәндә, танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим бирегә кайтып, ничек ял итүләрен, Туфан ага белән булган хатирәләрне искә төшереп алдылар. Бусаганы атлап керүгә үк Туфан ага җыеп киптергән мәтрүшкә, бөтнек исе борынга килеп бәрелде. Әйтерсең, алар иҗат дәрте ташып торган язучыдан соң әдәбиятка килгән буынны биредә көтеп тора. Туфан эчкән үлән чәенең тәмен татырга чакыра сыман.

Авылын яшәтергә, яшьнәтергә җан аткан Туфан аганың рухы тыныч дип уйлыйм. Мәрәтхуҗасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары куйган “Гөргөри кияүләре” спектакленә шулкадәр күп халык җыелган иде. Баласы-чагасы, туганы-тумачасы – һәммәсе җыелып кайткан. Коймага исә: “Сагынабыз сине, Туфан абый!” – дип язып куйганнар. Ачык һавада спектакль карау сәеррәк булса да, монысы да Туфан абый рухына туры килә иде. Хәтта Разил Вәлиев шаяртып: “Дөньяның нинди генә театрларында булырга туры килмәде, әмма кычыткан арасында спектакль куйган театрны беренче тапкыр күрәм”, – дип әйтеп куйды.

Табигатьтән, җир кешеләреннән рухы, иҗаты белән аерылмаган Туфан ага пьесасының кычыткан арасында куелуы белән дә безгә якын шул инде. Дөрес, район башлыгы киләсе елда мәрәтхуҗалыларга яңа мәдәният йорты салыначак дип вәгъдә итте. Бөек шәхес тудырган бу авылга, әлбәттә, яңа мәдәният йорты кирәк. Аның исеме белән аталачак дигән фикерләр дә колагыма керде. Бирсен Ходай. Әйе, милләтенә, татарына армый-талмый хезмәт иткән Туфан Миңнуллин исеме киләчәктә күп кенә биналар белән бәйле булыр әле. Мәктәпләр, музейлар, театрлар... Бу бәйрәм көнне безнең өчен тагын бер күңелле яңалык килеп иреште. Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев үзләренә Туфан Миңнуллин исеме бирелүен әйтте. “Бу безнең өчен зур шатлык, әмма шул ук вакытта зур җаваплылык та. Чөнки Туфан Миңнуллин исеменә кызыллык китермичә, җилкәбездә йөртергә тиеш булабыз. Әлбәттә, бу зур миссияне җиренә җиткереп үтәрбез дип уйлыйм”, – диде Рөстәм әфәнде.

Иманым камил, киләчәктә Түбән Кама театрын “Миңнуллин театры” дип йөртә башларлар. Шушы мизгелдә тукталып, Мөхәммәт Мәһдиевнең халык арасында танылып өлгергән: “Кеше – китә, җыры – кала” гыйбарәсенә тукталып үтәсем килә. Бу Туфан агага бик тә туры килә. Үзе безнең арадан китсә дә, аның эшләгән эшләре, кылган изгелекләре, саллы иҗаты безгә дә, киләчәк буынга да калачак әле. Чөнки Туфан кулы тигән һәр бинада аның суынмас эзе саклана. 

 

1

2

3

4

5

6


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»