|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2012 Җәмгыять
![]() Күрсәткечләр һәм күз буяу7 августка каршы төндә “Протон-М” ракетасы үзенә йөкләнгән ике элемтә ясалма иярченен тиешле орбитага алып чыга алмыйча авариягә очрагач, Премьер-министр Дмитрий Медведевның да, ниһаять, түземе төкәнде, хөкүмәт утырышында: “Мин ясалма иярченнәрне югалтуның сәбәпләрен белмим: техник төзексезлекме, әллә кешеләр ваемсызлыгымы, ләкин моңа инде түзеп тору мөмкин түгел. Без абруйны һәм миллиард сумнарны югалтабыз”, – диде. Хөкүмәт рәисен аңлап була, чөнки усал телләр инде: “Тын океанда Россиянең ясалма иярченнәр төркеме барлыкка килде”, – дип сарказм белән көлә башлаган иде. Россия техникасы һәм фәненең уңышсызлыгы планетага яуган ракета “яңгыры” белән генә түгел, ил горурлыгы булырга тиешле “Суперджет” очкычларының һаман да рәтле-юньле очып китә алмавы белән дәлилләнә. Илдә исә башка күзгә ташланырлык фәнни-техник проект юк, калган бар инновацион техника чит илдән сатып алына. Әмма Премьер-министрның гаеплеләрне табарга һәм җәзага тартырга әмер бирүе, ул әмерне җиренә җиткереп үтәгән очракта шактый уңайсыз хәл тудырыр иде, чөнки модернизациянең тормышка ашмавы, фәнни-техник потенциалның эреп юкка чыгып баруы – ил җитәкчелегенең икътисад, фән һәм мәгариф өлкәсендә соңгы ике дистә елда алып барган уйланылмаган, ялганга һәм күз буяуга корылган сәясәте нәтиҗәсе ул. Биредә инде эшнең төбенә төшәргә теләсәләр, мәгълүм анектодтагыча килеп чыгар иде: “Прокурор җинаять эшен ябарга кушты, чөнки тикшерә торгач, җепнең очы үзенә килеп чыгуын күрде”.
Тик илгә яшәргә кирәк булачак һәм иртәме-соңмы күз буяулы күрсәткечләрдән баш тартырга, реаль саннар һәм күрсәткечләр белән эш итә башларга туры киләчәк. Яисә илнең бөтенләй юкка чыгуы, тарих арбасыннан төшеп калуы көтелә. Дилемма шулай куелган. Ситуациягә аек караш никадәр иртәрәк туса, шулкадәр яхшырак. Моны аңлаган төбәк җитәкчеләре дә барлыкка килә башлады. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, әйтик, быел БДИ өлкәсендә тәртип салырга ниятләгән, чөнки имтихан нәтиҗәләренең гадәттән тыш югары булуын республика абруен күтәрә торган күрсәткеч түгел, ә мәгариф өлкәсенең ришвәткә батуын дәлилли торган нәтиҗә дип санаган. Аның инициативасы белән Башкортстанда ведомствоара комиссия төзелгән, имтиханга кырыс караш булдырылган. Бу эшнең ахыры менә болай булган. Рус теленнән имтиханны республикада 700 укучы тапшыра алмаган, 100 баллык нәтиҗәгә берәү дә ирешмәгән (Татарстанда бу фәннән 100 баллга 66 укучы иреште.) Башка фәннәрдән дә уртача баллар үткән елгыдан шактый түбән. Чагыштырыйк: математика (уртача балл) 2011 – 55,5; 2012 – 49,4; физика 2011 – 62; 2012 – 50,7; инглиз теле 2011 – 63,1; 2012 – 57,3. Нәтиҗәләр барлык фәннәрдән дә үткән елгыга караганда шактый түбән. Журналист халкы исә бу нәтиҗәләр кайгыга салудан бигрәк, шатландыра, чөнки республика БДИның шикле югары нәтиҗәләре белән эләккән хурлыклы исемлектән төшеп калды дип белдерә. Әмма эш моның белән генә бетмәгән. Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгының имтихан өчен җаваплы бүлегендә эшләүче эре чиновникларның чыгарылыш класс укучыларына ришвәт бәрабәренә балларны күтәрергә булышуы ачыкланган һәм Рөстәм Хәмитов аларның барысын да эштән куарга әмер биргән. Бу хакта Башкорт спутник телевидениесе (БСТ), “Учительская газета” һәм башка мәгълүмат чаралары хәбәр итте. Барлык төбәк җитәкчеләре дә Башкортстан Президенты кебек сәяси ихтыярга һәм принципиаль позициягә ия булса, без бөтен Россия буенча мәгариф түрәләренең югары күрсәткечләр артыннан куып, ничек итеп үз кулларын җылытуларын белер идек. Түрәләр өчен һәр яктан файдалы булган югары күрсәткечләр (мәгариф алга бара дигән иллюзия тудыралар, кесә дә калыная), ил мәгарифен һәм шуңа бәйле рәвештә икътисадны да упкынга сөйриләр, миллиардлар гына түгел, триллионнар югала. Аннан да мөһиме илнең киләчәгенә балта чабыла.
Кызганыч, саннарга алсу күзлекләр киеп карау бер мәгариф өлкәсенә генә хас түгел. Авыл хуҗалыгына карасак, бер гектардан җыелган ашлык, бер сыердан савылган сөт, хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекнең баш саны дигән күрсәткечләргә тап булабыз. Кайвакыт шул күрсәткечләргә карап субсидияләр һәм дотацияләр дә билгеләнә. Шуңа күрә хуҗалыклар һәм районнар аларны мөмкин кадәр күпертергә, өстәп язарга тырышалар. Базар икътисады шартларында бу саннарның әһәмияте юк дәрәҗәсендә, булса да минималь. Алардан әһәмиятлерәк күрсәткечләр бар. Ашлык сатып алган табыш, сөт сатып алган табыш, ит сатып алган табыш дигәннәре әйтик. Менә боларын инде аның күпертеп булмый һәм алар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге чын икътисадый хәлне күрсәтәләр. Яисә сыер савучыларның хезмәт хакы, терлекчеләрнең хезмәт хакы дигәне. Авыл кешесенең социаль хәле турында сөйли болары. Әмма алар хакында сөйләү уңайсыз, чөнки минуслы күрсәткечләр, түбән саннарга тап булачакбыз. Тик җитәкчелекнең эшен шулар буенча бәяләми торып, авыл хуҗалыгы беркайчан да күтәрелмәячәк. Ә авыл күтәрелдеме, ил икътисады аякка басты дигән сүз, чөнки сәнәгать товарларына заказлар ясап, завод-фабрикаларны сазлыктан өстерәп чыгарачак җир кешесе.
2012 елның беренче яртыеллыгында Россиядә җиңел автомобильләр базары 32,1 процентка үсте дигән хәбәрне алып карыйк. Ил икътисадының күтәрелүе, автомобиль сәнәгатенең уңышы хакында сөйли төсле бу күрсәткеч. Тик аны егып сала торган башка саннар бар. Бу базарда Россия автомобиль сәнәгатенең өлеше кимүгә таба бара, ул нибары 8,27 процент кына. Атаклы “АвтоВАЗ”ның күрсәткече кризислы 2009 елдагыдан да түбән һәм ул яртыеллык нәтиҗәләре буенча 469 миллион сумлык зыянга эшләгән. Кайсы гына өлкәне алып карасаң да, хәлләрнең чын торышын күрсәтә торган һәм алдашып булмый торган саннар табып була. Статистиканы менә шуларга корганда гына ниндидер алгарыш булыр иде. Әлегә хәлләрнең чын торышы турында без егылып төшкән ракеталар, оча алмаган очкычлар, яңгыр яуганнан соң су басулар аша гына беләбез. Боларга карасаң, илдә эшләр яман.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|