|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2008 Мәдәният
КАМАЛ ТЕАТРЫ САЙТЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!Галиәсгар Камал театрының интернетта үз сайты барлыкка килде. Дөресрәге, ул элек тә бар иде. Башка адрес буенча. Элеккеге сайтның ашы пешмәде. Бу яңа сайт заманчарак, уңайлырак һәм затлырак. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә - профессиональ эшләнгән романтик дизайн. Сайтның ике дәүләт телендә булуы да мактауга лаек.
Әле инглизчә варианты да булачак ди. Хәер, тәрҗемәчеләре үзләрендә. Кәнәфигә тоташтырылган колакчык аша спектакльләрнең рус һәм инглиз тәрҗемәсен тыңларга була бит.
Сайтта тагын ниләр булганын санап тормыйк. Үзегез кереп карагыз: www.kamalteatr.ru.
P.S. Тиздән “Матбугат.ру”да да Камал театры афишасы эленәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|