• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
24.08.2012 Җәмгыять

Соңгы дүрт елда Россиядә ришвәтнең күләме 33 тапкырга арткан

Соңгы дүрт елда Россиядә ришвәтнең уртача күләме 33 тапкырга арткан. Россия адвокатларының "Кеше хокуклары өчен" оешмасы белгечләре әнә шундый нәтиҗә чыгарган. Алар фикеренчә, илдәге тулаем эчке продукт күләменең 52 процентлык өлеше ришвәтчелек йогынтысы астына эләгә. Татарстан Эчке эшләр минис­трлыгында исә соңгы вакытта ришвәт күләменең кимүен әйтәләр.

"Кеше хокуклары өчен" оешмасы вәкилләре илдәге ришвәтчелек дәрәҗәсен билгеләү өчен 2008 елдан бирле үзләренә килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алган. Нәкъ менә моннан дүрт ел элек Россиядә коррупциягә каршы көрәш турында закон пәйда булды. Оешма белгечләре раславынча, 2008 елда илдә ришвәтнең уртача күләме 9 мең сум булган. Шушы вакыт эчендә әлеге күрсәткеч 33 тапкырга артып, 300 меңгә җиткән. Оешма чыгарган докладтагы саннарга ышансаң, ришвәтчеләр үз хезмәте өчен 300 мең сум акча таләп итә. Белгечләр әйтүенчә, әлеге сумманың кинәт артуы коррупциягә каршы көрәш чараларының бары тик кәгазьдә генә калуына барып тоташа. Алар фикеренчә, Россиядә ришвәтчелекнең сәбәпләре түгел, ә аның нәтиҗәләренә каршы көрәшәләр. "Шуңа күрә коррупция машинасы эшли тора, ришвәтчеләр үзләренә җәза бирелмәслеген аңлаганга гади кешеләргә дә, эшмәкәрләргә дә, журналистларга да басым ясавын дәвам итә", – ди белгечләр.

 

Адвокатлар ассоциациясе вәкилләре раславынча, теге яки бу төбәктә җитәкчелек алмашыну коррупциягә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирә икән. Әйтик, Мәс­кәүдә яңа мэр эшли башлагач, ил башкаласыннан килгән шикаятьләр кимегән. Белгечләр фикеренчә, җитәкчеләр алмашыну коррупция багланышларының өзе­лүенә сәбәп була. Иң күп шикаятьләр килгән төбәкләр арасында беренче урынга Приморье крае күтәрелгән (46 процент). Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (15 процент), өченчедә – Мәскәү (14 процент). Россия башкаласында бер ришвәтнең күләме 395 мең сум санала. Ә менә Татарстанда уртача ришвәт суммасы ике тапкырга кимегән икән. Охшаш мәгълүматны республика Эчке эшләр ми­нистрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин да җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 17 мең сум тәшкил итә. Ә узган ел әлеге күрсәткеч 41 мең сум булган. Дөрес, бу саннарга ышанмаучылар да бар. Кайбер белгечләр бу суммаларның шартлы күрсәткеч кенә булуын әйтә. Алар фикеренчә, полиция вәкилләре андый саннарны фаш ителгән җинаятьләр буенча гына исәпләп чыгара. Чынбарлыкта исә ришвәтчелек дәрәҗәсе һәм ришвәт күләменең күпме булуын фаразлавы да кыен. Ә Татарстанның юстиция министры Мидхәт Корманов әйтүенчә, ришвәт суммаларының кимүен өч сәбәп белән аңлатырга була. "Беренчедән, түрәләр курка башлады. Чөнки ришвәт алган кешеләрне ешрак хөкем итәләр һәм андый очраклар турында барыбыз да ишетеп тора. Тимофеев вакыйгасы да зур шау-шу куптарды, – ди министр. – Икенчедән, ришвәт алган түрәләр сумма азрак булган саен, үзләренә биреләсе җәзаның да йомшаграк буласын исәпкә алган булырга мөмкин. Өченчедән, соңгы вакытта кризис турында күп сөйләшәбез. Димәк, ришвәт бирүчеләрнең дә кереме кимегән булуы ихтимал".

 

Татарстанның социаль-икътисадый мониторинг комитеты уздырган сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, республикада һәр биш кешенең берсе соңгы өч елда коррупция очрагы белән очрашкан һәм аларның 63 проценты мәсьәләне ришвәт ярдәмендә хәл иткән. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең чиреге беркайчан да ришвәт бирмәячәген әйткән, 32 проценты мәсьәләне башка юл белән хәл итәсен җиткергән, ә менә 25 проценты ришвәтне кулында акча булмаганга бирми икән.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 167-168 | 24.08.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (812794) / 26.08.2012 08:58:30

Гади
"Киселгән кул белән гомер буе.. Һәм башкалар һәрвакыт күреп торачак, ә бу шундыйрак булган икән дип уйлый"

Әһә, бик шәп икән! Аллам сакласын, берәр хәл булып, кулына ампутация булганнар, гөмер буе "карак" кләймәсе күтәреп йөрергә тиеш...

№7 (812788) / 26.08.2012 06:50:44

взятка бар,булачак!


ВЗЯТКА - двигатель жизни!!!!

№6 (812785) / 26.08.2012 06:12:30

Яссы, ясак - "тәңре"челәр, монгол, буддистлар, ламаистлар, шаманчылар чире.

Бердәнбер Аллаһ диненә - исламияткә хыянәт иткән өчен түбәнгә, мескенлеккә төшерелгәннәр чире.

Дөнья азагына кадәр Нур итеп төшерелгән Китабыннан көчләп чигендерелгәннәр, мөртәтләр, чир өстенә чир, газап өстенә газап эзләүчеләр чире.

Иманнары көчле мөселманнар, Аллаһның хәерле коллары торгызачак, иншәАллаһ торгызачак, ислам шәригатендә ришвәтчелеккә нинди хөкемдер, анысын фикх(ислам юриспруденциясе)белгечләре әйтер.

Ә менә урлашкан өчен кулыңны кисәләр һәм бу үтемлерәк. Киселгән кул белән гомер буе.. Һәм башкалар һәрвакыт күреп торачак, ә бу шундыйрак булган икән дип уйлый. Иң гаделе Аллаһ хөкеме булганга, бу бик сирәк күренеш, ә тормыш бәрәкәтле булачак иншәАллаһ!

№5 (812678) / 25.08.2012 12:10:37

Ришвэткэ каршы корэштэ беткэндер акча,Татар!

№4 (812650) / 25.08.2012 08:46:16

Татарстан хөкүмәтендә бу өлкәгә җаваплыларны җавапка тартырга кирәктер.Нимедлинә!

№3 (812645) / 25.08.2012 08:10:15

Эхем-эхем, Рэсэйдэ кеше тормышы яхшырсада бездэ начарайган, Былтыр 41 мен бирсэлэр, быел 17 менгенэ калган... бетэбез жэмэгать, татар илендэ акча калмаган...

№2 (812644) / 25.08.2012 07:50:45

Минем дә сару кайный башлады Гильметдиновны татарча сөйләшергә үгетләп утыручылардан.Бу теманы кыздырып җибәрергә "Кирәк".
"Соңгы дүрт елда Россиядә ришвәтнең күләме 33 тапкырга арткан"-дип чаң сугалар монда.Беркем ни тегеләй,ни болай язмый.Ә бит нинди сөенеч күренеш! Дүрт ел эчендә Рәсәйдә кеше тормышы 33 тапкыр яхшырган.Булмаган акчаңны 33 тапкыр арттырып ришвәт биреп булмый ул.Бик сөенеч күренеш,бик сөенеч!

№1 (812626) / 24.08.2012 22:53:24

Беребезнең дә гражданлык позициябез юк.
Коточкыч хәбәр, ришвәтләр күләме 33 тапкыр арткан дип язалар, - ник берсе бер коммент язсын.
Без татар бит.
Дөн-яда җинаятчелекне, бурлыкны бетергән халык, дөн-яда тәртип урнаштырган халык булып тарихка кереп калганбыз.
Кире Ясаккка кайтырга кирәк. Анда исә "За воровство - смерть!" дип язылган. Шул канун аркасында бар татар империясендә Ханбалыктан (Пеккинннан) алып Балканга кадәр бер генә бур да булмаган.
Бурлык булган илнең, бурларны тотар өчен куелган җитәкчеләрнең үзләре урлап утырган илнең - киләчәге бик чамалы инде.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar