• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 10 Июль Назилә Сафиуллина
  • 10 Июль Илгиз Шәйхразиев
  • 10 Июль Светлана Звонарева
  • 10 Июль Зәки Зәйнуллин
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

21.08.2012 Матбугат

Юбиляр “ТНВ” яңа ТВ-сезонга ниләр әзерли

2002 елның 26 нчы августында тәүге мәртәбә “Татарстан - Яңа гасыр” спутник телерадиокомпаниясе эфирга аяк атлый! 10 ел дәвамында ТНВ үсә, үзгәрә, зур үрләр яулый, үзенең тамашачысын кызыклы проектлар белән сөендерә, еллар үткән саен географик киңлеген зурайта.

«Яңа гасыр» каналы быел 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилей елы булганлыктан гына түгел, гомумән, каналда бик күп үзгәрешләр көтелә. Тамашачы экраннарда яңа йөзләр күрәчәк. «Кара-каршы», «Мәдәният дөньясында» тапшыруларында алып баручылар үзгәрәчәк. «Хәерле иртә» тапшыруының исеме хәзер «Манзара» булачак. Ул тапшыруның бик иртә чыгуыннан күрми калучылар күп булганлыктан, көндез дә кабатлап күрсәтеләчәк. «Яшь ТНВ»да да үзгәрешләр була.

Узган ел өр-яңа «Аулак өй», «Башваткыч» проектлары белән истә калса, бу елны яңалыкларның берсе “Мәхәббәт шәрабы” сериалы булачак. Үзенең чибәрлеге белән таң калдырырлык яшь студент кыз Глория Леаль – төп героиня. Вакыйгаларның ничек баруын тамашачы инде 3 сентябрьдән күзәтә башлый алачак.

Бу елның иң төп һәм иң шатлыклы яңалыгы – «ТНВ Планета» каналының ачылуы. Башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр читтә яшәүче татарлар турында күбрәк сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу Читтәге милләттәшләргә Татарстанның ничек яшәве дә, барлык татар торышы да кызыклы булыр. Бүген ике канал да эшли. «Яңа гасыр» элекке җиһазларда эшли. «ТНВ Планета»ны спутник тәлинкәләре аша «тотып» була.

Үзенең 10 еллык юбилеен ТНВ бергәләп бәйрәм итәргә чакыра. 25 нче август көнне “Башваткыч” тапшыруының махсус ТНВның туган көненә багышланган чыгарылышы булачак. Биредә “Татарстан – Яңа Гасыр” каналының алыштыргысыз хезмәткәрләрен тамашачы ролендә күрә алачаксыз.

26 август көнне иртәнге 7дән 9га кадәр “Сиңа миннән сәлам” тапшыруында яраткан каналны турыдан-туры эфирда туган көне белән котлау мөмкинлеге булачак.

“Һөнәр” тапшыруында ТНВда кемнәр, ничек эшләгәнлеген, шушы һөнәрнең нинди нечкәлекләре булуын 26 нчы август көнне 11.00 сәгатьтә күрә алачаксыз.

15.00 сәгатьтә исә “Мәдәният дөньясында” тапшыруында йолдызлы волейбол!

Шулай ук “Тамчы-шоу”, “Җырлыйк әле”, “Аулак өй”, “Манзара”, “Күчтәнәч” тапшыруларының махсус чыгарылышын күрә алачаксыз! Һәм әлбәттә инде бу көнне безнең тамашачыларыбызны төрле сюрпризла көтә! Бәйрәм көнендә безнең белән булыгыз!

---
ТНВ
№ --- | 21.08.2012
ТНВ печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№34 (881356) / 13.08.2014 16:24:14

ЛӘЙСӘН, якын кешеңне өенә барып котла, телеграмма җибәр, гәҗиткә яз. ТНВ акча убыры бит ул, күп каералар, трубканы алмыйлар, я вакытыннан алда өзеп куялар,син теләгәнчә бирмиләр. Акчаңны 800ләп барыбер алалар.

№33 (881354) / 13.08.2014 15:32:45

СИҢА МИННӘН СӘЛӘМ ТАПШЫРУЫНА КОТЛАУНЫ НИЧЕК БИРЕРГӘ?

№32 (813144) / 29.08.2012 12:11:53

мин әйткән текстның дөрес түгеллеге тавышландыручы сүзе кебек түгел. әйе, тавышлау дигән сүзнең мәгънәсе бар инде, әмма бер караганда, аңа икенче мәгънә дә бирергә була, һәм аларның бу терминнарына мин әллә ни каты каршы түгел. ә фильм текстларын тәнкыйтьләгәндә мин башка төрлерәк хаталарны уйлап яздым.

№31 (813031) / 28.08.2012 11:40:55

Хафиз абыегыз, сез анда дворник булып эшлисез мәллә? Сөйләм стилегездән наданлык исе килеп тора. Культураның эзе дә юк хәтта. Әгәр дворник түгел икән, сезне анда ничек тоталар? Гаҗәп хәл.

№30 (813024) / 28.08.2012 09:46:18

К. Динар
син куйган сылтама буенча кергэч, рэхэтлэнеп бер колдем эле. ТНВчылар кунелле халык икэн, татар телен кэмиткэ эйлэндереп бетергэннэр. "Дубль-video" студиясе" дигэн язманын авторы кем икэн?"Рольлэрне тавышландыручы"?!!! Менэ сина мэ!!!)))) Рольлэрне талаштыручы дигэн мэгънэдэ килеп чыга тугелме сон? Хич югы "Рольлэрне сойлэштеруче" дияргэ буладыр бит! Уф, редакторларын эйтер идем...

№29 (813017) / 28.08.2012 09:09:50

кем ул Энҗе дигән, Кара-каршыны алып баручы?

кем киленеме? кем кызымы? кем хатынымы? наканис,кем сояркәсеме?

чыннанда сорау биргәндә,кыска гына,бер ике сүз белән генә, сорау бирә белми.

тоталар бит ТНВда,гәҗәп.

№28 (812945) / 27.08.2012 17:40:58

ТНВ да эшлэмэгэненэ кан елаучылар псивдоним белэн хаман монда бук чэйни икэн эле. Твиттерга язар очен уз исемен кирэк. Анда язарга куркасыз бит сез монда гына утырасыз курэалмаган кешелэрегезне пычратып их сез трУсы или трусЫ. Айтуганова сез "телэгэнчэ" эшлэсэ дэ барыбер гаеп табачаксыз. Чонки сез тырнак астыннан кер эчлэуче неудачниклар гына. Сезгэ тнвшниклар эйтте тугелме сон килеп эшлэп карагыз дип. кстати баручылар булды бугай тнвшниклардан да хужырак эшлэделэр. Мина калса монда язучыларнын кубесе шунда тнв да эшлэучелэр дэдер эле. кемнедер курэ алмыйлар и шул кешегэ карата эшэке сузлэр язып утыралар. гади тамашачы личностька бэйлэнеп утырмый вроде. шул ук татарча белми торган Эдиятуллинаны да яратучылар бар. Мэдэниятне дэ. Бик тырышып каракаршыга таш атучыны да бик яраталар. узем ишеткэнем бар. кстати мин анын сорау эйтэ алмый утырганын что то сизгэнем юк.мин узем Ф.Абдуллинаны хормэт итэм. Во вкусах не спорят. Тикшерешеп утырмагыз делом займитесь. Я в шоке как можно в 10, 11 дня сидеть и людей грязью облевать......вот вы действительно мескеннэр

№27 (812940) / 27.08.2012 16:58:49

ТНВда кон дэ спектакльлэр куела башлагач,бик шатланган идем.Кызганычка каршы,туктаттылар.Минем кебек татарча спектакльлэр карарга яратучы куптер ул.Тагын шул эшлэрен дэвам итсеннэр иде.

№26 (812920) / 27.08.2012 13:59:52

Чәчкә, ә Тамчыны син яратмаган Әдиятуллина булдырган түгелме соң?!

№25 (812919) / 27.08.2012 13:55:19

http://vk.com/wall17077748_1192
менә болар http://www.tnv.ru/tat/main1/telekanal_tnv/studiya_dublvideo/ фильмнарны татарчага дөрес тәрҗемә итми. моның дөрес түгеллеген теләсә кайсы чын татар кешесе белә, шулай булгач, болар чын татарлар түгел булып чыга, һәм алар акча эшләү өчен генә татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә һәм татар телен бер тамчы да яратмый. бу кешеләр, һәм аларның тәрҗемәчеләре, һич югы татар китапларын, гәҗитләрен укысалар иде, хәтта һич югы шул ук тнв ның татарча тапшыруларын карасалар иде, алар аңларлар иде, татар теле андый түгел, татарлар алай сөйләшми! боларның телләре, сөйләшүләре как будто ниндидер грамматика китабын карый-карый тәрҗемә ителгән текст. ягъни алар үзләре татар телен белми, белмәгән, грамматика китабыннан гына өйрәнгән.


өстәмә:
тнв сайтының ул битендә Альфия Ярош, Илнур Закиров, Дилбәр диеп аталганнар, фотолары бар, тагы бер фотода - 8 кеше, исемнәре әйтелмәгән.

№24 (812908) / 27.08.2012 11:10:37

ТНВ это здорово!!!!

Кечкенә генә теләк.
Кара-каршыны алып баручы,соравын авызында әүмәкләүче,сорау биргәндә соравын әйтеп бетерә алмаенча азапланучы хатынны алыштырсагыз иде.
Бигрәкләр дә азаплана мескен.

№23 (812905) / 27.08.2012 10:41:29

Чынлап та ТЯГ каналына ул кадәр бәйләнмәгез, үзгәрешләр кирәк, әлбәттә, ул урыс телендәге кинолар белән ник кадерле вакытны алалардыр, һич аңламыйм. Дөрестән дә, ТНВ сайтындагы татар текстларында хаталар коточкыч күп. Әдиятуллина кебек тә татарча белмәгәннәр язган аларны, ә Айтуганова күз салды микән бер мәртәбә булса да? Оят бит!!! Канал кирәк, югалтмыйк аны, яхшырту өчен бергәләшеп тырышыйк, читтәге татарлар өчен һава шикелле кадерле, кыйммәтле ул! Миңа аеруча хәзерге "Мәдәният дөньясында", "Аулак өй", "Башваткыч", "Халкым минем"
тапшырулары ошый, мәзәкләрне бер дә калдырмаска тырышам, "Тамчы" - иң яратканым. Уңышлар телим аларга!

№22 (812719) / 25.08.2012 19:34:51

ЯҢА ГАСЫР

Иярлисең карт алаша,
Яки ишәк, яки качыр...
Ник аргамакта җилмисең,
“Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”?...
“Мин-шәп”,-дип кукраючыдан
Фәһеме бар ерак качыр;
Син тыйнаклыктан үлмәссең,
“Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”...
Татарчалыгыннан ни ямь
Сериалларың тәре таккан ,
“Көлкеханә” –рустан калька,
Аннан суккан, моннан тарткан...
Агымын гел буып торсаң,
Милләт рухы тынчып, сасыр;
Ни татар, ни рус түгелсең
“Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”...
Карт корылар кара-каршы,
Сата гайбәт , сата акыл.
Ә ник юк фикерле бәхәс,
“Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”?
“Монетный двор” - ул нәмә?
“Вак-төяк фәлсәфә” - нимә ?..
“Ир-ат эше”,- дигәнең дә
Эчкә тия, тешкә тия...
Фанерачы попсачылар ,
Ярымшәрә хәлдә шашыр...
Син шуларны күтәрәсең
“Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”...
Радиодулкыныңа чыгып,
Әбиләр “сайрап”, саташыр;
Сәлам юллап акча эшләү
Төшемлеме, “Яңа гасыр”?
Милләтпәрвәр ихлас затка
Кайчан, кемең ишек ачыр?
Хак сүзгә хут бирмисең һич
“Яңа гасыр”, “Яңа гасыр...
Эфирны тутырган чүп-чар,
Гүяки җанга бабасыр...
Затлылыкны тансыкладык
“Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”
“Татар моңы” өчен рәхмәт,
Ә ник юк мантыйкый дәвам?
Моңлы җыр тапшырыр өчен
Таләп итәсеңме сәмән?
Хоккей, футбол карар өчен
Бар ич инде махсус канал...
Аһ итәрлек нәрсәң бар, йә,
Салып сөйләш, чыгарып сал.
Өмет өзеп, беркөн милләт
Әйтсә : “Әнә, юлың такыр...”
Кайда сыену табарсың
“Яңа Гасыр”, “Яңа Гасыр”...
Көн килер дә, Хак Тәгалә
Күк капусын ачар безгә ;
Яңа Гасыр, Яңа Гасыр,
Юл читендә кала күрмә...

Планетаң белән бергә....

№21 (812714) / 25.08.2012 18:28:01

безгә,читтәге татарларга, ТНВ булып торсын. безгә ярый. ТНВ ярамаса, Эфирны карагыз.
ТНВның бар тапшыруы да тансык безгә. башка милләтләр дә яратып карыйлар.
кагылмагыз ТНВга "казан"(тәмугтагы) татарлары!

№20 (812713) / 25.08.2012 18:03:49

Сериалларны тэржемэ иткэндэ Дилбэр Фэиздэн башка кеше табалмыйлар, ахры.Туйдырды бит. Авыл мэдэният йорты эшен хэтерлэтэ ТНВ каналы

№19 (812712) / 25.08.2012 17:58:38

Карар нэрсэгэз юк бит, жэмэгать!Узегез азрак кына булса да эзерлэгэн тапшыруларыгызга куз саласызмы? Ан-белем дэрэжэгез шул кадэр генэме? 21 гасырда яшибез бит."Аулак ой", "Элли бэу", ...кеше колкесе.Бар 1-2 кулга тотарлык тапшыру, алары да русча тапшырулар. Оят.Икелэтэ оят читтэн кунаклар кайтканда.БСТ каналыннан урнэк алыр идегез ичмаса.

№18 (812708) / 25.08.2012 17:12:59

Тнв- бәйрәм белән!


Миндә алтмыш канал.Ат тишеге дә юк.Заман шундый.бигрәк тә сайлау дан соң.
Төрмә...Мәгҗнәсенә төшен баштан.Кереп чык.Пусирайт ка кара.
ТНВ- үзгәреш ләр булачак.
Туйдык,без чукчалармы?Англиядәге боли теле- Путингамы?
-Җиде адым-татарча белмәгән алып баручы?Бар,яхшы чагында.
Сине кем тыңласын?Путинмы,Миннехановмы,Әллә чукчалармы?

№17 (812704) / 25.08.2012 16:53:19

Әдиятуллинагыз бүген иртә белән барлыкка килде дигән сүзне җөмлә саен кабатлап үтерде генә. Аның өчен бөтенесе дә барлыкка килгән, хәттә нәни кызы да тумаган, ә барлыкка килгән. Хе-хе, кызык булды.
Аның җанындагы җегет бертуктаусыз такылдый, тыеп булырлык түгел. Бабагыз белән җыр көтә-көтә көтек булып беттек. Чик-чама төшенчәсе юграк булды шул. Фәридә дә арды бугай. Такылдар өчен башка тапшыру эшләп булмый микәнни?

№16 (812701) / 25.08.2012 16:41:18

Бер нинди узгэрешсез кала икэн,ТНВ ны ябарга кирэк аны,нинди тагын спутниковый нэмэстэлэр инде ул,жнле бер тапшыру юк анда.

№15 (812652) / 25.08.2012 09:20:57

ТВны какой дурью народ хомбируют дип кенә карыйм. ТНВда кайчак әйбәт тапшыруларга тап булсам, ул элеккеге фильмнарны күрсәтәләр икән. Ну анысы да ярый.Яңалардан Лена Бичарина концерты күреп шатландым. Яңа тоелды, ялгышмасам инде.Эх, оештыручы табылса аның концертларын. рәхәтләнеп барыр идем.

Мәдәният тапшыруы аерым кешеләрне, группаларны пиарлау булса, калсын. Мине кызыкла кешеләр күренгәне юк, карамыйм да, нәрсә лыгырдыйлар икән дип 1-2 минут карыйм да, узып китәм. Калсыннар. Әгәр чынлап та мәдәният турында тапшырулар булса, әлбәттә, алыштырыырга кирәк.Чөнки ни әйтсәгез дә,РФның культура каналы әйбәт. Әле ярый миндә начар тота. Алайча көнозын утырыр идем.Кайсы көнне күрсәтә, ярый, җитте Иркә, 1-1,5сәгать узды, аннан артыгы бәйлелеккә әйләнә дип торып китәм.
Сәяси каналның безнең метрополиядә буласы юк. Ярар анысы. Түзрбез әле. тагын 500ел көтәсе калмады инде.Үзе ишелеп төшәчәк. Бигрәк тә бу ВТО белән.Бәяләр ВТО дагычы, хезмәт хакы Россиядәгечә озак яшәп булмас.

№14 (812428) / 23.08.2012 16:49:09

Сагитова, Өметбаев, Адиятуллина, Зиннуров, Садретдинова - яратам боларны!

№13 (812403) / 23.08.2012 12:51:16

Милләттәшләребез түгел, республикабызда яшәүче башка милләтләр дип укырга.

№12 (812401) / 23.08.2012 12:43:45

Манзара бер мизгел мәгънәсендә генә бит. Бер дә матур яңгырамый инде. Хәерле иртә сүзе ягымлы, хәерле теләк булып яңгырый, ягымлы сүз күңелне иркәли, кәефне күтәрә. Ул татарча сериалларны кем булса да карый микән. Аның урынына республикабызда янәшә яшәүче милләттәшләребез турында тапшырулар булса нинди әйбәт булыр иде. Алайсә коры яңгыраган дуслык, туганлык. Без милләтләр бер - беребезне күтәрсәк кенә милләтләр булып яшәрбез. Әмма фальклорын күрсәтеп кенә түгел, бәлки үз каналларыннан "Татарлар", "Халкым минем" кебегрәк тапшырулары бардыр, шундыйларны күрсәтеп. Югыйсә, урыс фильмнарын карасаң бу илдә 3 кенә милләт бар дип уйларлык: урыслар, чегәннәр, чиченнәр. Ә концертларына килгәндә ике милләт кенә урыс һәм чегән җырлары, арияләре генә.

№11 (812382) / 23.08.2012 10:10:10

Сираҗи белән Гүзәлгә тимәгез!!! Бердәнбер карарлык кешеләр бит каналыгызда!

№10 (812380) / 23.08.2012 09:11:20

ТНВ №8 .

№9 (812379) / 23.08.2012 09:08:20

мин дә фанатка кушылам. "Куклу барби"- Г.Сагыйтованы алмагыз Мәдәният дөнясыннан!!!
бердән бер акыллы, оста алып баручы!!!

Энҗене алсагыз кара каршыдан урынлы булыр...

Гүзәл кешене тыңлый белә,кирәк җирдә,тактично гына,әңгәмәне өзә белә.
бик тактичная,матур,акыллы ведушая.

ТНВга, күрәсең,андыйлар не к двору,как по всей россиии. Айтуганова үзеннән акыллыракларны юкка чыгара бара шикелле күренә.

№8 (812378) / 23.08.2012 09:03:22

Әминеф-Айтуганованы кумыйча бернинди яңалык булмаячак.

__

Иптэшлэр!

Тэнкыйть белэн генэ чиклэнмэгез, конкретно нинди узгэрешлэр кирэген язып калдырыгыз.

Сонырак шушы теманы Миннихановнын твиттерына жибэрерлек булсын.

Шулай эшлэмэсэк , тагын 10 ел узгэрешлэр булмаячак.

Шул ук ярлылык хэм креативсызлык хокем сорэчэк.

Логотипына, заставкаларына ,хэерче стуялэренэ карашлы тугел !
Эйтерсен каналны доньядагы ин хэтэр татарларнын дошманы житэкли.

№7 (812376) / 23.08.2012 00:43:47

Верните Гузель Сагитову! аңардан башка Мәдәният доньясын күз алдына китермим

№6 (812186) / 22.08.2012 14:08:48
№5 (812183) / 22.08.2012 13:21:59

Шулай туры килде: кечкенэ улым белэн оч кон рэттэн \"Кучтэнэч\" тапшыруына туры килдек хэм оч кон рэттэн бер ук мультфильмнын бер ук сериясен карадык (!!!) Менэ ичмасам бардак! Шаккатмалы!!!

№4 (812182) / 22.08.2012 13:15:51

ТНВнын шушы битенэ кереп карагыз: http://tnv.ru/main/novosti/kul_tura/u_universiady_poyavitsya_triyazyc Каналнын йозе булырга тиешле веб страницадада хата ясагач... "триязычный контакт - центр" тугел, "трехязычный контакт - центр" булырга тиеш. Или болар специально Казан урамнарындагы дорес язылмаган татар исемнэренэ уч итеп русныкын бозып яза башлаганннармы?

№3 (812181) / 22.08.2012 12:58:57

Вот "яналыклар", "узгэрешлэр" ТНВ каналында ))) Электэ карамый идем, хэзер ачыпта карамам инде...

№2 (812180) / 22.08.2012 12:51:39

Сорауга җавап юк, чөнки ТНВ яңа нәстә әзерләми!

"«Хәерле иртә» тапшыруының исеме хәзер «Манзара» булачак. Ул тапшыруның бик иртә чыгуыннан күрми калучылар күп булганлыктан, көндез дә кабатлап күрсәтеләчәк".

Бу әзерләүме? кулларыннан берни килмәгәч, тапшыруның исемен үзгәртеп котылмакчылар! аннан тагы фәлән кат кабатлап!

яңа сериал яңалыкмы? Зууур яңалык икән!(((((

Вопчем, карарлыгы юк, профессионаллар юк, җитәкчелек акча үзләштерү белән мәшгуль. Ул ТНВ-планета кошмар бит, ә бит күпме акча түктеләр!

Әминеф-Айтуганованы кумыйча бернинди яңалык булмаячак.


"10 ел дәвамында ТНВ үсә, үзгәрә, зур үрләр яулый, үзенең тамашачысын кызыклы проектлар белән сөендерә, еллар үткән саен географик киңлеген зурайта".
Бусы БРЕД!

№1 (812163) / 22.08.2012 08:12:06

БСТдан барыбер калышасыз, креатив уйлаучы режессерларыгыз юк!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте