поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.08.2012 Мәдәният

Габдулла Шамуков (“Исемнәре исемдә” рубрикасы)

Ул миңа артист буларак та, кызыклы кеше буларак та кадерле. Иҗат биографиясе дә кызыклы. Үзе мишәр кавеменнән чыкса да, башкорт театрында башкортча сөйләп уйнаган. Аннан Г.Камал театрына күчеп, зур артист дәрәҗәсенә иреште. Артист булырга җыенган яшьләрне татарча дөрес сөйләшергә өйрәтте. Мавыгучан кеше иде. Бер эшне дә өстән-өстән генә эшләмәде.

Бервакыт театрда шахмат уйнау модага керде. Спектакль барганда тәнәфес вакытында артистлар шахматка утыралар иде. Анда инде, әлбәттә, Габдулла абый да була. Уйнаганда берәр пешка отса, Берлинны алгандай сөенә, үзенекен ашасалар, башын учлары белән кочаклап,+ коридор буйлап йөренә. Тәнәфестә кием алыштырырга кирәк булса, костюмершалар: «Габдулла абый, Габдулла абый», – дип янында сайрап торалар. Ул киенә-киенә уйный. Шундый хәл дә булды, киенә-киенә уйнаганда режиссер ярдәмчесе радио аша: «Шамуков, сәхнәгә!» – дип кычкыра. Габдулла абый кальсоннан гына сәхнәгә атылып чыга. Сәхнәдәге артистларның күзләре акая, тамашачы көлә. Габдулла абый югалып калмый: «Гафу итегез, мин тиешле формада түгел икәнмен», – дип сәхнәдән чыгып чалбар киеп керә.

 

Габдулла абый күргәннәрен кызык итеп сөйли белүче оста да иде. Берчак ул мәчеләренең март аенда төне буе гуләйт итеп, иртән ни кыяфәттә кайтып кергәнен сөйләде. Сөйләгәндә мәченең кыяфәтен күрсәтә барды. Көлә-көлә үлә яздык. Шуннан бирле артистлар һәм язучылар арасында «Шамук мәчесе» дигән кушамат калды. Аны хатын-кыз мәсьәләсендә мутрак кешеләргә әйтәләр.

 

Габдулла абыйга артист булу гына җитми иде – колачы киң иде аның. Ул чит ил драматургларының пьесаларын татар теленә тәрҗемә итте, һәм алар театрда куелдылар. Мәсәлләр дә яза иде Габдулла абый. Аларны китап итеп туплап та чыгарды. Шул китапны театрга алып килеп:

 

– Менә өч тиенлек китап чыгардым, – дип шаркылдап көлгәне исемдә.

 

– Нигә алай дисез, Шамук абый, мәсәлләрегез яхшы бит, – дигәч:

 

– Мәсьәлә мәсәлдә түгел, китапның бәясендә, бәясе бәясез китапны өч тиенгә саталар, – дип, көлүен дәвам итте. Татар сүзләренең килеп чыгышын (этимология), аларның бүтән телләрдә кулланылышын тикшерергә ярата иде ул. Без, яшьләр, кызык өчен рус сүзләренең кайсысы татардан кергән дип сорый идек аңардан.

 

– Сүгенүдән башкалары безнеке, – дия иде, – Урысның «лошадь» дигәне «алаша»дан алынган, «артачиться» дигәне «артка чиксә» дигәнне аңлата, «лачуга»сы «алачык» бит инде, – дия иде. Без көлә идек.

 

Бервакыт Мәскәүгә поезд белән барганда Канаш станциясен үттек.

 

– Габдулла абый, Канаш кем сүзе һәм нәрсәне аңлата? – дип сорадык.

 

– Татарча «Киңәш» бит инде, шуны да белмисезме? – дип, безгә тел өлкәсендә белем өстәде. Гомумән, аның белән юл йөрү кызык иде.

 

Мин Габдулла абый Шамуковның кызыклы якларын күбрәк искә алам. Аның чын-чынлап тарихыбызга кагылган мәсьәләләрдә аяусыз көрәшче икәнлеген дә әйтмичә ярамас. Бервакыт Кремльдәге Сөембикә манарасының кемнәр тарафыннан кайчан салынганлыгы турында бәхәс купты. Берәүләр аны урыслар Казанны басып алгач урыс осталары салдырган диделәр, икенчеләре Сөембикә манарасы Сөембикә-ханбикә заманында салынган, диделәр. Икенчеләр арасында иң актив кеше Габдулла абый Шамуков булды. Бәхәсләште, тарткалашты, тарихи дәлилләр эзләде. Кирәгеннән артык тырышканы өчен аны милләтчелектә гаепләүчеләр дә табылды. Без, яшьләр, Габдулла абыебызга ышана идек.

 

Кирәк чакта усал да була белә иде бөек артист. Дөрестерме-юкмы, имештер, аны кемнеңдер әләге аркасында өстәгеләр чакырткан. Әләктә Габдулла Шамуков җенси азгынлыкта гаепләнгән. Өстәгеләр алдында артист акланып тормаган:

 

– Менә минем башым – анысын теләсәгез нишләтегез, кендектән түбәне – үземнеке, анысына кагылмагыз, – дигән.

 

Габдулла абыйның урамда җайлап кына, ашыкмый атлап барганын мин хәтерләмим. Гел ашыга иде ул.

 

– Кая чабасыз? – диючеләргә:

 

– Гомер кыска, өлгерергә кирәк, – дия иде.

 

Әйе, гомер кыска. Шулай да Габдулла Шамуков театр тарихында бөек артист дигән исемен калдырырга өлгерде.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 8 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»