поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
07.11.2008 Сәясәт

МЕДВЕДЕВ КОНСТИТУЦИЯНЕ ҮЗГӘРТМӘКЧЕ

Кичә Федераль Җыенга юлламасында Дмитрий Медведев, Президентның вәкаләтләрен – 6 елга, ә Думаныкын 5 елга кадәр озайтырга, дип Конституциягә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Төбәк җитәкчеләре кандидатураларын исә хакимияттәге партия хәл итәчәк.

Залда утырган депутатларның алкышларына караганда, әлеге тәкъдим, һичшиксез, хупланды. Конституциянең ни рәвешле үзгәрәчәге генә әлегә билгесез. Ошбу төзәтмәләр хәзерге депутатларга түгел, ә киләсе чакырылышта сайланачак халык вәкилләренә һәм Медведевтан соң киләчәк президентка гына кагылырга охшаган. Кремльнең төп кабинетына Путин хуҗа булып кайтса, ул бу вазыйфаны тагын 12 ел дәвамында башкарырга мөмкинлек алачак, чөнки Конституция аның тагын ике срок дәвамында президент булып торуына каршы килми.

 

Медведевның Төп законны үзгәртү тәкъдименә аның юлламасын шунда ук тыңлаган Татарстан җитәкчесе Минтимер Шәймиев тә каршы килмәде. "Президент белән Дәүләт Думасының эш срокларын бер елга аерып кую күптән кирәк иде", – диде ул.

 

Бүгенге Россия Президенты үзе шушы урында күпме утырырга җыенадыр – анысы безгә билгесез, әмма ул тәкъдим иткән үзгәрешләр ил белән идарә итү алымнарына шактый зур йогынты ясаячак. Аның: "Президентка федерация субъектларының башкарма хакимият җитәкчелегенә кандидатураларны төбәк сайлауларында күпчелек тавышны җыйган партияләр тарафыннан гына тәкъдим итүне мөмкин дип саныйм", – диюе дә зур әһәмияткә ия. Икенче төрле әйткәндә, үз төбәк җитәкчеләрен халык алга таба да сайлый алмаячак. Бу хокукка, мәсәлән Татарстанда, бары тик "Бердәм Россия" партиясе генә ия булачак. Дөресрәге, Россия Президенты хакимияттәге партия күрсәткән кандидатларның берсен раслаячак.

 

Мәскәү белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләрне искә алганда, Медведев төбәкләргә күпме һәм нинди милек кирәк булачагын һәм федераль башкарма хакимиятнең территориаль структураларын киметергә зарурлыгын да искәртте.

 

Дмитрий Медведевның сенсацион (үзәк мәгълүмат чараларында аның чыгышы әнә шундый бәя алды) тәкъдимнәре демократия кысаларына ни дәрәҗәдә сыешадыр, әмма кичә аның Зур Кремль сараенда ясаган чыгышы демократияне ныгыту өндәмәләре белән сугарылган булды. Беренчедән, ул түрәләргә тәнкыйть яудырды: "Бюрократия әледән-әле эшмәкәрләрне, ярамаган берәр нәрсә эшләмәсеннәр өчен, гел куркытып тора; ярамаган берәр нәрсә әйтмәсеннәр өчен мәгълүмат чараларын контрольдә тота; ярамаган кешене сайламасыннар өчен сайлау процессына катыша; ярамаган хөкем чыгармасыннар өчен судларга басым ясый... Нәтиҗәдә, дәүләт аппараты бездә иң зур эш бирүче, иң актив нәшир, иң шәп продюсер, үзенә-үзе бер суд, үзенә-үзе бер партия һәм, ахыр чиктә, үзенә-үзе бер халыкка әверелде. Мондый системаның бернинди дә нәтиҗәлелеге юк, ул бары тик коррупцияне генә тудыра ала". Аның бу сүзләре залда утырган дәүләт аппараты "элитасы"ның күпчелегенә турыдан-туры аталды. Медведев илдә тәртипне ныгыту өчен хакимиятне "кысарга" әзер икәнлеген дә белдерде.

 

Аның либераль тәкъдимнәре арасында тагын шунысы да игътибарга лаек:

 

ул 7 процентлык киртәне уза алмаган партияләргә (ә аларны соңгы сайлауда 5 миллионлап халык яклады) парламентта үз вәкилләрен булдыру юлын тапты. 5-7 процент тавыш җыйганнар өчен Думада берәр-икешәр кәнәфи калдырырга кирәк, диде ул. Моннан кала Президент:

 

һәртөрле сайлауларда кандидатларны акчалата залог кертүдән азат итәргә;

 

Федерация Советын туплаганда аның әгъзаларын төбәк парламенты яки җирле үзидарә депутатлары арасыннан сайларга, шул ук вакытта сенаторның үз төбәгендә күпмедер ел яшәү шартын юк итәргә;

 

партияләрдә бер үк кешенең озак еллар дәвамында бер вазыйфа үтәвен тыярга да тәкъдим итте.

 

Аның чыгышында хөкүмәткә карамаган оешмаларны дәүләт эшендә активрак җәлеп итү, мәгълүмат чараларының иреген арттыруга кагылышлы башка фикерләре дә сокланырлык. Ләкин әйтү – бер нәрсә, ә изге ният белән әйткәннәрнең нәтиҗәсе ниндирәк булачагын күзаллау әлегә бик авыр шул.

 

P.S. Юлламада илнең мәгариф системасын камилләштерү һәм төрле милләтләрнең хокукларын яклау хакында да күп сүз әйтелде, әмма мәктәп программаларында милли-төбәк компонентының язмышы искә алынмады.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 232 | 06.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»