• 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
Бүген кемнәр туган
  • 26 Октябрь
  • Резидә Галимова - җырчы
  • Раил Өметбаев - журналист
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
 
 

 
Архив
 
06.11.2008 Җәмгыять

«ДУРАКЛАР АВЫЛЫ» ДИМӘГЕЗ

«Без “Безнең гәҗит”тән хезмәт хакы аз булган урыннарга барып, тикшереп язган язманы укыган идек. Моңарчы куркып йөрдек. Яңа Чүриле психо-неврологик интернатта санитарка булып эшлибез. Тәүлек буе җаваплылык безнең өстә, авырулар төрле. “Вредность” бара, ә хезмәт хакы ай саен кими, нинди хәлдер. Августа 3700 сум алган идек, сентябрь аенда квартал премиясе белән бергә 3700 сум бирделәр. Шул премия булмаса, 2872 сум хезмәт хакы булыр иде. Шәймиев акчасын да июль аеннан бирле күргән юк. Беркем берни аңлатмый. Эш урыны да кирәк. Сезнең дөреслек яратучы кеше булуыгызны беләбез, зинһар, ярдәм итсәгез иде. Исемебезне язмаган өчен ачуланмагыз, аноним хатлар да кабул итәбез, дигән идегез. Сау булыгыз. Язуым өчен гафу үтенәм. Бу хатны директорга бирмәгез, зинһар.»

***

 

Шушы хат эзеннән Яңа Чүрилегә чыгып киттем. Гади авыл түгел бу, чынлап әйтәм. Биредә юл салуны да көзге якка чыккач кына башлап җибәргәннәр дә хәзер халык юлның бер ягыннан икенчесенә чыга алмый озак азаплана. Пычракка батсаң, аягыңны тартып чыгара торган түгел – үзем шундый хәлдә калдым. Мин эзләп килгән Психо-неврологик интернат та башка яклардагы кебек ябык территориядә урнашмаган: авырулар авыл буйлап иректә йөри. Журналист булуымны белгән авыл халкы яныма килеп, кат-кат гафу үтенеп: “Бервакыт “Эфир” каналыннан килеп сюжет төшерделәр, безнең авылны телевизордан “деревня дураков” дип сөйләделәр. Зинһар, сез дә шулай язмагыз инде, монда бит авырулар гына түгел, гади халык та яши”, – дип сорады.

 

1956 елда картлар һәм инвалидлар йорты буларак ачылган оешма 1965 елда исә психо-неврологик интернатка әйләнә. Бу интернат бүген дә эшли, бүген дә яши. Анда бар республикабыздан I-II группа инвалидлар, психик авырулар тәрбия күрә. Аларны тәрбияләүдә 180 хезмәткәр катнаша.

 

ДИРЕКТОР ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ!

 

Хезмәт хакы турында сөйләшү өчен, туры директор кабинетына кердем. Хатның эчтәлеген бераз ачканнан соң, директор Гарипов Рамил Мансур улы шундый нәтиҗә ясады: “Андый хатны биредә эшләүче акылы булган кеше язмас”.

 

– Әйе, хезмәт хакы җитми инде ул, аның кайда җиткәне бар?! Медсестралар менә 10 мең 400 сум хезмәт хакы ала. Ашханәдә эшләүчеләр 4 меңнән артык акчага эшли. Иң азы санитарларга эләгә шул – уртача 4716 сум. (Салымнарны тотып калгач, кулга кергән “чиста” акча күпкә азрак, билгеле. – Э.Ф.) Алар айга 7-8 смена эшли. Бер көн эшли дә өч көн ял итә. Хезмәт хакы күләмен көннәр санына бүлсәк, бер тәүлеккә 600 сумнан артыграк чыга. Балта остасы бүген көнен 1000 сумга эшли. Шуларны чагыштырып карыйк. Дөрес, санитаркаларның да хезмәте авыр, ләкин балта тотып эшләү түгел бу. Ничек кенә булмасын, хезмәт хакын мин билгеләп куя алмыйм. Без бит дәүләт бюджетына карыйбыз. Социаль иминият министрлыгы куйган саннар. Хезмәт хакы да өстән билгеләнә. Теләгән очракта да кешенең хезмәт хакын үзлегемнән кисә алмыйм.

 

Эш урыны эзләп килүчеләр бик күп. Атна саен, кимендә, 5 кеше килә. Моннан бик сирәк кеше генә эштән китә. Яхшырак эш урыны тапкан кешеләргә дә ачуланып калу юк, киресенчә, сөенәм генә.

 

Квартал премиясе дигәнегез гел үзгәреп тора. Тикшерү барышында берәр кимчелек табылса, хезмәткәр премиясе киселә. Премия ярты оклад рәвешендә була. Ул өч айга бер генә бирелә. Шәймиев акчасы дигәне берничә ай бирелми торды да әле күптән түгел генә өч айныкын бергә җыеп бирдек. Анысы пластик картага күчерелде”, – диде Гарипов Рамил Мансур улы.

 

Психо-неврологик интернат яңа ел башыннан автоном режимда эшләүгә күчә икән. Бәлки, шунда хезмәт хакы белән хәлләр яхшырыр, дигән өметле сүзләр ишеттем. Кыскартулар булмас дип ышандырдылар. Интернатка яңа бина салып куйганнар. Анысын да куллануга тапшырыр көннәр якынлаша. Гомумән алганда, бу кечкенә “ил” начар яшәми дигән фикердә калдым. Корпуслар буенча сәяхәт вакытында да интернатта ник бер тәртипсезлек күрим. Авыруларның өс-башы чиста, үзләрен авыру да димәссең.

 

“Биредә 416 авыру бар. Барысы да 18 яшьтән олылар. Шуның яртысыннан күбрәге урын өстендә ятып авыручылар. Урын өстендә ята икән, үзең аңлыйсың инде: бөтен нәрсәсе астында, мунча кертергә, чәчен алырга да кирәк әле аларның. Күзгә күренми торган вак эше бик күп. Елына 10-15 кеше үлә, аларны тоткан диненә туры китереп, җирләргә дә кирәк”. – Болары да директор сүзләре.

 

Әңгәмә барышында Рамил Мансур улы да: “Эфир” телеканалы белән булган вакыйгалар кабатланмасын иде”, – дип кат-кат кабатлады. Бигрәк үзәкләренә үткән, димәк.

 

“ЧУМАРАСЫЗ ЭШ”

 

Мине авырулар белән “таныштырып”, корпуслар буенча баш табиб Вәлиев Фидәил Гани улы озатып йөрде.

 

“Мин монда берничә табиб ролен башкарам. Һәр 100 авыруга бер психиатр булырга тиеш дип исәпләгәндә генә дә, бу интернатка 4 табиб булырга тиеш. Ә мин берүзем. Беләсеңме нигә? Чөнки монда эшләүнең “престижы” юк. Башка дәвалау үзәкләреннән аермалы буларак, монда “чумара” да кереп тормый. Шуңа күрә биредә табибларга кытлык. Әле бит психик авырулар алар башка чирләргә дә тиз бирешүчән. Карап торырга гына кирәк. Хезмәт хакымнан зарланмыйм. 17 ел шушында эшлим инде”, – дип сөйләде Фидәил абый.

 

Авырулар Фидәил абыйга килеп, әле өйләренә кайтып килергә рөхсәт кәгазе сорый, берсе апасы янына кайтарып җибәрүләрен таләп итә, икенчесенең кай җиредер авыртып тора икән... Корпуска кергән саен аны авырулары чорнап ала.

 

– Алар барысын да аңлап сөйләшә. Үзләренә булган мөнәсәбәтне дә сизәләр. Бирегә килеп эләккән күпчелек гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушында яши. Яшәү шартлары яхшы, безгә бик еш эләкми торган сый-хөрмәт тә аларга эләгә. Үзләре гел табиб күзәтүе астында, – ди Фидәил абый.

 

Бу кешенең өйләнмәгән булуын да исәпкә алсаң, ул бар гомерен шушы интернатка, биредәге авыруларга багышлаган, дигән уй туа. Һәм бу, чыннан да, шулай!

 

САНИТАР ҺӨНӘРЕ НИЧӘ ТИЕН?

 

Гадәттә, хат язучылар директордан яки башка берәр “нәчәлник”тан зарлана. Ә биредә директорга начар сүз тидерүче булмады. Бары шул хезмәт хакының кимүе генә бераз рәнҗеткән санитаркаларны. Исемнәрен атамыйча гына, алар белән булган әңгәмәдән өзекләр китерәм.

 

… Аз инде ул. Ай саен кими баруы бөтенләй кәефне төшерә. Менә бу кәгазьләргә кара әле (хезмәт хакы суммасы язылган кәгазьләр. – Э.Ф.), нигә менә минем август аена хезмәт хакы 4257,58 сум чыккан да сентябрь аена квартал премиясе белән бергә 4276, 47 сум чыккан? (Салым тотылып калгач, кулга 3720 сум алганнар. – Э.Ф.)

 

… Бу хезмәт хакына яшәп буламыни? Минем балалар үстерәсем, утка, газга акча түлисем дә бар... Мин ничек яшәргә тиеш. Ирем дә юк...

 

… Безгә беркем берни аңлатмый. Ә хезмәт хакы кими бара...

 

… Тормыш алып бару өчен, ул хезмәт хакы җитми инде. Эше дә күп бит аның. Бу эшне ташлар идең, эш каян табасың. Минем зарланганны директорга әйтмә инде, эштән куар йә!

 

… Хезмәт хакы кими, вәт. Башканы әйтмим дә, сорама да...

 

… Узган айны гына 10лап кеше китте эштән. Шул хезмәт хакы аз булганга инде...

 

АКЧАНЫ КЕМ САНЫЙ?

 

Бухгалтер апа янына кереп, хезмәт хакының ни рәвешле кимүгә таба баруын аңлатып бирүен үтендем. Куып чыгармады үзе, аңлата да алды. Хәзер үзем дә хезмәт хакы исәпли алам, ахры... Ә менә үзем өйрәнгәннәрне укучыларга ничек аңлатырга?

 

Шунысы шаккатырды: айлык оклад – 1745 сум. Бу сумма смена санына карап билгеләнә. Шуңа “за вредность” дигән сумманы да кушыйк. Стаж, разряд өчен, эшләнгән окладка карап, тагын ничәдер процент өстәлә. Әле шул квартал премиясе булырга мөмкин, “Шәймиев акчасы” һ.б. Менә шуларның барысын бергә җыя торгач, 4200-4500 хезмәт хакы килеп чыга.

 

Ә нигә хезмәт хакы кими диләр соң? Әйтик, алдагы айда син 7 смена эшләдең ди, киләсе айда сиңа 8 смена туры киләчәк. Шулай чиратлаша инде ул. Шулай ук һәр айда билгеләнгән эш сәгатьләре көне бар. Бу – норма. Норманы билгели торган календарь бухгалтер кызда бар, кереп карый аласыз. Норма артып киткән очракта, өстәмә акча түләнә. Ягъни мәсәлән, бәйрәм, ял көннәрендә эшләү югары бәяләнә дигән сүз бу. Мәсәлән, аңлату өчен иң отышлы вариант – гыйнвар ае. Монда иң күп бәйрәмнәр саны. Эш сәгатьләре нормасы башка айларга караганда, календарьда азрак күрсәтелгән. Ләкин санитаркалар шул ук 7-8 сменаны башкара. Аларның күп сменасы ял көннәренә туры килә... Бу айда акчаны ни өчен күп алуыгызны аңладыгыз бугай инде.

 

Менә миңа шулай итеп аңлаттылар. Бәлки, кайсыдыр өлешен аңлап та бетермәгәнмендер, тик акча “киметеп ятучылар” анда күренмәде. Аңлыйсы килгән кешегә аңламаслык түгел. Бухгалтерга бер генә сүзем бар: зинһар өчен, миңа аңлаткан кебек яхшы итеп, санитаркаларга да аңлатсагыз иде.

 

ШУЛАЙ ИТЕП, НӘТИҖӘ:

 

1. Директор үзлегеннән хезмәт хакын киметә алмый, чөнки бу дәүләт бюджеты карамагындагы интернат.

 

2. Хезмәт хакы кимеми, ә шул килеш тора. Бухгалтерия кәгазьләре шуны сөйли. Бары тик, сез әйтмешли, “Шәймиев акчасы” берникадәр бирелми торган, хәзер анысы да бирелгән икән.

 

3. Хезмәт хакы яшәү минимумыннан зуррак. Шулай булса да, мин санитаркалар белән бер фикердә килешәм: ул акчага җан асраулары, ай-һай, авыр шул... Хезмәтенә күрә бәясе диярлек тә түгел бит хәтта.

 


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 44 | 05.11.2008
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№60 (29224) / 07.12.2009 11:07:48

Юк....=))))))))))))

№59 (29153) / 06.12.2009 20:00:55

аннары колларсыз калабыз бит!

№58 (29152) / 06.12.2009 19:57:48

Авылда яшәүне күпме генә очсызга чыга дисәләр дә, килешә алмый. Ник дигәндә шул ук мал-туарны ашату өчен дә печәнен һ.б.ларын кайчакта сатып алырга туры килә. Ә хезмәт хакын авыл җирендә бик әз түлиләр. Хаклык беркайда да юк бүген. Тик шул ук түрәләрнең хезмәт хакларын әзәйтсәләр, футбол тибүчеләргә, хоккейчыларга түләнәсе миллионнардан гади халыкка өлеш чыгару комачауламас иде.

№57 (29143) / 06.12.2009 17:59:27

Хәзерге хезмәт хакы бик аз булган күп җирләр билгеле инде, ансы. Күбесенчә түләнгән акча эшенә туры килми. Футбол уйнаучылар, төрле актһрлар акча бик күп ала. Ә менә шундый авыр эшне эшләүче затларга ихтибар бик аз. Тик бу эшне үзгәртергә кирәк тә инде. Әмма... Би күп \"Но\"лар чыга бит...

№56 (8868) / 17.11.2008 13:35:06

фаизга, юк, районбашы тугел, журналист мин.
nsxrfy@yandex.ru

№55 (8867) / 17.11.2008 13:19:22

жылак, ишетмэгэн идем шул, кара, мач килеп торуын син анын минем сунарга йореп карарга кушкан кинэшем. Хэ-хэ.

№54 (8866) / 17.11.2008 13:16:28

фаиз, "nexrfy@ya.ru" - менэ сезнен районбашы яисэ "агрофирма" (тфу) директорынын электрон адресы. Язышырга кинэш итэм. Кыстати, синен ой агачмы, ташмы?

№53 (8864) / 17.11.2008 13:09:05

фаиз, синен белен ничек элемтеге керергэ була? язып жибер эле координаталарынны, бу хакта язмакчы идек
nexrfy@ya.ru

№52 (8863) / 17.11.2008 12:57:14

фаиз, районбашыгыз кая карый сон?
Сунарга йореп карагыз, файдасы бар дип ишеттем.

Безнен монда депутатлыкка кандидат итеп Бибинур теркэлде. Ул авыл проблемаларын изнутри белэ. Конкретно шуна язып карагыз эле. Анын ышанычлысы Язвы да читтэ калмас дип ышанам.

№51 (8862) / 17.11.2008 12:51:31

Hazir Elviranı Zey rayonına çaptıra dır İlfat efendi.

№50 (8858) / 17.11.2008 12:09:01

налог на имущества кайдан алып түләнә, өйләр дәберүк

№49 (8857) / 17.11.2008 12:03:38

без Зәй районы агрофирма "Восток","Игенче" бүлекчәсе эшчеләре сезгә мөрәҗәгәт итмичә булдыра алмадык. Безгә август аеннан бирле акча*(зарплата) күргән юк,ә бит налогына вакытында түләмәсәң штрафы көне сәгаты белән кайтып җитә.Әле бит болардан тыш электрга,газга,балаларга ашаганга,кредитлар түләргә кирәк.

№48 (8645) / 11.11.2008 22:08:45

Бал кызы, золфэт хэкимнен андый пьесасы бар. жулерлер йорты дип атала. Анда психбольница турында суз бара, анлавымча ул анда безнен илне суретлерге тырышкан, не очень хорошо конечно получилось. Шуна да ул пьесасы уныш казанмады анын. Хотя кайсыдыр театр куйды да бугай аны. Анларга бик авыр пьеса

№47 (8644) / 11.11.2008 22:01:12

Рокки. Эйе, Кукмара кызымын...

№46 (8643) / 11.11.2008 21:44:49

Син Кукмара кызымы?

№45 (8638) / 11.11.2008 18:38:36

Бал кызы, Эльвираның үзенә кушыйк моны. Ул күреп тә кайткан, аңа гына кушыйк. Яңа сәләтләрен ачар идек...

№44 (8633) / 11.11.2008 15:40:42

менә зөлфәт хәкимгә шәп тема!
премьераның исеме--"җүләрләр авылы". халык егылып йөриячәк, кызык бит дип.. комедия булыр инде ул,әле бит җүләрләр авызыннан теләсә нинди фикер дә әйттереп була! кая зөлфәтне табыгыз әле, әллә язышыйм да микән?

№43 (8628) / 11.11.2008 14:48:06

Гади тема булуы кызыклы. Бал кызы, туймадың мени әле фәлсәфи темалардан, акыллы сүзләрдән?

№42 (8612) / 11.11.2008 12:02:59

да...каты гапләшәсез җәмәгать..
ләкин бит мондый хәлдә яшәп яткан авыллар бу гына түгел.тагын да яманнары бардыр әле.
әллә укучыга җүләрләр темасы кызыкмы дисәң, ул темага язучылар булды бугай инде.
шуны әйтәм: кай җире оригиналь булды соң моның?

№41 (8605) / 11.11.2008 08:57:29

Сез бер-берегезне прогрессировать иттереп ятасызмыни, 1342ләр!

№40 (8600) / 10.11.2008 23:45:32

Тотыш. Олгермэгэн жирен юк узеннен. Кайттым да интернетка утырдым дисен инде алайса;) э


О-о! Лилиядэн дэ мактау ишетэсе коннэр бар икэн.Ярый эле ботен 1342не прогрессировать иттеруче Лилия бар!!!

№39 (8594) / 10.11.2008 22:43:33

Эльвира Ф., мин Чуриледэн тугел, хэрхэлдэ хэзерге кондэ. Хэ-хэ. Мине алай авыл буйлап йорттермэслэр диагноз куйсалар.

№38 (8592) / 10.11.2008 21:42:14

Эльвира - маладиснын маладисы. Прогрессировать итуе куренэ, шунысы шэп.1342дэ ярый син бар эле, Эльвира.....Э Дураклар авылы" супер! Фотосы да, нэтижэлэре дэ ошады.

№37 (8578) / 10.11.2008 17:24:42

Эльвира маладис

№36 (8577) / 10.11.2008 17:17:28

Кызык мәкалә. Моны укыгач, йа Раббым, акылыбыздан аера күрмә дип дога кыласы гына кала. Ә эшчеләргә Алла ярдәм бирсен!
Эльвира, мәкаләң һәрвакыттагыча! Шәп! Каян оригиналь тема табып бетерәсең?

№35 (8564) / 10.11.2008 10:16:55

 керпе, ярар, язмабыз алайса

№34 (8556) / 09.11.2008 23:42:24

Керпе! Анда бит бар да чики-пуки, анлыйсынмы?! Узгэртэсе дэ юк.Хезмэт хаклары яшэу минимумыннан зуррак булып чыкты. Бераз тоткарлап булса да Шэйми "хэерен" дэ биргэннэр. Юл салынып ята... Тулы бэхет очен ни кирэк тагын, йэ?
Шулай да мин синен белэн килешэм: калэм коче пачти нулгэ тигез. Шулай да узгэргэн очраклар булды узе тарихта...


Тотыш. Карале, син узен Яна чуриленеке тугелме ул, э?Бэлки син директор???

№33 (8545) / 09.11.2008 18:47:16

Әй журналист халкы, сез боларны язып чыгып хокүмәттә берәр нәрсә үзгәрәме икән ул? Җитәкчеләр укыйлармы икән моны ә?! Газета битләрендә күпме борчулы хатлар басыла. Шуннан соң ник бер уңайга хәл ителсен.Кем өчен генә язабызмы ул мәкаләләрне? Гади халык шуны укып нәрсә майтара ала. Кая безнең каләм көчебез?

№32 (8542) / 09.11.2008 14:18:13

Эльвира Ф., юл салудан юкка гына курыкмый бу директор. Юлэрлэрнен бит аларнын яз-кэз абастриниелэре була. Э анда яз да, кэз дэ юл юк. Жэй, кыш качарга уйламыйлар шул инде алар.
Кайбер авылбашларыбыз да юл салуга каршы, чонки тынычлап яшилэр шунда, беркем дэ кереп тэ карый алмый, телэге булса да.

№31 (8504) / 08.11.2008 00:55:47

Ну, белэсенме... Ярар, болай дип анлатыйм алайса: синен пычрак юл остендэ диагнозлы жулэрне кургэнен бармы берэр кайчан? Анда бар. Син эйткэнчэ, море. Чонки территория бит ачык...Энэ шул пычракка кереп батып, шунда утырып калырга да куп сорап тормыйлар.
Юл дигэннэн... Интернатнын баш табибын юлны тозеклэндерулэре борчый. Ни очен дигэндэ, юл салсалар, анда район автобусы кереп йори башлаячак. Жулэрлэр кача алачак.Алар бит беренче карашка бик акыллы сыман, диагнозы "шундыйдыр" дип уйламассын да. Менэ шундый тема.

№30 (8502) / 08.11.2008 00:26:08

Эльвира Ф., котеп сул кул алжарга мужыт монда..э чынлыкта, пычагымамы мина каядыр шэмэрдэнгэ барырга?
Мин ул пычрак белэн юлсызлыктан болай да гарык. Юлэрлэр дэ муре, алай синен авылындагы кебек барысы да диагнозлы булмасалар да. Минем маршрутны бит алдан ук шэп юллы жирлэрне сайлап тозуче хезмэт билгелэми. Вертолетка утырырга да куркам, утыртмайлар да.

№29 (8501) / 08.11.2008 00:04:00

Тотыш! Банкомат турында мин дэ кызыксындым узе. Анысын электричкага утырып. ике тукталыш утеп, Шэмэрдэнгэ тошеп, универмагка кереп, чират торып аласы икэн

Щедрин бэласе дигэнен бик ачык, прэме бик-бик ачык курэсен килсэ, барып кайт шунда. Шул юллар остендэ батып ятканда фотога тошереп кайтырсын


Кияу дигэннэн... Син дэ чакырасын штули Бармыймдыр пока, бераз кот инде яме:)

№28 (8500) / 07.11.2008 23:54:07

Эльвира Ф.,укыганда ук баш ваткан идем аны, алганмы бу кыз резин итеклэр или юкмы дип. Жэл, алмаган булып чыкты.

Без бит XXII гасырда яки Америкада яшэмибез. Без XXI гасырда хэм Россиядэ яшибез. Э Россиядэ, Щедрин эйтмешли, ике зур бэла бар - ДУРАКлар хэм ЮЛлар. Ну, син, балдызым, пупал булгансын!! Сразы ике бэлагэ! Два в одном!

Кызыл плащын унышлы булган анысы - кызыл балчык фонында казларга барыбер бик куренмэгэнсендер эле. Зонтик кына бик коткармас иде.

Интернаттагы агач банкоматтан акча алып карамадынмы сон?

Профсоюзлар лидеры белэн сойлэшкэнсендер инде. Хезмэткэрлэрнекен эйтэм, юлэрлэрнекен тугел. Юк? Сойлэшмэден? Ничек инде берлэштерелгэн профсоюз?!
Алай икэн...

Матурым, кияулэр хакында да сорамакчы идем, кыенсындым...

№27 (8499) / 07.11.2008 23:52:05

хезмәт хакы дигәннән балар бакчаларында эшләүчеләрнең дә шул чамадан артмый бугай.киләчәк буын кем кулындада олы буын кем кулында.....

№26 (8496) / 07.11.2008 23:32:06

Алла сакласын. Бу нэрсэдэн никто не застрахован...

№25 (8493) / 07.11.2008 22:34:29

Bo saytnin adresin elvira-matbugati.ru etip ozgertirge de bola hazir.

Yana meqelesi ney torinda bolachaq? Shoni kote bashliym endi...

№24 (8492) / 07.11.2008 22:14:31

Пычрак!

Электричкадан тошеп калып, бер км-га якын араны, пычрак ера-ера жэяу атладым. Килэ калсагыз, резин итек киеп килегез, дип язарга онытканнар булса кирэк. Пычрааак!

Авыл башына життем дигэндэ, ун як сапогинын укчэсе селкенгэне узен сиздерде. Сапогием тубыкка кадэр каядыр пычрак эчендэ булганга, укчэне, бик куп хатын-кызларга хас булганча, кулга тотып, селкетеп-селкетеп карау момкин тугел. Кара балчыклы басу юлын утеп, кызыл балчык+ком кушылган лыбырдык авыл юлына кергэч, теге селкенгэн укчэм кубып тоште. Аксаклый-аксаклый интернатка барам.Пычраааак!

Доньям тугэрэк. Колэсе килэ. Юк, алдыйм, елыйсы:) Шулчак каршыма казлар котуе килеп чыкмасынмы. Эллэ кызыл плащым аларга бик ошады, эллэ аларга охшатып аксаклавым жэлеп итте, барысы бергэ ысылдап мина ташландылар. Зонтигым булмаса, пычрак юлга яткырып таларлар иде, биллэхи. И,казлары бер хэл, тезгэ кадэр боклэнгэн чалбарымнын карарлыгы калмады. Пычраааак!

Казлардан арынгач, зур муенчаклы бер овчарка артымнан иярде. Артык каударланмый гына, теге овчарканы ияртеп бара торгач, икенче укчэм дэ кубып тоште. Сапсим тугэрэклэнде доньям. Шуларга остэп, хаман да Пычраааакккк!

Авылнын бу яртысында шул пычрактан, казлардан хэм овчаркадан башканы курмэдем. Интернатнын ишек алдына куелган щетка ярдэмендэ инде карарлыгы калмаган сапогины юып азапландым…

Бу хэллэрне дэ уйлап чыгаргансын дип эйтерсез бэлки?… Мондый ужысны уйлап чыгарып булмый. Эле кайтуы – узе бер тарих

№23 (8486) / 07.11.2008 21:32:53

Мда... No comments... - ошады эле бу сузлэр. Пычракка батып кайту мажараларын аерым мэкалэ итеп языйм микэн эллэ, Тотыш? Минем кияугэ чыгу-чыкмау проблемасы кебек, анысы да купкэ актуаль булыр иде. Язармын эле, яме?!Монда гына:))
Бал кызы! Эйе шул, мескен санитаркалар шул 3700 сумга яшэргэ мэжбур. Эле шул акчага, син эйткэнчэ, 3 бала да устерэ берсе. Ире улгэн. Менэ шундый ужыыысссс!
Ланди. Кушамат действительно ябышып калган инде. Ну нишлэтэсен...
Дию пэрие :) 20< яшьлек Эльвира да язудан читлэшсэ, мин укый торган 1342 нче торкемдэ яза торган бер кыз гына калачак. Лилия Захидуллина. Аны да шулай ук поддерживать ит инде син:)Татар журналистлары бер-берсен батырып ятарга тиештер дип уйламыйм. Рэхмэт сина!
Наил557. 1.Бардым
2.Юк
3 Уз телэгем белэн.

№22 (8484) / 07.11.2008 21:31:40

Мда... No comments... - ошады эле бу сузлэр. Пычракка батып кайту мажараларын аерым мэкалэ итеп языйм микэн эллэ, Тотыш? Минем кияугэ чыгу-чыкмау проблемасы кебек, анысы да купкэ актуаль булыр иде. Язармын эле, яме?!Монда гына:))
Бал кызы! Эйе шул, мескен санитаркалар шул 3700 сумга яшэргэ мэжбур. Эле шул акчага, син эйткэнчэ, 3 бала да устерэ берсе. Ире улгэн. Менэ шундый ужыыысссс!
Ланди. Кушамат действительно ябышып калган инде. Ну нишлэтэсен...
Дию пэрие :) 20< яшьлек Эльвира да язудан читлэшсэ, мин укый торган 1342 нче торкемдэ яза торган бер кыз гына калачак. Лилия Захидуллина. Аны да шулай ук поддерживать ит инде син:)Татар журналистлары бер-берсен батырып ятарга тиештер дип уйламыйм. Рэхмэт сина!
Наил557. 1.Бардым
2.Юк
3 Уз телэгем белэн.

№21 (8477) / 07.11.2008 16:58:29

Страна дураков дигән термин да бар бит әле.

№20 (8471) / 07.11.2008 14:04:44

Жалко, татар эбилярен тапмаганнар..

№19 (8470) / 07.11.2008 13:46:41

Фотодагы эбилэр бик бирелеп карыйлар ноутбукка, нинди кино куйдыгыз анда, зурлар киносы тугелдер бит?! Дураклар дигэч тэ...
Эллэ уртанчысы "Ух-ух" иттереп утыра инде?

№18 (8468) / 07.11.2008 13:15:12

Дуракларга тормыш авырлашты. Элек аларны түзәргә җиңелрәк иде?
1. Дурак булганнарны укытып, махсус мәктәпләрдә кеше ясый иделәр.
2. Аларны күршеләре, туганнары нәни бала кебек тәрбияли, саклый иде. Әниләреннән саваблы мирас булып ул туганнарына кала иде.
3. Авылда алар кул арасына керә ала, су булса да ташырга ярый иде.
4. Хәзер аларны авыл исерекләре аракы эчәргә, тәмәке тартырга, башкасына өйрәтә. Аек дурак кадерле була ала. Ә исерек дураклар исә бик куркыныч. Эчкән баштан йорт эчендә ут ягалар, үз-үзләренә кул салалар. . .

№17 (8466) / 07.11.2008 12:54:00

Эльвираны яратам. Элек башка авторны ярата идем. Әмма ул хәзер бик вакланды, тар караштан шизаланды. Мин хәзер бу сайтта Эльвираны ярата башладым. Ул самими, беркатлы булса да ихлас һәм энергияле, халыкчанрак булып тоела!

№16 (8462) / 07.11.2008 12:43:06

Салым тотылып калгач, кулга 3720 сум алганнар. – Э.Ф.)

бу яшәү минимумыннан зурракмы?!
әйтик, әгәр гаиләдә 2-3 бала булып, эшләүче берәү генә булса? ул балалар ни ашый, ни кия? алар өчен кем җаваплы?

әгәр алар шул акчага бәхетле генә яшәп яталар икән, бабай әйтмешли, сез булдырасыз!








№15 (8460) / 07.11.2008 11:50:26

Менэ бит 20< яшьлек Эльвира нинди темаларга да яза! Э сез аны тэнкыйтьлэгэн буласыз! Нинди ометле журналист кыз бар, анын башына сугып журналистикадан читлештерэ курмэгез!
Афэрин 20< яшьлек Эльвира) язуынны дэвам ит! Синнэн тагын да кызыклырак язмалар котеп калам (быз)

№14 (8458) / 07.11.2008 11:13:18

"Дураклар авылы" димєгез, дип ўтенеп сораганнар, барыбер заголовокта кычкырып тора. Болай булгач, бу авылга точно ябышып калды инде бу кушамат.

№13 (8457) / 07.11.2008 09:59:54

"күптән түгел генә өч айныкын бергә җыеп бирдек. Анысы пластик картага күчерелде”, – диде Гарипов Рамил"
Кемнен пластик картасына кучте икэн? Пластик карталарны бирергэ оныттылармы икэн?
Нэрсэгэ бирэсен инде, кая тыгасын сон аларны, кагбутты ул авылда банкомат бар...

"Пычракка батсаң, аягыңны тартып чыгара торган түгел – үзем шундый хәлдә калдым. ...авырулар авыл буйлап иректә йөри"
Мда...No comments.


№12 (8455) / 07.11.2008 09:44:11

1. Бардым.
2. Юк.
3. Үз теләгем белән бардым.

№11 (8454) / 07.11.2008 09:42:48

Вас послушаешь, приходишь к выводу: хорошо что Путин отменил выборы руководителей регионов, хотя бы деньги сэкономим немного.

Әйдәгез опрос үткәрик, 3 гади сорау:
1. Соңгы госдума сайлауларына бардыңмы?
2. "бердәм русия" партиясе өчен тавышыңны бирдеңме?
3. Үз теләк белән бардыңмы, әллә кушканнармы?

Нәтиҗә ясарбыз...

№10 (8451) / 07.11.2008 01:12:57

ИМХО, Такташ та бит агрессор булган... Бу юлдан подстрочный текст укыла.... Жэл...
мыни эйтэсез, сайлау..... хак.... Сарык котуе булып яшэгэн илдэ ник зарланасы инде.... Ул сайлауларда сайлаталар диярсез, все же кабинкаларга керэсе, анда нишлэгэнен кем белэ.... Пес итеп кенэ булмый, аяклар куренэ... сыз-боз.... Юк, без послушный халык.... Бердэм Роосияне сайламасан сугыш буласы икэнн..... аннан ник зарланасы..... Юк, эна бит Путин-Медведев гаепле тогел, Шаймиев та ни почем, авыл советы председателе хайван бит....
Мескенн россияле....

№9 (8448) / 07.11.2008 00:26:52

Leisen, сине күрмәгәнгә инде...

№8 (8447) / 07.11.2008 00:21:59

Кая барсыннар соң алар? Түрәне аларга кем сайлаткан? Кем халыктан сорап торган? Без үзебез кемне сайлап куйганыбыз бар? кем биргән безгә ул хокукларны?

№7 (8445) / 06.11.2008 23:49:59

"Нам солнца не надо, нам Партия светит,
Нам хлеба не надо, работу давай!"

№6 (8444) / 06.11.2008 23:21:49

«Kerek togil hizmet haqqi,
Men boshqa gina ishliym.
Ashamiym da men, ichmiym de,
Men cirlap qina yoriym.»

Qiziq haliq...

№5 (8441) / 06.11.2008 23:00:39

"Әле
Сугыш башланмаган,
Әле
Тыныч тора сезнең сафыгыз;
Ә шулай да
Мине бүгеннән үк
Доброволец итеп алыгыз!"
Һади Такташ

№4 (8423) / 06.11.2008 15:28:49

мескен халык!
үзегез сайлап куйган түрәләр, депутатлар сезне шулай яшәтә бит!
әле һаман, язманы укыгач, бу халыкка 4 мең дә җитә икән дигән хис кала. бар да ал да гөл икән бит.. шәймиев тә сәдака биреп торгач..ачка үлгән кеше дә юк..
теге айда 2-3 сумга кимрәк алганнар икән, харап булганнар..
ай, түземле дә инде безнең халык.

№3 (8419) / 06.11.2008 14:01:59

Кеше уз ата-анасын ничек шунда бирэ микэн? Ул интернатларнын колония-поселениедэн аермасы бармы? Ата-анасын термэгэ утыртканнар булып чыга бит.
А санитаркаларга килгэндэ нэрсээйтим микэн. Казанга сет сатып йерсеннэр, жинел акча булмый бит ул...

№2 (8409) / 06.11.2008 11:29:30

Yarti xaliq shulay yeshi. Telese de, telemese de.

№1 (8403) / 06.11.2008 09:33:16

Аллам сакласын! Ничек яшиләр икән болар??? Нинди өмет белән?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar