|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2012 Медицина
Психолог киңәше – мәгълүмат җыю белән мавыкмаска!Депрессия дигәндә, без язгы, көзге яисә кышкы күңел төшенкелеген генә күздә тотабыз. Кояш җылы нурларын сипкәндә вә дөнья чәчәккә күмелгәндә, моңсуланып, боегып утырырга сәбәп бар димени? Нечкәләбрәк карасаң, барысы да алай ук гади генә түгел икән шул. Психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы Айсылу Нәгыймова белән шул хакта сөйләшәбез. Әңгәмәдәшебез кеше психологиясенә тискәре йогынты ясаучы факторларны да санап үтте.
– Айсылу ханым, “Мәгълүматы булган кеше дөньяны кулда тота”, – диләр. Кирәгеннән артык информация адәм баласының психикасына зыян китермиме? Бигрәк тә тискәре, негатив хәбәрләр?
– Мин эшли торган Татарстан Фәннәр академиясенең “Социаль эзләнүләр үзәге”ндә нәкъ сез күтәргән мәсьәләне тикшерә идек. Кешегә информация бирүнең дозасы бармы, бу җәһәткә контроль булырга тиешме? Әгәр дә уйлап карасаң, чыннан да, без информация заманында яшибез. Кеше көн саен миллионлаган, хәттә аннан да күбрәк мәгълүмати һөҗүмгә дучар ителә. Кайчакта адәм баласының боларның барысын да кабул итеп, аңлап, анализларга мөмкинлеге дә калмый. Һәм бу күренеш депрессиягә китерергә дә бик мөмкин. Шуңа күрә, мәгълүматны бөтен мөмкинлектән файдаланып җыю кирәк түгел, дип уйлыйм мин. Билгеле ки, заманасы шундый булгач, үзебезне җәмгыятьтән читләштерә дә алмыйбыз. Ләкин, барыбер, мәгълүматны сайлап кулланырга кирәк.
– Психологлар телендә “җәйге депрессия” дигән термин юкмы? Күпләребез җәй, яшеллек, кояш булуга да карамастан, күңел төшенкелеге кичерә...
– Гадәттә, без сезонлы депрессия дибез инде. Һәм ни гаҗәп: хәзер җәйге депрессия дә карала инде! Кеше организмында ниндидер гармоннар җитмәү сәбәпле килеп чыга торган күренеш. Кыш айларында кояш җитмәүгә бәйлибез. Бер карасаң, җәй көне кояш, ял вакыты, күңелле чор. Гомумән, сезонлы депрессиянең беренче сәбәбе ел фасылы алышу белән безнең тормыш, яшәү гадәтләребез үзгәрүгә бәйле. Әйтик, җәй айларында көнкүрешебезне кышкы сыман итеп көйли алмыйбыз. Хатын-кызларыбыз тышкы кыяфәтләренә игътибарны арттыра. Һәркемнең нәфис гәүдәле буласы килә. Өченче ел кигән күлмәкләренең яисә су коену костюмнарының таман булуын тели. Диеталар башлана, болар шулай ук депрессияне китереп чыгаручы факторлар. Балаларның һәм үзебезнең ялны кайгыртырга, оештырырга кирәк. Бер яктан, үзебезне кысырыклыйбыз булып чыга. Җәй җиттеме, ял итеп калырга тырышабыз, мөмкинлегебез булганда, диңгез буена баруны максат итәбез. Ләкин боларның барысын да оештырып чыгу – үзе бер проблема. Финанс мәсьәләләре кузгатыла. Хәзер икътисадый тотрыклылыкның какшавы турында радио-телевидениедән җиткереп торалар бит. Кризис булырга мөмкин, Көнбатыш илләрендә ул инде тантана итә дип лаф оралар. Без һәрвакыт куркыныч астында торабыз. Ул кризис килеп безгә дә кагылыр төсле, безнең дә матди хәлебез начарланыр дип пошаманга төшәбез. Күпләребез финанс ягыннан бәйлелек кичерә: кредит, ипотека түлисебез бар. Җәй булуга да карамастан, менә боларның барсысы да безнең яшәешебезгә йогынты ясый, билгесезлеккә китерә.
– Мондый очракта нишләргә соң? Психолог буларак нинди киңәш бирәсез?
– Иң беренче, әлбәттә, нинди генә булмасын, күңел төшенкелегенең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Эшегез артып китү, тормышыгызның агышы үзгәрүме, башка сәбәпме? Менә шулардан чыгып план төзегез. Әйтик, сезнең җәйге депрессия ялны оештыру белән бәйле булса, барысын да алдан планлаштырырга кирәк. Балалар ялын, үзегезнең ял вакытларын ачыклап. Финансларыгызны барлап куярга кирәк. Алдан ук балалар өчен кем җаваплы, әти-әниләрне кем кайгырта? Менә боларның барысын да җәй җиткәнче үк гаилә эчендә хәл итеп куярга кирәк. Мондый очракта җәй күңелсез үтмәячәгенә өмет бар.
– Айсылу ханым, җәйге ялдан килгәч, эшкә кереп китәргә дә авыр бит әле...
– Әйе, моннан бик күп кешеләр интегә. Ун көнгә диңгез буена барып кайтабыз да, яңадан эшкә чумарга. Ә бүтән кешеләр ял итә дигән уй да тынгы бирми. Соңгы елларда табигать тә көйсезләнде – бик эссе. Яңгыр яуса, ул да күңелсезләнергә сәбәп булырга мөмкин. Җәйге ялның ике генә атнасын алырга киңәш итәм. Калганын башка вакытка калдырырга мөмкин. Чөнки ялны бүлү “әле минем алда тагы ялым бар бит” дигән фикер тудыра, күңелгә сөенеч өсти. Ялдан чыкканнан соң беренче көннән үк баштан чумып эшкә тотынырга кирәк түгелдер. Эш рәтенә акрын-акрын гына керә барырга кирәк. Атна азагын, ял көннәрен күңеллерәк үткәрергә тырышыгыз, табигатькә чыгарга, үзеңне әле җәй бетмәде дип ышандырырга киңәш итәм. Гадәттә, җәй көнне йокларга да соң ятабыз, бу дөрес хәл түгел. Җәй көннәрендә дә вакытында йокларга кирәк. Тынчу бүлмәдә эшлим дип, интегеп утыру да уңай күренешкә санамыйм.
– Диндә кеше тынычлык таба. Аны исә хәзер ничектер низаг объекты итеп куйдылар... Әлеге провакацияләргә бирешмәс өчен нишләргә?
– Мин гомумән кеше буларак, Ходай Тәгалә белән ике арада арадашчы кирәкми дип саныйм. Шуңа күрә дин җитәкчелеге арасында булган аңлашылмаучылыклар, җинаятьләр безнең Аллаһы Тәгаләгә яки үзебезнең эчке, дини ышанычыбызга тәэсир итәргә тиеш түгел. Чөнки минем иманым, ышанычым, Ходай белән аралашуым – минем шәхси эшем. Мәчет эше дә түгел, чиркәү эше дә түгел. Шуңа күрә әлеге күңелсез вакыйгаларны эчке ышанычларыңа, инануларыңа бәйләргә ярамый. Моны бары тик мәгълүмат итеп, дөньяда барган бер хәл итеп кенә кабул итәргә кирәк. Әгәр дә без дини шәхесләребезне үзебезнең Аллаһы Тәгаләгә булган эчке ышануларыбызга бәйләп карасак, бу бөтенләй дөрес булмас иде. Иман юлында динчеләребез ярдәм итсә дә, Аллаһы Тәгалә белән бәндәгә арадашчылык итә алмыйлар. Хәзер Рамазан ае, мөселманнар ураза тота. Соңгы күренешләр аларның ышанычларына һич тә бәйле булырга тиеш түгел. Гамәлләре кабул булуны телим!
– Рәхмәт сезгә!
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|