• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
08.08.2012 Җәмгыять

Фарсель Зыятдинов: “Халык ышанычын акларга кирәк!”

Башкаларга үрнәк булып тыныч кына яшәп яткан Татарстанның илгә кабат начар даны чыкты. 19 июль вакыйгалары күпләрне уйланырга мәҗбүр итте, пошаманга салды.

Мондый ук куркыныч хәлләрне, мөгаен, беркем дә фаразлый алмагандыр. Киләчәктә Татарстандагы тотрыклылык какшамасмы, республикабыз үз кыйбласын югалтмасмы? Тыныч тормышка ияләнгән гражданнарыбызга, бигрәк тә икътисади-финанс ягыннан, зыян-заурәт килмәсме? Әлеге сорау белән Intertat.ru икътисад галиме, профессор, язучы Фарсель Зыятдиновка мөрәҗәгать итте.

 

Дөнья хәлләре һәм без

 

– Хәзерге вакытта Татарстанда финанс тоткырлылыгы югалды дип әйтеп булмый. Ә менә фаразларга килгәндә, төрлесе бар инде. Алга таба рубльнең үзгәрүен дә инкяр итмиләр. Ул да тотрыксызлыкка китерергә мөмкин.

 

Сәясәтчеләр, икътисадчылар арасында Россия һәм башка илләрнең икътисад прогнозларын төрлечә ясап, провокацион характерда белдерү бирүчеләр дә бар. Халык арасында чыгыш ясаганда, бу мәсьәләгә сак килергә кирәк. Телевидение һәм радиодан ашыгып, нигезсез сөйләүләр халыкка зыян китерергә мөмкин. Чыгыш ясаучыларның фикерләре бу яктан уйланылган булырга тиеш. Мәсәлән, күчемсез милекне алыйк. Күчемсез милекне хәзер сатарга теләмиләр, чөнки ул киләчәктә матди тотрыклыкны саклап калырга сәләтле дип карыйлар. Ләкин бу – уйланып җитмәгән әйбер. Шуңа күрә пропаганда чаралары үз сүзенә сак карарга тиеш дип саныйм. Телевидение яки радиодан чыгыш ясаучыларга халык тулысынча ышана бит!

 

Менә мондый хәлләр дә күргәнегезчә, тотрыксызлыкка китерергә ихтимал. Июль аеннан безнең Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керде. Татарстанда да, табигый ки, аның йогынтысы сизеләчәк. Халык өчен, бер яктан караганда, бу файдалы, отышлы юл. Икенче яктан, арзанлы “Буш ботлары” кебек вакыйгалар кабатлануы да сагайта.

 

Иминлекне какшату бик җайлы

 

Республикадагы иҗтимагый вәзгыятькә килгәндә, моннан 2 ел элек Нурлат районында булган вакыйгаларны искә алыйк. Полиция хезмәткәрләре анда өч кешене атып үтерделәр. Үзе беренче булып корал кулланмаган кешегә ут ачу дөрес идеме? Операциядә катнашкан дистәләгән хокук сакчысы ни өчен аларны кулга ала алмаган? Җавапсыз калган сораулар байтак.

 

Быелгы июль хәлләрен ваһһабилар белән генә бәйле дип булмастыр. Башка кешеләрнең катнашы булырга да мөмкин. Татарстанны тискәре яктан күрсәтергә теләгәннәрдер – яз көне МВДның начар эшләвен күрсәттеләр бит. Безне пычратып күрсәтү өчен махсус оештырылган эш түгелме икән дип тә уйландыра. Гаепсез кешеләрне кулга алып, аларны интектерүнең исә гомумән кирәге юк.

 

Кол Шәрифтәге низагта халыкның бер өлеше Рамилне яклап чыкты. Кеше дин өлкәсенә килгән икән, дин әһеле, җитәкче икән, ул, беренчедән, бөтен яктан да намуслы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә алдында да, халык алдында да. Шул вакытта гына бөтен мәсьәләне хәл итеп була. Акчага тартыла икән, баю ягына омтылыш ясый икән, мондый кешеләрне дин өлкәсендә һич тә тотарга ярамый. Халык алардан үрнәк ала.

 

Бер заман Госман хәзрзт Исхакый белән сөйләшкән вакытта мин әйткән идем: “Дин әһелләре кешедә ышаныч яуларга тиеш. Баладан алып, өлкәннәргә кадәр. Мондый хәлләр килеп чыкканнан соң, билгеле, ышаныч югала. Безнең авылда Миргалим дигән мулла абзый бар һәм ул без, балаларны җыеп, вәгазь укый торган иде. Без шулкадәр ышанып, бирелеп, сөйләгәннәрен тыңлап утырабыз. “Килер бер көн: үлгән кешеләрне юып, теге дөньяга озатучы муллалар да калмас”, – дип әйтеп куйды. Бу сүзләр миңа шулкадәр тәэсир итте. Мин шулчак Миргалим абый үлгәнче мин үлсәм иде дип уйлап куйдым. Менә нинди ышандыргыч көчкә ия булган ул мулла! Безнекеләр тавыш-шоу, акча артыннан кууларны китереп чыгардылар. Халык арасында ышанычларын югалталар. Мондый хәл үзеннән-үзе икътисади тотрыклылыкка да, җәмгыять иминлегенә дә зарар китерә ала. Бу – минем фикер.



Интертат.ру
№ | 07.08.2012
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (810996) / 09.08.2012 15:58:40

Байрамову и Кашапова ждет суд в Казани


Прокуратура усмотрела в их действиях нарушение ст.20.2 КоАП РФ. (Казань, 9 августа, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Прокуратура Казани возбудила административные дела в отношении представителя общественного исламского центра «Аль-Ихлас», имама мечети «Аль-Ихлас» Рустема Сафина, председателя Набережночелнинского отделения ТОЦ Рафиса Кашапова, председателя Союза татарской молодежи «Азатлык» Наиля Набиуллина и председателя Милли меджлиса татарского народа Фаузии Байрамовой.
Как сообщили корреспонденту ИА «Татар-информ» в прокуратуре Казани, эти лица, организовав 2 августа 2012 года пресс-конференцию возле гостиницы «Булгар», нарушили ст.20.2 КоАП РФ («Организация либо проведение публичного мероприятия без подачи в установленном порядке уведомления о проведении публичного мероприятия»), поскольку не проинформировали исполком города о проведении в этот день публичного мероприятия на ул.Шмидта.
Эту пресс-конференцию в прокуратуре Казани расценили как несанкционированное публичное мероприятие (митинг).
«Степень вины и меру наказания для них определит суд. Дела уже направлены для рассмотрения», - сообщил корреспонденту ИА «Татар-информ» старший помощник прокурора Казани Динар Салахутдинов. Вместе с тем, он заметил, что санкция ст.20.2 КоАП РФ предусматривает наказание от 20 тыс. до 30 тыс. рублей.
Стоит отметить, что для председателя «Азатлык» это дело уже второе за 2 последних месяца. 31 июля прокуратура города уже возбуждала в отношении него административное дело по той же статье за то, что он во время пикета 29 июля возле театра Г.Камала стал громогласно зачитывать резолюцию данного массового мероприятия, тем самым организовав митинг.
Автор: MILLIET на 4:23 Комментариев нет: Ссылки на это сообщение

№8 (810990) / 09.08.2012 15:26:58

Дөрес язгансың, Фарсель әфәнде, саклык белән генә булса да, хакыйкатьне ачып биргәнсең, зур рәхмәт! Мондый болганчык заманда, "гаделсезлеккә каршы вакытында әйтелгән һәр хак сүз җиһадка тиң". (Хәдис.) Монда "ак сакал" дип язучы кара шакалларга исең китмәсен, алар рәсми версиягә каршы килгән һәр фикерне өзгәләп ташлау өчен өерләре белән өскә сикерәләр. Шуның өчен монда һәм башка сайтларда утыралар, шуның өчен акча алалар...

№7 (810983) / 09.08.2012 13:25:27

Укучы, №3. Кайчак белгән нәрсәң барып җитсен өчен дә күп тапкырлар кабатлау кирәк була.

№6 (810966) / 09.08.2012 09:21:21

Күрәм Зыятдиновның оппонентлары йокламый. Соңгы абзац актуаль нәрсә, мин дә 200% ка кушылам.Хакимиятне билгеләп куйсалар да, үзләрен саклар өчен мвд, прокуратура, судлар тоталар. Ә муллаларыгызга халыкта ышаныч булмаса, менә шулай котырышып бер-берсен юк итүдән, дингә кабат нәфрәт уятудан башкага ирешмәссез.Аларның бердәнбер көче намус һәм шуның аша ышаныч кына була ала.

№5 (810963) / 09.08.2012 08:29:32

Фарсель абый дөрес әйтә.Дөрестән дә безнең дин әһелләре халыктан Коръәндәге дөреслекне яшерәләр.Чөнки дәүләтнен таләбе шундый.Аларга җәмгыятьтәге хәлләргә дин күзлегеннән чыгып бәя бирү тыелган, Коръәнгә каршы килгән эшләрне тәнкыйтьләргә ярамый,бөтен нәрсәгә риза булып торырга тиеш,җитәкчеләрне дингә өндәргә ярамый һ. б.Кыскасы алар динне гыйбәдәткә генә кайтарып калдыралар. Коръәнне укып төшенгән кешеләр кемнен кем икәнен бик тиз аера.Хәтта укымаганнар да чамалый аны.Борынгы пәйгамбәрләр(аларга Аллаһының сәламнәре булсын) дә, Мөхәммәт с.г. в. дә Аллага , пәйгамбәргә каршы булган эшләргә риза булып тормаганнар, ягъни толерантлык үрнәге күрсәтмәгәннәр, шуна күрә кәферләр тарафыннан җәбер- золым күргәннәр.Аларга да шундый ук таләпләр куелган, байлык та тәкъдим иткәннәр,ләкин алар Аллаһка тугры булып калганнар.

№4 (810959) / 09.08.2012 02:17:50

Белмэгэн нэрсэнэ тыгылмаска иде Фарсил абзый, щундый югары дэрэжэнне бер селтэнудэ югалттын бит...

№3 (810958) / 09.08.2012 01:47:28

Фарсель әфәнде кызык кеше инде ул,барлык татарларга билгеле әйберләрне язып утра.Флюра Зиатдинова шундый иде-мәрхум.Икеседә бер балык башын чәйнәргә яраттылар.

№2 (810935) / 08.08.2012 21:10:38

Контрреволюция җиңде, акларга һәйкәл куя башладык.

№1 (810896) / 08.08.2012 15:27:20

Норлаттагы һәм Казандагы бер кешене атып үтергәч Сәфәров мидәл, полицайлар квартир алды. Назаровны шешә белән көчләп үтерткәч Сәфәров повышение алды. Бу ил ничек үрнәк була ала? Җыен шайка утыра бит ил тәхетендә.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar