поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.11.2008 Җәмгыять

КЕМ ӘЛЕ СИН ШУЛ ХӘТЛЕ?

"Өстеңә урам себерүче жилеты кигәнсең дә документ сорап маташкан буласың. Сиңа хәтта юньле форманы да ярты ел узгач кына бирәләр бит!" Иминлек каешын эләктермәгән өчен туктатылган машина хуҗасы "Ватаным Татарстан" журналистына әнә шулай дип кычкырды. Хәер, фәкыйрегез кагыйдә бозучы өчен матбугат вәкиле түгел, ә ЮХИДИ идарәсенең гади стажеры иде. Берничә сәгать эшләү дәвамында аркамнан сөючеләр дә, матур итеп елмаючылар да, хәтта ришвәт тәкъдим итүчеләр дә булды. Эчке эшләр министрлыгының махсус акциясеннән соң "гаишник"ларның ни өчен хәрам акчага кызыгуын да аңладым кебек.

Берничә көн элек Татарстанда "Журналист һөнәр алыштыра" акциясе башланды. Без эш урыны итеп халык теленә иң еш керә торган ЮХИДИ идарәсен сайладык. Дөресен әйтергә кирәк, милиция эшчәнлеген яктыртучы журналистлар "гаишник"ларга аеруча игътибарлы. Рульдә йөрсәң дә, җәяүле булсаң да, барыбер аларга эшең төшә. Шикаятьләр дә күбрәк инспекторларга кагыла. Шул ук вакытта ЮХИДИ вәкилләре үзләре дә каләм әһелләренә шикләнебрәк карый. "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе эшләгән экипаждагы егетләр дә башта ук ачылып китмәде. Дөрес, бер эшне башкару барыбер үзенекен итте: уртак тел таптык.

 

"Менә сиңа жилет һәм таяк. Кагыйдә бозучыларны туктаткач, башта кем булуыңны әйт. Аннары безнең янга юлла", – ди Апас егете Данис. Юлга чыгып баскач иминлек каешын эләктермәүчеләрне туктатырга булдым. Беренче булып яшь кенә туташлар утырган "Дэу-Матиз" эләкте. Алар янына барып җиткәндә, каешлар эләктерелгән иде инде. Чи­бәркәйләргә нәрсә дисең ин­де? Документларын, кәгазьләрдәге исем һәм фамилияләрнең бер-берсенә тәңгәл килүен тикшердем дә хәерле юл теләп озатып калдым. Инде беренче нәтиҗәне дә чыгарырга мөмкин: ЮХИДИдә эшли алмас идем. Чөнки минем башны әйләндерү өчен чит кешенең ике йомшак сүзе дә җитә. Чын инспекторның беренче сыйфаты – таләпчәнлек.

 

Үзем "Дэу"да йөргәнгә микән, күбрәк шушы маркалы автомобильләргә игътибар итәм. Монысында "Нексия"не туктатырга булдым. Рульдә утыручы ир-ат та, янәшәсендәге хатын-кыз да каешларын эләктермәгән. "Әле менә яңа кузгалдык, каешка кул җитмәде. Җибәрегез инде", – ди ханым. Мин исә йөртүчегә, документларын алып, ЮХИДИ машинасы янына барырга кушам. Менә шунда башланды инде! Йөртүче үзен камерага төшерүләрен күреп алды: "Кем рөхсәт бирде сезгә?!" Менә шундый безнең халык – каешсыз йөргәндә, хокук бозуы турында уйламый да, ә камера күргәч хокукларын искә ала. "Каешлар эләктерелгән иде, – дип кирегә сукалый башлады ул. – Үзегез белән кешечә таныштыра да белмисез. Стажер булуыңны әйтсәң соң? Мондый жилетны урам себерүчеләр дә кия". Ул арада хатыны йөгереп килде: "Кем соң син шул хәтле? Сиңа хәтта юньле форманы да ярты ел узгач кына бирәчәкләр. Ә сез, лейтенант, мондарак борылыгыз әле. Менә хәзер жетон номерыгызны язам да тиешле урынга шалтыратам".

 

"Менә күрдеңме инде халыкның безгә нинди мөнәсәбәттә булуын? Барысына да түзәргә туры килә. Алар бит безне махсус котырта. Ә аннары йә без аларны кыйнарга маташкан, йә ришвәт сораган булып чыгабыз. Бик азлар гына үз гаебен таный", – ди лейтенант погоннарын йөртүче Александр. "Әгәр дә боларның барысына да игътибар итә башласаң, ГАИда бөтенләй эшләмәвең хәерлерәк, – ди Данис. – Халык безне бик яхшы яши дип уйлый инде. Минем иптәшләр арасында да бар андыйлар. Соң, мин әйтәм, килегез, эшләп карагыз. Күрерсез рәхәт тормышны. Тик килүчеләр генә юк". Чын инспекторның икенче сыйфаты – сабырлык.

 

Безнең экипажның эш урыны – Фучик урамы. Светофорның кызыл утына чыгучыларны, әлеге дә баягы каешсызларны туктатабыз. Суык, җитмәсә тонировкалар белән капланган машинаның эче күренми. "Кулыңны кесәңнән чыгар. Машина эченә дә утырырга ярамый. Бары тик шофер ягындагы тәрәзә аркылы гына сөйләш", – дип кисәтә Данис. Көн кичкә авыша башлады. Фараларын кабызмаучылар да очрый. Әһә, менә "сукыр" "Рено" килә. "Нәрсә, ут кабынмаганмыни? Әй, шу­лай икән шул, – ди хатын-кыз хатасын тө­зәтеп. – Ә безнең Мәскәүдә балаларны йөртү өчен махсус утыргыч кирәкми. Сезнең монда башка тәртипләр шул".

 

Кагыйдәләрнең барлык кешеләр өчен дә бер булуын Геннадий исемле кешегә аңлатам. Ул Федераль иминлек хезмәтендә эшли икән. Беркетмә төзүгә дә каршы килми, минем журналист булуымны белгәч, сөйләшергә дә ризалаша әле. "Әнә теге урам чатындагы даруханәгә барышым иде, – ди ул. – Гадәттә каешны һәрвакыт эләктереп йөрим. Тик бу юлы ансыз да барып җитәрмен дип уйлаган идем. Беләсез бит инде, "гаишник"лар һәрвакыт кирәкмәгән җирдә килеп чыга". Әмма үзенең гаебен дә таный. "Чекист" Геннадий белән күптәнге дуслар кебек кул бирешеп саубуллашабыз. Ә менә "Газель" руле артында утыручы яшь кенә егет миңа күзләренең агы белән карый. Янәсе, ни өчен нәкъ менә аны туктатканнар? Хәер, башкалар да шулай дияр иде. Чын инспекторның өченче сыйфаты – гаделлек.

 

Кичке салкыннан авария коткарды. "Ломжинская" тукталышы янында "Жигули" юл читендә торучы өр-яңа "Сузуки"ның артына килеп кергән. "Сине журналист диделәр, алайса моны һичшиксез язарга тиешсең, – дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйли башлады шул тирәдәге ир-атлар. – Әнә күрәсеңме, тегендә чокыр бар. Элек ул тагын да тирәнрәк иде. Шунда көпчәкләрен ертып, күпме машина бәрелеште инде. Әллә кайларга мөрәҗәгать иттек. Чокырга бетон тутырудан башка чара күрмәделәр. Әнә ул тагын тирәнәя башлады. Кереп чуммас өчен машиналар чокырны әйләнеп узарга тиеш. Әкрен барсаң, "бөке" җыела".

 

Эшкә чыкканнан бирле машинадагы инспекторларны ришвәт турындагы сораулар белән аптыратам. Еш тәкъдим итәләрме, күпме бирәләр, һ.б. "Төрлечә була, хәтта әйберләтә дә тәкъдим итүчеләр очрый. Үзең күрерсең менә", – ди Александр. Мондый "бәхет" озак көттерми. Светофорның кызыл утына чыккан өчен олы яшьтәге бер ханымны туктатабыз. "Әгәр арттагылар сигнал бирмәсә, урынымнан да кузгалмаган булыр идем, – дип аклана ул. – Беләсез бит инде, яратмыйлар руль артындагы хатын-кызларны. Нинди тизлек белән барсаң, ничек йөрсәң дә, ир-атлар безгә карата "террор" оештыра". Дөрес, 1982 елдан бирле руль артында йөрүче ханым гаебен кире какмый. Тик беркетмә тутырып ятарга да вакыты юк икән. "Әйдәгез, 700 сум штрафны сезгә генә түлим дә, китим инде, – ди ул миңа. – Каян килеп бу сумма яшь "гаишник"ны бозсын ди? Ришвәт тә, жинаять тә түгел бу. Бөтен ил шулай яши. Көне буе суыкта торучы егетләргә бәйләнгәнче, миллионнар урлаучыларны эләктерергә кирәк. Элек тә тәкъдим иткәнем булды. Беркетмәдән куркуым түгел. Банкка барырга кирәк, аннары ЮХИДИ бүлегенә. Түләү системасын җиңеләйтеп булмыймыни соң?"

 

Казанда машина белән йө­рү тәүлекнең теләсә кайсы вакытында куркыныч. Рульгә яңа утыручылар юл билгеләрен белми, тәҗрибәлеләр исә үз-үзләренә артык ышана. Ә кагыйдә бозучылар арасында яше дә, карты да, хатын-кызы да, ир-аты да очрый. "Тегеләр яки болар күбрәк эләгә дип әйтү дөрес түгел, – ди Александр. – Безгә мөнәсәбәтләре дә төрлечә. Эштән кудырту белән куркытучылар еш була. Берсендә бер исерекне эләктердек. Башта яхшы гына сумма тәкъдим итте бу. Баш тарттык. Беркетмә тутыра башлагач, нинди сүгенү сүзе бар, барысын да тезеп чыкты. Ә берни эшләп булмый". Менә, ниһаять, аңладым кебек. ЮХИДИдә эшләү өчен, иң мөһиме нервы кирәк. Тик кайберәүләрдә ул азрак була һәм алар "сынарга" мәҗбүр. Мондыйлар "кем әле син шул хәтле" дип караучыларга үч итеп, алардан акча каера башлый. Ә моның дөрес түгеллеген аңлаганда, соң була инде. Инспекторның төп сыйфаты – намуслылык.

 

P.S. Төнлә йорт янына кайтып җиткәндә, мине ЮХИДИ машинасы туктатты. Сөйләшеп китеп, көне буена ниләр күргәнемне әйттем. "Ничек, ошадымы соң?" – дип сорады инспектор. "Егетләр, – дип җавап кайтардым мин аңа, – Эшегезнең бу дәрәҗәдә авыр икәнлеген белмәгән идем".

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 230 | 01.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»