• 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
Бүген кемнәр туган
  • 26 Октябрь
  • Резидә Галимова - җырчы
  • Раил Өметбаев - журналист
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
 
 

 
Архив
 
01.11.2008 Җәмгыять

ЮЕШ ЫШТАН

Президент Дмитрий Медведев гел коррупциягә каршы көрәш турында сөйләгәч, эреле-ваклы түрәләр дә әлеге мәсьәләне читләтеп уза алмый. Алар катнашында узган җыелышларны, "түгәрәк өстәл"ләрне, матбугат конференцияләрен күзәткәндә мин... улымның ничек итеп чүлмәккә пес итәргә өйрәнгәнен искә төшерәм.

Кәрим әле кечкенә чагында ыштанына җибәрсә, хатын белән аны битәрләргә тотына идек. Беребез кулларын билгә терәп: "Ай-яй-яй!" – дип әйтә. Икенчебез исә, бармак янап: "Алай ярамый!" – дип малайны чүлмәк янына алып бара. Башта бала үзеннән нәрсә таләп иткәннәрен аңламый иде. Аңлый башлагач, безнең ачуланганыбызны башын иеп тыңлап торды. Ә соңыннан... Бер мәлне күрше бүлмәдән Кәримнең: "Ай-яй-яй!" – дигән тавышын ишеттек. Малай ыштанын чылаткан да, кашларын җыерып, үзен-үзе шуның өчен ачулана икән. Без шулай авыр хәлдә калабыз: аны сүгүнең мәгънәсе калмый, чөнки Кәрим ярамаган эш эшләгәнен аңлады инде, шуның өчен үз-үзен битәрли дә бит. Бу хәл гел кабатланып торды: астына җиффәрә дә үз-үзенә бармак белән янап ачулана. Балалар бакчасында иптәшләренең ыштаннарын юешләткәннәрен күрсә дә, "гаепле" сабый алдына басып: "Ай-яй-яй!" – дип сукрана. Ачулануын шәп ачулана, әмма сирәк-мирәк үзе дә чалбарын юешләтеп куя.

 

Коррупционерларга сугыш алып баруларын кабатлап торган хөрмәтле хакимият әһелләре дә тәти улымны хәтерләтә. Аларны күзәткәндә, бу түрә дә докладлар ясап, улым кебек үзе ыштанны юешләтә, үзе шуңа сукранамы, дип уйлап куям мин. Йөзләренә җитди кыяфәт чыгарып, ришвәтчелекнең тамырын корытырга кирәклеген сөйләп, шуннан соң тиешле документларын кабул итеп, бу хакта сөйләү өчен журналистларны җыйдырган җитәкчеләргә караганда, алар өчен уңайсыз да була башлый. Күбесенең ыштаннары юеш, шуңа да карамастан чиратлашып: "Ай-яй-яй!" – дип аска пес итүнең ярамаганлыгы турында трибунадан күздән яшь чыгара торган чыгышлар ясый.

 

Кәрим инде әллә кайчан чүлмәккә пес итәргә өйрәнде. Моның сәбәбе – аның чын күңеленнән төзәлергә теләвендә, ачулануларының ихлас булуында. Ә хөрмәтле хакимият әһелләре үз-үзләрен күпме сүгеп тә тәртип урнашмый. (Берничә вак балыкны эләктерү исәпкә алынмый. Эләгеп тә судан коры чыга алганнары бигрәк тә.) Димәк, хакимиятнең үз-үзен ачуланып утыруы ихлас түгел. Ришвәтчеләр ришвәтчелеккә каршы көрәшә аламы, дип баш кашып утырасы гына кала халыкка.

 

Коррупцияне җиңәм, дип ниндидер законнар да уйлап чыгару, гомуми сүзләр белән тулган программалар иҗат итү, зур чыгымнар түгеп, күп штатлы комиссияләр төзү дә артык. Әнә Кытайда Пекинның вице-мэры Лю Чжихуа, ришвәт алуда тотылып, үлем җәзасына хөкем ителгән. Ул торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, спорт, шул исәптән Олимпиадага төзеләсе объектлар мәсьәләсе өчен җаваплы булган. Чиновник бер төзелеш объектын төзү заказын сөяркәсе фирмасына тапшырып, моның өчен 1 миллион 200 мең доллар ришвәт алган. Судьялар, вице-мэр Кытай икътисадына зур зыян китергән, дигән фикергә килгән һәм аның әхлаксыз тормыш рәвеше алып барганын, сөяркәләре булуын да исәпкә алып, иң кырыс хөкем карары чыгарган. Дөрес, үлем җәзасын ике елга тоткарлап торачаклар. Шушы вакыт эчендә ул үзен тәртипле тотса, үлем җәзасын гомерлек төрмәгә алыштырачаклар...

 

Менә бу илдә ришвәтчелеккә каршы чын-чынлап көрәш бара ичмасам. Ә бездә коррупционерларны каты җәзалау турында сүз чыкса, төрмәләрдә буш урын калмаячагын, дәүләт хезмәтендә эшләргә кеше калмаячагын искәртәләр. Ай-һай!.. Кытайда Лю Чжихуаның хезмәттәшләре, аның нинди язмышка дучар булганын күргәч, хәзер иң куркыныч төшләрендә дә дәүләт казнасына кул сузмаячак. Чөнки аларга бу сабак булды.

 

Безнекеләрне дә бер-ике тапкыр шулай куркытып алырга кирәк. Югарыда мисал итеп китерелгән Лю Чжихуа депутат кагылгысызлыгына ия булган, әмма ил җитәкчеләре, җинаятьче үз җәзасын алсын өчен, аны вазыйфасыннан азат иткән һәм депутат мандатыннан мәхрүм иткән. Алар тәвәккәллек күрсәтмәсә, Лю Чжихуа җаваплылыктан качар иде. Бу исә ришвәтчелеккә "яшел ут" күрсәтү дигән сүз. Димәк, күп нәрсә дәүләт башлыгыннан, республика җитәкчеләреннән, губернаторлардан тора. Алар хакимият даирәләрендә кемнең "чалбарны чылатып" йөргәнен чамалый булса кирәк. Шундыйларның артларына, ниһаять, каеш эләксә, башкаларга да сабак булып, ыштаннарын ... ай, гафу итегез, намусларын да чиста итеп сакларлар иде.

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 230 | 01.11.2008
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (8391) / 05.11.2008 15:43:16

Медведев эле буген президентка хэм депутатларга полномичие срокларын арттырырга дип чыгыш ясады. Бу да коррупциягэ каршы корэшнен бер алымымы?

№5 (8304) / 02.11.2008 23:35:52

Бу рэсемдэге кешемени инде ул Илдар дигэн журналист. маладис эбзи. булдыргансын, малаенны тэрбиялэгенсен. мыни Путин булэген алырга тагын бер кыз да тэрбиялэп карасан, мужет доньяга карашын узгэрер... Петр 1 дан законлаштырылган коррупцияне синен малай урнэгендэ генэ ертып ташлап булмас шул ул. Чонки ул безнен канга сенгэн. эле генэ бульнистан кайттым, анда инде мине авыз ерып каршы алмвдылар,. биргэч кенэ ердылар авызларын, тагын кил, дип калдылар, димэк авыруымны телэп калдылар...

№4 (8299) / 02.11.2008 20:38:59

юлчы, син минамы

№3 (8298) / 02.11.2008 19:05:33

.Үзеңдә малай хәлендә калма

№2 (8281) / 02.11.2008 11:13:23

Да-а-а,Медведев закон чыгарды да, ул закон эшли башлады тугел бит але.Туралар файдасына булса, икенче конне ук эшли башлар иде ул закон.Элбетте, коррупцияга каршы корашеп, бернича туреге каршы эш ачарлар, тик алары да шул башкалар белен булешмеген артык нэфселелер булыр.Так что артык оптимизмга бирелеп китмегез.

№1 (8277) / 02.11.2008 01:22:05

Оптимист син, Илдар! Бу оптимизмга сине улыннын ыштанын юешлэтудэн туктавы да сэбэпче булгандыр. Менэ бит - туктаган, тозэлгэн! Э мин - пессимист бу сорау буенча, чонки безнен малай ыштанын юешлэтуен эле дэвам итэ. Бернэрсэ дэ ярдэм итми. Чулмэкке утырырга кушсан, ужэтлэнеп "Мин чулмэкке утырмыйм, мин ыштанга пес итэм" ди. Туры юлга басарына ометлэр озелеп бара...Коррупция белэн дэ эшлэр шулай ук бугай.
Атарга хэкем иту бик нэтижэле алым, элбэттэ. Тик Россиядэ моны кабул итмэячэклэр. Бэлкем, чиновникларны ялганлау детекторында тикшереп караргадыр? Ул чагында каян аласын шул чаклы санда намуслы детектор белэн тикшеручелэрне? Эллэ Интернетта сайт ачаргамы чиновникларнын фамилиялэре белэн? Чаллыдагы сайтта врачларга бэя куябыз бит, http://www.ratingshoy.ru сайтында. Э турэне турэ итеп куйган хэм "коткара" торган турэлэрне ни эшлэтергэ?
P.S. Гафу, малай астына жибэргэн анда тагын...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar