|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2012 Җәмгыять
Рөстәм Минниханов хастаханәгә барып, мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең хәлен белде (ВИДЕО)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Республика клиник хастаханәсендә ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизнең хәлен белеште. Инде хәбәр ителгәнчә, машинасында булган шартлаудан соң, тән җәрәхәтләре алган мөфти әлеге хастаханәгә озатылган иде. Илдус Фәиз үзе белдергәнчә, шартлау ул руль артында булганда яңгыраган. “Мин инде Вәлиулла хәзрәткә һөҗүм булганлыгын ишеткән идем. Светофорга туктап, телефоннан шалтыратуым иде. Шул вакытта автомобильнең алгы өлешендә беренче шартлау булды һәм тизрәк машинадан чыктым, ярый әле иминлек каешын эләктермәгән идем”, - ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|