|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2012 Авыл
![]() Татарстанның шәхси хуҗалыклары 70 процентка кадәр бәрәңге уңышын югалтырга мөмкин«Бәрәңге булса, ачка үлмәбез», – дип кабатларга ярата безнең халык. Шулаен шулай да, тик менә соңгы елларда бәрәңгегә кинәнеп бетеп булмый әле. Колорадо кортларын әйтүем түгел, аны инде афәт дип санамыйбыз. Бәрәңге яфракларын әллә ничә төрле агу белән коендырабыз да кортлардан котылабыз. Ә корылык булса, күпкә куркынычрак, монысын да баштан кичердек. Инде менә быелгы табигать шартлары да икенче афәткә юл ачкан, авыл халкының бакчаларында фитофтороз кебек куркыныч авыруның массакүләм таралуы күзәтелә ди. ТРның шәхси хуҗалыклары 70 процентка кадәр бәрәңге уңышын югалтырга мөмкин икән. Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» идарәсенең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ТРда 80 процент бәрәңгене шәхси авыл хуҗалыклары үстерә. Шәхси бәрәңге бакчаларының мәйданы 65-70 мең гектарга кадәр җитә. Ни өчен шәхси хуҗалыкларның бакчалары куркыныч астында, чөнки зур хуҗалыклар ел саен алдан ук профилактик чаралар үткәрәләр. Ә быел фитофторозның массакүләм таралуына һава торышы – даими яңгыр яву һәм һава температурасының югары булуы тәэсир иткән. Бу авыру вакытында үсемлекләрнең аскы яфраклары, таплар белән күмелеп, көрән төскә керә, яфракларның аскы өлешендә ак кунык барлыкка килә. Авыру тиз арада бөтен үсемлекне чолгап ала. Әгәр дә 20 июльгә кадәр берәр чара күрелмәсә, шәхси сектор уңышның күпчелек өлешен югалтачак.
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|