|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2012 Җәмгыять
Мөселман туйлары кыйммәткә төшәме?Яшьләрнең елдан-ел күбрәк дингә тартылуы сәбәпле хәмерсез туйлар да күпкә ешайды. Андый мәҗлесләргә махсус тамадалар чакыртыла, туй программалары да төрлечә оештырыла. Мөселманнарда да туй алдыннан кәләшнең дус кызларын җыеп, бәйрәм чарасы уздырыла. Алар кәләш йортына җыелып, аңа кынадан төрле бизәкләр ясыйлар, кызга матур теләкләр теләп, догалар укыйлар, дини җырлар башкаралар, аны туйга әзерлиләр. Билгеле, туй тантанасы хәмерсез, хәләл ризыклы табын янында, кунаклар мөселманча киенгән килеш үтә. Ягъни туй ислам кануннары кысаларында уза. Әмма мәҗлесне һәркем үзе теләгәнчә оештыра икән. Күп очракта Татарстанда уза торган мөселманча туйлар гадәти туйлардан әллә ни аерылмый да. Биредә шулай ук күңелле уеннар да бар, бәйрәм чарасы махсус программа буенча матур итеп алып барыла. Әмма искәртеп кителгәнчә, алар шаригать кануннарыннан тайпылмый, шуның өчен тамадалар да нәкъ мөселман туйлары үткәрүче буларак махсуслашкан була. Туйны оештыру да бәяләр буенча нык аерыла. Һәр гаилә аны үз мөмкинлегенә карап үткәрә. Әмма шунысы искәртелә: гаиләнең зур мәҗлес үткәрергә мөмкинлеге юк икән, бурычка акчалар алып, туйларны купшылаштырырга киңәш ителми. Аракылы туй булмагач, билгеле, акчаның күп өлеше ризыкларга китә. Һәм өстәл өстендәге ашамлыклар төрлелеге күбрәк, өстәл бизәлеше дә матуррак була икән. Хәләл ризыклар гадәти ризыклардан кыйммәтрәк тору сәбәпле, мөселман туе арзангарак төшә дип әйтеп булмый. Кайберәүләр туйны түгел, ә иң мөһим мәҗлес - никахны зурлап оештыра. Рәсми язылышу көне исә иң якыннарны гына җыеп, чәй эчү белән билгеләп үтелергә мөмкин. Никахны да, туйны да зурлап үткәрүчеләр дә бар. Ике бәйрәмне бер мәҗлес буларак берләштерүчеләр дә юк түгел. Алар никахны туй башланыр алдыннан укыта. Күпләр хәмерсез туйны кызык түгел дип саный. Әмма шундый бәрәкәтле туйларда булып кайтучылар аның һич тә күңелсез булмавына инана. Беренчедән, ул гаилә өчен бәрәкәтле булса, икенчедән, кунакларга да күп файда китерә ала икән. Шунысын да әйтергә кирәк, ислам кануннары буенча аракылы өстәл артында әйтелгән түгел, ә бары тик хәмерсез туйда ихластан теләгән теләкләр генә кабул була. Кунакларга килгәндә, кайбер туйларга хәзрәтләр дә чакырыла. Алар туйның бер өлешендә кунаклар белән әңгәмәләр алып бара, алар белән сорау-җавап формасында сөйләшә.
Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|