поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.07.2012 Матбугат

Түз, почтальон!

“Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында узган конференциядә хәбәр ителгәнчә, алдагы яртыеллыкка республика халкы барлыгы 1 665 мең газета-журналларга язылган. Дөрес, үзәк һәм район матбугатына язылучылар элеккегедән беркадәр кимегән.Гомумән алганда исә, язылганнарның 18,6 проценты – үзәк, 16 проценты – район газеталарын һәм 65,5 проценты республика матбугатын үз итә.

Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, “Ватаным Татарстан” газетасына язылучылар саны да арткан (101,1 процент). Безнең белән бергә “Звезда Поволжья”, “Молодежь Татарстана”, “Шәһ­ри Казан”, “Комсомольская правда” газеталарында да тираж арту кү­зәтелә, дип серләрне ачты “Татарстан почтасы” җитәкчеләре. Калган газета­ларның исә тиражлары былтыргының 70-90 процентын тәшкил итте.

“Татарстан халкы матбугатны укып бара. Россия күләмендә караганда, без алдынгы урыннарда барабыз, – ди “Татарстан почтасы” идарәсе директорының коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Гришина. – Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербургта бер мең ке­шегә 50 газета туры килә, ә Татарстанда – 430 данә. Шулай да, Краснодар крае, Башкортстан һәм Төньяк Осетиядә бездән дә күбрәк”.

Журналистлар белән очрашуда почта хезмәте күрсәтүдәге проблемаларга да кагылып үттеләр. Җәйге чорда почта бүлекләренең иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр эшли башлавын “баш почтальоннар” хезмәткәрләрнең жәйге ялга китүләре белән аңлата. “Күп кенә почталарда тикшерү уздырганнан соң, ир­тәнге һәм кичке якларда эшчеләрнең тик утырганын күрергә туры килде. Шуңа күрә мондый тәҗрибә кулланырга уйладык”, – ди “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова.

Әмма абунәчеләр мондый яңалыкка риза түгеллекләрен җит­кезеп торалар. Казан шәһәрендә дә, кайбер районнарда да газетаны вакытында китермәүләрен үзе­безгә дә еш шалтыратып әйтәләр. Башка­ланың 73нче һәм 94нче почта бүлекләрендә хәтта өлкән яшь­тәге укучыларыбызга хат таратучылар юк, үзегез килеп алыгыз, дип әйтә торган булганнар. Әмма “Татарстан почтасы” идарәсе ди­ректорының җитештерү буенча урынбасары Резеда Сабирова: “Болай дип әйтү бер дә дөрес түгел, без моны тикшерербез”, – дип вәгъдә бирде.

Соңгы вакытта почта тармагында үзгәреш җилләре исә. Хат ташучыларга башкарган хезмәтләренә яңача түли башлау кайберләрне куркыта. Май аенда күп кенә почтальоннар эштән киткәнне җитәкчелек шуның белән аңлата. Хат ташучылар исә хезмәт хакының аз булуыннан зарлана. Ә аларга йөкләнгән эшләр шактый бит. Авылдагы хат ташучы апа өлкәннәргә пенсия өләшә, субсидия тарату, коммуналь хезмәтләргә түләүләр кабул итү кебек хезмәтләр күрсәтә. Әле алай гына түгел, уң җилкәсендә почта букчасы булса, сул ягында кер порошогы, юрган, мендәр, урын-җир комплекты, макароннар – саный китсәң, сатасы товарларның исәбе-хисабы юк. Шуңа да карамастан, җитәкчелекнең алга таба планнары тагын да зурдан: авылларда почта банк хезмәте күрсәтә башлаячак.

Авыр хезмәтләрендә җиңеллек теләп, безнең редакция укучыларыбыз белән ике арада күпер салучы хат ташучыларны, почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 135 | 07.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»