• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 22 Октябрь Айдар Тимербаев
  • 22 Октябрь Мирһади Разов
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 17 мең сум. т.89375830280
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589

 
 

 
Архив
 

               

09.07.2012 Җәмгыять

Фәүзия Бәйрәмова

Бу мәкаләне Туфан ага вафатына бер ай кала язган. 26 апрельдә, шигырь бәйрәмендә, ул аны безгә китерә, дип вәгъдәләшкән идек. Китереп җиткерә алмады... Ләкин, шөкер, укучыларыбызга барып ирешә ул.

24 март көнне (2012 ел) минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды: Казан милли-мәдәни үзәгендә Россия татар авыллары эшмәкәрләренең җыенында Фәүзия Бәйрәмова миңа «Ачылмаган татар тарихы» исемле китабын бүләк итте. Дөрес, башта ул китапны автограф-фәлән язмыйча гына биргән иде. «Язып бир», — дигәч, титул битенә шундый сүзләр язылган китапны сузды. «Хөрмәтле Туфан абыйга! Милләтебез бөек һәм фаҗигале юл үтте, ул бәхеткә дә, бәхетсезлеккә дә лаек. Сез бөтен гомерегезне татар халкын бәхетле итүгә багышладыгыз. Милләтебезнең азат булган көннәрен күрергә насыйп итсен иде. Без башлаган эшне балаларыбыз дәвам итсен иде!»

Язылганның ихласлыгына ышандым: Фәүзиянең холкы, ялгышмасам, ак белән карадан гына тора — сүзнең матурын да, матур булмаганын да бәреп әйтә, әллә нинди бормалы-сырмалы, икеле-микеле җөмләләр эзләми. Мактау сүзе, әлбәттә инде, аңардан сирәгрәк чыга.

Автограф турында шулай озын итеп язуымның сәбәбе — озак еллар ул миңа кырынрак карап йөри. Кайчакларда сәлам дә бирми узып китә. Сәбәпләре бардыр инде — төрле фаразлар кылып үткәннәрдә казынасым килми. Мин үзем дә бит сер бирүчеләрдән түгел, «не хочешь, как хочешь» принцибы белән яшим. Бигрәк тә хатын-кызларга карата. Хатын-кыз белән бәхәскә керүне мәгънәсез эш дип саныйм. Чөнки хатын-кыз беркайчан да сүзен бирми, мин ялгышамдыр, бәлки, дигән сүзне үтерсәң дә әйтми. Бер гаишникның әйткәне искә төште: «Ир-ат шоферлар юл кагыйдәләрен бозганнарын таныйлар, ә бер генә хатын-кызның да таныганы юк», — дигән иде ул. Максималист, «экстремист» хатыннардан шүрлим дә әле: алар үзләренең хаклылыгын раслар өчен сүз сайлап тормыйлар — ишетмәгәнеңне ишетәсең. Фәүзия дә хатын-кыз. Нихәтле генә талантлы, ничаклы гына акыллы, белемле булса да, хатын-кыз. Горурлыгы тәкәбберлек янәшәсендә торган мөстәкыйль фикерле татар хатыны. Аның ара-тирә «ычкынып китеп» әйтеп ташлаган кайбер сүзләре мине һәрвакыт сагайтты, аның татар милләте өчен аяусыз көрәшүенә соклансам да, аңардан читтәрәк торуны хәерлерәк санадым. Мин генә түгел, бүтән милләтпәрвәрләр дә аңа бигүк якын килмиләр. Хәер, Фәүзия үзе дә якынаерга тырышмый бугай. Хәтеремдә әле, Бөтендөнья татар конгрессының бер җыелышында Фәүзия трибунадан залга күз ташлады да: «Бу залда милләт турында кайгыртучы берәү дә юк», — диде. Җыелышны алып баручы Разил Вәлиев тапкыр кеше: «Нишләп булмасын, Фәүзия ханым, сез бар бит», — диде.

Фәүзия Бәйрәмованың холкына кагылышлы тагын бер вакыйганы әйтәм дә, төп сүзгә күчәм. Моннан утыз ничәдер еллар элек мәрхүм Илдар Юзеев белән Бауман урамындагы Матбугат йортының коридорыннан барабыз — каршыбызга кәс-кәс басып бер кыз килә. Безнең каршыбызга туктады бу: «Сез үзегезне бөек драматургларга саныйсыз инде, менә мин язып күрсәтәм әле сезгә пьесаның нинди булырга тиешлеген», — диде дә, кәс-кәс атлап китеп тә барды. «Кем булды бу?» — дип сорадым Илдардан. Илдарның ни әйткәнен инде хәтерләмим, көлгәнебез хәтердә. Менә шундый холык Фәүзияне гомер буе озата бара. Ләкин аның холкын кабул итмәсәләр дә, татар язмышы өчен борчылучылар аны читкә тибәрмәделәр. Бүген дә ул Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы. Мин шәхсән Фәүзиянең холкын өнәмәсәм дә, аны хурларга теләүчеләр ягына бер карыш та аяк басмадым, аны якларга тырыштым. Язучылар берлеге идарәсе утырышларында берничә тапкыр аны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим иттем, ләкин аның кандидатурасы яшерен тавыш биргәндә төшеп кала торды. Фәүзия, горур шәхес буларак, андый бойкотларга исе китми, ялынып-вакланып йөрми — эшлисен эшли, язасын яза бирә. Мин аның язганнарын даими укып барам. (Даими укып барган язучыларым биш-алтыдан узмый). Язганнарына бәям югары. Талантлы кызыбыз, чын көрәшче шәхес, кыйбласы төгәл билгеләнгән. Кайвакыт язганнарына хөрмәтемне үзенә әйтергә теләгәнем дә бар, ләкин тукталып калам. Чәнечкеле берәр сүз ташлар да, ачуымны чыгарыр дип дәшми калам. Мин бит әле, ачуым да бер килмәгәе, аңардан күп яшькә өлкәнрәк тә. Шулай йөри бирәм, ниндидер тәкәббер кызыйга мәхәббәтен белдереп вакланырга теләмәгән егет шикелле.

Эшмәкәрләр җыенында Фәүзия искиткеч төпле, акыллы чыгыш ясады. Бу юлы мин аңа мактау сүзләремне әйтмичә булдыра алмадым, Фәүзия елмайды. Карале, елмайганда бигрәк чибәр икән бу ханым — йөзенә туры караганым юк иде.

Инде бүләк ителгән китапка күчик. Андагы сәяхәтнамәләрнең барысы белән дә диярлек, әйткәнемчә, таныш булсам да, китапны тулаем укып чыктым. Сәяхәтнамәләрен автор үзе фәнни-популяр язмалар дип атый. Әлбәттә, шулай. Ләкин алар Фәүзиянең татар дөньясы буйлап сәяхәт кылуларының нәтиҗәсе. Сөбханалла, кайларга гына барып чыкмаган ул. Әгәр дә Галимҗан Ибраһимов исән булса, теге заманда язган «Татар хатыны ниләр күрми» хикәясен ертып ташлар да, бүгенге татар хатынының күргәннәрен исе китеп, сокланып язар иде. Мин үзем дә йөрим татар арасында, мин дә күрәм Фәүзия күргәннәрне, мин дә сөенәм, мин дә көенәм, ләкин язганнарым фәнни дәрәҗәгә күтәрелә алмый, күрәсең, мин тарихчы галим түгел. Фәүзия Бәйрәмова татар тормышын бүгенгесе һәм үткәне белән бәйләп карый, еш кына ул тарихка, тормышка галимнәр карашыннан күз сала. Бу аның күп укуын, тирән мәгълүматлы булуын раслый торган факт. Әлләни калын булмаган китапта Россиядә татарны юк итү сәясәтенең ничәмә гасыр буе эзлекле рәвештә баруы дәлилләп, күп санлы мисаллар белән күрсәтелә. Әйе, бу илдә җәмгыяви формацияләр үзгәреп тора (феодализм, капитализм, империализм, социализм, тагын капитализм) ә руслаштыру сәясәте үзгәрми; патшалар, генсеклар, президентлар алышына, рустан башка милләтләрне юк итү планы гына алышынмый. Фәүзия галим-публицист буларак боларны анализлый. Моңа бер генә шовинист галим дә каршы чыгып, Фәүзияне милләтләр арасында низаг тудыруда гаепли алмый һәм алмаячак. Моннан ике-өч ел элек «Комсомольская правда» газетасында сатирик Михаил Задорнов Россиянең тарихын аллы-гөлле итеп сурәтләгән иде. Анда, имеш, колониализм да, инквизиция дә булмаган. Мин аңа җавап язарга алындым. Элеккеге союздаш республикаларның асылда колонияләр булуын яздым да, инквизициянең булганын раслау өчен мисаллар эзләргә тотындым. Фәүзия мәкаләсеннән таптым мин аны. Урал ягында көчләп чукындырылган бер мөселман татар хатынының яңадан үз диненә кайтканы өчен Россия патшасы указы нигезендә яндырып үтерелгәнен Фәүзия язып чыккан иде. Шуны да кабатлап, «Звезда Поволжья»дә мәкалә бастырып, аны «Комсомольская правда»га җибәрдем. Дәшмәделәр. Ялганнары тотылганын аңладылар. Фәүзиягә тикшерү оешмаларыннан туктаусыз бәйләнеп торалар, ләкин гаепләрлек фактлар таба алмыйлар, чөнки аның һәр җөмләсе, һәр сүзе фактлар белән исбатланган була.

Китапның «Мишәрләр иле» дигән бүлеге миңа аеруча тәэсир итте. Белмим икән ләбаса мин татарның бу кавемен. Аннан-моннан ишеткән белән генә йөргәнмен. Бигрәк тә мишәрләрнең борынгы бортас кабиләсенә барып тоташуы кызыклы булды һәм бу ышанырлык итеп дәлилләп язылган. Безнең Тау ягында (Кама Тамагы, Апас районнары) Бортас исемле авыллар бар. Без бит мишәрләр күпләп яшәгән якларга якынрак. Димәк, бәйләнеш бар. Фәүзиянең тарихчы гына түгел, публицист та булуы, мишәр кавеменең татар тарихындагы урыннарын бүгенге халәтләре белән бәйләве бигрәк тә отышлы. Мин автор белән тулысынча килешәм — ул көчле, уңган, булган, үҗәт кавемнең гомумтатар яшәешендә роле бик зур, гомеребез озын булсын дисәк, бергәлекне тагын да ныгытырга, кыйблабызның бер юнәлештә булуын сакларга кирәк.

Китапның «Татар Уралы» өлеше дә тарихи чыганакларга таянып Фәүзиячә язылган. Нух пәйгамбәр темасы минем өчен бераз сәеррәк, әлбәттә. Автор арттырыбрак җибәрмәде микән дип тә уйлап куйдым. Ләкин тарихтан надан башым белән бәхәсләшергә алынмыйм. Әмма ул якларның борын-борыннан төрки-татар җирләре булуы (һәрхәлдә, урысныкы түгел) бәхәссез. Аның өчен әллә кая барырга кирәкми, безнең төбәктән алып Тын океанга хәтле араның топонимикасына гына игътибар итәргә кирәк. Безне кыргый даладан чыккан кыргый халык дип язганнарына җен ачуым чыга иде. Юк шул, Фәүзия әйткәнчә, без тау кешеләре. (Хәер, дала халкы булсак, ни начарлыгы бар?). Заманында шуны дәлилләргә тырышып бер мәкалә дә язган идем. Безнең халык тауның образын кешегә охшатып сурәтләгән: Тау башы, тау түбәсе, тау бите, тау күзе, тау муены, тау күкрәге, тау биле, тау итәге, тау сырты... Әле тагын мин ишетмәгәннәре дә бардыр. Белмим, тагы кайсы халыкта бар тауны кеше итеп сурәтләү?

Мин Урал төбәгендә татарларның татарлыгы шактый ук яхшы сакланган дип уйлый идем, бактың исә анда милләтебезнең хәле нык уйландырырлык икән. Әйе, нәрсәнең ни икәнен үз күзең белән күргәч кенә аңлыйсың шул. Фәүзияне укыгач, шактый ук шомлы уйлар килде. Элегрәк тә Фәүзиянең аерым мәкаләләрен укып, шул як кешеләре белән очрашып хәл-әхвәл белешеп, кайбер авылларда үзем дә булып Урал төбәге татарлары тормышыннан, тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар идем. Хәлләребез монда да бигүк әйбәттән түгел икән. Милләтнең үз-үзен саклау иммунитеты ярыйсы ук какшаган. Әлбәттә, моның сәбәпләре бар — ничәмә-ничә гасыр буе изелеп, мыскыл ителеп килгән татар көрәштән арып аянычлы язмышына буйсынган, киләчәгенә кул селтәгән. Күп кенә татарларга татар булуның кирәге юк, аңа кем булса да инде барыбер. Урыс дип язсалар да барыбер, башкорт дип язсалар да барыбер, диннән ваз кичсә дә барыбер. Иманы да инде тотрыксыз. Мондый татарны ничек хак юлга чыгарырга? Чын көрәшче Фәүзия Бәйрәмова да «Бу сорауларга мин дә җавап таба алмыйм...» — ди. Бердәнбер өмет Фәүзия һәм без күргән көчле рухлы, динле, иманлы татар авылларында татарның башбирмәс егетләре-кызларында. Алар, Аллага шөкер, бар әле. Кыскасы, гыйбрәт алырга да, үрнәк алырга да мисаллар күп.

Фәүзиянең әлеге һәм аңа чаклы чыккан китапларында бары тик бер генә максат — татар халкын югалтудан саклап калу. Аның өчен бәйсезлеккә ирешү. Бу бөтен милләтпәрвәрләрнең да максаты. Ләкин ул бәйсезлеккә ничек ирешергә? Фәүзия язуынча, Идел — Урал легионнарын җитәкләүче татарлар да ул турыда уйланганнар. Легионнарда җанын саклап калырга теләүчеләр белән бергә, әлбәттә, Германия ярдәме белән татарның мөстәкыйль дәүләтле чорын кире кайтарырга хыялланучылар да булган. Андыйларны Фәүзия хөкем итәргә ашыкмый. Мин бәхәскә кермичә генә шуны әйтә алам — бәйсезлек яулап алуның мондый юлы — наивлык. Безгә Германия дә, Америка, Кытай, шул исәптән Россия дә бәйсезлек бирмәячәк. Жириновский әйтмешли, «Надо было в свое время защищать свое государство, сейчас нечего рыпаться». Бу сүзләрне ул 1990 елда, Мәскәүдә, Съездлар сарае фойесында журналистларга әйткән иде. Дәүләтчелегебезне кайтару өчен безгә бер генә юл — иң элек рухыбыз ирегенә, рух бәйсезлегенә ирешү. Җаны бәйсез булган милләт кенә үзен саклап кала алачак. Фәүзия дә шуның өчен көрәшә, иманга кайтырга чакыра. Моның өчен аны берәүнең дә гаепләргә хакы юк.

Бу уңайдан Фәүзия Бәйрәмованың 2010 елда Чаллы шәһәр судында ясаган чыгышы татар тарихына аерым сәхифә итеп теркәп куярлык факт. Анда көрәшче кызыбыз дөньякүләм әһәмияткә ия чыгыш ясаган, үзен бөек сәясәтче итеп күрсәткән, аны хөкем итәргә алынучыларның мескенлеген раслаган. Ул чыгышны китабына кертеп Фәүзия бик тә дөрес эшләгән. Аны укыгач, минем күз алдымда Фәүзия тагын да үсеп китте.

Фәүзиягә бер генә теләк: ул (сәбәпләре дә бардыр) язучы каләмдәшләреннән бераз читләште. Татар язучылары арасында төрлесе бар, әмма безнең барыбызны милләт язмышы берләштерә. Монда, минемчә, битарафлар юк. Бергәрәк булыйк, фикерләр уртаклашыйк, аңлашыйк, рухыбызның бөтенлеген ныгытыйк. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Бер чыгышымда мин фашистлар Мәскәү янына килеп җиткәч политрук Крючковның «Отступать некуда, позади Москва» дигән сүзләрен бүгенге халәтебезгә туры китереп «Чигенергә урыныбыз юк, артыбызда милләт язмышы» дигән идем. Фәүзиянең ачынып (куанып та) язганнары шуны раслый.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН
Казан утлары
№ 7 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№31 (834839) / 02.04.2013 08:48:42

«Сез үзегезне бөек драматургларга саныйсыз инде, менә мин язып күрсәтәм әле сезгә пьесаның нинди булырга тиешлеген»
Гел шулай, үзен күрсәтергә генә тели шул. Кайчан кайда ни популяр-шунда. 90нчы елларда милли хәрәкәт популяр булды, шунда елышты, хәзер сектада.

№30 (834829) / 01.04.2013 23:40:57

Туфан Миңнуллинның бу мәкаләсе- тарихи хезмәт. Бу - татар халкына милләтебезнең Жанна до Аркасы булган Фәүзия Бәйрәмова хакында гына түгел, ә ачы язмышыбыз, кыйблабыз хакында гадел сүз.Рәхмәт, Туфан абый! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын.

№29 (810367) / 28.07.2012 18:08:25

"Казан утлары" журналына Туфан абыйның бу язмасын бастырып чыгарганы өчен зур рәхмәтемне әйтәм. Үзе исән булса, Туфан абыйга да шушы сүзләрне әйтер идем... Казандагы соңгы очрашуда аңа яхшы сүзләр әйтеп калуыма сөенәм. Китабымдагы автографтан тыш та без Туфан абый белән шактый сөйләштек. Журнал вариантында минем автографтагы сүзләр никтер бераз үзгәртеп бирелгән, мин анда "Милләтебез бөек һәм фаҗигале юл үтте, ул бәхеткә дә, бәйсезлеккә дә лаек", дип язган идем, журналда "бәхетсезлеккә дә лаек" булып басылып чыккан. Милләт ничек бәхетсезлеккә лаек булсын инде?! Аны төзәтсәгез иде...
Әлбәттә, мин Туфан абыйның Илдар Юзиеев белән булган ул вакыйгасын бөтенләй хәтерләмим, хәзер инде икесе дә мәрхүм, ачыклап та булмый... Хәерле булсын. Анысы мөһим түгел. Минем өчен иң мөһиме - Туфан абыйның "Ачылмаган татар тарихы" китабын һәм башка язмаларымны укырга вакыт табып, алар турында үз фикерен әйтеп калдыруы. Бу фикерне мин бәлки күптән көткәнмендер... Югыйсә, хәзер иҗат турында фикер әйтүче юк бит. Әлбәттә, Туфан абый минем иҗатыма гына түгел, холкыма да бәя бирергә тырышкан, анысы аның эше. Әмма язучының иҗатына бирелгән бәя кыйммәтлерәк, холкына түгел. Моны алга таба күздә тотсыннар иде.
Язучылардан читләшү мәсьәләсенә килгәндә, мин алай ук кистереп әйтмәс идем. Туры килгәндә аралашам, махсус эзләнеп йөрмим. Аңа вакытым да юк, Татарстанда сирәк булам, күбрәк Себер юлын таптыйм. Әдәби процессны, өлгергән кадәр, күзәтеп барырга тырышам. Язучыларның үзара талашып, судлашыр йөрүләрен кабул итә алмыйм. Бер-береңне кичерә белергә кирәк. Татар телен, милли мәдәниятне, тарихыбызны саклап калуда татар язучыларының өлеше бик зур, дип саныйм, бүгенге көндә дә милләт йөген алар җигелеп тарта... Милләткә төбәп аткан агулы уклар да беренче булып алар йөрәгенә барып кадала... Шуңа күрә алар дөньядан иртә китә... Туфан абый да шундыйлардан иде. Аллаһы Тәгалә аның бәндәчелек белән кылган гөнаһларын кичерсен һәм ахирәт көнендә яхшы урынга куйсын иде.

Фәүзия Бәйрәмова.
2012 ел, 28 июль.

№28 (809530) / 12.07.2012 20:36:26

Иркә юк да,Иркә юк.Бик тыныч әле.Ял итсен җәй беткәнче.

№27 (809526) / 12.07.2012 19:31:07

"Шаккатам"га

№26 (809519) / 12.07.2012 16:44:51

Эт айга карап өргәннән генә ай тоныкланмый.Безнең татардагы кебек алтынны да тирескә батыручылар юктыр ул.Берсе татарча китап укымавы, спектакль карамавы белән мактана, наданлыгы белән, икенчесе Фәүзияне милләт анасы дип атый, өченчеләре истәлек тактасында өч сүздә өч хата ясап татарны адәм рисвае итә.Булмаса булмый икән...

№25 (809405) / 11.07.2012 11:53:32

кадер. минем йөргәннәрне генә татар халкы белмиме дигән идем,Туфан кылган яхшылыклар да халыкка мәгълүм түгел икән!
ул йөргәннәрнең нәтиҗәсе нинди булды икән?
күргәнебезчә, татар-авыл мәктәпләре ябыла тора,урысча укуга калдык,китапхәнәләр райцентрда гына калды,алары да так себе. анда татарча китаплар юк дәрәҗәсендә.

сүз бит бер авыл,бер авл мәктәбе турында бетен татарстан турында бара,кадер!
нигә думада күтәрмәде? Иркә юк ул әйтер иде.

элмәгез Туфанны Мруга чәйнәмәсләр!
элгәннәр икән халык авызын ябып булмый шул. депутат та бит әле ул!
халык бер вакытта да доволен булмас,күтен мамык белән сөртсәң дә. шуңа да "иртәгә" чыршы әкәлесенең кире ягы белән сөртә башлаячаклар...

№24 (809404) / 11.07.2012 10:59:54

Булды инде, Туфанны чәйнәүдән туктагыз!Аның бөеклеген сезнең вак, мескен сүзләрегез генә киметә алмас.Ул бөек драматург иде.Ул милләт өчен күп эшләде. Театрлар ачты, татар кызлары өчен мәктәп бинасы төзеттерде,татар телен судка биргәндә ул суд юлларында йөрде,татар матбугатына булышты, китапханәләргә булышты.Татар мәктәпләрен япкан главалар белән якалашты. Аның конкрет эшләре бар!!! Ә үзен милләтче дип лаф органнар ни эшләде әле?! Үзләрен пиарить итәләр, шул инде.Урамга чыгып кычкырудан, митингларда акырудан, кемнедер тәнкыйтләүдән, мин милләт өчен тырышам дип төкерек чәчүдән, мин-милләт анасы дип кәперәюдән генә милләт алга китми.Конкрет эш кирәк!!!кадер

№23 (809390) / 11.07.2012 07:05:49

Zimfira, 
Рәхмәт! Дәвам ит.

№22 (809385) / 10.07.2012 22:52:11

"Татар булу өчен Гаптери булу гына җитми."
"Мие сыек кешенең йөрәге каты була"
(Туфан абый Миңнуллин)

№21 (809376) / 10.07.2012 19:48:00

Фәүзия апаның уй-фикерләргә күмелгән чагы.Аның яше дә,бүгенге чорның кискеннеге дә яңа фикерләр,яңа адымнар сорый.Уйламагыз Фәүзия апаның дары капчыгында дары беткән диеп.Могҗиза булырга мөмкин.

№20 (809374) / 10.07.2012 19:33:31

Чын әйтәсең кигәвен дус,чын әйтәсең.Хәр авылда бер исерек,бер җүләр-җүнтек,бер азгын ир,бер азгын хатын-кыз,бер сугыш чукмары булырга тиеш.Булмасалар авыл халкы таба аларны.Шунсыз күңелсез.Хөкүмәтнең дә дошманнары булырга тиеш.Кирәк вакытта ваҗак,шуның ягына бер өрә,башка чиновниклар шул якка ыргыла.Менә бу Сурковның суверен демократиясебула имди.

№19 (809370) / 10.07.2012 18:45:18

Насретдин, татар хатыны нинди була дигәндә билгеле инде йомшак холыклы, тыңлаучан, нәзәкатьле ире өчен генә, иренә тугры булып, ире интереслары белән яши торган..

Фарыз ураза, Фарыз намазларын укып(ире дә һичшиксез)ире аңардан риза бәхил булса, Аллаһ андый хатынга сигез җәннәт ишеген ачып куя диелә ышанычлы хәдистә.

Ирләрегез сезнең өчен җәһәннәм яки җәннәт диелә икенче ышанычлы хәдистә.

№18 (809369) / 10.07.2012 18:32:50

гаепләүләрнең Zimfira га ЧЫН. ул хаман кымырҗытып,казып,язып утыра. ул күтәреп чыкмаса, әллә кайчан оныткан идек инде.
сознателнеме,әллә аңгралыгы беләнме,әллә ачуы булганмы Туфанга, белеп булмый,хаман кашып язып ята.

скоко муҗне?

№17 (809365) / 10.07.2012 16:32:46

калдырыгыз Туфан абыйны тынычлыкта!Ник һаман аның рухын рәнҗетәсез?! Алладан куркыгыз бераз!Фәүзия белән ул беркайчан да дус булмады, бу язмасын ничек язды икән, шаккатырлык хәл. Үзе өчнг генә язгандыр, матбугатка дип түгел. Китерсә, язу белән берәр газетага бирер иде. Аның гадәте шундый иде

№16 (809357) / 10.07.2012 14:45:36

депутатлар турында дәшми калдың кигәвен.

Zimfira сеңлем,мине Туфан иҗаты бервакытта да кызыксындырмады. вынуҗден булып караган спектаклләреннән күргәнемчә,диннән көлеп,татарның үткәнненән көлеп ясалган әсәрләен карыйсым да укыйсым да килми иде. татарның борынгы язучыларын,акыл ияләренең китапларын укып,Туфан әсәрләренә вакыт калмады шул бәбкәм.

аннан соң,хәерче авыл баласын,укыткан,кеше иткән совет властенә ихтирамлы булмаса Туфан,ашаган табагына төкергән кеше дияр идем.

мин аны гаепләп әйтмәдем. бары совет власте тәрбияләп үстергән,шул елларда яза башлаган драмматург кына дидем. нигә сезгә шулай барып кадалды? мин кигәвенгә язган идем.
сез кем дә Туфан кем?!
ачыклык кертегез,сез Туфанның кеме,туганы,кызы,хатыны?

№15 (809342) / 10.07.2012 12:11:36

«Туфан Миңнуллин совет власте драматургы» диюче әфәнде.Бу сүзләрегезне дәлилләп аңлата алмассызмы. Туфан Миңнуллинның советларга дан җырлап язылган әсәрләрен атагыз әле мөмкин булса

№14 (809341) / 10.07.2012 12:05:54

келәмим
Дошманнарны бүгенге влач ясый. Шул шаукымны булдырып, чиста суны болгатып: балык тота, ил-халык байлыгын урлый, талый. Дошманнарны, бригадчиклар яклаган влач тудыра.
Үз илендә террор оештыра. Ил талаучы, чит илләргә ил байлыгын озатучы, карак-талаучы вәхшиләргә юл ачучы - кем соң? Минме, сезме?
Бүгенге влачны мактап утыручы - минме, сездәйләрме?

Дошманнар юк!!! Әкият. Булмасалар да, аларны "ясый" - бүгенге хакимият.

№13 (809338) / 10.07.2012 11:45:03

бүген дошманнар ЮК! конкурент илләр,конкурент кешеләр бар.
менә шулар арасында каршылыклар бар. бу дошманлык түгел. бүген зур җирләр басып алу актуаль түгел, чөнки эшче куллар җитешми.

шуңа бүген,шәһәр эчендә генә сугышлар бара. башкала булган шәһәрләрдә( 1990 еллар ГКЧП,Сүрия,Либия һ.б.).

шуны әйтәсем килә юкка "дошман" эзләүең,бүгенге көнгә туры килми!
рәсәйнең күпме акчасы чит илдә.күпме рәсәй халкы чит илләрдә. шулар яшәгән кайсы ил белән сугышмак келисең?

№12 (809337) / 10.07.2012 11:40:06

Әссәләмәгәләйкүм, туганкайлар!

Туфан да, Фәүзия дә ихласлардан булырга тиеш иншә Аллаһ.

Туфаннар, Рәзил, Р.Сибгать улы Хәкимнәр и же с ними чиста сәвит влачы продукциясе. Алар Х.Туфаннар күргәнне күрмәде, татымады.

Бүгенге мескен урыслашып беткән татар динен торгыза алса гына милләт буларак саклана алачак. Шул чагында гына аны Аллаһ саклаячак.

Башка юл юуук. Эзләмәгез! Таба да алмассыз. Болай да аз бирелгән вакытыгызны юкка сарыф итәсез.

Коръән безнең өчен изге китап кына түгел, ә Кулланма да! Менә:

"12. До него было Писание Мусы (Моисея), которое было руководством и милостью. А это Писание на арабском языке, подтверждающее предыдущие Писания, ниспослано для того, чтобы предостеречь тех, которые поступают несправедливо, и обрадовать творящих добро.

13. Воистину, те, которые сказали: «Наш Господь – Аллах», – и последовали прямым путем, не познают страха и не будут опечалены.

14. Они являются обитателями Рая, в котором они пребудут вечно в воздаяние за то, что они совершали.

Шул ук "Барханнар" сурәсендә:

21. Помяни брата адитов. Вот он предостерег свой народ среди барханов, хотя перед ним и позади него уже были предостережения: «Не поклоняйтесь никому, кроме Аллаха! Воистину, я боюсь, что вас постигнут мучения в Великий день».

22. Они сказали: «Неужели ты пришел для того, чтобы отвратить нас от наших богов? Яви же нам то, чем ты нам угрожаешь, если ты являешься одним из тех, кто говорит правду».

23. Он сказал: «Знание – у Аллаха, а я лишь довожу до вашего сведения то, с чем я послан. Но я вижу, что вы являетесь невежественными людьми».

24. Когда же они увидели его (наказание) в виде тучи, надвигающейся на их долины, они сказали: «Это – туча, которая прольет на нас дождь». О нет! Вот то, что вы торопили, – ветер, несущий с собой мучительные страдания.

25. Он уничтожает всякую вещь по велению своего Господа. А на утро от них остались видны только их жилища. Так Мы воздаем грешным людям.

26. Мы укрепили их в том, в чем не укрепляли вас, и даровали им слух, зрение и сердца. Но ни их слух, ни их зрение, ни их сердца нисколько не помогли им, поскольку они отвергали знамения Аллаха, и их окружило (или поразило) то, над чем они насмехались.

27. Мы уже погубили селения, которые были вокруг вас, и разъяснили знамения, чтобы они могли вернуться на прямой путь."

Гад кауме төзегән мәһабәт корылмалар бүген дә төзек хәлендә ком белән капланган. Йәмән җирендә. Ясалма иярченнән американнар төшергән.

№11 (809333) / 10.07.2012 09:47:03

Ә бүген, кем халыкны арттан этеп *дошман*га каршы барыр?
Арттан баручылар табылса да, алдан баручылар, ЕДВА ЛИ, табылыр

№10 (809329) / 10.07.2012 08:03:24

буталма!

Туфан ТАТАРның бөек драматургы түгел, татар СОВЕТ ВЛАСТының драматургы иде!

моны гына аңлый белү кирәк, кигәвен.

гомер буе совет властенә ода җырлап кил дә,вдруг совет ТАРЫАЛДЫ. кая барсын Туфан.(Туфан гына да түгел барыбыз да) 180 градуска борылып,янә алда җитәкчелеккә менеп утырдылар...
тарих барысын да хәтерли кигәвен. әкият сатма инде...

№9 (809328) / 10.07.2012 07:05:02

Насретдин, "Күренекле һәм атаклы(Сәйфулла - Аллаһ кылычы дигән кушаматлы) җиңелүне белмәс мөхтәрәм зат, каһарман, Хәлид бин Вәлид, Аллаһ аннан риза булсын, алдагы көндә зур орыш буласын алдан күреп, мөселманнардан кайберләренең дошманнан куркып чигенәчәген дә белеп хатыннарга: "Чигенүче ирләрегезне күргәч, чатырларыгызның казыкларын алып каршы төшегез һәм бу хәлеңдә мин синең белән йокламаячакмын дип кычкырыгыз(разбой салыгыз)" - ди! Һәм чыннан да шундый мөшкеллек була, ирләре яңадан орышырга мәҗбүр булалар!"
Менэ каян алган икэн Сталин заградотряд идеясын!!! Боек ватан сугышында шундый заградотрядлар булган. Еше коммунистларны яманлап маташкан булалар...

№8 (809324) / 10.07.2012 00:19:53

Татар хатыны нинди булырга тиеш дигәндә төгәл генә юнәлеш күрсәтү ай-һай җиңел эш түгел. Бүгенге җәһиллек һәм наданлык чорында. Бигрәк тә урыстан бер ни белән дә аерып булмаган бер заманда. Инде тәмәке, исерткеч, харам ризык куллану, зина кылуларга җиңел караш турында әйтеп тә тормыйбыз.


Татар хатыннарында гына түгел мөслимәләр арасында да хиҗаб киеп, үз-үзләрен белештермичә дингә зыян итүчеләр, Һәм хәтта шуны сизмичә дә үзләренә үзләре золым кылучылар була дип исәплик.

Кыскасы, Т. Миңнуллин әфәндебезнең, мәрхүм иншә Аллаһ, хатын-кызга биргән бәясе белән тулаем диярлек килешү кулай булыр.

Фәүзия ханымның эшчәнлегенә килгәндә дөньяви һәм кешелек күзлегеннән карасаң көчле һәм сокланырлык. Дин һәм ахирәт үлчәвендә Аллаһу әгъләм!


Бу нисбәттән ислам тарихыннан бер күренеш:

Күренекле һәм атаклы(Сәйфулла - Аллаһ кылычы дигән кушаматлы) җиңелүне белмәс мөхтәрәм зат, каһарман, Хәлид бин Вәлид, Аллаһ аннан риза булсын, алдагы көндә зур орыш буласын алдан күреп, мөселманнардан кайберләренең дошманнан куркып чигенәчәген дә белеп хатыннарга: "Чигенүче ирләрегезне күргәч, чатырларыгызның казыкларын алып каршы төшегез һәм бу хәлеңдә мин синең белән йокламаячакмын дип кычкырыгыз(разбой салыгыз)" - ди! Һәм чыннан да шундый мөшкеллек була, ирләре яңадан орышырга мәҗбүр булалар! Аллаһ мөселманнарга җиңү бирә!

№7 (809323) / 10.07.2012 00:00:39

...ул, язучы каләмдәшләреннән читләште.
Читләшмичә буламы соң? (кайбер, Кигәвеннән кер эзләүчеләргә аерым аңлатуым: Туфан аганың шул: \"татарга 4 клас татарча уку җитә\" , дигән сүзләреннән башкасына кадалганым юк. Аны хөрмәт итәм. Татар тарихындагы тагы бер бөек драматург булып, тарихка кереп калуына ышанам). Авызларын йомып утырган, шундый( 4 клас...) сүзләр әйтергә сәләтле татар язучылары, гомүмән, кешеләре кырында утырып тора алыр идеме? татарны сөйгән, аның азатлыгын якынайту өчен гомерен дә палач балтасы астына куярга әзер булган, кайсыгыз?.

Инде килеп, Фәүзибездән Туфан агабыз турындагы фикерен сорыйлар. Ышанам, тискәре фикер ишетмәсебезгә.

№6 (809304) / 09.07.2012 19:29:39

Шөпшә!

№5 (809294) / 09.07.2012 17:03:11

Ф.Бәйрәмова «татарны ташлады» дисезме?
Бу сүзне чукрак, сукыр, надан кеше генә әйтер.

№4 (809292) / 09.07.2012 16:19:32

Карагыз: http://www.matbugat.ru/news/?id=4593
Фәүзия Бәйрәмова №8 (775629) / 18.07.2011 / 13:01
[Шушыларны белә торып, мин ничек милләт, дип, сез, дип, балалар, дип, Аллаһка тел тидерим?! Аллам сакласын!]

№3 (809291) / 09.07.2012 15:52:10

И Фәүзия апа, әйтегез инде шуларга саллы сүзегезне... Нахагын-дөресен карап тормыйлар,әйткәнме сез ул сүзләрне юкмы - тикшереп тормыйлар, чәйнәргә булсын аларга...

№2 (809290) / 09.07.2012 15:43:40

Үлгәннәр җавап бирә алмаганга, аларга сүз әйтмиләр дә соң. Но бу ул случай түгел. [ул (сәбәпләре дә бардыр) язучы каләмдәшләреннән бераз читләште] дип язган Туфан абый. Язучылардан гына читләшсә түзеп булыр иде әле, ТАТАРда читләште шул, Фәүзия апабыз!!! Аның өчен, татарга караганда, мөселман, нинди милләттән булуына карамастан кадерлерәк. Мөселман булмаган 80-90% татарны санга сукмый башлады. [керәшен, тәңеречеләрне генә түгел, атеистларны да, мөселман санамаска кирәк]. Ә Туфан абый үз амплуасында калган, [Сез бөтен гомерегезне татар халкын бәхетле итүгә багышладыгыз] дип салпы ягына салам кыстыруга, гел эреп киткән.

№1 (809289) / 09.07.2012 15:09:10

Фәүзия Бәйрәмованы да, Туфан Миңнуллинны да ачып бирерлек, киләчәк буыннарга бу ике шәхеснең кемлеген аңлатырлык язма.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте