|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2012 Авто
![]() Йөртүчеләрне әдәплелеккә ничек өйрәтергә?Дөньяда машиналар саны елдан-ел арта. Татарстанда гына да автомобильләр саны былтыр якынча 72 меңгә ишәйгән. Әлеге санның 23 меңе Казанга туры килә. Моның белән беррәттән юл һәлакәтләре саны да үсә. Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең 3 июль көнне узган чираттан тыш киңәшмәдә искәртелгәнчә, 2012 елның 6 ае эчендә Татарстанда 2 мең 313 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 256 кеше һәлак булган. Сезнең фикерегезчә, йөртүчеләрнең культурасын ничек күтәрергә? Фәнис ҖИҺАНША, Г.Камал театры артисты: – Юлларда гаделлек кирәк, дип уйлыйм. Җәзалар бар кеше өчен дә бер булырга тиеш. Полиция хезмәткәрләре йөртүчеләрне акча янчыгы буларак кабул итмәсен иде. Йөртүчеләрне сүгәбез, культура юк, дибез. Бу максатка ирешү өчен руль артында утыручылар гына түгел, полиция хезмәткәрләре дә көч түгәргә тиеш. Үзем белән бер кызык вакыйга булды. Юл чатында сулга борылып киттем. Борылуым булды – полиция хезмәткәре туктатты. “Сез ник монда борылдыгыз, борылыш тыелган ич”, – ди. Мин: “Тыю билгесе куелмаган бит”, – дигәч, ул миңа: “Сез аны билгедән башка да белергә тиешсез”, – ди. Аннары: “Ярар, әйдәгез, сезгә беркетмәне “борылыш” дип түгел, руль артында телефоннан сөйләштегез, дип төзибез”, – ди. Шундыйрак очракларга эләгеп, җәзаны бер юлы йомшарта алган йөртүче үзен шуңа гадәтләндерә инде: әһә, бу юлы мине җибәрделәр, икенче юлы да әллә ни булмас әле, ди. Шуңа проблеманың чишелешен гаделлектә күрәм. Рөстәм ЗИННУРОВ, “Кол Шәриф” мәчете имамы: – Тормышның теләсә нинди өлкәсендәге вәзгыять тәрбиягә барып тоташа. Баланы кечкенәдән үк бүтәннәрне ихтирам итәргә өйрәтергә кирәк. Гаиләдә ата-ана, туганнар арасындагы мөнәсәбәт мәхәббәткә, ихтирамга корылса, бала шул хисне гомере буе үзе белән йөртәчәк. Тәрбия алмаган кеше исә, үз-үзенә бар нәрсәне рөхсәт итеп, чикләрне белмичә-күрмичә, юлда булсынмы ул, бүтән җирдәме, кагыйдәләрне дә бозачак, кимсетүле караш та ташлаячак. Якуб ВӘЛИЕВ, пенсионер: – Миңа калса, бер тапкыр исерек килеш руль артында тотылган кешеләрнең йөртүче таныклыгын мәңгегә тартып алырга кирәк. Дистәләгән кешене әнә шулай җәзаласалар, бу хакта бар телевидение-газеталар чаң сукса, йөртүчеләр бәлки уйга калыр. Ә хәзер нәрсә? Әйе, штрафларны арттыралар. Ләкин бит чит илнең кыйммәтле машиналарында кесәләре акчадан кабарып торучылар чаба. Аларга штраф 500 сум булды ни, 5 мең сумга кадәр арттырылды ни. Дөрес, йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итү дә булышмаска мөмкин. Бездә бит кайберәүләр гомумән таныклыксыз йөри, дистәләгән авария китереп чыгара, машинасының хәтта хисапта тормавы ачыклана. Күрәсең, системаны тамырдан үзгәртергә кирәк. Лилия КӘРИМУЛЛИНА, йөртүче: – Руль артына яңа гына утырганда, бик каушый идем. Хәзер исә әрсезрәк була башладым. Әле бер көнне генә башкаланың бер сәүдә үзәге “парковка”сында каршы як машиналар йөри торган юлга чыкканмын. Каршыма килүче машинадагы ир-ат үземне сүгә башлагач: “Мин бит хатын-кыз, миңа ярый”, – дип кырт кистем. Шуңа юлларда юашлану, культуралыгыңны күрсәтү бүген аварияләрдән саклап кала алмый. Өлгердеңме – машиналар агымына кереп киттең, өлгермәдеңме – читтә калдың. Икеләнеп торсаң, машинаңа килеп керергә дә күп сорамыйлар. Мин башкаладагы юл киселешләре, юлларны урыны-урыны белән киңәйтү нинди дә булса нәтиҗәләр бирер дип ышанам. Күп очракта бит юл һәлакәтләре ашыкканга, йөртүчеләрнең юлларга сыеша алмавы аркасында килеп чыга.
|
Иң күп укылган
|