• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 22 Октябрь Айдар Тимербаев
  • 22 Октябрь Мирһади Разов
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 17 мең сум. т.89375830280
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589

 
 

 
Архив
 

               

06.07.2012 Җәмгыять

Наласа авылы көе (Хикәя)

Баз капкачын ачып җибәрүгә, түбәннән күтәрелгән әллә нинди чирканыч ачы ис ни заманнан бирле җүнле ризык күрмәгән ашказанын ертып үтте дә бөтен эчен умырып алды. Хатын, укшып, җиргә чүкте. Бераздан кап-кара булып ыржаеп торган баз авызына тагын башын сузды, тагын тыны буылды. Эшләр харап иде: берәмтекләп чүпләп, сайлап кына салынган унөч чиләк бәрәңге, череп, сасы тирескә әйләнгән.

Сәкинәнең бөтен тәнен вак калтыравык биләп алды. Ул бермәл, фикерләү сәләтен югалтып, һушын җыялмыйча торды. Кышкы озын төннәрдә, ябыгып шыр сөяккә калган Әнвәрен тән җылысына урап таңнар каршылаганда, аны шушы унөч чиләк бәрәңге барлыгы юатып килгән иде. Почмаклары дымланып карала башлаган шыксыз салкын өендә, казанда пешкән кабыклы кайнар бәрәңге турында хыялланып, күпме рәхәт минутлар кичерде ул. Баздагы бәрәңгенең һәр данәсе күңелдән кат-кат исәпләнгән, күп тапкырлар саналган иде инде. Яндагы бакчага утыртырга тиешле ун чиләктән арткан, түбәләмә өелгән тагын өч чиләк (өч чиләк бит, өч чиләк!) яңа уңыш өлгергәнчегә кадәрге озын-озак айларны ялгап җибәрергә тиешле хәзинә булып, тәнгә җылы бөркеп тора иде.

«Бетте, барысы да бетте». Хатын, ыңгырашып, урыныннан кузгалды.

«Инде кышны үткәрдек, язын ничек тә түзәрбез, яшел үлән баш төрткәнче җан асрарга бәрәңгебез бар», — дип йөз-мең кат уйланган хыяллары чәлпәрәмә килде әнә.

— Үзем генә гаепле, үзем генә... Күзләр тидердем лә... Никләр генә шулай шатландым да, никләр ашкындым икән! Белә идем бит югыйсә, әни гомер буе әйтә килде: «Күзең бик каты. Артык куанма да, сокланма да. Чит күзләрдән Ходай үзе саклармын дигән. Иң яманы — үз күзең тию...»

Арыш саламнарын шактый калын түшәп, бисмилласын әйтеп каплаган иде Сәкинә баз авызын. Дөрес, базны ачарга әлегә иртәрәк иде. Март кояшы көндезләрен шактый гына яктыртып алдаса да, төннәре һаман да салкын, хәтта өй эчендә дә өстән — бишмәт, аяктан киезката төшәргә өлгермәгән чак. Казан астына яккан коры-сарының гына җылылыгы күзәнәкләргә кереп оялаган суыкны куып тарата алмый шул.

Базны болай иртә ачуга улы Әнвәр сәбәпче булды. Бер чынаяк чәй эчим дип ашыга-кабалана фермасыннан өйгә сугылган чагы иде Сәкинәнең. Мәктәпкә киткән Әнвәрен укытучы Сания чанага утыртып тартып кайтты. Фронттан ире турында «кара пичәтле» хат килгәндә дә болай югалып калмаган хатын, буыннары йомшап, әздән генә җиргә төртелмәде, аннан, исенә килеп, улына ташланды.

— Әллә куркыттыммы, әни? Миңа берни дә булмады, бары тик башым гына бераз әйләнеп китте, — дип, гаепле сыман елмайды Әнвәре.

Зуп-зур башы белән чанада кайтуына оялса да, укытучы апасына каршы әйтергә базмавы булды, ахры, тыныч кына утыра бирде. Сәкинә, ашыга-кабалана, күгәрчендәй җиңел гәүдәле улын күтәреп алды, аның арык тәнен капшый-капшый, бар җиренең исәнлегенә ышангач кына җиңел сулап куйды.

Шулай да Сания шактый борчылган иде.

— Ярты сәгать буе аңсыз ятып котымны алды. Их, ипи-сөт мулдан булса, егыла торган малаймени ул! Яхшырак ашатсаң, хәзер тернәкләнер иде дә... Ике-өч көн мәктәпкә җибәрми торырсың инде...

Әнә шулчак шатлыгыннан кычкырып җибәрде Сәкинә:

— Бар! Ачылмаган базымда башланмаган өч чиләк бәрәңгем бар!..

Бетте! Барысы да чәлпәрәмә килде!

Чарасызлыктан изелгән хәлсез тәнен өстерәп, хатын өйгә керде. Иске юрган ябынып сәкедә яткан улын уятмаска тырышып, тавыш-тынсыз гына мич буендагы эскәмиягә чүкте ул.

Дүрт ел буе барган рәхимсез сугыш өй эчендәге һәрнәрсәдә эзен калдырып өлгергән иде. Сугыш алдыннан гына салып кергән яңа нарат йортның почмаклары да дымланып, күгәреп чыккан әнә. Сатарга мөмкин булган һәрнәрсә сатылып, азык-төлеккә алмаштырырлыгы күптән озатылып, диварлары шып-шыр калган өе хатынга бик кызганыч булып тоелды.

Менә бу карават янындагы стенада кайчандыр зур, затлы келәм эленеп тора иде. Утызынчы еллар ахырында Сәкинәне Мәскәүгә Колхозчылыр съездына делегат итеп сайлаганнар иде дә, келәмне ул шуннан алып кайтты. И-и-и, матур да иде соң! Шул келәмнең аллы-гөлле бизәкләрен күрергә дип Наласадагы берәр хатын кермичә калды микән аларга! Кичләрен ут алганда, Сәкинә үзе дә урам якка караган бер тәрәзә пәрдәсенең читен юри ачык калдыра башлады. «Әйдә, рәхәтләнеп карасыннар, соклансыннар»...

Заем акчасын шул келәмне сатып түләргә туры килде. Бераздан үзе суккан, читләре матур чигешләр белән чуарланган ашъяулык, җәймә, кашагаларга да чират җитте. Кайчандыр кызыл башлы сөлгеләр белән шыплап тулы сандыгы да бушап, мескенләнеп, почмакта утыра әнә.

Хатын, аптыраудан гаҗиз калып, тагын шул сандыгына барып ябышты. Идән паласының читен күтәреп, яшерелгән урыннан ачкычын алып, бер-ике боруы булды, сандык капкачындагы йозак «келт» итеп ачылып та китте.

Кайчандыр сандык актару Сәкинәнең иң яраткан шөгыле иде. Ә хәзер...

Элекке мул тормышның хәбәрчесе булган сабын, хушбуй исләре катыш нафталин исе борынны ярып керде. Тын юлларын кытыклап, әллә кайларга кадәр үтте дә, күз яшенә әверелеп, сытылып та чыкты. Сандык капкачына беркетелгән «Грамота», открытка бизәкләре җанланып, биешеп алды.

...Менә бу кечкенә төргәк эчендә иренең фронттан язган хатлары һәм кайбер документлар саклана. Сәкинә аны кулына тотып, бер секунд кына уйланып торды. Юк, бүген аларны актарып, хатирәләргә бирелеп утырасы килми икән аның, төргәкне читкә этәрде.

Монысы — улының кечкенә чактагы кайбер киемнәре... Кыска җиңле ак күлмәк белән зәңгәр ыштаннарны ул үзе теккән иде. Юа-юа уңып, төсләрен җуя төшсәләр дә, әле барысы да шактый таза, нык күренгән бу киемнәрне, яшерен өмет-хисләр белән урап, әле сугышка кадәр үк сандык төбенә салган иде хатын. Әнвәренә иптәшкә тагын бер-ике бәбәй алып кайтырмын дип өметләнгән иде ул чакта...

Сәкинә иске генә баш яулыгына төрелгән тагын бер төргәккә үрелде.

Монысы — гармун иде... Әллә никадәр истәлекләр белән бәйле тальян гармун...

Ниндидер кыйммәткә ия, әлегәчә сатылмаган шушы бер тальян гармун гына калды өйдә. Баштарак Сәкинәнең аны сатарга кулы бармады. Бу вакытлыча гына дип саналган мохтаҗлык чорында юк бәягә генә җибәреп гармунны әрәм итәсе килмәгән иде. Менә-менә сугыш бетәр дә, ире дә кайтыр, тормышлар да көйләнеп китәр дип өметләнде. Шул өметне дүртенче кыш асрый хатын. Тик быелгысы иң-иң авыры булгандыр, мөгаен: кыш башында иренең кара кәгазе килсә, хәзер менә Әнвәре дә егылды. Сатам дисә дә, инде тирә-якта гармунга кызыгырдай кешесе дә калмады бугай...

...Ул чакта Сәкинә белән Хәйдәрнең яңа гына өйләнешкән мәлләре иде. Үзләренә аерым йорт салып, башка чыгарга иде исәпләре, язылып, Донбасс шахталарына китеп бардылар. Гаиләлеләрдән Хәйдәр белән Сәкинә генә иде. Бөтен булган җиһазы агач сәкеләрдән торган зур, озын баракта, иске такта кисәкләреннән укмаштырып, үз почмакларын булдырдылар да яшәп киттеләр. Ир-атлар иртүк эшкә таралгач, шыксыз барак көне буена буп-буш кала. Сәкинә баштарак үз «почмак»ларын көйләү, уңайлау белән мәшгуль булды. Тик иңгә-буйга өчәр адымнан артмаган ул бүлмәдә көннәр буе берүзе нишләп утырсын ди? Эч пошудан нишләргә белмичә бәргәләнеп туйгач, үзенә дә эш табуын үтенеп иренә ялварды. Хәйдәре исә аптырады да калды. Күмер шахталарында хатын-кызга яраклы эшне каян табарсың ди.

Барысы да көтмәгәндә хәл ителде дә куйды. Шахтер егетләрнең берсе Сәкинәләр бүлмәсенә өр-яңа чалбар күтәреп керде.

— Аптыраганнан сезгә кердем әле, Хәйдәр. Менә чалбар алдым...

— Шәп булган!Чүпрәге бик тотымлы, нык күренә.

— Анысы шулай да... Бераз зуррак шул.

Сәкинә егеткә чалбарын көйләп бирде. Андый эшләргә кулы ятып тора иде аның. Шуннан китте инде. Егермедән артык ир-егет яшәгән баракта вак-төяк хатын-кыз эше табылып кына торды. Сәкинә берсеннән дә тайчанмады. Кирәк икән, керен дә юды, ямавын да салды. Ә вакыт дигәнең һаман да калды: авылны сагынып, әти-әнине юксынырга да, моңланып җырлап алырга да җитте.

Шахтерлар арасында Галимҗан атлы бер гармунчы егет бар иде. Шуның сәке астындагы капчыктан тальянын алганын Сәкинә түземсезлек белән көтә торган булып китте. Матур уйный иде Галимҗан, үзәкләргә үтәрлек итеп өздерә иде.

Бервакыт, барак идәнен себергәндә, шул капчыкка юлыкты хатын. Куллары, үзеннән-үзе, төенләнгән бавын чиште, аннары бармаклары гармун телләренә кагылды. Бер басты, ике... Тагын басты... Аерыла алмыйча, сәгатьтән артык утыргандыр, имән бармагы белән «Әпипә»не шактый гына шома итеп ерып та чыкты. Күңеле күтәрелеп китеп, тагын, тагын баскалады... «Каз канаты» колакны иркәләде, түзәлмичә, көйләп тә җибәрде:

Каз канатларын санадым,

Очынып кагынганда,

Тулган айларга карадым

Өзелеп сагынганда...

Сәкинә шулай үзенә юаныч тапты, көн узып, кич җиткәне сизелми дә башлады. Уйнады да уйнады... Бармаклары җитезләнде, остарганнан остара барды, сизгер күңеле, инде эзләнмичә дә, гармунның кирәкле теленә басарга күнекте...

... — Ай-яй-яй! Кем шулай сыздыра дисәм!

Сәкинә корт чаккандай сикереп торды, оят эштә тотылгандай кызарынып, гармунын кая куярга белми бәргәләнде.

— Матур уйныйсың! Көнләшеп тә куйдым үзеңнән...

Хатын каушады. Авыз күтәреп җырлап, гармун уйнап утырганын башкалар белеп алса, көлә башласа? Әле Хәйдәре ни дияр бит?

— Зинһар, берәүгә дә әйтә күрмә! — дип, егеткә ялварды. Галимҗан көлде генә. Шулай да серне берәүгә дә ачмады.

Күп тә үтмәде, гармунчы егетне шахта басты. Казып чыгарганда әле аңында булган, бөтен эче янып, шактый вакыт газапланган диделәр. Үлгәндә әйткән соңгы сүзен Сәкинәгә күпләр җиткерде:

— Гармунымны Сәкинәгә бирегез, — дигән ул.

Нигә — Сәкинәгә? Берсе дә баш катырып уйлап тормады: «Мөгаен, түләнмәгән бурычы калгандыр», — дип, тальянны Сәкинәгә тоттырдылар...

... — Әни... Әни дим!

Сәкинә «дерт!» итте. Гармунны «ялт» кына сандык төбенә аударып, улы янына ашыкты.

— Хәлең ничек, балам? Башың әйләнмиме?

— Юк... Ашыйсым килә...

Хатын арык беләкләре белән малайны кочып алды.

— Хәзер, хәзер, балам, бераз гына түз...

Үз сүзенә үзе имәнеп китте.

«Бераз гына түз» дидемме? Их, түзеп кенә үзгәртеп булса икән хәлне!

Элек бу сүзне гел-гел кабатларга ярата иде ул: «Бераз түзегез, хәзер кыстыбыем өлгерә... Хәзер токмачым кабара... Хәзер бәлешем пешеп чыга...» И-и-и, булган да икән рәхәт чаклар!

Базда черегән бәрәңгесе исенә төшеп, тагын эсселе-суыклы булып китте. Симәнәгә дигән өлеше турында ул әлегә уйламаска тырышты. Менә бүгенгесе кыйммәт аның өчен. Хәзергесе!

«Ниләр генә ашатырга бу балага!»

...Мәликә күршесе белән элек-электән бер-берсенә ярдәм итешеп яшәделәр. Бары — бергә, югы — уртак дигәндәй...

Соңгы чиктә, бүген дә шуларга кереп егылды Сәкинә. Мәликәнең килене Нурания сугыш алдыннан гына бу йортка төшкән иде. Менә ул да нәкь Сәкинә кебек тол хәзер. Сәкинә, ярый инде, сугыш чыкканчы алты ел ир белән яшәп калды, улы — Әнвәре — үсеп килә әнә. Ә Нурания соң, Нурания! Сәкинәнең йөрәге кысылып куйды: Нураниянең ирен туй табыныннан ук сугышка алганнар иде.

Көне нинди иде бит! Авылда Сабантуй гөр килә. Күршедә Шәләңгердән төшкән нечкә билле яшь килен туй кунакларын сыйлый. Уен сүз, шаян җыр, татар моңы белән бөтен ишегалды тулган. Киленнең энесе Шәләңгер Нури тальянда сиптерә генә. Уналтысын да тутырмаган үсмернең шулай оста уйнавы бөтен авылны шаккатырды ул көнне. Бармакларына күз дә иярми үзенең. Кем, нинди җыр башласа да, хәзер эләктереп кенә ала. Өздерә генә инде менә! Бөтен Сабантуй аның көенә биеде ул чакта... Күбесе шуннан, бии-бии, фронтка да китеп барды...

...Килен сулык-сулык яшь түкте:

— Энем Нурины госпитальдән кайтарганнар...

— Исән-саумы?

— Исәнен исән дә...

Килен тагын сулкылдады:

— Бер аягы, бер кулы... Төптән үк... Снаряд белән...

— Йа Раббым! Нинди егет иде бит! Нинди егет!

Сәкинә, кабалана-кабалана, киленне тынычландырырга ашыкты:

— Алай ук бетерешмә әле... Башы исән булсын диген. Бер кулы төзек кеше әллә ниләр майтара ул... Безнең авылның Гәрәй карт турында ишеткәнең бардыр бит. Элекке Герман сугышыннан ук кулсыз кайткан, ә аның кебек балта остасы бөтен Арчасында юк иде...

Озата чыккач, Нурания Сәкинәнең «тиләгрике» куенына эре-эре бәрәңгеләр тутырды:

— Ал, әйдә, ал, читенсенмә! Әнвәреңә ашатырсың... Аллага шөкер, Шәләңгердә былтыр бәрәңге бик уңган. Әни безне дә өлешсез калдырмады...

Сәкинә күршедән дәртләнеп чыкты, җитез генә казан астына төртеп җибәрде, кайнап өлгергән суга әрчемичә генә бәрәңгесен турап салды, саклап кына тоткан бер йомарлам каз мае бар иде, читен китеп, анысын шул шулпада эретте. Ымсындыргыч тәмле будан тәрәз пыялалары да парланып китте...

* * *

Шәләңгер авылына сәфәргә Сәкинә бик ныклап әзерләнде. Иртәнге савымны бөтен кешедән алданрак тәмамлап, иң элек Быкыртый Нәсимәсенең кул чанасын сорап алды. Ул чана үзенекеннән шактый зуррак тоелганга, ике капчык бәрәңге иркенләп сыярлык дип тапты. Шактый калын итеп түшәлгән салам өстенә Әнвәре дә чыгып утыргач, бисмилласын әйтеп, юлга кузгалды. Исәбе кичке савымга кайтып өлгерү иде.

Җәй көне булса, Шәләңгергә кадәрге биш-алты чакрымны болын сукмагы буйлап кына үткән булыр иде Сәкинә, тик март башында, әле язгы кояш бик кызганып, саран гына нурын чәчкән бер мәлдә, кар баскан болын буйлап юл салып барырга батырчылыгы җитмәде аның. «Алла сакласын, берәр чокырга төшеп, ерганакларда батып калуың бар. «Урау булса да, тигез юл яхшы» дигәнне хәтерләп, тагын Нурания сүзләрен дә истә тотып, Папа елгасы ярыннан Түбән Аты тавына күтәрелде: элеватордан симәнә ташучылар салган сукмакка шуннан турылап кына төшү иде исәбе. Ул сукмакның кат-кат тапталган, тыгыз һәм ышанычлы булуы күптән мәгълүм иде аңа.

Чанасы шактый «хутлы» булып чыкты. Сәкинә таудан түбән урыннарда шуып кына, тауга таба да әллә ни көч куймыйча, хәйран җиңел атлады.

— Әни, төшим инде... Мин бәбәй түгел бит! — дип киреләнеп маташкан Әнвәренә авыз ачарга да ирек куймады:

— Кире кайтканда чананы этешерсең. Әлегә утырып кына бар. Гармунны саклый күр. Төшеп-нитеп ватыла күрмәсен, — дип, җилдерде генә.

Әнвәрен өйдә калдырса да була иде. Әллә нигә үзе белән аласы итте: яңа гына чирдән терелгән чагы, рәхәтләнеп язгы һаваны суласын да, март кояшында иркәләнсен әле диде, аякларын туңмасын дип шакмаклы калын шәленә кат-кат төрде.

Тау башына менеп җиткәч, Сәкинә бер генә минутка дип хәл алырга тукталды. Туктады да, борылып, авылына күз салды.

Әнә ул — Наласа... Югары очтан алып зиратка кадәр сузылган озын-озын урамнары җемелдәвек кар астында тып-тын калган. Әнә ике катлы агач мәктәбе караеп басып тора да, аннан бераз гына арырак, мәчетне сүтеп төзегән клубы да кара күләгәдәй сузылып ята. Башка бик күпләр кебек Сәкинә дә ул клубка ияләшә алмый җәфаланды. Ата-бабаларың намазга дип чүгәләгән идәннәрне тыпырдатып биергә ничек җөрьәт итмәк кирәк!? Наласа имамы Сафа хәзрәт үзе бу хәлләргә ничек түзде икән? Казан төрмәсендә соңгы сулышын алганда, университет белемле уллары Мөхәммәт белән Әхмәтнең янәшә камерада гына кыйналып-газапланып ятуларын сизде микән карт? Әллә яраткан кияве Хәлил мулланың ике сабые һәм кызы Хәдичә белән Себергә сөрелеп юкка чыгуы сабыр касәләренә тамган соңгы тамчы булганмы? Иске мәчетнең диварлары сәҗдәгә оеган картларның моңсу карашларын үзенә сеңдергәндер дә, алары исә Ходай йортын басымчак итүчеләрне үпкә-рәнҗешләре белән коендырадыр кебек тоелды аңа...

Авыл тып-тын. Аның, әйтерсең, йорт-җиреннән куылган Сәмигулла, Рәхим, Сабирҗаннар турындагы истәлекләре дә, матчага кыстырылган солдат хатлары да, яшь тамчылары белән чуарланган кара пичәтле кәгазьләре дә юк. Әйтерсең, ул, өмет-шатлыклары, юксыну-сагышлары һәм башка бик күп, бик күп вак-төяк мәшәкатьләре белән тыныч кына язны көтә...

Хатын чана читенә сөялде. Моңарчы үзе дә сиземләмәгән, тоймаган ярсу дәртнең әллә кайдан, бик-бик тирәннән, ургылып-ярсып югары үрләвенә чыдый алмыйча, гармун төрелгән теге иске яулыкны тарткалап-йолыккалап сүтә башлады. Бармаклары әнә шул кайгы катыш өметләргә уралган илаһи аһәңне эзләгәндәй, тальян телләрен барлый-барлый, әле югарыга, әле түбәнгә шуышты, төртелде, абынды, тагын, тагын эзләнде...

Ниһаять, ул моң туды! Кар бөртекләрендә чагылып күккә чөелде дә, кояш нурлары белән үбешеп, киредән җиргә сибелде, җемелдәшкән кар чәчкәләрен иркәли-иркәли сыйпап үтеп, бөтен тирә-яктагы ап-ак серле дөньяны кочагына җыйды...

Өзде-е-е-е-реп га-а-а-армун уйныйла-а-а-р

На-а-а-ла-а-са-а авы-ы-ыл-ы-ы-нда...

Сагнул-а-а арым, сагышла-а-арым

Бу-у-у мо-о-оңлы-ы җы-ы-ырла-а-ары-ы-ымда...

Шакмаклы зур шәлгә төренеп утырган Әнвәр, бераз гына кымшанса яки хәрәкәтләнсә дә шул җырның өзелеп китүеннән курыккандай, әнисенә томырылып өнсез калды.

Ә Сәкинә җырлады да җырлады. Аның көенә, әйтерсең, Хәйдәре көйләгән моңнар да килеп кушылды, шуңа өстәп, тагын бик күп, бик күп Наласа егетләренең җырланмаган җырлары да үрелеп акты...

Хатын, авыз читендәге тозлы тәмне тойгач кына, буй булып сузылган яшьләрен кул аркасы белән җитез генә сыпырып алды. Әнвәренә күз салса, анысының иреннәре калтырап, керфекләренә эленгән яшь тамчысы менә-менә тамарга тора икән.

— Ай-яй, кояшы шәп бүген! Күзне ничек чагылдыра! — дигән булды Сәкинә, күзен кыскалап. Үз йомшаклыгына җаны үртәлеп, кинәт кенә башын чөеп җибәрде дә, дәртле, шаян тавыш белән җырын дәвам итте:

Әй, Наласа, Наласа ла,

Наласаны су баса,

Наласаның кызларына

Кияү чыкмый лабаса...

...Сәкинәнең гармун уйнавын авылдагы бүтәннәр түгел, хәтта Хәйдәре дә белми, сизми калды. Бу шөгыль бары тик ир-егетләргә генә хас дип күңеленә беркеткән хатын тальянында гомер-бакый кача-поса гына уйнап килде. Хатын-кызга, бигрәк тә әни кешегә, гармун тартып җырлап утыру ниндидер оят бер эш кебек тоелып, бу һөнәре барлыгын сер итеп шактый озак саклады ул. Тик газиз баласы Әнвәрдән генә яшереп кала алмады.

...Кичен бәрәңге бакчасы аша уеннан кайтып килгән Әнвәр көтелмәгән хәлдән каушады да калды ул чакта. Мунчадан көй агыла иде. Малайның коты очты. Кояш баегач, кара мунчада җырлап-биеп утырган җен-пәриләр турында аның әллә никадәр әкият ишеткәне бар иде. Мөгаен, шулардыр! Ул — җиргә сеңде. Буразналар арасына посып, мунчадан ишетелгән серле хикмәтне шактый озак тыңлап ятты. Кара, кара! Җеннәр дә татар көйләрен белә икән бит! Әнисе җырларга яраткан «Баламишкин», «Арча»ларны сиптерәләр генә!

Куркуы бераз басыла төшкәч, бисмиллаларын укып, тәрәзәсеннән күз салырга да батырчылыгы җитте. Мунча эче кап-караңгы һәм берни дә күренми иде. Кинәт, көтмәгәндә, ишеге шыгырдап ачылды да, аннан ... әнисе килеп чыкмасынмы!? Җеннәрнең кеше кыяфәтенә кереп, зыян салып йөрүләре турындагы имеш-мимеш хәтерендә яңарып, малай чырылдап кычкырып җибәрде. «Җен» кисәк борылды да әнисе тавышы белән аңа дәште:

— Кайттыңмы, улым? Нигә шулай кычкырасың? Әйдә, ашатам үзеңне, карының ачкандыр, — дип, Әнвәргә таба атлады.

Малайның йөрәге бугазына ук килеп бөялде.

— Җеннәр... Мунчада... Бииләр... җырлыйлар... — дип, тотлыга-тотлыга сөйләнде дә сөйләнде.

Сәкинә төенчеген чишеп тальян гармунын күрсәткәч кенә малай тынычлана төште, аннан:

— Уйна! — дип анасына сарылды.

Буразналар арасыннан сак кына «Әнисә», «Әпипә»ләр агылды...

Ана белән баланың уртак сере барлыкка килде. Икәвесе генә аулакта калган чакларда, теге тальян да сандыктан чыгарылып, Сәкинә Әнвәрне гармун уйнарга өйрәтә башлады. Тик сугыш башлангач, бу шөгыль үзеннән-үзе онытылды.

Тальян гармун янә сандыкка бикләнде...

* * *

Шәләңгер дигәннәре илле-алтмыш йортлы кечкенә генә авыл икән. Иң башта Нуранияләр өенә сугылырга булдылар. Күрше килене әти-әнисенең хәл-әхвәлен белешүләрен бик үтенгән иде. Алар килгәч, өстәлгә самавыр менде, тирләп-пешеп бер-ике чынаяк кишер чәе чүмерделәр, мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләре телеңне йотарлык тәмле иде.

Почмак яктагы сәкедә ятучыга Әнвәр баштарак игътибар да итмәгән икән. Тегесе торып утыргач, сәер күренешкә аптырап, малай бөтенләй телсез калды. Аяксыз-кулсыз уң ягына авып китүдән курыккандай, сул кулы белән сәке читенә чытырдатып ябышкан егетне күргәч, Сәкинә үзе дә бермәл аптырап торды, тиз генә һушын җыеп, исәнләшергә ашыкты:

— Нихәл, Нури, тереләсеңме?

Егет ябык, ак чыраена бер дә туры килмәгән көр тавыш белән аңа җавабын бирде:

— Ә-ә-ә! Наласалар килгән икән! — дип, галәмәт олы, зур учын Әнвәргә сузды.

— Оһо-һо! Йә, егет, кызлар озата башладыңмы инде? — дип, аның аркасын шапылдатты.

Аннары сәке астыннан үрелеп таягын тартып чыгарды да, җитез генә күтәрелеп, әле чатанлап, әле тыраклап-титаклап ишеккә таба юнәлде. Тәрәзәдән күзләп торган Әнвәрне шаккатырган тагын бер хәл булды: Нури, ялт кына күлмәген салып атып, аркасын, күкрәген, битен, уч-уч кар алып, уа, ышкый башлады.

Юк, мескен түгел иде бу егет! Көч-куәте һаман да ташып торган яралы арысланнарга тиң ниндидер тыелгысыз күтәренке рухка, эчтән ургылып чыккан дәрт-дәрманга ия иде ул.

Ниһаять, чират гармунга да җитте. Аны тотып кайсы йортка барып керергә, авылдагы кемнең бәрәңгегә алмаштыру мөмкинлеге булуы турында хуҗалар белән киңәшләшү киткәч, Нури никтер сүзсез торды, соңрак кыюсыз гына тамак кырып куйды.

Аннары:

— Әни, гармун миңа калсын әле, — дип, өмет тулы сагышлы күзен әнисенә төбәде.

Бар да тып-тын калды. Әллә нинди уңайсыз, читен бер тынлык иде бу.

...Ике капчык бәрәңге салынган чананы тартып Наласага таба атлаганда да шул җайсыз тынлыктан арына алмадылар алар. Әнвәр еш-еш борынын тартты, мыш-мыш килеп, дәшми-тынмый гына чананы этте дә этте.

Ана белән улны тоташтырып торган теге уртак сер дә иртәнге томандай таралды, эреде, юкка чыкты кебек ...

* * *

Көннәр, төннәр, айлар, еллар үтте дә китте...

Әнвәр үсте, башта — егет, аннан ир дә булды. Сугыш хатирәләре дә акрынлап онытыла, хәтердән җуела барды. Тик теге гармун, ике капчык бәрәңгегә алмашкан тальян гармун мәңге-мәңгегә күңел түрендә калды аның. Кызганыч иде ул, бик-бик кызганыч иде! Кулсыз солдатның шүрлегендә ята-ята, мөгаен, әллә кайчан телләре күгәреп, тавышлары карлыгып беткәндер инде аның. Сәкинәнең чанага утырып уйнаган теге көе дә ул гармунның иң соңгы җыры, соңгы сулышы булган, ахры.

Шунысы гаҗәп: әнисе бервакытта да тальянны исенә төшермәде, сагынып хәтергә дә алмады. Ничек шулай бик тиз онытты соң ул аны? Әллә, күңелен әрнетмәс өчен, уйламаска тырышуы гына булдымы?

Шулай да, авырып урын өстенә егылгач, ябыгып, бөрешеп беткән карчык Әнвәргә соңгы теләген җиткерде:

— Гармун уйныйсым килә!

Әнвәре сикереп торды.

— Хәзер табып китерәм, әни!..

Сәкинә, күзен йомып, хәлсез бармакларын хәрәкәтләндерә башлады, күңеле белән ниндидер көй бормаларын исенә төшерергә тырышты, тик бармаклары, кирәкле гармун телен таба алмагандай, һаман эзләнде, буталды, ялгышты, аннары бөтенләй хәрәкәтсез калды.

— Теге гармун булмагач... Кирәкмәс инде...

Әнвәр уянып киткәндәй булды.

Табарга! Табарга кирәк ул гармунны! Тальянга җан керсә, әнисе дә терелер дигән хыялый уйлар бөтен аңын биләп алды да аны юлга чыгарга этәрде.

...Күршедәге килен инде күптән калада яши иде, хәтта төс-кыяфәте дә хәтердән җуелып беткән. Әнвәр берәүдән дә сорашмады, җыенды да Шәләңгергә таба юл алды, андагы кайбер танышларын исенә төшерергә тырышып атлады да атлады.

...Наласа мәктәбенә, бишенче сыйныфтан башлап, ел саен бер-ике Шәләңгер укучысы өстәлеп килә иде ул чакта. Барысы да озын буйлы, көчле, таза малайлар иде. Физкультура дәресенә тезелгәндә, сафта беренче булып шулар торыр иде. (Шәләңгердә әллә кызлар бик сирәк туганмы, алары никтер юньләп хәтерендә дә калмаган аның.) Уку ягыннан әллә ни алдынгылардан булмасалар да, чаңгы-шахмат ярышларында Шәләңгерләрне җиңгән берәр кеше булды микән? Аз сүзле, сабыр, эшчән малайлар иде алар: Миндияр, Габдуллаҗан, Рафаэльләр...

Әнисе теге чакта гармун уйнаган урынга җиткәч, Әнвәр туган авылына борылып карады.

Әнә ул, Наласа! Куе яшеллек арасында калай түбәле төзек йортлары ничек кукраеп утыра аның. Әнә, авылдан читтәрәк, Рәбига чишмәсе... Чәберкә елгасыннан башланып киткән Югароч урамнарындагы җанлылык моннан ук күренеп тора. Болайрак — Балтай чишмәсе, тагын да арырак — Аю тавы, аннан түбәнрәк — зират... Барысы да якын, бик-бик кадерле икән бит!

...Әмма Шәләңгерне тапмады ул. Бакчалары, җимеш агачлары исән, читтәрәк зираты шаулап утыра... Тик авыл — юк. Авыл таралган иде. Габдуллаҗан, Рафаэль, Миндиярларны таш шәһәр үзенә суырып алган...

Шәләңгер дигән авыл ерак-ерактагы үткәндә генә торып калган икән...

* * *

Гармун тавышы Әнвәрне урамга әйдәде.

Йа Хода! Мондагы җыр, шаян сүз, дәртле биюләр! Тальян тавышы бөтен Казанны әсир итеп, иң туң йөрәкләрне дә үзенә буйсындырып өлгергән икән бит. Ул, шул җыр-моңга кушылып йөзгән халык агымына ияреп, шәһәр үзәгенә дә килеп чыкты.

Кабан күле, Театр мәйданы янында гармун моңы тагын да үсте, тагын да көчәйде. Кинәт... бер мизгелгә генә дөнья тынып калды кебек...

Куәтле микрофон тавышы бөтен Казанга хуҗа әнә:

— «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән халык талантлары концертын дәвам итәбез!

Әнвәр дә сәхнәгә якынрак килде. Шулчак милли киемдәге гармунчылар арасыннан күкрәге орден-медальләр белән тулган берәү аерылды да, шактый гына аксый төшеп, сәхнә уртасына чыкты. Конферансье егет аңа урындык тәкъдим итте, бик җитез кыланып, алдына гармунын да китереп куйды.

Кемнәрдер канәгатьсезлек белдереп пышылдашып алды: егет картка тальянны дөрес ягы белән тоттырмаган иде. Әнвәр дә борчылды.

— Телле ягы — уңга, бакасы — сулга булырга тиеш! — дип, әздән генә кычкырып җибәрмәде.

Әмма карт тыныч иде. Ул ашыкмый-кабаланмый гына сул кулы белән уң җиңнән күренеп торган тимер башлы ниндидер ыргакны гармун каешына беркетеп куйды.

Әнвәр тынсыз калды — картның уң кулы юк иде.

Менә ул, шаян елмаеп халыкка карап күз кысты да, тальянын тартып җибәрде. Гармун күрекләре арасына сыеша алмыйча ташып чыккан илаһи, моңлы аһәң, күзгә күренми торган ниндидер серле дулкыннарга уралып, әле күккә күтәрелде, әле кояш нурлары белән үбешеп, киредән җиргә сибелде:

Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында-а-а,

Сагнуларым, сагышларым

Бу моңлы җырларымда...

Халык тантана итте, үзләре дә сизмичә, кулсыз гармунчының көенә кушылып җыр сузды:

Наласаның күлләрендә

Тезелеп йөзә аккошлар.

Үсеп җиткәч, чит җирләрдә

Йөртә безне язмышлар...

Мәйданда патшалык иткән шушы моң агышында әнисенең тавышы да яңгырап-яңгырап киткәндәй тоелды Әнвәргә... 

Гүзәл ӘДҺӘМ
Казан утлары
№ 7 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№16 (815260) / 20.09.2012 23:10:29

Арчалы, ГҮЗӘЛ ӘДҺӘМ БЕЗНЕҢ АВЫЛНЫКЫ УЛ - НАЛАСАДАН.Шуларның кызы.Әдһәм абый белән Раушания апа кырык елга якын Наласада укыттылар. Урыннары оҗмаһта булсын.Хәзер аларның улы Камил абый хатыны Лилия апа белән шунда эшли. Шәп укытучылар.Гүзәл апа үзе дә укытучы, Алабуга институтында укыта.

№15 (815139) / 19.09.2012 22:06:49

Гузэл Эдхэм - Наласанын укытучы Эдхэм абый белэн Раушания апаларнын кызлары тугелдер бит?

№14 (809970) / 21.07.2012 21:55:53

Әйбәт хикәя. Күңелдә кала торган.

№13 (809241) / 08.07.2012 13:44:58

Бер сулышта укып чыктым.БИК ЗУР РЭХМЕТ!

№12 (809186) / 07.07.2012 08:57:22

Каләмең шома, телең йөгерек,хикәяң бик матур, Гүзәл! 3 дипламны юкка алмагансың! Китабыңны да бер сулышта укып чыктым.Нигә "В контакте"га кермисең, анда без шактый җыелдык.

№11 (809177) / 06.07.2012 21:02:33

нишләде.
Синеңчә яңалык нәмәстә ул?
Нинди яңалыклар турында ишетәсең килә?

№10 (809167) / 06.07.2012 16:57:13

Бик матур язылган!

№9 (809164) / 06.07.2012 14:08:33

Уйлап кара! Безнең акчага салынасы булып та салынмый торучы юлларда көн саен аврия, безнең акчага дәвалый торган больницаларда нинди ваемсызлык, безнең акча белән сайланган депутларның эшлекселеге һ.б.һ.б.

Син бит үзеңне бетерәсең!

№8 (809163) / 06.07.2012 13:59:17

Бетеренерсең дә, алар кәгазе бит безнең акчага алынган.Адәм рәтле журнал чыгарсыннар!

№7 (809162) / 06.07.2012 13:55:14

шул хәтле бетеренмә әле №6!
үзеңне сакла,кәгазьгә ни язмаслар!!!!

№6 (809160) / 06.07.2012 13:32:12

Бу әдәбият кануннарын ист тотып язылган чын әдәби әсәр, ә "гыйбрәт өчен" чиле-пешле язма түгел.хикәяне укыгач, Казан утларына булган үпкә-ризасызлыгым кими төште, югыйсә кайбер язмалары бик кәефне кырган иде.Ләкин Казан утларында басылган һәрбер әсәр шедевр булырга тиеш, ә берничәсе генә түгел.Казан утларына таләп - иң югарысы, ул эталон,редакция моны истән чыгармасын иде!

№5 (809157) / 06.07.2012 11:56:00

Нишләде бу журнал?! Ник шундый уртакул нәрсәләр бастыра! Авторның бу темасы тапталган ласа. Бер яңалык та юк.

№3 (809155) / 06.07.2012 11:27:15

Бик матур язылган. Рэхэтлэнеп укыдым. эллэ ничэ тема кузгатылган.... Рэхмэт авторга!!!

№2 (809154) / 06.07.2012 11:11:31

Автор сугыш елларын хәтерләтеп,күзләргә яшләр китерде.
З.Зәйнуллинның Арбалы хатыннары да,Гүзәлнең хикәясе дә безнең әниләрнең,әбиләрнең сугыш вакытындагы тормышларын ачык итеп сүрәтли!
Бүгенге яшьләр ачлыкның ни икәнен белмәсәләр иде...

№1 (809150) / 06.07.2012 10:22:40

Авторга чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Шушы хикәягез белән үткән, еракта калган сабый бала чагыма кире әйләнеп кайткандай булдым. Сугыш елларында тумасам да, дөнья барында күрсәтте..
Язманы укыганда күңелемдәге иң изге, пакъ, тормыш ачысы юып бетерә алмаган хисләрем йолдыз булып күккә атылып, чәчкә булып җиргә сибелде...Рәхмәт сезгә!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте