поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
25.06.2012 Сәясәт

Шик астына алуның мәгънәсе юк

“Регнум” хәбәрләр агентлыгында “Независимая газета”га язгалап торучы мәгълүм кемсәләребез соңгы вакытта Болгар цивилизациясенең борынгылыгын, Казаныбызның мең еллыгын шик астына алучы язмалар бастырды. Анда республикабыз җитәкчеләре, мәгълүм галимнәребез дә тискәре яктан телгә алына. Шул дәгъваларга Сез нәрсә әйтерсез икән, дип, без ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.

– Болгар цивилизациясе дөньяда танылган. Аны танымаучы бер А.Овчинников (КХТИ институты мөгаллиме, тарих фәннәре кандидаты) кына калгандыр. Үзен шулай зур галим дип йөртүчеләр була инде. Әйдә, йөри бирсен. Андыйлар булгалый. Дөресен генә әйткәндә, мондый хәл шикләндерә. Югыйсә кире кагу өчен җитди дәлилләр ки­рәк. Әле бит Болгария дә бар. Безнең җитәкчеләр, га­лимнәр, Татарстан ошамаса, Болгария дә ошамыймы? Мә­сәлән, алар Идел буе тарихын – Болгар чоры тарихын нык өйрәнә. Бик күп кенә китаплар чыгардылар. Безнең дә шактый гына китапны тәрҗемә итеп бастырдылар. Аерым телеканалларында тарих, Татарстан турында еш сөйләп торалар. Овчинников үзен галимнәр төркеменә каршы куя. Аңлашыла: моңа акча түләнә. Кем түли икән аңа? КХТИ, яңача әйткәндә, Казан технология университетымы? Әллә РИСИ – Идел буе төбәк һәм милли-дини тикшеренүләр үзәгеме? Бу үзәкне тотуга генерал-лейтенант Леонид Решетников акча түләгәне билгеле инде. Тышкы разведкада озак еллар эшләгән кеше ул. Мондый хәл аптырата мине. Югыйсә РФ Фәннәр академиясе, анда махсус социология институты, “Левада” үзәге, ВЦИОМ да бар – әллә кемнәр тикшеренә, сораштыра, өйрәнә. Федераль иминлек хезмәте бар. Хәзер инде Тышкы разведка да тарихны өйрәнәме? Дө­ресен әйткәндә, тарихи тикшеренүләр – галимнәр эше. Мәгълүмат җыясың икән, Овчинников булышырмы, юкмы – әйтүе кыен.

Тарихчы буларак та, төптән уйлап караганда, аның объективлыгы шикләндерә. Хәзер меңьеллыкны кире кагу мәгънәсез. Аны РФ Фәннәр академиясе таныды. Моны бит үз башыбыздан уздырдык. Алар үз кешеләрен би­регә җибәреп, монда махсус экспедиция үткәрде. Алар бит башта килешмәде, аерым тикшерәбез, диде. РФ Дәүләт музеенда эшләүче бердәнбер Егоров каршы чыкты. Имеш, чех акчасын махсус ташлаганнар. Янәсе, моны каяндыр алганнар. Ул тәңкәне Чехиядә, Германиядә, Польшада тикшерделәр. Безнең өчен генә түгел, алар өчен дә сенсация булды ул табыш. Мәсәлән, өч метр биеклектәге таш стена бар. Әле ул йөз метр чамасы киңлектә. Аны болай гына, кеше күрмәгәндә генә җир астына кыстырып куеп булмый бит. Ул – XII гасыр стенасы. Аның астында Х гасыр стенасы. Ул да күренеп тора. Аны да ясап куеп булмый. Әле казылмаган урыннар күп, ул җирдә казып карарга мөмкин. Ул стена Казансуга хәтле бара. Шуңа күрә борынгылыкны кире кагуны аңлавы кыен. Ярый, акча түлиләр, ди. Нәрсә өчен түлиләр соң? Мондый кире кагып маташулар Тышкы разведкага нәрсәгә кирәк – аңлашылмый. Генерал-лейтенантка бу нәрсәгә кирәк – шуңа аптырыйм мин. Фән түгел бу. Үз вакытында Овчинников минем өстән ВАК (Югары аттестацияләү комиссиясе) әләк язган иде. Анда комиссия төзеп, мине тикшерделәр. Аптырадылар – ялган бит бу, диделәр. Әләкче, шымчы, кадимче дип әйтер­гәме инде аны?!

Әле менә без быел көзен Болгариягә, Варнага барырга җыенабыз. Анда октябрь аенда Болгар цивилизациясе буенча зур җыелыш булачак. Берничә илдән, шул ук вакытта Рәсәйдән дә (Казаннан берничә генә) галимнәр катнашачак. Мәскәүдән, Себер­дән, Украина, Венгрия, Гер­маниядән киләчәкләр. Болга­риядән бик күп галим катнашыр дип көтелә. Моның бе­лән Болгария Президенты үзе кызыксына. ЮНЕСКО Генераль секретаре килермен дип вәгъдә биргән. Хәзер инде без нинди дәрәҗәдә узар дип дулкынланып торабыз, үзебезнең материалларны әзерлибез. Шунда инде кү­ренәчәк: безнең технология университеты бу доцентны ни өчен үзендә тота икән? РИСИ­ны тоту күпмегә төшә? Нигә Мәскәүдә шундый мәгъ­нәсез эшкә акча түгәләр? Решетников уйласын.

Сүз ахырында мең еллыкка кайтып тагын бер кат шуны әйтмәкчемен: Русия Фәннәр академиясендә тикшергәндә бик күп академик катнашып, һәркем үз фикерен әйтте, бөтен мәгълүматны җый­ды­лар. Мунчаев доклад ясады (монда аларның археологлары эшләде бит). Дөрес, кайберәүләр, Казан тарихы тагын да борынгырак, диде. Әйтик, Швеция галимнәре мең ел ярым дип белдерде. Һәрхәлдә, XII гасыр стенасы астында Х гасыр стенасы булуын РФ Фәннәр академиясе президиумы таныды. Анда чех тәң­кәсен әллә ни искә төшерүче дә булмады. Ул безнең фән өчен әллә ни мөһим түгел. Беренче чиратта ул чехлар өчен кызык. Алар өчен сенсация. Прагада бу тәңкә җәһәтендә махсус ике конференция булды. Аларның үзләрендә андый тәңкә юк. Димәк, әле аны ташлыйм дисәң дә кайдандыр табарга кирәк. Карар кабул иткәндә бердәнбер Тишков кына тавыш бирмәде, җые­лышка соңга калдым, дип тавыш бирүдә катнашмады. Егоров та каршы чыкмады. Президиумда моны фәнни ачыш дип бәяләделәр. Элеккесенә караганда, бу методика яхшырак дип, башкаларга да безнең ысулны тәкъдим ит­теләр. РФ Фәннәр академиясе журналында президиум карары дип басылды ул. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 125 | 23.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы