• 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 19.09 Микулай, 12+,Кариев театры, 16.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 18 Сентябрь
  • Алмаз Хәмзин - юмор остасы
  • Гариф Ахунов (1925-2000) - язучы
  • Ләйсәнә Садретдинова - журналист
  • Гөлнара Габдрахманова - дәүләт эшлеклесе
  • Ильяс Җиһаншин - дин әһеле
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
  • Үзебезнең умарталыктан бал сатам. Казан буенча китереп тә бирәм. 3л-1300, кәрәзле бал- 500сум/кг. 89625497103
  • Сдается однокомнатная квартира на улице ак.губкина 89050238959
  • Мавлютова братья Касим урамында студия гостиница сатып алам риэлторсыз хужадан 12 кв. Метр дан башлап 18 кв. Метр га хэтле 89393825975
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
 
 

 
Архив
 
22.06.2012 Мәдәният

“Әлфия апагыз да картаеп килә бит”

Без артистларны юбилейлары җитә башлагач кына искә төшерергә гадәтләнгән. Шуңа күрә башка вакытта аларның хәлләрен белешкәнгә сөенеп куялар. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия апа Авзалованың кызы Зөлфия Америкадан кайту белән аларга барып сөйләшеп утырырга килештек.

Алар үзләрен танылган җырчы баласы дип уйламаган

Фатирларына килеп керүгә, Әлфия апа үз туганыдай каршы алды. Һәрвакыттагыча шаян, җор телле җырчы: «Әлфия Авзалова да картаеп килә бит», – дип шаяртып куйды. Аннары үзенең яраткан җырын сузып җибәрде. «Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да...» «Әле шушы арада гына Илһам Шакиров килеп хәлемне белешеп китте. Аның белән дә яшьлек елларын искә төшереп җырлашып утырдык. Мин үземне сәхнәдән киткән кебек тә сизмим. Әле дә концертларга чакырып торалар, тик соңгы вакытта кан басымы борчый», – ди Әлфия апа. Бүгенге көндә җырчы олы кызы Гүзәл тәрбиясендә яши. Кызларының, оныкларының акыллы булулары белән нык горурлана ул. Гүзәл заманында Алабуга пединститутын тәмамласа да, аңа үз һөнәре буенча эшләргә туры килмәгән. Бүгенге көндә ялда. Аның кызы Иделия башта юрист белгечлеге алган, аннары Казан дәүләт университетында укыган. Улы Оскар менеджер булу белән бергә инглиз теле буенча тәрҗемәче дә.

«Укыган елларда күренекле җырчы баласы булу ничегрәк иде соң?» – дип сорыйм Гүзәлдән. «Без үзебезне танылган кеше кызлары, дип уйламадык. Имтиханда батырырга теләгән укытучылар да булды. Әни өчәр айга гастрольләргә киткәч, мин – театр, Зөлфия бию түгәрәгендә шөгыльләнде. Шулай ук тегү-кисү түгәрәгенә йөрдем. Үземә киемнәр тегеп кидем. Хәзерге вакытта бәйләргә яратам. Каникулларда әни безне үзе белән гастрольләргә йөртте. Концерт вакытында Зөлфия сәхнәгә әни янына йөгереп чыга да, янында биеп тора иде. Тамашачы аңа кул чаба башлый.

Әнинең сеңлесе Флюра апа вафат булгач, аның балалары да безнең белән бергә йөрде. Әни барыбызны да бертигез күрде. Юлда йөргәндә тракторларның әйләнеп каплана язган чаклары да булды. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, әни һәрвакыт шаяртырга бик яратты. Кайчак баянчыларның капчыгына кирпеч салып куя торган иде. Тегеләр исә: «Нигә авырайды соң бу баян?» – дип зарланыша-зарланыша капчыкларын күтәреп баралар».

 «Әни пешергән ризыклар сагындыра»

Зал диварына эленгән Әлфия апаның портретына карагач, җырчының бөтен ил буйлап халыкны моң дәрьясында гиздереп йөргән вакытлары искә төшә. «Их, кайда икән шул чакларым?» – ди Әлфия апа, Зөфәр Гимаев иҗат иткән портретка карап. Аның шушы сүзләреннән соң Гүзәл ханым үзенең зарын да белдереп алды: «Адәм баласы эшләгән чакта гына кирәк икән. Туган көнендә үзе белән 40 ел бергә эшләгән Сания һәм Кәрим Габидуллиннар һәм Салаваттан башка шалтыратып котлаган кеше дә юк. Хәтта туган ягында Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль үткәреп тә, үзен чакырмыйлар. Гомер буе сәнгатькә хезмәт итеп «Шәһәрнең мактаулы гражданины» булырга да хакы юкмы икәнни аның? Әнине хастаханәгә алып барырга да башта машина эзләргә кирәк».

Габидуллиннар гаиләсенә аерым тукталасым килә. Заманында әнигә куркыныч диагноз куелган чакта да Кәрим Габидуллин: «Әлфия Авзалова башкалардан аерылып торган кеше. Ул авыруны җиңәчәк», – дигән иде. Шуннан соң, Аллага шөкер, әни терелеп аякка басты һәм уналты ел сәхнәдә җырлады».

Гүзәл гомер буе аралашып яшәгән әтиләре Зиннур абыйның моннан берничә ай гына вафат булуын да әйтте.

Сүзебезгә Зөлфия кушылды. Ул үзенең яшьлек елларын искә төшерде. «Мин әле һаман да әни пешергән өчпочмакларны, мантыларны, пәрәмәчләрне, токмачлы ашларны сагынам. Аларның тәме тел очымнан китми. Ул әйбер пешерсә, күршеләргә дә өләшергә яратты. Үзем дә Америкада милли ризыклар пешерәм. Әни безгә бик таләпчән булды. Сәнгать юлыннан китүебезне теләмәгәнгә күрә, мин театр училищесына ул гастрольләрдә чакта гына имтихан бирергә бардым. Шул вакытта училище янында Илһам абый очрады. «Ни эшләп йөрисең?» – дип сорый бу миннән. Шунда аңа имтихан биргәнемне беркемгә дә әйтмәскә куштым. Шулай итеп Марсель Сәлимҗанов курсына мине Халит Кумысников кабул итте. Без Фәрит Бикчәнтәев белән бер группада укыдык. Укытучыбыз Наилә апа Гәрәева белән Илдар Хәйруллин булды. Беренче курстан соң кияүгә чыгуым сәбәпле, укуны ташларга туры килде. Әмма барыбер соңыннан училищены тәмамладым. Мәхәббәт тарихына да тукталыйм инде. Миңа ундүрт яшь иде. Бервакыт авырып киткәч хастаханәгә бардым. Шунда чибәр генә табибны күрүгә: «Бу кеше минем ирем булачак», – дигән уй башымнан йөгереп үтте. Равил миннән унбер яшькә өлкәнрәк. Сәнгатьтән аерылуыма үкенгән чакларым да булды. Мин филармониядә әни белән бер группада концертны алып баручы булып эшләдем. Равил белән без башта Мәскәүдә, аннары Кипрда яшәдек. Кызыбыз Ләйсән Казан дәүләт гуманитар-педагогика институтының чит телләр факультетын, аннан соң Англиянең Кембридж университетын тәмамлады. Аның беренче ире баласы туарга бер ай кала Казанда фаҗигале төстә вафат булган иде. Бүгенге көндә кызыбыз да безнең янда – Американың Вашингтон шәһәрендә яши. Өч бала үстерәләр. Ирем Равил медицина фәннәре докторы, Татарстанның Америкадагы илчесе булып тора. Үзем юридик белем дә алдым. Иремнең эшендә ярдәм итәм».

Без сөйләшеп утырган арада Америкадан Зөлфиянең кызы Ләйсән шалтыратты. Бездә сәгать өчләр тирәсе. Аларда әле иртәнге җиде – йокыдан торып кына киләләр икән. Зөлфия скайп аша кызы белән сөйләшеп алды, нәни оныгын да татарча сәламләде. «Безнең өйдә кияү, балалар белән испанча, Ләйсән русча, мин татарча, башка җирдә инглизчә сөйләшәбез. Кияү Америка кешесе», – ди Зөлфия. Икенче кызыбыз Рената унберенче сыйныфта укый. Мәктәпне тәмамларга тагын бер елы калды. Америкада унике ел укыйлар. Ветеринар булырга хыяллана. Анда югары уку йортында белем алу кыйммәт. Шуңа күрә, гадәттә, колледжда өч ел белем алганнан соң гына укуларын дәвам итәләр.

Хезмәте хөрмәткә лаек

Әлфия апаның сәхнә күлмәкләренең барысы да өйләрендә саклана. Зөлфия үзләренең киләчәккә планнары турында да сөйләде: «Моннан өч ел элек Әлфия Авзалова фонды оешкан иде. Без хәзер шуның белән шөгыльләнергә уйлыйбыз. Казанда аның музеен оештырасыбыз килә. Заманында әнинең истәлекләреннән торган китапны тулыландырып яңадан бастырырга хыялланабыз. Әни башкарган җырлардан дисклар чыгарырга исәп бар. Нәфис фильм төшерү уе да юк түгел. Аннан соң сәнгать кешеләре өчен махсус клиника ачу теләге белән янабыз. Әнинең хезмәте хөрмәткә лаек.

Кызганыч, әлегә мин әнигә җәй айларында гына ярдәм итә алам. Бу кайтуымда фатирына ремонт ясату белән шөгыльләнәм».

Аерылышканда Әлфия апа: «Җырлыйсы килә бит, бер дә туктыйсы килми», – диде моңсуланып. Үзем дә, аны юатып: «Җырла әле, Әлфия апа, туктама!» – диюдән башка сүз әйтә алмадым.

Әлфия Авзаловадан чәй янына алма бәлеше рецепты

200 грамм май, ярты стакан шикәр комы, 1,5 стакан он кушып камыр басасың. Аның бер өлешен суыткычка куеп торырга кирәк. Калганын табага салып, өстенә алма турыйсың. Аннары суыткычтан алган камырны угычтан уарга кирәк.  

Бәлешне 25-30 минут пешерәсең. 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№69 (808808) / 28.06.2012 15:28:42

какая разница сон, ТатАССРмы, Казанская областьмы?

№68 (808788) / 27.06.2012 23:05:29

И.Шакиров һәм Ә.Авзалова булмаган булса, Татарстан АССР 70нче елларда ук таралып беткән булыр иде. Казан өлкәсе генә булып яшәр иде диюем.

№67 (808787) / 27.06.2012 22:56:53

Шөкер, татарның: Әлфия, Илһам, Тукай, Такташ, Сәйдәш, Җәлил ... иии, барыбер санап бетерә алмам - ул-кызлары булган.

Бүгенге татар ул-кызлары күңелендә татар \"ята\" икән, татарның киләчәге бар.

Дөньяны Сабантуй иңли. Дөньяны татар галимнәре иңли. Дөньяга татарның кыргый-кәкере аяклы илбасар, чурка түгеллеге турындагы мәгълүмат тарала.
Әйтеп торасым килми: Сафия Гобәйдуллина, Роальд Сәгдиев, Рудольф Нуриевлар турында.

Яшьләр дә, татарлар да - Рәсәй кысаларындагы ихтирамсыз җәмгыять кочагында тәрбияләнеп, кайбер бозыклык-шакшылык үрнәкләрен сеңдерергә мәҗбүр.

Татар, юлын табар, ышанам - чистарыну юлларын һәм яхшы киләчәккә.

№66 (808784) / 27.06.2012 22:07:37

Чын татар!!
Халык турында сойли башласалар, ин элек ул халыкнын куренекле фикер иялэрен,мэдэнияттэ,эдэбиятта тирэн эз калдыручы сэнгатькэрлэрен искэ алалар!

№65 (808780) / 27.06.2012 20:54:58

шушындый яшьләр үсеп җитте!
олыларга ихтирам юк.
ата-аналарына да ихтирам юк.
картайган көннәрендә үзләренә дә ихтирам булмас.
онытмасыннар иде.

№64 (808778) / 27.06.2012 20:49:56

Менә нәроә:Илһам Шакиров бн Әлфия Афзаловаларны чынлап та чәйнәп утыру килешми,беребезгә дә.Бу ике шәхес үз заманнарының легендалары булып тарихка кереп калдылар инде.Хәзер кемгәдер пәнәләп ,кемнедер жәлләгән булып утырудан файда юк.Бу очракта мондый нәрсә "Эше юк-ыштаныннан бет карый",кебегрәк килеп чыга.Сыер савучыларны да күпме генә хөрмәт итсәм дә,аларны сәнгать өлкәсендәгеләр бн чагыштыру урынсыз дип беләм.Һәр баканың үз сазлыгы дигәндәй,һәр хезмәт иясенең үзенең мактала торган,сүгелә торган моментлары буладыр ул.Әлфия бн Илһам да гел макталып кына тормаганнардыр бу тормыш юлын үткәндә,шуна күрә тимик аларга,хөрмәт бн караргша өйрәник мондый шәхесләргә.
Әгәр дә берәр олы җырчы,я булмаса берәр атаклы композитор бу кешеләр турында нинди дә булса фикер әйтсә ,әле аңларга булыр иде.Ник артына яшеренеп кешенең хезмәтләрен күрмәскә тырышу - ахмаклык кына түгел,ә эчкерлелек тә.

№63 (808774) / 27.06.2012 19:53:09

"Кем бу"ны Кигәвен диделәр. Каядыр 70яшькә җитеп клүче кеше бугай.

Шаккатам.

№62 (808772) / 27.06.2012 18:39:24

Монда чын татарлар утыра Әлфия белән Илһамны чәйнәп.Хәзерге эт көтүе кадәр җырчы арасыннан нигә берәрсен чәйнәмимсез? Игътибар итәрлекләре юкмы? Кем бу, син кайсы заман кешесе? Советлар заманында безне уйларга да, үзебезнең проблемаларны хәл итәргә өйрәттеләр. Тумыштан акылы булмаган кеше кайсы заманда да уйларга өйрәнми инде.

№61 (808768) / 27.06.2012 15:43:36

Может житэр инде?!
Элфия апа рецепты белэн пирог пешердем, тиз дэ, тэмле дэ.

№60 (808765) / 27.06.2012 15:10:39

Әлфия апаның яшьлегендә җырлаганы, әдбәттә, мактауга бик лаек. Әлфия апа, җырлап, үз эшен башкарган, сыер савучы үз эшен. Икесе дә халыкка хезмәт иткән, үз ишегалдында гына эшләп йөрмәгән. Әлфия апага дәүләт, аның эшен танып исем-атлар, фатирлар биргән, сыер савучының хезмәтен беркем дә бәяләмәгән. Мин язучы, җырчы, артист халкына шаклар катам, без халыкка хезмәт итәбез, эшебез бик авыр, диләр. Чынлап та, җиңел түгелдер, бик авырдыр, тик сыер сауган хатынга да бер дә җиңел булмаган, ул да бик кирәкле хезмәт башкарган. Җырчы, артист кавеменең үзен бик югары санавына халык үзе гаепле: соң, халыкка хезмәт итәсең икән, димәк, халык өстенрәк, ничу үзеңне әллә кая югарыга куярга.

№59 (808756) / 27.06.2012 13:03:59

65,75,85 тэ кемнэр эшли?тагын да шул ук артист ,чиновник халкы...гади колхозчы пенсиягэ чыгар очен конен санап тора,анарчы эшлэргэ рэте калса....э " тормышта аста"дигэн сузгэ-бер дэ аста яшисе килми,авыл халкынын да кешечэ яшэргэ хакы бар,кешечэ яшисе бик килэ.

№58 (808740) / 27.06.2012 08:33:42

иркә сүзен күәтләп,тиздән тигезлиләр пенионерларны. пенсинерларга бер тиен дә түләми башлаячаклар,болай барса.
менә шунда 65тә,75тә,80дә эшлләрен дәвам итәр пенсионерлар.

шатланыргамы, кайгырыргамы бүген безгә, 30-50яшлеләргә,белмим.

ПФда акча бетеп бара!!!

№57 (808735) / 27.06.2012 07:32:07

№54 тамашачы,

"Җырчы сәхнәдә - өстә, тамашачы залда - аста булган шикелле, тормышта да без аста булырга тиеш, тинтәк халкым минем!"


Дөресен әйткәндә, әйтик Фәридә Кудашева тамашачысы мондый сүзләр әйтмәс иде. Күрәсең Әлфия Афзалова концертларына гына йөргәнсеңдер. Аның тамашачысы төрле иде.Чөнки җырлары да төрле иде. Татарда ИА кертеп җибәргән кеше бит.

Халыкка тинтәк дип әйтергә хакың юк беренчедән. Бу синең дәрәҗәңне генә күрсәтә, һичничек халыеныкын түгел.Сәхнә ул бар кешегә күренерлек булсын өчен генә биегрәк.
Артистлар әле татарда 100 еллап чамасы гына килеп чыккан кешеләр. Аңарчы татар иң кимендә 1000 ел яшәгән.Менә бер көн кибетегезгә ипи белән сөт китермәсеннәр әле...((( Күрерсез асны!!!!!!

Пенсияләрнең әдәм көлкесе икәнен сөйләргә кирәк, әлбәттә.Әле шуны да тиз генә бирмәскз җыеналар, ди бит.40 ел стаж кирәк булачак хатын-кызга.

Конкретно син аста яшәргә телисең, монысы синең теләк.Каршы сүз юк.Әлеге язган фикереңнән моңа лаек икәнең күренә.

№56 (808734) / 27.06.2012 00:06:09

Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров, Зәй районы Бура - Киртә авылына без бәләкәй(малай) чакта килгәннәр иде(икесе генә түгел, әлбәттә). \"Илһам исемле кешеләргә фатирга керткәннәр(төн кунарга) - Әлфия белән Илһамны; өйләнешәселәре дә ерак калмаган икән\". Авыл халкы көчле фантазёр(уйдырмачы, гайбәтче) - беләм. Авыл халкы сүзләре никадәр хак булгандыр, әмма Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың Бура - Киртәгә килүләре хак.
Байтак еллар узгач, Әлфия Авзалова Кадер авылы ДК сында(калхузыбызның үзәк ауылы) җырлады.

Кызганыч, урысча әйтем бар: \"Ис кусство требует жертв\", ягъни: талантлылар үз талантларын халыкка багышлап, үз тормышларын корудан ваз кичәргә тиеш. Татарлар арасында да таныш булган, элегрәкке бер әйтемне йомшартыбрак әйтәм: \"Очраклы мәхәббәт уеннарын иң күп уйнаучыларның иң-иңнәре: шофёр һәм артист\".
Шөкер, Әлфия Авзалова буыны дәвам итәчәк. Илһам Шакировныкы да дәвам итәр, дип ышанам. Рәхмәт аларга.

№55 (808732) / 26.06.2012 23:38:19

таныш, мин ике кулымны да кутәрәм: тигез интексеннәр!
Минем авылдашларым иртәнге дүрттән торып сыер савырга баргандаsm34:,

алар банкеттан кайтып йоклагандыр, могаен:

№54 (808731) / 26.06.2012 22:55:41

Мин гади тамашачы ничек инде И.Шакиров һәм Ә.Авзалова белән тигез булыйм ди. Җырчы сәхнәдә - өстә, тамашачы залда - аста булган шикелле, тормышта да без аста булырга тиеш, тинтәк халкым минем!

№53 (808722) / 26.06.2012 20:37:58

Эйдэгез алайса, бердэмлегебезне курсэтеп,тигез интексеннэр!!!!-диеп кутэрик кулларыбызны!!!
Хет шушы фикердэ бердэмлек курсэтик!!

№52 (808721) / 26.06.2012 20:31:13

Кемдер, дөрес!!
һәм шул 5000гә тулмаган пенсия алучылар тормыштан канәгать: "хәзер рәхәт заманалар килде, тамак тук, өс бөтен, хөкүмәт пенсияне вакытында биреп тора")) дип сөенеп туймыйлар))
Җитмәсә җитми инде ул, һаман саен күбрәк кирәк!(
Артист халкына элек тә (совет заманында) игтибар зур булган,начар яшәмәгәннәр, хәзер бигрәк үсендерәләр. ничу, авыр эштә эшләмәгәннәр, булганына канәгат итү кирәк!

№51 (808720) / 26.06.2012 20:29:42

пинсәнирләр (мунчада патша да,генерал да,игенче дә дигән шикелле) барысы да тигез .)))


Тигез интексеннэр дисен алайса,шулай инде?!

№50 (808714) / 26.06.2012 19:39:42

пинсәнирләр (мунчада патша да,генерал да,игенче дә дигән шикелле) барысы да тигез .

№49 (808709) / 26.06.2012 18:11:11

Купсенмим,авыл кешесе кебек 4400-5000 пенсиягэ яшэмилэр.Штатта тормасалар,тегеннэн дэ,моннан да акча тулэмэслэр иде.Авыл кешесе элек тэ таякка эшлэгэн,хэзер дэ майонез белэн каткан колбаса,сырга эшли.Кайсы пенсионерга шунын кадэр кадер-хормэт,булэклэр(квартира,машина....) курсэтэлэр?Алар да заманында ЭШЛЭГЭННЭР.

№48 (808707) / 26.06.2012 16:57:31

Соң киткәннәр бит инде,кемдер. Штатта утырып акча сорамыйлар.

№47 (808703) / 26.06.2012 14:32:42

Картайгач,яшьлэргэ юл биреп,вакытында китэ белергэ дэ кирэк....

№46 (808699) / 26.06.2012 10:51:47

Куразачы.
Безнең буынны тәрбияләп үстергән җәмгыяттә, безне фикер йорөтөргә, үзебезнең фикеребезне әйтергә өйрәтмәделәр.. Безнең өчен кем дер уйлаган була иде, безнең исемдән кем дер сөйләде..
Үзенең фикерен, сүзен әйтергә тырышкан кешене исерек, акылга сай, ычкынган диделәр..
Аллага шөкер болар барсыда артта калды, әйләнеп кайтмас..кайберәүләр өзелеп сагынсада , көтсәдә..

№45 (808698) / 26.06.2012 10:38:44

Куразаче мат ру укучылары соравы буенча.Бу хатынга (Иркэгэ932) бэйланмагыз.Кулында кагаз бар.Яш вакытта травма алган.Мона тикле мат ру да икэу эшлэгэн.Алар киткач шушы хатынны кушканнар.Моннан котолу чарасы.Язганнарына внимание бирмэскэ. бутан чара юк.

№44 (808696) / 26.06.2012 07:27:46

Радиотыңлаучы, )))

алар да кеше бит.Күпчелек кеше корсак һәм үрчү белән генә яши. Моны ялгыш димәс идем.

Тик нинди чыгышы нинди акчага корсак тутыралар, монысы икенче мәсәлә.

№43 (808689) / 26.06.2012 00:49:18

Элек һәм хәзер. Күк белән җир аермасы. Элек халык өчен дип җырладылар И. Шакиров та, Ә. Авзалова да һ.б.лар да. Хәзер наркоманнар һәм юлдан язганнар өчен дип җырлыйлар. Шуларның зәвыгына туры килергә тырышып ыңгыраша хәзерге җырчылар. Иле шундый, мондый илдә юньле кешегә дә, юньле җырчыга да сан юк. Хәзерге мафиоз җырчыларның төп максаты - халыкка хезмәт итү түгел, ә табыш артыннан куу, алар акча белән саташалар. Алардан Рөстәм Яхин кем ул дип сорасаң аны белмиләр, январь аенда кайсы пляжда кызынып яту әйбәтрәк икәнен яхшы беләләр.

№42 (808680) / 25.06.2012 22:40:49

Элгәреге җырлар,һәм,бүгенге..

Бакчадагы радио-үтергеч тәэсир итүче.Авыл клубы- з.б.

Әлбәттә бар тыңларлык -минем өчен,көтеп, кич җитә.

№41 (808672) / 25.06.2012 21:23:17

кәнишне килешерсең шул,№40 - син.син.син,кигәвен,кем бу!!!

кигәвен,әгәр башың белән мичкә керсәң,мин сине күтеңнән таныйм...


төрле ник артында язучыларны сүгәсең,ә үзең үк шуны эшлисең!!
сиңамы суң мораль,чисталык турында такылдап утыру.

№40 (808669) / 25.06.2012 21:16:27

Ай-хай малай,Иркэне эйтэм,кыз микэн,бик шарлатып сия.

№39 (808668) / 25.06.2012 21:10:16

Сезнең белән килешми мөмкин түгел..Сез бит бөйек сәнгать әсәрләрен аңлаучы..

№38 (808665) / 25.06.2012 21:00:54

әй иркә.
моңлылар да җитәрлек әле дөняда...

моң бер кайчан да искерми,моңсыз кеше - робот. ялгышасың әднәке.
моңсыз-сагышсыз кеше бик аз.

син инде ул уникальный экземпляр...

№37 (808664) / 25.06.2012 20:53:44

№35 - кигәвен-кем бу - син янә нәрсә турына язасың суң?
үзеңчә син генеалный мыселләр язасыңдыр үзе,әмма мин - синдәй гении түгел - аңламыйм...

расшифруй.

№36 (808663) / 25.06.2012 20:48:45

оят, 
"Бер нотасын, ритмын бозмыйча." дип ачыкланган бит((((Моның өчен колагыңа аю басмаска тиеш.

Моңискереп килә инде, хәзер актуаль түгел. Моң интеккән тән һәм җанга кирәк. Хәзер иркенәйдек инде, артык моңаясы килми.


№35 (808661) / 25.06.2012 20:32:21

\"Халык бөйек ул, халык шагыйрь ул..\"
Һәм шулай ук алдап булмый халыкны..Тарих үзенең сүзен әйтер..
Аңлаган, тыңлаган, ошаган булып кына булмый..

№34 (808660) / 25.06.2012 20:21:19

Иркә.
Иркә ханым,искә төшерә башласаң бардыр инде онтылып калган җырчылар..Габдулла Рахимкулов, Мөнирә Булатова
Синең белән мин яратып бетермәгән совет чорының үз плюслары бар иде..

№33 (808659) / 25.06.2012 20:18:49

әй иркә, каян беләсең син җиренә җиткергәнме,әллә арттырп ук җибәргәнме? нинди бизмәндә үлчисең суң син, татар җырларын! әкиәтттт сөйләп утырма,каян килгән знаток.

татар җырларын бер райунда бер төрле,икенче райунда икенче төрле,керәшеннәр өченче төрле җырлыйлар татар җырларын.

халык МОҢЫ булырга тиеш! баста.
кансирвәтүрия кыссаларында укыган татар җырлаучылары турында әйтмисеңдер шәят.
анда бит Ключерев классы,Лиман классы,һ. б. татар булмаганнар,татар булып та татар моңнарын онытканнар класслары эшләп килә.

әйт әле минем дә беләсе килә,кадан белергә ул җиренә җиткереп җырлаганнарын?

№32 (808658) / 25.06.2012 19:54:41

Рафаэль Ильясов онытылган әле. Татар халык җырдларын җиренә җиткереп җырлаучы.Бер нотасын, ритмын бозмыйча.

№31 (808652) / 25.06.2012 16:10:29

Шәхсән миңа, ике генә йолдыз бар дип масаеп утыруыгыз ошамый. Бездә матур җырлаучылар күп, үзем шулардан Флера Сөлайманованы бик яратып тыңлыйм. Әлфия апабызның яшь чактагы җырлары матур, картаеп җырлаганнары матур түгел. Илһам абый сузып җырлый, для любителя, шулай да яратам аны да. Бәширә бик матур җырлый сүз дә юк.

Ләкин. ташлагыз шундый әңгәмәләрне бастыруны! Үзеннән әйттермәсәләр дә, кызы (Әмрикәдән кайткан!)авызыннан әйттерәләр. Соң, авырып китсә, кызы-кияве, оныклары янында, һичьюгы Салаватка шалтырата, ул да булмаса такси бар бит! Аның өчен аерым машина тотыргамы? Уйлап куйдым әле, Әлфия апа Пугачевадан ким яшәми ул! Кызы Әмрикәдә яши, яхшы фатиры бар, БорМатюшта дачасы бар дип тә язганнар иде. Тагы ни кирәк? Балалары-оныклары өчен сорыйлармы? Белмим дә инде. Һич рәнҗетәсем килми, дөрес аңлагыз. Просто кирәкми мондый мескенләнү.

№30 (808645) / 25.06.2012 09:19:21

миңа сезнең өчен. сез бүгенге көннән чыгып язасыз.

сугыштан соңгы елларда,сугыш вакытында да, Гөлсем апа Сөләймәнова җырлады. сугыштан соңгы елларда,күп кенә татар халкының ачы кайгыларын таратучы җырчыларыбыз булды. татар халкы моңайды,юанды җырлар тыңлап,җырлар җырлап. тормышлар җайлана башлады,әммә сугышта калганнар истән чыкмады,бәгерләрен өзде безнең әниләрнең...
50нче урталарыда,Зифа Б.,Фәридә апа К.,Һ.б, җырчыларыбыз арасына Әлфия дә килеп керде. хак әйтәсез алар икәү - И.Ш. һәм Ә.А.
кәнишне,70 елларда башка җырчыларыбыз да бар иде. Вафирә,Зиннур Н.,Рабига С.,Хәнәви Шәйдуллин,Гали И.,Таһир Якупов, һ.б.

ыштып-пыштыр җырчылар арасына,йолдыз булып Бәширә килеп керде. әйтергә кирәк бик вакытлы керде. татар яшьләре татар моңын,җырын онытып барганда,якты йолдыз булып килеп чыкты.

ничек кенә булса да,алар ихтирамга лаеклар!

монда олыларны ихтирам итә белмәүчеләр утыра. күренә,бу кешеләр үз ата-анасын ихтирам итмәүче кшеләр. бу бик кызганыч. олыны олы,кечене кече итә белмәгәннәрнең киләчәге дә,ата-аналары да кызганыч. тәрбия җитмәгән.

үз халкын-милләтен хөрмәт итмәгән милләт кем була? уйланганыгыз бармы? тагын нинди милләт бар үз милләтен хурлаган? минем очратканым әлегә юк иде.

P.S. хәреф,җөмлә төзелешенә бәйләнмәгез,янә укымадым да ничек язылган шулай кабул итегез. мыскыллы язмаларга җавап юк.аларга җавабым текста.

№29 (808639) / 25.06.2012 08:05:57

Беренчедән, бу бит буш торганда мин башлап җибәрдем, яхшы сүз белән.

Үзегезнең башыгыздагы фантазияләрне миңа такмагыз.Мин №11 гә кушылдым. Татар халык җыры, татар эстрадасында болар икәү генә түгел иделәр, Аллага шөкер дип әйтәсе килә.Бөтенләй чыга калмый алганнар да бик күп иде. Чыгып бик күтәрелә алмаган чын талантлар да күп иде.Тпһир Якупов, Габдулла Рахимкулов,Сөләйман Йосыпов, Җүәһирә Сәләхова һәм башкалар.

Таныш, син Бәширә Насыровадан интервью алдыңмы???? Ул сиңа бу турыда үзе әйттеме???Акча аның өчен мөһимрәк дип!!!!Икенчесе, акчалы булса, ул ник очсыз күзлекләр витринасы янында йөри!!!!?????Сез шул монда язучылар күбегез, акча белән үлчисез, һәрнәрсәне. Аның белән үлчәнми торган нәрсәләр бар.

Исеме билгеле булмаганнарның берсен исемен искә төшергәч әйтермен, бюер генә ишеттем шул! Анысы консерватория бетергән ханым!

№28 (808635) / 25.06.2012 00:14:27

фермада эшләгән апаларның кадерен беләләр! 5000 бар микән пенсияләре((

№27 (808634) / 24.06.2012 23:25:46

укыдык. рәнҗетми инде. просто пенсиягә чыккач вакытында китә белергә кирәктер. җырлаштыргалап йөри бит әле. 38 мең акча керә. 10 меңен квартирага түлим дигән. әз түгел.

№26 (808627) / 24.06.2012 21:16:39

№25 (808626) / 24.06.2012 21:11:49

Сәйлән!!

№24 (808624) / 24.06.2012 21:01:46


Бу икегә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә...

(“Мәдхия” Г.Тукай)



....

Күктә ике Кояш кебек Илһам белән Әлфия!
Татар халкы аларга дип,мәңге җырлар мәдхия.

Милләтнең пар сандугачы сәхнә тотты алтмыш ел!
Янә алтмыш ел тотарлар ,булса әгәр кайтмыш юл.

Бу Бөекләр акча, байлык өчен җырлап йөрмәде....
...һәм алар күк беркем халык ихтирамын күрмәде.

Пар Кояшын инде милләт һич аермас кочактан,
Ә мизгеллек очкыннарны җил очырта учактан.

Очкыннардан якты калмый,тик Кояштан -якты күк!
Вакыт җиле Кояшны бит,сүндерәалмый чаткы күк!

№23 (808622) / 24.06.2012 20:46:24

Укыдыгызмы, "Акчарлак "газетасынын сонгы санында " Илхам Шакировны кем рэнжетэ?№ дигэн язма бар. Филармония директоры дахи жырчыны бик кыерсыта икэн! Укыгыз!

№22 (808612) / 24.06.2012 14:10:28


Таныш №21 (808610) / 24.06.2012 / 14:04

№21 (808610) / 24.06.2012 14:04:39

Телэсэгез ни уйлагыз,тик эйтеп ташлаганчы тагын бер кат уйлагыз.Сезгэ аны яратырга берэу дэ кушмый. Тик Анын хезмэтлэрен юкка чыгарырга азаплануыгыз сезне эхлакый яктан бизэми. Берэу монда,узе кулланмаса да, мораль- эхлак сузен бик еш телгэ ала.

№20 (808607) / 24.06.2012 13:42:42

№ 17 Иркэ тугел, бер Иркэ генэ алай уйламый!)

№19 (808604) / 24.06.2012 13:28:16

\"Нишлим? Үз-үземне бетеримме? Тәрәзәдән аска сикеримме?\" (М. Мәһдиев, Ачы тәҗрибә, Т. Миңнуллин сүзләреннән. Гафу, хәтердән генә яздым.

№18 (808602) / 24.06.2012 13:23:43

Элфия нинди авырулардан сон икэнен белсэн, анын очен сойлэшунен ничек авыр булуын анлар иден 0) Уз тавышы булганда да, ана тыныч кына жырларга момкинлек бирмэделэр.Консерватория бетеруче жырчыларнын хэм белгечлэрнен йорэген сызлаткан анын Кэккуклэре?? Ишеткэнен юкмы алай-болай???
(Синен кебек белгеч аны ишетмэве момкин тугел.)
Аны мактарга берэу дэ кушмый.Тик пычрак атуынны гына ташла Иркэ. Ул болай да каты авыру. Анын кулмэген чайкау оят булырга тиеш.Бу миллэтнен дэрэжэсен курсэтэ алмый.

№17 (808601) / 24.06.2012 13:10:49

"Патшанын яна киеме" дигэн экият искэ төште эле. Патша шәрә булса да, халык узенен надан икэнен белгертмэс очен, анын киемен мактый.Бер сабый бала аларнын кузен ача: патша шэрэ бит,дип.
Монда да шул хэл. Бар халык бу икене мактапмы мактый, хэтта узлэренэ ошап бетмэсэ дэ аларның жырлавы. Мактамыйсын иккэн син надан, жыр олкэсендэ берни анламыйсын. сабый бала гына чынбарлыкны курэ: бала-чага, яшлэр аларны тынламый!!1
Элфия карлыккан калын тавыш белэ жырлый, хатын-кыз нэфис тавышлы булырга тиеш. Илһам бар жырны "оу-у-у-уоу-уоу-оу-оу-у-у-у-у" га кайтарып калдыра))

№16 (808600) / 24.06.2012 13:05:41

Бәширә Насырова Әлфия апагыздан ким түгел, артык булмаса???
Син чынлап тинтэкме????? Эллэ кыланасын гынамы?
Бэширэ беркайчан да мине дэ алыгыз,-дип консерватория юлларын таптап йормэгэн, ул укып башка хонэрне сайлаган тик узе хэм якыннары очен генэ жырлаган.Э сайлаган хонэре -акчасыз утырта торган тугел. Акчасы булмаса без аны мэнге белмэс идек! Бу заманнын бер яхшы ягы бар- ул безгэ чуп-чар белэн беррэттэн Бэширэсен тынларга да момкинлек тудырды.

Элфия турында укырга кирэк сина кубрэк.Анын яшь чагындагы язмаларны табып тынларга. Аннан нэтижэ ясарсын, музыка белгече!
Музыкаль белеме булмаган коенчэ шул дэрэжэдэ жырлый алу, ишетэ белу сэлэте, тембр хэм музыкаль хэтер...Башка халыкта булса кутэреп йортерлэр иде.
Шундый операциялэрдэн сон да сэхнэгэ чыгырга телэге калган эле..

Син айга карап та орэсен, шэулэнэ дэ орэсен..


Сорэн!

№15 (808597) / 24.06.2012 12:06:24

"Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!
Телләрең сузган буласың, - җитми, җитми, кит күчеп.
Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер:
Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!"
Г. Тукай, Җавап.

№14 (808591) / 24.06.2012 07:19:39

Мин бер бик матру җырлаган ханымны ишетеп шаккаткан идем. Менә бер генә ишеткәч искә төшерәз алмыйм әле.Дилә ме,Дилбәрме исеме, радиода бер генә язмасы бар дидиеләр. Апа әйтер әле.


Бәширә Насырова каротайгач кына ник килеп чыкты??? Кичә базарда очсыз күзлек алып тора иде???

Бәширә Насырова Әлфия апагыздан ким түгел, артык булмаса???

№13 (808584) / 23.06.2012 23:44:34

Аха? Кем кутэргэн? Кемнерне курмэгэннэр шул хэтле? Белучелэр язып бетерегез!

№12 (808579) / 23.06.2012 22:50:02

№11

№11 (808577) / 23.06.2012 22:43:32

арттырмагыз инде, "йөзек кашы, йолдыз" имеш)))( Аларга тигән игтибарның башкаларга тамчысы да эләкмәгән. Алардан остарак җырлаучылар да булган заманыныда, тик аларны күрмәгәннәр, гел бер кешене кутәргәннәр.

№10 (808575) / 23.06.2012 22:26:53

Әлфия апа - милләтебезнең сәнгатъ күгендә мәңге җуелмас якты йолдыз, татар эстрадасының йөзек кашы.

№9 (808570) / 23.06.2012 21:47:03

Карале, табиб кеше ничек консул булала ул? Менә миңа шунысы кызык, языгыз әле, белсәгез.

№8 (808546) / 23.06.2012 11:59:32

Әлфия апабыз бернидән дә,беркемнән дә зарланмаган,тамашачы!
Зарлы еллары артта калган аның. Ә хәзергесе шөкер итәрлек!!

№7 (808540) / 23.06.2012 10:22:47

Аерым вакыт кысаларында баруны күрсәтергә мөмкин.Ул очракта фәлән вакытта ул фәлән җирдә булды диелә.

№6 (808539) / 23.06.2012 10:19:05

Ул контексттан чыгып тәрҗемә ителә. Тәрҗемәдә очракка карап төрле сүз кулланыла.Шуны кайчан аңлыйсыз инде. Турыдан-туры тәрҗемә тапмагансыз икән, җөмлә китерергә кирәк.Бу бигрәк тә урыс теленнән тәрҗемәгә кагыла. Чөнки җөмлә конструкциясе җир белән күк кебек аерыла.Фикерләү, тоемлау да шулай ук.

Татар телендә посетил сүзенә тартым 4-5 сүз булырга мөмкин. Посетил сүзе күбрәк ниндидер кагыйдәле кабул итү урыннары һәм кагыйдәләрне яки аерым эчтәлекле визитны күздә тотып баруны аңлата күп очракта.

№5 (808538) / 23.06.2012 10:11:21

"Посетил" дигэн сузнен татарчасын эйтэ алмассыз микэн.

№4 (808537) / 23.06.2012 09:59:39

Татар халкының күренекле кешеләре Әлфия апа Абзалова һәм Илһам Шакиров.Мең рәхмәт сезгә!!

№3 (808525) / 22.06.2012 23:23:41

Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров та бу дөньядан риза-бәхил булып китәрлек булмагач, безнең җәмгыять дөрес юлда түгел инде, җәмәгать. Ил дилбегәсен дөрес юлдан барырдай кешеләргә тоттырырга кирәк, хәзергеләрне - себереп түгәргә!

№2 (808516) / 22.06.2012 20:16:39

Бигрэклэр эллэ нинди заманда яшибез шул, олкэннэрне, эби-бабайларны хормэтли белмибез. Мин узем Элфия апаны бик яратып тынлыйм. Энэ бит акчарлак газетасында Илхам абый Шакировны да рэнжетэлэр дип язып чыкканнар. Бик кызганыч.

№1 (808495) / 22.06.2012 16:01:45

Ну, Әлфия апа маладис инде.
Тик доктор кияү дәваламыймы икәнни?Сәнгатькәрләр өчен аерым клиника нигә кирәк?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar