|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2012 Икътисад
Россияне бүлгәләп сатмакчыларТанылган эшмәкәр Герман Стерлигов үзәк матбугатта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министры Дмитрий Медведевка Россияне бүлгәләп сату тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Яңа фикер түгел түгелен, әмма мондый мәкаләләрне укыгач, кем әйтмешли, ил өчен оят булып китә. Соңгы егерме елда упкын чигенә җитеп килүче Россиядә инде җир сатып көн күрергә туры килер микәнни? Эшмәкәр Герман Стерлиговны тилеләр рәтенә куеп булмый булуын. Авыл хуҗалыгында да яңа кеше түгел ул. Колхоз-совхозлар таралып, дистәләрчә миллион сөрү җирләре эшкәртелми яткан, көн саен берничә авылы юкка чыга барган Россиянең аяныч хәлен үз җилкәсендә татыган кеше ул. Җиде ел элек авыл хуҗалыгында сарыклар үрчетүгә дә алынган. Тик әллә ни мантымаган бугай. Инде менә Россия халкының төп байлыгы булган сөрү җирләрен чит илләргә сатып баемакчы...
Табигый байлыкларның күләме буенча Россиягә тиңнәр юк анысы. Шул исәптән сөрү җирләре буенча да. Бу кадәрле, байлыктан тиешлечә файдалана белү генә җитми. Бүгенге Россия, чыннан да, печән чүмәләсе өстендә утырган эт хәлендә. Үзенә дә кирәкми, башкача куллану җаен да тапмый. Шул ук вакытта Кавказ, Себер, Ерак Көнчыгыштагы хәлләр Россиянең җелеген суыра. "Бөек булып кыланудан файда юк. Россиягә хәзер исән калу турында кайгыртырга кирәк. Моның өчен кулланылмый яткан җирне бүлеп сата башларга вакыт", – ди Герман Стерлигов.
Хәер, Ерак Көнчыгышта да, Себер һәм Россиянең башка кайбер төбәкләрендә чит ил вәкилләренә шыпырт кына җир сату сәясәте күптәннән бара инде. Хабаровск краенда әнә кытайлар, үз авылларын булдырып, рәхәтләнеп эшләп яталар. Анда яшәүче башка милләт кешеләренә сан калмый. Бигрәк тә эчәргә яратучы рус кешесенә рәт юк икән. Герман Стерлигов тәкъдиме буенча, русларның аек булганнарын тиз арада Россия үзәгенә күчерү кирәк икән. Моның өчен җирне кытайларга яки алырга теләүче башка илләргә сатасы да, шул акчага күченергә теләк белдергән русларга үзәктән, ким дигәндә, 30 гектар җир биреп, бөтен уңайлыклары булган коттеджлар төзисе генә кала. Ә инде эчәргә яратучылар Себердә калсын, имеш.
Тагын шунысы бар. Милләтара дуслык турында сөйләнергә яратучы әлеге эшмәкәр ни өчендер бары тик руслар турында гына кайгырта. Ул тәкъдим иткән Үзәк Россиядә башка милләт вәкилләре өчен урын табылмас, шәт. "Кавказ Республикаларын, Татарстан һәм Башкортстанны сата алмабыз инде. Аларга мөстәкыйльлек бүләк итәргә туры килер", – дип уфтана ул.
Аның төп максаты – ничек кенә булса да "титуллы" милләтне саклап калу.
"Рус милләтенең барлык аек көчләрен бер йодрыкка туплап, без, иң беренче чиратта, дөнья күләмендә иң көчле дәүләт булдырырга тиеш. Моның өчен Россияне бүлгәләп сатудан куркырга кирәкми. Ә инде җитәрлек дәрәҗәдә ныгып алгач, үзебездән көчсезрәк илләрне "ботарлап", Россия өчен яңа территорияләр, яулап алу мөмкинлеге булачак", – ди Герман Стерлигов. Бу юлларны укыгач, танылган эшмәкәрнең ни өчен Россиядә сарыклар үрчетергә алынуына төшенәсең төшенүен. Тик менә илдә җир сату сәясәтенең торган саен күбрәк колач җәюе генә күңелгә тия.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|