|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2012 Җәмгыять
“Әче” булмасын өченЯше 21дән ким булган парларны ЗАГСка кертмәскә. Россия Юстиция министрлыгы законга әнә шундый төзәтмәләр кертергә ниятли. Хокук белгечләре фикеренчә, туйларда кычкырыла торган “әче” сүзенең мәгънәсен егет-кызлар 21 яшь тулгач кына аңлый башлый. Әлеге тәкъдимнәр министрлыкның Санкт-Петербургта оештырылган конференциясе кысаларында яңгыраган. Белгечләр фикеренчә, Гаилә кодексына кертеләчәк мондый үзгәрешләр көн кадагында торган яшь аналар, алардан туган үксез балалар проблемасын хәл итәргә булышачак. “Кеше ата-ана булыр өчен җитлегергә, үз өстендә нинди җаваплылык ятканын аңларга тиеш. Бүген исә кайбер яшь аналар урта белем алып та өлгерми – бала таба”, – ди бу хакта әлеге конференциядә катнашкан юрист Виктория Пашкова. Конференциядә тәкъдим ителгәнчә, гаилә кору өчен рөхсәт ителгән чор булып 21 яшь саналырга тиеш. Кагыйдәләрдән искәрмә буларак (билгеле, җитди сәбәпләр булганда), әлеге чикне 16 яшькә кадәр төшерергә рөхсәт итәргә ниятлиләр. Ә Россиянең 27 төбәге бу мәсьәләне күптән “сабыйлар” файдасына хәл иткән. Әйтик, Белгород, Владимир, Волгоград, Мәскәү өлкәләрендә гаилә кору яше итеп 14 яшь билгеләнгән. Мурманск, Рязань, Тверь, Чиләбе өлкәләрендә, Кабардин-Балкар республикасында 15 яшьтән гаилә корырга рөхсәт ителгән.
|
Иң күп укылган
|