|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2012 Дин
![]() Яулык япкач, киемгә акча күбрәк кирәкМатур итеп киенәсе килгән мөселман хатын-кызларының гаиләләренә Аллаһы Тәгалә ярдәм, дөресрәге, акча бирсен. Бүген Казанда гади бер озын күлмәк алып кию өчен дә аларга 3-4 мең акчаларын чыгарып салырга туры килә. Башкалабызда мөселман киемнәре белән сату итә торган кибетләр көннән-көн арта. Мөселман кызлары әлеге салоннарда үзләре теләгән, күңелләренә ятышлы теләсә-нинди кием таба ала. Барып керүгә күзләр камаша - анда киң, матур чалбарлардан башлап, озын ефәк, җилфердәп тора торган төрле төсле күлмәкләргә кадәр бар. Тик бәяләренә күз төшерүгә әлеге кибетләрдән кием алу теләге юкка чыга. Мөселман киемнәре сата торган иң гади кибеттә дә бәяләр бай кешеләр генә йөри торган кыйбатлы сәүдә нокталарындагы кебек. Күлмәккә иң очсыз бәяләр, мәсәлән, 2-3 мең. Ә инде зәвыклырак кием алырга теләсәң, 12-15 мең акчаңны чыгарып салырга туры килә. Танышларым арасында күптән түгел генә яулык япканнары да бар. Барысын да бер мәсьәлә борчый - Казанда очсыз бәягә генә матур, зәвыклы мөселман киеме табу авыр. «Кунакка, берәр төрле чарага барганда кия торган бәйрәм күлмәкләре әле бер хәл, һәркөн эшкә, укырга киеп йөри торган гади кием-салым дә кыйбат бит. Шуңа күрә аның ише җиргә элеккедән калган озын җиңле свитер, озын итәк, водолазкаларны киеп йөрергә тырышам», дип сөйли бер дустым. «Яулык япканнан соң киемгә акча күбрәк китә башлады. Теләсә ничек киенеп йөрисе килми бит, матур буласы килә», дип уфтана Алсу исемле танышым. Ә менә Лилия: «Мин шәригать кануннары буенча киенә башларга карар кылгач, танышларым шундук киемгә акчаң күп китәчәк, дип кисәтеп куйдылар. Инде 2 ел узды, бер тапкыр да кибеттән күлмәк алганым юк, әбием тегеп бирә. Әбием теккән күлмәкләр 800-1000 сумга төшә», дип сөйләде. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, әлеге киемнәр сыйфат ягыннан бик югары бәяләнә икән. «Безнең салонга мөселман хатын-кызлары гына түгел, ә төрле дин һәм милләт вәкилләре йөри. Аларны яулыклар, озын итәкләр кызыксындыра. Никах, туй күлмәкләре алучылар бихисап», дип сөйләде бер сәүдә ноктасы сатучысы. Аның сүзләренә караганда, күлмәк өчен 3-4 мең түләү гадәти хәл. «Мөселман хатын-кызларының ирләре бай була. Алар хатыннарын матур, зәвыклы итеп киендерергә тиеш. Хатыныңа акча жәлләү ярамый», дип тә өстәде ул, мине шаккаттырып. Шәригать юлына баскан мөселман хатын-кызларына бай ир эзләргә кирәк икән бит, ләбаса. Ул бай ирләрне кайдан табып бетерәсе соң? Әлеге сорауга гына җавап бирә алмады кибет хуҗасы. Әллә башта кияүгә чыгасы, аннары гына яулык ябасы инде?
Фирая ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|