поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
26.10.2008 Җәмгыять

MUBAI КОНЦЕРТЫ НИЧЕК УЗГАН? (ФОТО)

25 октябрь кичендә “Желтая кофта. Маяковский” клубында Мубайнын беренче концерты узды. Тамашачы күптөрле һәм төрле яшьтәге, тамашаны бик җылы кабул итте, ни дисәң дә “тере” музыка кораллары, “тере” тавыш – ис киткеч! Концертны карарга бик күп журналистлар, телейолдызлар, Камал театры артистлары килгән. Кайда карама таныш йөзләр.

 

 

 

Мубайның хезмәт сала торган урыны Камал театрыннан Шамил Зиннурович Закировның килүе чарага мәртәбә өстәде. Концерт уртасында Шамил Зиннурович сәхнәгә менеп, Мубайны котлый башлагач, “Димәк, директор кайтып китә”, дип уйладым. Әмма, ул котлап, җылы сүзләр әйтте, “чәчәк алып килмәкче идем дә, конверт яхшырак булыр, дигәч, конверт алып килдем”, – дип аны буләк итте. Сәхнәдән төшкәч тә чыгып китмәде үзе, яңадан урынына утырып, тамашаны ахырына кадәр карады.

 

Концерт бер сәгать тә егерме минутка исәпләнгән. Ялыктырырга өлгерми, бераз җитмирәк тә кала. Тамашаны тәмамладык, дигәндә дә халык Мубайны сәхнәдән җибәрми торды, ул кабатлап берничә җыр башкарды.

 

Оештыручылар сүзләренчә, алар хәтта бераз керем дә алганнар. Чыгымнарны каплый алмабыз, дип курыккан идек, диләр.

 

 Беренче коймак – төерле була, диләр, Мубайның тәүге концерты бик уңышлы үтте. Тамашыны бик яратып, әсәрләнеп кайттым. Мубайны Европага күрсәтсәң дә оят түгел. Үзебездә дә яхшы музыка уйнаган, матур җырлаган артистлар бар икән лә.

 

Автор фотолары.

 

Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 26.10.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы