|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2012 Мәгариф
Безнең бакча – беренче каттаДәүләт хосусый балалар бакчаларына ярдәм күрсәтәчәк. Шәхси бакчаларга һәм мәктәпләргә субсидияләр бирелә башлый. Законга бу хакта үзгәрешләр кертелгәч, шушы өлкәдә эшләүчеләрдә күп сораулар туды. Дәүләти булмаган белем бирү учреждениеләренә ташламалар билгеләү ни өчен кирәк булды соң? – Әле ике ел элек кенә дәүләт шәхси учреждениеләргә ярдәм итәчәк дисәләр, мин моңа ышанмаган булыр идем. Безнең икенче бакчаның ачылышына хәтта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Шәхси мәгариф системасын үстерү өчен хөкүмәт зур эш башкарды, – ди шәхси белем бирү проектлар өлкәсендә белгечләр төркеме җитәкчесе Наталья Реснянская. “Егоза” хосусый бакча директоры буларак танылган Наталья беренче мәртәбә лицензия алып йөрүләрен куркыныч төш кебек искә ала. 2004 елга кадәр шәхси белем бирү учреждениеләренә лицензия алу тәҗрибәсе юк иде. Дөрес, субсидияләр бары тик дәүләт лицензиясе булган һәм балаларны электрон чират аша теркәгән бакчаларга гына каралган. Дәүләт ярдәменең күләме муниципаль бакчаларда бер сабый өчен тотылган чыгымнарга һәм балалар саныннан чыгып билгеләнәчәк. Әлегә аны бирү тәртибе җайга салынмаган, бәлкем, ул кварталга яки ярты елга бер мәртәбә күчерелер. Әгәр дәүләт субсидия түли башласа, балалар бакчасы өчен түләү дә кимиячәк, дип ата-аналарда өмет уянды. Шунысын әйтергә кирәк: акча учреждениегә күчерелә. Ул тәрбиячеләргә хезмәт хакын арттыру, шартларны яхшырту өчен тотылачак. Шул ук вакытта илнең кайбер төбәкләрендә бакчага йөрмәгән сабыйларның ата-аналарына да компенсация түләү очраклары бар. Аны нәрсәгә тотасын гаилә үзе хәл итә. Моңа кадәр шәхси бакчалар күбрәк педагог, тәрбиячеләр башлангычы белән оештырылса, дилбегәне эшмәкәрләр кулга алды. “Мондый тәкъдим белән килүчеләр күп. Аларга бу төр бакчаларны оештыру тәртибе аңлатыла, методик ярдәмлекләр бирелә”, – ди ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Гөлнур Манюрова. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында төзеләчәк бакчалар, нигездә, социаль ипотека йортларының беренче катында урын алачак. Хөкүмәт аренда өчен ташлама бирә, ремонт ясарга булыша һәм аны шәхси эшмәкәрләргә тапшыра. Әмма күпкатлы йортларда ачылган бакчаларның гомере озын булырмы соң? Анда яшәүчеләр, минем тынычлыгымны бозасыз дип, үз хокукларын даулый башламасмы? Чаллыда социаль ипотека йортында яшәүче берәү судка бирергә дә өлгергән инде. Нәтиҗәдә бу мәсьәлә бакча файдасына хәл ителгән. Роспотребнадзор исә өй янындагы мәйданчыкларга бәләкәчләрне алып чыгарга рөхсәт итә. Мондый гаугалар башка йортларда да кабатланмасмы соң? – Социаль ипотека йортларында яшәүчеләрнең күбесе – яшьләр. Бакча үз өеңдә булгач, тагын да яхшырак. Чиратларны киметү, сабыйларны бакчалы итүнең бер юлы бит бу, – ди Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен җаваплы белгеч Венер Харисов. Республикада дәүләт һәм шәхси хезмәттәшлек нигезендә 10 бакча эшли инде. Шуның тугызы – Казанда, ә берсе Түбән Камада ачылган. Казан, Чаллы, Әлмәттә 3 шәхси мәктәптә төркемнәр булдырылган. Кукмара, Бөгелмә, Казан, Түбән Камада шундый өстәмә белем бирү учреждениеләре оештырылган. Чаллыда тагын өч эшмәкәр үз бакчасын булдыру турында хыяллана. Аларга яңа бина төзү өчен урын бирелгән, берсе төзеп бетергән дә инде. Билгеле, шәхси бакчаларның барысы да яшәп китә алмый, ярты ел эчендә ябыла. Ни өчен дигәндә, ата-ана, беренче чиратта, сыйфат өчен түли. Ә таләпләргә җавап бирмәгән бакчага, әлбәттә, ай саен 12-13 мең сум акча чыгарып бирәсе килми. “Бүген шәхси бакчаларга ихтыяҗ бар икән, нигә аны канәгатьләндермәскә?”– ди Гөлнур Халирахмановна. Дәүләт ярдәм итеп торганда эшмәкәрләргә дә җиңел булачак. Ә дәүләткә бу төр бакчаларны тоту, чыннан да, отышлы. Гадәти бакчаларда бер бәләкәчне тәрбияләү дәүләткә елга 500-600 мең сумга төшсә, бу очракта чыгымнар 150 мең сумга гына төшә. Шул ук вакытта гади әти-әниләргә дә файдалы. Акчалы кешеләр шәхси бакчаларга сабыйларын теләп биргән очракта, гадәти мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә буш урыннар барлыкка киләчәк. Чиратны киметүнең менә дигән ысулы. Байлар да, гади халык та риза булачак. P.S. Узган ел Татарстан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңарту буенча федераль проектта откан иде. Хәзерге вакытта менә шул акчага җиһазландырылган 20 бакча шәхси мәгарифне үстерү буенча тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Күптән түгел ТР Мәгарифне үстерү институтында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен альтернатив рәвештә үстерүдә дәүләти-шәхси хезмәттәшлек” дигән темага семинар үткәрелде. Анда башка төбәкләрдән килүчеләр шәхси бакча проектын төзеп карадылар.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|