|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2012 Икътисад
Банк ятьмәсеКөтмәгәндә кесә телефоным шалтырый. Таныш түгел номердан ягымлы хатын-кыз тавышы эндәшә. Саклык банкыннан икән. “Сез безнең ышанычлы клиентыбыз, нигә кредит алмыйсыз?” – ди. “Ышанычлы клиент” булуым – шушы банк картасыннан айныкын-айга пүчтәк кенә хезмәт хакы алуым. Банкка калдырып булмый бит инде эшләп алган акчаны. Мин кредитка бернинди дә мохтаҗлыгым юк икәнен әйтеп, сүзне кыска тотмакчы булам, әмма теге як бирешми. Бер дә бурычка алмавымның сәбәбен сорый. Бик гаҗәп инде бу, кешедән әҗәткә батуының сәбәбен сорарга була, ә менә кредит коллыгына төшми икән, бу бит инде аның гап-гадәти яшәү рәвеше булырга тиеш. Бигрәк тә сүз процентлы кредит турында барганда, адәм баласының аннан ерак торырга тырышуы үзеннән-үзе аңлашыла. Тик без рибага, ягъни процент капиталына баткан җәмгыятьтә яшибез, шуңа күрә сабыр гына аңлатырга туры килә: процентлы әҗәттән мине иманым тыя. Мине: “Риба җитмеш ике гөнаһ кадәр. Ул рибаның гөнаһ йөзеннән иң кечкенәсе – мөселманның анасы белән зина кылганы кебек. Рибадан булган бер дирһәм акча утыз зинадан да явызрак”, – дигән сүзләр куркыта. Шуларга иман китерүем төн йокымны тыныч итә, банк коллекторларының үч алуыннан, җәзага тартуыннан да имин яшим. Ике курку бергә килми: рибадан курку мине эшләнгән гөнаһ өчен стресс кичереп, түлисе әҗәтләрдән депрессиягә бирелеп яшәүдән имин итә. Каршы як аңлаган кебек булып телефонны өзә, мин дә эш шуның белән беттегә саныйм. Тик банк үҗәт рәвештә мине тынычлыкта калдырырга теләми: берничә көннән соң янә телефон шалтырый, тагын таныш түгел номер. Бу юлы яшь кыз тавышы, тиз генә банкка килеп үз исемемә рәсмиләштереп куелган (инде!!!) кредит картасын, “бүләк“ дип зурлап, алып китүемне үтенә. Болар миннән ай саен “мобиль банк хезмәте” дигән әкәмәт өчен утыз сум акча тотып калалар, хезмәтләре – минем хисабымдагы үзгәрешләрне игълан итеп тору. Тик бу “хезмәт” хәзер минем өчен түләүле террорга охшый башлады. Мин ашыгып бернинди дә кредит картасына заказ бирмәвемне һәм андый нәҗескә ихтыяҗым юклыгын аңлатам.
Банкның бу гамәле миңа наркобароннар, наркоманнар, эчкечеләр психологиясен хәтерләтә. Тегеләр дә үз араларына мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә һәм тормыш төбенә төшерергә ярата. Риба капиталы да яман шеш кебек, туктаусыз үзенә сәламәт күзәнәкләр эзли, чөнки шулар хисабына туена. Мондый паразитлар бизнесының карталарны уңга да, сулга да өләшергә ашыгуы кредит чире белән интегүчеләр өчен менә дигән форсат тудырыр иде, тик алары инде банкны кызыксындырмый, чөнки озакламый соңгы кат җелекләрен сыгу өчен аларның эшен коллекторларга тапшырырга туры киләчәк. Ә әлегә процент бәйлелегенә төшмәгән кешене күпме сыгып булчак! Файдаланылмаган мәйдан бит ул. Банк өчен “сөрелмәгән җир”. Мондый “чирәм җир”ләрне үзләштерү бүген рибачылар өчен сулар һава кебек кирәк. Әнә икътисадчы Владислав Жуковский: “Россиянең банк секторы упкынга тәгәрәп бара”, – ди. (Бер Россиянеке генә түгел һәм бер банк секторы гына түгел, бөтен капиталистик икътисад түнтәрелештә бүген). Ә Татарстан Милли банкы рәисе Евгений Богачев: “Хәтта авыл хуҗалыгы да хәзер банкка караганда хәвефсезрәк”, – дип белдерә. Мондый сүзләргә комментарийлар кирәкми дип беләм. Кредит тарихларның милли бюросы (КТМБ) дигән оешма аналитиклары да әнә, чынлап та, хәвефле статистика китерәләр: россиялеләр кредит түләүне торган саен күбрәк кичектерәләр, ди. КТМБ 60 көннән артык түләве кичектерелгән әҗәтләрне “проблемалы әҗәтләр”гә кертә. Гадәттә куллану кредитлары һәм менә нәкъ миңа банк көчләп тагарга тырышкан кредит карталары буенча түләүләр кичектерелә.
Нефть бәяләре төшү, капиталның илдән массакүләм качуы фонында эшсезлек үсә башлагач һәм хезмәт хаклары кимегәч, куллану товарларына бәяләр күтәрелгәч, мондый проблемалы кредитлар саны тагын да үсәр дип уйларга кирәк. Әгәр дә бу күренеш тенденция рәвешен алса, ришвәткә һәм караклыкка баткан хезерге режимны түнтәрү, сәяси элитаны алыштыру өчен социаль челтәрләрдә оппозицион митинглар оештырып мәшәкатьләнү дә кирәк булмаячак, түземе төкәнгән массалар урамнарга болай да чыгарлар. Моңа ришвәтче чиновниклар һәм көч структурасы вәкилләре без ышанганга караганда да ныграк ышана. Экспертлар белдерүенчә, капиталның чит илгә ашыгуында нәк менә шул ике катлау гаепле: акчаларын Көнбатышта яшерергә маташалар. Икътисадчы Юрий Бабуров: “Беркемгә дә сер түгел: Россиядә эре капиталның хуҗасы – чиновниклар һәм көч структурасы вәкилләре. Аларның исә “арттыру һәм саклаулары” үзенчә. Алар өчен бит арттыру функциясен капитал түгел, ә административ ресурс үти (безнең телгә күчерсәк, ришвәт һәм откат дигән сүз инде ул – Р. Ф.), ә менә саклау чит илдә ышанычлырак”, – ди. Инде идарәче мафия Россия банклары белән араны өзүне кулай саный икән, гади халыкка нишләргә кала? Барлы-юклы суммадагы банк контрактларын өзү һәм рибачылар белән бүтән эш итмәү.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|