поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.05.2012 Мәдәният

Татар кызына – Президент гранты

Мәскәү. Кремль. 23 март. 23 мартта Мәскәү Кремленең Екатерина залында Россиянең ул вакыттагы Президенты Дмитрий Медведев яшь мәдәният эшлеклеләренә Дәүләт премияләрен тапшырды. Быел аңа опера җырчысы Венера Гыймадиева, биюче Мансур Мусаев, архитектор Арсений Чакрыгин ия булды. Бу дәрәҗәле бүләк икенче тапкыр бирелә. Быел грантны тапшыру тантанасын Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрделәр.

«Яшь мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү бик мөһим, – диде тантанада Д.Медведев. – Шул рәвешле без талантларыбызны барлыйбыз, аларның хезмәтен югары бәялибез, осталыкларын үстерергә ярдәм итәбез. Дәүләтнең бурычы – мәдәнияттәге традицияләрне саклау белән бергә, яңача фикерләүче, сәнгатькә, мәдәнияткә ниндидер яңалык алып килергә омтылучы яшьләргә уңай шартлар тудыру».

 

Аннары Президент һәр лауреатны тантанага җыелган җәмәгатьчелеккә кыскача таныштырып үтте. «Россиянең Зур театры солисты Венера Гыймадиева – яңа буын Россия опера җырчыларының берсе. Бүген ул Зур театрның яңартылган сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясый. Грант алгач Венера тагын да илһамланыбрак җырлар дип өметләнәм, чөнки Зур театрның югары абруен саклау безнең өчен бик мөһим», – диде Президент Венерабыз хакында.

 

Шуннан соң лауреатларның түшенә күкрәк билгеләре беркетелде. Ә яшь мәдәният хезмәткәрләренә тәгаенләнгән Россия Президенты грантының күләме – 2,5 миллион сум.

 

Юл башы

 

«Венераның беренче укытучысы бабасы булды, – дип сөйләде җырчының әнисе Фәүзия ханым. – Әтием, нота танымаса да, баянда оста уйный иде. Әниемнең тавышы бик моңлы иде. Венераның тавышы башлангыч сыйныфларда билгеләнә башлады. Шуннан башлап җыр укытучылары кызымны музыка бәйгеләренә әзерли торган булдылар. Әбисе Венераның татар телендә сөйләшүен бик теләде, шуңа күрә без аны дүрт ел татар гимназиясендә укыттык. Әле музыка мәктәбенә кергәнче үк Венера 1996 елда «Сандугач» дип исемләнгән бәйгедә беренче урын алды. Бу аның тәүге бүләге иде. Аннары китте инде»...

 

Җырчы җырлап остара

 

Венера Гыймадиева Казан музыка училищесын, Н.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясен тәмамлый. Ул – Н.Римский-Корсаков исемендәге халыкара бәйге лауреаты, Дрезденда үткәрелгән опера җырчылары халыкара бәйгесе дипломанты, «Голоса под Плесом» дип исемләнгән халыкара Шаляпин бәйгесенең беренче премиясенә лаек булган җырчы. 2008 елда «Санкт-Петербург опера» театрының солисты буларак Венера Г.Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операсында – Лючия, Дж.Вердиның «Риголетто»сында – Джильда, Б.Бритенның «Поругание Лукреции» спектаклендә – Лючия, Дж.Пуччининың «Сестра Анжелика» операсында – Женевьева, Г.Доницеттиның «Колокольчик» операсында Серафина партиясен башкара. 2009 – 2011 елларда В.Гыймадиева Россия Зур театрының яшьләр программасы артисты була, ә программа тәмамлангач, театрга эшкә алына. Анда ул Н.Римский-Корсаковның «Сказание о невидимом граде Китиже и деве Февронии» операсында – Сирин партиясен, «Снегурочка» спектаклендә – Снегурочка, «Золотой петушок» операсында Шәмәһан патшабикәсе партиясен башкара. Быел Зур театр «Золотой петушок» операсын иң яхшы спектакль, иң яхшы режиссер, дирижер, костюмнар, ут кую буенча рәссамнар эшләре һәм иң яхшы башкаручы (Венера Гыймадиева һәм Владимир Маторин) номинацияләрендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә тәкъдим итте. Венера, үзе белән бергә яшьләр программасы буенча укып, соңыннан Зур театрда эшкә калдырылган Мәскәү егете талантлы пианист Павел Небольсинда кияүдә. Каенанасы – опера җырчысы, каенатасы – Зур театрда дирижер.

 

Җырчыга кем канат куйган?

 

Казан музыка училищесында В.Гыймадиева хор-дирижер бүлегендә укый, Татарстанның атказанган артисты җырчы Наилә Сәгыйровадан белем-күнекмәләр ала. Шәкертенең уңышлары белән аны да котлыйсы иттек. «Венераның уңышлары өчен рәхмәт йөзеннәндер инде, күрәсең, 14 ел эшләгәннән соң мине музыка көллиятеннән эштән чыгардылар, – дип башлады сүзен Наилә ханым. – Шуннан мине, үзләре шалтыратып, «Казан» милли мәдәният үзәгенә эшкә чакырып алдылар. Әмма анда, ни өчендер, җыр-музыка буенча дәрес алырга теләк белдереп килүчеләр бик аз булды, шуңа күрә ярты ел эшләгәннән соң китәргә туры килде. Әле ярый пенсиягә кадәр Филармониядә эшләп торырга рөхсәт иттеләр, рәхмәт төшкереләре. Мин сиңа мәктәп белән бергә дошманнар да калдырам, дигән иде бер остазым. Сүзләре хак булган икән. Чыннан да, иҗатта көндәшлек зур, көнчелек чәчәк ата. Мин Грозный шәһәрендә туганмын. Шунда ук музыка училищесы тәмамладым. Грозный училищесы Советлар союзында иң көчлеләрдән санала иде. Аннан соң Казан мәдәният һәм сәнгать университетында А.Шутиковта укып, баянда уйнарга өйрәндем. Укыганда «Саз» ансамбленә йөри идем. Ташла баяныңны, тавышыңны үстер, диде шунда Рифкать Гомәров. Институтны тәмамлагач 3 ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләдем, Япониягә гастрольгә бардым. Аннан соң вокал буенча Саратов консерваториясен тәмамладым. Казанга кайткач, мәшһүр җырчыларыбыз Гали Ильясов һәм Илһам Шакиров мине Филармониягә эшкә алдылар. Анда эшкә килүемә киләсе елга 20 ел була. Бер үк вакытта диярлек музыка училищесында укыта башладым. Миңа уку, эш җиңел бирелә иде, чөнки мин җылы якта туып үскән, җылы якта туганнарның тавыш юллары табигатьтән ачык була, шуңа күрә Украина, Грузия, Италия, Испания артистлары бөтен дөньяга танылган. Юлымда гел шәп мөгаллимнәр генә очрады. Ә мөгаллимнең кем булуы бик мөһим, чөнки баштан ук тавышы дөрес куелмаса, җырчының бөтен гомере әрәмгә китәргә мөмкин. Гомумән, җыр сәнгатендә генә түгел, һәр эштә, һәр юнәлештә кем белән, нәрсә хакына һәм нинди көч куеп эшләвең мөһим. Венера бик тырыш, шуңа күрә уңышка иреште дә».

 

Ә күңел борчыла...

 

Бүген Наилә ханым «Сандугач» балалар үзәгендә вокал дәресләре алып бара. Югыйсә күп еллык бай тәҗрибәле җырчы махсус һөнәри уку йортында эшләсә, Венера кебек кызларны, егетләрне канат куеп зур дөньяга очырырга мөмкин иде. Нигә соң без булган байлыгыбызның кадерен белмибез икән?! Әйбәт җыр мөгаллимнәре чат саен өелешеп тормый лабаса!

 

Венераның Казан консерваториясенең хор-дирижер бүлегенә кереп, вокал бүлегенә керә алмаганнан соң Санкт-Петербургка китүе һәм анда әйбәт кенә укып Россия Президенты гранты алыр дәрәҗәгә җитүе күңелдә шундый уйлар уята. Милли кадрларыбызга карата игътибарсызлыкмы, милли музыканың киләчәгенә битарафлыкмы бу, яисә үзебездә 5 ел интегеп укыганнан соң эшсез каңгырып йөрмәсеннәр, гомерләрен бушка әрәм итмәсеннәр, күңелләрен сындырмасыннар дип кызганып, махсус читкә җибәрәбезме без аларны?!


Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»