поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.05.2012 Дин

Илдус Фәиз: Тотрыклылык иң беренче чиратта мөселманнарга кирәк

Зыялылар татар халкының рухи кыйбласын югалтмавында, милләт буларак сакланып калуында диннең өлеше зур булуга еш игътибар юнәлтә. Тарихка кереп калган еллар татарларны никадәр генә каршылыклы, катлаулы хәлләргә дучар итмәсен, алар “бисмилла” әйтеп яшәгән халык.

Аллага шөкер, хәзер инде яңа заман сулышында диннең тагын да ныграк куәт алуын тоябыз. Нәтиҗәдә, дин әһелләре эшчәнлеге киң колач белән алып барыла. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең  республикадагы дини вәзгыятькә кагылышлы сорауларга җавапларында да бу ачык күренә.

 

Дини белем туплау дин әдәбен өйрәнүдән башлана

 

- Бүгенге көндә без Татарстанда дөньяви белем өлкәсе янәшәсендә дини мәгариф юнәлеше үз урынын ала бара. Илдус хәзрәт, сез мөфти булгач та, нәкъ менә дини мәгарифне җитди мәсьәләләрнең берсе итеп күтәрдегез. Руханилар өчен мөгаллимлек итүнең мөһимлеге нидә?

 

- Беренчедән, имамга, мөфтигә ислам мәгълүматын халыкка җиткерү тиешле булса, икенчедән, мөгаллимлек итү аларның үзләрен дә ниндидер бер тәртиптә тота. Өйрәнергә, китаплар укырга, даими белемнәрен арттырырга мәҗбүрләр. Дәрес алып барган укытучының мәгълүматы көчле булырга тиеш.

 

- Сезнең шәхсән үзегезнең дә мөгаллимлек стажыгыз шактый бит. Белүебезчә, әле халык дингә тартыла башлаган туксанынчы еллар ахырыннан бирле дини дәресләр алып барасыз. Бу эшкә ничек алындыгыз?

 

- Коръәнне, гарәп телен, намазны, гомумән, дингә кагылышлы гамәлләрне өйрәнеп дингә килдем. Гарәп теленә килгәндә, аны Нурислам Ибраһимов шактый гына өйрәтте. Дини гыйлемемне ун еллап тормышымда кулланганнан соң ул вакыттагы мөфти Госман хәзрәткә беренче мөрәҗәгатемне җиткердем. "Мөмкинлек булса, нәзарәттә төркем җыеп, татар һәм рус телендә укыта башлар идем. Нәзарәтнең дә берникадәр дәрәҗәсе күтәрелер, икенчедән, бик күп зыялылар бүгенге көндә мәчетләргә килергә куркалар һәм монда рәсми бина булганга күрә, аларга да укырга җайлы булыр", - дигәч, ул ике куллап ризалашты. Әйдә, дәгъват бүлеген җитәклә, зыялылар белән дә эшлә дип, шундый бер күрсәтмә бирде. Нәзарәтнең 1998-99 елда төзелгән мәчет каршысындагы һәм кыска вакытлы курслар өчен укыту программасы бар иде. Шулай итеп, 1999 елдан үз тәҗрибәмә, программага таянып курслар укыта башладым. "Болгар" мәчетенә күчкәч, 2002 елдан бирле анда да шактый гына курслар алып бардым. Дәресләр махсус зыялылар өчен ике телдә, хәтта ял көннәрендә дә үткәрелде.

 

- Хәзер дә укытуыгызны дәвам итәсезме?

 

- Мөфти булганнан соң да мөгаллимлек эшен ташламаска тырыштым. Былтыр ике татар төркеме укуын тәмамлагач, рус төркеме тупланган иде. Менә быел алар укуларын тәмамлады. Аллага шөкер, Коръәнне дә укый башладылар һәм намазга да басып киләләр. Быел минем белән бергә "Болгар"мәчетендә 20ләп мөгәллим дәресләр бирде. Алар динебезне таратуга зур көч куялар, "ликбез" дәрәҗәсендәге бер оешма булып торалар. "Болгар", "Нурислам", "Шамил", "Әҗем" -  кайсы гына мәчеткә карасак та шундый укытулар оештырылган. Әнә, "Нурулла" мәчетендә ничә еллардан бирле Рәшидә абыстай дәресләр биреп килә. Өлкән мөгаллимнәргә килгәндә, алар дин белән бергә милләтнең гореф-гадәтен, культурасын да өйрәтәләр. Әлбәттә, исламда милләт юк, милли культура түгел, ә бары тик ислам культурасы гына булырга тиеш дигән ялгышрак фикерле яшьрәкләр дә бар. Ислам культурасы ул, ниндидер бер милләтнең культурасына таяна, моны шулай ук истә тотарга кирәк.

 

- Сабак алучылар инде шактый өлкән яшьтәге белгечләр һәм шул ук вакытта сабый балалар төсле динне хәрефләрдән башлап өйрәнәләр. Диндә - сабый, тормышта - белгеч булган укучыларга дәресләрне ничегрәк алып барасыз?

 

- Мин дәрескә килүчеләргә беренче көннән үк намазга бас, хәтта башыгызга яулыклар ябыгыз дип, катгый рәвештә әйткәнем юк. Шуңа да карамастан, инде берничә дәрестән соң өс-башларын карап киләләр. Иң беренче чиратта әдәп-әхлакка өйрәткән дәресләр үткәрәм. Әйтик, намазны өйрәтергә тотынганчы - намаз уку, Коръән хәрефләрен ятларга керешкәнче - изге китапны уку, ураза тоту, хаҗ кылу тәртибенә кадәр, бу гамәлләрнең әдәбен өйрәтергә тырышам.

 

- Мөфти булгач та дини белем бирү өлкәсенә берникадәр үзгәрешләр кертүгә нәрсә этәргеч бирде?

 

- Дөресен әйткәндә, бер төгәл, уртак программа белән уку-укыту сүздә генә калуы, һәркем үзенең күңеленә хуш килгән мәгълүматны, хәтта исламдагы бүтән төр юнәлешне тәкъдим итүе, әлбәттә, күңелне борчый иде. Электән, Госман хәзрәт мөфти булган вакытта да бу мәсьәләне сызланып күтәрде. Югары дәрәҗәдәге уку йорты булсын дип, Россия ислам университетын төзүе дә аның ачынып каравын күрсәтте. Элеккеге мөфтинең белем бирү өлкәсендәге эшләрен дәвам итеп бүгенге көндә аттестацияләүне керттек. Чөнки лицензияле, профессиональ булган мәдрәсәләргә белемле, дипломлы һәм җитди карашлы укытучылар кирәк. Кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә бөтен шәкертләр бер төрле гыйлем- мәгълүмат алсын, бер төрле юнәлештә барсын дигән максатыбыз бар. Дөрес, укыту программасы ул, берникадәр үзгәреп торачак. Укытучыларның, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге тәкъдимнәреннән, дөньяви тәҗрибәдән чыгып, барыбер аны даими камилләштерми булмый.

 

Төгәл бер максатыбыз бар -  киләчәктә барлык имамнарны, укытучыларны да югары илаһият белемле итеп күрергә телибез.

 

Болгар дини чаралары Казанда башланды

 

- Алда шактый санда Болгар белән бәйле дини чаралар көтелә. Шулар хакында тулырак әйтеп үтсәгез иде.

 

- Татарстаныбызда, Алланың рәхмәте, дөньяда типографик ысул белән бастырылган иң зур Коръән саклана. Кем Коръәнне хөрмәт итте - Аллаһы Тәгалә аны хөрмәт итте, ди Пәйгамбәребез. Республика җитәкчелегенең Коръәнне хөрмәт итеп, ничек тә булса аңар үзләренең мөнәсәбәтләрен күрсәтәселәре килде. Мөселманнарга иң зур басма изге китапны бүләк иттеләр. Аны Болгардагы Истәлек билгесе дигән урынга кую тәгаенләнде. Болгарга Коръән урнаштырылу уңаеннан, шулай ук Татарстанда нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Коръән елы кысаларында Кол Шәриф мәчетендә 17 майда Коръәнне хәтем иттеләр. Коръәнне хәтем итү ул - аны башыннан ахырына кадәр укып чыгу.

 

- Моңа кадәр Татарстанда Коръәнне хәтем итү ничегрәк тормышка ашырыла иде?

 

- Бер утыруда Коръәнне хәтем итү исламда борын - борыннан калган гамәл, безнең халыкта гына түгел ул. Изге китап 30 кисәктән - парәдән тора. Менә шул кисәкләрне үзара бүлешеп уку мәчетләрдә кертелгән. Безнең мәдрәсәләләрдә, Казан мәчетләрендә шәкертләр, бабайлар атнага бер Коръән укып чыгалар.

 

Без аны мәрхүмнәргә багышлыйбыз, шулай ук ил - көнебезгә, гаиләләргә тынычлык, тәртип, тотрыклылык сорап дога кылабыз. Бу элек-электән калган гореф-гадәтләребездән.

 

Илебездә бәрәкәт яшәсен

 

- Мөхтәсибләрдә җирлектәге дин әһелләренә кагылышлы хәлләре белән танышып йөргәндә алардан нинди сорауларны еш ишетергә туры килә?

 

- Мөфтилеккә килгән вакытта бирелгән сораулар белән бүгенге көндәгеләрен чагыштырсак, аерма шактый. Чөнки бик күп мәсьәләләр чишелеш табып килә, эшләр башкарыла, Аллага шөкер. Районнар буйлап йөргән вакытта еш кына Россия Президенты турында, мөселманнарга уңайлыклар булырмы дигән фикерләр ишетелә иде, хәзер инде илбашы да билгеле, күпләр тотрыклылык юлын сайларга тырышты. Тотрыклылык иң беренче чиратта мөселманнарга файда. Чит илләрдән дә күрәбез, ыгы-зыгы булганда иң беренче зарар мөселманнарга килә. Күпме мәчетләр шартлаталар, урамнарда гади мөселманнар үлә, ятим, йорт-җирсез кала, качаклар, мөхәҗирләр булырга мәҗбүрләр. Динне гыйльми яктан өйрәнү мәсьәләсе икенче планга кала. Дөньяның кайгы китерә торган авырлыклары алга килеп баскач, шулар белән көрәшә башлагач югары бер илаһиятне дәвам итү сүрелә башлый. Илебездә, татулык, бәрәкәт яшәсен, һәркайсыбыз шуны тели.

 

Шулай ук, мәчет имамнарыннан беренче нәүбәттә: "Нишләп безнең Татарстанда нәзарәт структураларында төгәл тәртип юк?" –дигән сүзләр ишетелә иде. Менә бүгенге көндә аларның теләкләре белән Уставны яңадан булдыру, төзәтмәләр кертү, эшчәнлекне шуңар тәңгәл китерү бара. Иганәчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, мөхтәсибләргә, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләү, мәдрәсәләрнең коммуналь чыгымнарын каплау җаен таптык. Нәзарәткә караган Хаҗ программасын булдырдык. Шулай ук "Хәләл" комитетының дәртләнеп эшләве, "Зәкәт" фондының бик күп кешеләргә ярдәм итүе, "Вакф" дигән фонд булдыру, бизнесменнарның, яшьләрнең нәзарәт тирәсенә туплануы күп ниятләребезне гамәлгә кертергә ярдәм итә. Аллаһының рәхмәте белән, имамнарның, муллаларның татар мөселманнарын бер йодрыкка туплау теләге тормышка ашсын иде.

 

- Сез үзегезгә карата мәгълүмат чараларында урын алган тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?

 

- Язмаларны карап барам. Нахак сүзләрне төшереп калдырып, хаклы булганнары турында уйланып укыйм. Дөресен әйткәндә, милләт өчен зур эшләр башкарган чын милләтпәрварлар киңәш-табыш дигәнне алга куялар, очрашканда, төрле чараларда катнашканда мөгалләмәне шул рәвешле кору ягында. Әлбәттә, һәр кеше үз башына килгән фикерен әйтергә хаклы, бездә демократия. Әмма аерым бер оешмалардагы - милли булсынмы, башкасымы, шулардагы кайберәүләрнең сүзләре, ул әле бөтен бер оешманың фикере түгел.

 

- Дин әһелләре тарафыннан соңгы вакытларда милли мәсьәләләргә игътибар артуы үзләрен милләтчеләр дип атаучы кайберәүләрдә көндәшлек хисен тудырмый микән?

 

- Әйтә алмыйм. Әле элеккеге елларда, "Болгар" мәчете картлары белән бергә Хәтер көннәренә дә бара идек. Дингә, милләткә хезмәт итү дигәнне күңелдән чыгарганым юк. Мөфтилек программасында да шуны ачык күрсәттем. Бүгенге көндә нәзарәт Бөтендөнья татар конгрессы, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, шулай ук язучылар, композиторлар берлекләре белән бергәләп эшли, милли диаспоралар белән дә аралашып торабыз. Нәзарәт чыгара торган “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетларын җиткерергә, булдыра алганча китаплар да бирергә тырышабыз. Ничек кенә булса да, үзебезнең милләттәшләребез -татар мөселманнары белән аралашу ягында.

 

- Мөселманнарга җиткерәсе килгән нинди уй-теләкләрегез бар?

 

- Болгарда 10 июнь көнне бик зур җыен була. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән милләттәшләребез җыела. Иншаллаһ, унысына мәчет төзелеп бетәчәк һәм башка бик күп корылмалар. Болгар безнең тарихыбыз, билгебез, шушында килсәк хәерле булыр иде. Безнең татар халкы тарихта эзен калдырган бөек халык. Бүгенге көндә дә яңа тирән эз салып килә. Һәм киләчәктә дә, иншаАллаһ, үзенең урынын тота торган бер халык ул. Шуңа күрә бердәм булып, бергәләшеп Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә, чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгалә каршында оялмаслык дәрәҗәдәге кеше булып калырга насыйп итсә иде дип, дога кылабыз.



Интертат.ру
№ | 23.05.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»