поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
22.05.2012 Җәмгыять

Суларга агып китәсем килсә дә...

Тугыз яшькә кадәр күкрәк сөте имеп, әнисенең матур холык-фигылен алган Рәмзиянең тормышы, бер караганда, бәхетле булырга тиеш иде дә бит. Тик... “Бәлкем, шуның кадәр имезергә кирәк булмагандыр, әнине “их” дип тә авыр сулатырга ярамый бит”, – ди Рәмзия апа.

Кешеләрне артык жәлләгәнгә бәхет юк

 

60 яшенә җитеп, ул үзе өчен бер генә көн дә яшәгән кеше түгел. ”Мин һәрвакыт гаиләм (бүген ике ире дә вафат – С.С.), кешеләр дип яшә­дем. Аларны артык кызганга бәхетем юк”, – ди Пит­рәч районы Шәле авылында почтальон булып эшләүче Рәмзия Зәйнуллина.

 

Мәхәббәт мәсьәләсендә дә шулай. Яшьлектә сөйгәне белән бергә кавыша алмый ул. Авыл егете Миннегали аны 24 яшендә урлап алып кайта. Яратып кияүгә чыкмаса да, ир хакы хаклап торырга туры килә. Дөресрәге, куркып, усал иргә түзеп. Чөнки эчү белән мавыккан, төзәтү колонияләрендә булып кайткан кеше була аның ире. Беренче баласының зәгыйфь тууында иренең дә гаебе бар. Ире энесе белән сугышкан вакытта ишек ачылып китеп, аның корсагына килеп бәре­лә. Бала тууга ук үлә. Икенче баласының исән-сау булып тууына шикләнсә дә, Ходай аңа сәламәт сабый бүләк итә. Кулбашына пычак белән кадагач та, Рәмзия апа бар гаепне үзенә алып, аны төрмәдән саклап кала. Тешен кысып, сабыр итеп яшәсә дә, ахыр чиктә, баласын алып йорттан китәргә мәҗбүр була. Ә ире кан тамырларын кисеп, канын ләгәнгә агызып үлә.

 

Бердән бәхетең булмаса, икенчедән булмый инде ул, диюләре әллә чыннан да дөрес инде. Үзеннән 9 яшькә яшьрәк Габделхакка башта: “Мин синнән олы бит, кит, кешеләрдән оялам, үз ти­ңеңне табарсың әле”,– дип әйтеп караса да, ул аны тыңламый. Урлый да алып кайта. Ә беренче ирдән тапкан Мәксүтен әнисе Рәмзиягә бирмәгән, ул аны үзе тәрбияләгән.

 

Ике малае янгында янып үлгән...

 

Яңа йорт салабыз дип хыялланып яшәгәндә, гаиләгә кара кайгы килә. Рәмзия апаның Алмаз һәм Нияз исемле ике улы янгында харап була.

 

– 1992 елның 21 гыйнвары иде бу. Кичтән тегермән тартырга дип капчыкларга күп итеп ашлык тутырып куйдык. Мин тегү цехында эшли идем, иртәнге җиденче яртыда шунда булырга кирәк. Иремә, миңа ышанма, балаларга күз-колак бул, дип әйтеп киттем. Ул көнне хезмәттәшем килен бүләге итеп, ислемай өләште, иренемә иннек сөртте. Гомердә беренче һәм соңгы тапкыр сөртелгән иннек шул булды. Шулчак слесарь кереп, урамда төтен чыгуын әйтте. Без бит бу, дип чыгып йөгердем. Балалар чыга алганнармы икән, дип борчылам, эчемдә ут кайный. Алдагы көнне үгезләр саткан акчаны биргәннәр иде, аны верандага көтүче сумкасы астына яшереп куйган идем. Бер өй салырлык акча яна дип кайгырам. Балаларны алып чыккандыр дип уйлаган идем, әмма алар икесе дә янып беткән. Аңымны югалтканмын, мине хастаханәгә алып киткәннәр. Ирем күрше килене Рәмиләгә күз-колак булырга кушкан, ул ышандырып калган. Көпә-көндез янып, ни балалар, ни мал-туарларны алып чыга алмаганнар, – ди Рәмзия апа.

 

Янгын исә мичтән чыккан булган. Ире мич яккан була. Рәмилә мичне тартып чыкканнан соң бер капчык он терәтеп киткән. Андый-мондый хәл була калса, дип ата кеше бикләрен алып аткан булган, әмма... Балаларының күмергә әйләнгән гәү­дәләрен, өзелеп калган кул-аякларын фаҗига урыныннан эзләп йөрүе ананың йөрә­геннән мәңге китәсе юк.

 

 Рәмзия апа балаларының ничек үлгәнен белер өчен төшлек сала. Төшендә өч яшьлек улы Алмаз: “Әни, Нияз учактан кәгазь белән ут алып уйнады”,– дип җавап бирә.

 

 – Кайгы-хәсрәт белән ул чакта ярдәм иткән авылдашларыма рәхмәт әйтергә дә онытканмын. Ничә елдан соң булса да, барысы өчен дә рәхмәт әйтәсем килә,– ди ул, күз яшьләрен сөртеп.

 

Шундый хәсрәтләрдән соң да ананың кабат бала сөю теләге сүнми. Ул Рияз, Лилия­гә якты дөнья бүләк итә. Ә менә җиденче баласы тугач ук үлә. Ире тырыш, яхшы кеше булса да, эчү белән мавыга. Табиб­лар ялгышлык бе­лән аның бер аягын кисә­ләр. Шуңа да карамастан, тормыш­ларына ка­нәгать булып яши­ләр. Бер­көнне исә Мәксүт кайтып төшә. Гаиләдә тавыш чыга. Үги ата аны кабул итми. Рәмзия Риязны алып, әнисе йортына кайтып китә. Ә Лилия әтисе, әбисе яныннан китми.

 

Килен килгәч, урын тарая...

 

Иреннән китсә дә, Рәмзия аны хөрмәтләүдән туктамый: хуҗалык эшләрен алып барыша. Лилиягә исә әбисе дини тәрбия бирә. Моннан дүрт ел элек әтисе, ике елдан әбисе гүр иясе була. Бүген инде ул шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли, үз тормышын корып җибәрә. Әмма әтисе йорты милкеннән ни әнисенә, ни аңа өлеш чыкмый, чөнки иренең туганнары бүлешергә теләми. Судка бирүдән дә файда булмый.

 

Мәксүт өйләнгәч исә әнисе ул йортка сыймый башлый. Килен каенана белән яшәргә теләми. Рәмзия апага яшәү урынын үзгәртергә туры ки­лә. Ул авылдагы буш йортны сатып алып, шунда яши башлый. Әмма килен дә Мәксүттән аерылып китә. Рәмзия апа бүген кире үз улы янына кайткан. Теге йорты да бар. Улы Рияз бу көннәрдә армиягә киткән.

 

– Мин балаларымның өсте бөтен, тамагы тук булсын өчен тырыштым. Ике суыткыч та ризыктан тулып тора, те­ләгән әйберләрен сатып алам. Бервакытта да акча юк дип әйтмим, бераз көтегез, була, дим. Ә менә машина кебек кыйммәтле әйберләрне үзегез сатып алырсыз, дим,– тормыш авырлыклары алдында сынмаган ханым әнә шулай ди.

 

Ахирәтем бәхетле булсын

 

Кичергәннәрен, үзәккә үткән гомерләр дип, искә алса да, ул берәүгә дә рәнҗеми. Иренең туганнарына да тел-теш тидерәсе килми аның. “Язмыштыр инде. Аллаһы Тә­галә шулай язгач, нишлә­тә­сең. Ахирәтем бәхетле булсын. Бу дөнья вакытлыча гына бит ул. Дөрес, яшәргә те­ләмәгән, суларга агып китәргә теләгән чакларым да аз булмады. Шулай да сабырлык табарга тырыштым. Әни дә ки­ңәшләре белән ярдәм итте. Эшемдә яраттылар, мактау тактасында торам. Хәзер иң мөһиме – сәламәтлек. Соң­гы вакытта кан басымым еш күтәрелә”, – ди Рәмзия апа. Мондый хәсрәтләр күргән ананың, и Ходаем, картлыгы бәхетле булсын иде инде!


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 91 | 22.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»