поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.05.2012 Җәмгыять

Кыйммәтле бәдрәфләр

Тиздән Казан урамнарында 25 бәдрәф будкасы пәйда булачак. Бу инде начар ис аңкып торган элеккеге зәңгәр кабинкалар түгел. Яңа бәдрәфләрнең һәркайсы миллион сум тора. Алар башкала паркларында, тукталышларда, туристлар күп йөри торган урыннарда куелачак.

Күптән түгел яңа бәдрәфләрне Казан мэры Илсур Метшинга күрсәттеләр - шәһәр башлыгы алардан бик канәгать калды. Бәдрәфләрне шәһәр буенча урнаштыру белән шөгыльләнәчәк оешма җитәкчесе Нәҗип Нуретдинов сүзләренчә, ниһаять, Казанда әлеге мәсьәлә уңай якка хәл ителде.

- Бу бәдрәфләр бик чиста һәм уңайлы булачак. Аларны ел әйләнәсе кулланырга мөмкин, чөнки электр белән җылыту өстенә, су, канализация белән тәэмин ителәчәкләр, ә вентиляция һаваны чистартып тора ала. Эченә шәһәр фатирларындагы кебек ап-ак унитазлар кую каралган. Мондый бәдрәфләрне Санкт-Петербургта ясыйлар, тиздән Казанда да җитештерә башлаячаклар.

Яңа бәдрәф будкалары Европа шәһәрләрендәге тиңдәшләренә охшаган. Бер будкада кимендә ике кабинка булыр дип көтелә: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен. Шулай ук берничә кабинкалы бәдрәфләр дә төзеләчәк. Бәдрәфләрне канализациягә тоташтыру күздә тотыла, тоташмаганнары да булачак. Нәҗип Нуретдинов сүзләренчә, мондый корылмалар 800 меңнән 1 миллион 200 мең сумга кадәр тора.

- Шулай да яңа бәдрәфләр кыйммәт булу сәбәпле, аларны эшләтү табыш китермәстер. Бигрәк тә, мисал өчен, соңгы тукталышта урнашканнары, – дип зарлана әңгәмәдәшебез. – Ни өчен дигәндә, су, электр, тикшерүче хезмәте өчен түләргә кирәк. Дотацияләрсез, шәһәр хакимияте ярдәменнән башка эшне оештыру мөмкин түгел.

Казан халкы һәм башкала кунакларының уңайлылыгын кайгырту максатыннан, шәһәр хакимияте дотацияләргә каршы килми. Түрәләр бу бәдрәфләргә керү хакын 10 сумнан арттырмаска куша. Чынлыкта исә бу хезмәтнең үзкыйммәте 27 сум тирәсе.

 Планлаштырылган 25 бәдрәфнең алтысы җәяүлеләр күп йөри торган Петербург, Татарстан, Мәрҗәни урамнарында, шулай ук Меңьеллык мәйданында, Җиңү паркында, Черек күлдә, метро станцияләре янында урнаштырылачак. Ә 2014 елда мондый бәдрәфләрнең саны шәһәрдә 200гә җитәргә тиеш. 


Кәрим МИҢНУЛЛИН
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»