|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2012 Дин
Татарстан башкаласында мөселман зираты ябылырмы?Казанның Мәрҗәни мәчетенә караган мөселман зираты ябылырга мөмкин. 11 май көнне Министрлар Кабинеты бинасы каршында әлеге каберстанны яклап халык пикетка чыкты. Барысына да моннан берничә ай элек Казан башкарма комитеты түрәсе Альберт Салихов белән Казанның имам-мөхтәсибе, Мәрҗәни мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов арасында туган гауга сәбәпче. Альберт Салихов әлеге зиратта җирләнгән әтисенең каберенә фотосурәтле таш куйдыра. Ә зират җитәкчелеге исә, мөселман кабер ташларына фото куярга ярамый дип, әлеге рәсемне юкка чыгара. Әлбәттә, түрәгә бу хәл бер дә ошамый. Нәтиҗәдә, ул “зиратта вандаллык хөкем сөрә”, дип прокуратурага мөрәҗәгать итә. (Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, җанҗалдан соң Мәрҗәни мәчетенә бер-бер артлы хокук саклау органнары килә башлый, андагы китапларны җентекләп тикшерә, әмма бернинди закон бозу очракларын да ачыклый алмаганнар) Казанның Совет районы прокуратурасы җинаять составы булмау сәбәпле, вандаллык һәм башбаштаклык маддәләре буенча җинаять эше кузгатудан баш тарта. Ләкин соңыннан барыбер Вахитов районы прокуратурасына зиратның эшчәнлеген туктату турында документ тапшыра. Бу мәсьәлә судта 15 май көнне каралачак. Димәк, мөселман зираты ябылу ихтималы зур.
Әлеге вакыйга ничек тәмамланыр – монысын вакыт күрсәтер. Тик хәзергә бернәрсә дә төгәл билгеле түгел әле. “Без мөселман зиратын саклап калу өчен кулдан килгәнчә тырышачакбыз”, - дип белдерә пикетчылар.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|