|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2012 Җәмгыять
Сагынам тайгамны...Беркөнне оныгым салкын тидереп чирләп киткәч, юкә чәчәге алырга дип, даруханәгә чыктым. Салкын тигәндә шул чәчәк чәеннән дә яхшысы юк диләр бит. Тик бер җирдә дә таба алмадым. Әллә, мин әйтәм, юкә агачы юкка чыкканмы? Безнең якларда үсүче, иң зур шифа бирүче агачларны кисеп бетермәгәннәрдер бит? Мин инде егерме ел Казанда яшим. Күптәннән пенсиядә. Ләкин ярты гомерем үткән Себер якларын, аннан да бигрәк, үзем эшләгән тайганы сагынам. Андагы рәхәтлекне, матурлыкны тел белән генә сөйләп, аңлатып бетерә торган түгел иде. Саф һавасы, санап бетергесез байлыклары, шифалы чәчәк-үләннәре... Юкә чәчәген таба алмагач, хәтеремә Себернең дару үләннәре белән бәйле истәлекләр килде.
...Себердә эшли башлавыма алтынчы ел тулды дигәндә, бер иптәшебез чирләп китте. Төчкерүнең дә ни икәнен белмәгән кешенең көннән-көн сула баруын күреп, бөтен төркемебез белән кайгырыштык. Ахырдан алтмыш чакрым ераклыктагы авылдан им-том белән дәвалаучы шаманчы чакырдык. Ул ике көн буе иптәшебез янында сикеренгәннән соң, аның тиздән үләчәген әйтте. Кәефләр төште. Шунда әлеге карт тайгада гаҗәеп серле, могҗизалы дару үләннәре үсүе турында сөйләде. Иптәшебезне коткара алырлык чәчәк барлыгы турында ишеткәч, безгә дә җан кергәндәй итте. Тик шаман әлеге чәчәкнең күп еллар инде бөтенләй дә күренмәве турында әйткәч, күңелебез кабат төште.
Ә бәлки табарбыз дип өметләнеп, хезмәттәшем Андрей белән икебез әлеге чәчәкне эзләп карарга тәвәккәлләдек. Шаман карт ул чәчәкне “төпсез чокыр” тирәсеннән эзләргә киңәш итте һәм сак йөрегез дип кисәтте.
Кулыбызга мылтык алып, бер атналык ризык әзерләп, юлга кузгалдык. Чытырманлыкны ерып барабыз да барабыз. Эчкәрәк кергән саен урман караңгылана, хәтта кояш яктысы да кимеде. Алдыбызда кара җиләкләр чәчкән кебек тәгәрәп яталар. Чия кадәр бар үзләре. Аяк астында без баскан саен сытылып калалар. Менә берзаман куралык башланды. Ничә чакрымнарга сузылгандыр ул, белмим, ләкин бик озак бардык аның арасыннан. Эчләр тулганчы сусыл кура җиләге белән сыйландык. Шуны да әйтергә кирәк: куралыкта гадәттә аюлар ял итеп ятарга яраталар, шуңа күрә бик куркыныч җир бу. Дөрес, тайгада аюлар белән бик күп очрашырга туры килсә дә, һөҗүм иткәннәре булмады. Аюлар бит алар бервакытта да үзләре башлап кешегә ташланмый. Берәрсе аларны абайламый яннарына якынлашса, аю үзенең барлыгын белдереп, усал тавыш белән ырылдарга тотына, кит дип кисәтә. Ә аннан кулына эләккән агач төпләрен, ташларны атарга тотына. Ләкин тайгада без аюдан да хәтәррәк җәнлек – селәүсеннән курка идек. Агач башыннан кешегә сиздермичә ташланып, үзенең озын тырнаклары белән мизгел эчендә ертып атарга сәләтле ул.
Төпсез чокыр дигәнебез – галәмәт зур сазлык икән. Бүтән сазлыклар өстендә камышлар, үләннәр үсеп утырса, монысында бер генә үлән әсәре дә юк. Димәк, бик тирән, эләксәң, котыла алмаслык тозак.
Сазлык тирәсеннән биш көн буе иптәшебезгә шаман карт тасвирлаган теге чәчәкне эзләдек, ләкин таба алмадык. Кайтыр юлга кузгалганда үлемнән калдык. Андрей белән сөйләшә-сөйләшә атлаганда каршыбызга өч поши килеп чыкты! Аның нәрсәсе гаҗәп инде, диярсез сез. Эш шунда: тайгадагы пошилар без зоопаркларда күреп ияләнгән яки безнең Татарстан урманнарында яши торган пошилар кадәр генә хайваннар түгел шул. Алар монда коточкыч зур гәүдәле! Андрей белән әкренләп артка чигенәбез, ә пошилар безгә таба киләләр. Аларның бер гаилә икәнлекләре күренеп тора. Иң зурысы – ата поши, аннан бераз гына кечерәге ана поши. Яннарында ике-өч айлык балалары да бар. Андрей, куркытырга теләп, мылтыгын алар ягына төбәде һәм атып та җибәрде. Җирләр селкенде шул минутларда. Куркытырга гына теләп атылган ядрә поши баласына тиде бит! Икенче мизгелдә тайганы яңгыратып ата поши үкереп җибәрде һәм җан-фәрманга безгә таба очып килә башлады. Андрей да, мин дә күз ачып йомганчы юан кәүсәле, тармакланып торган агачка үрмәләдек. Баласын югалткан ата пошиның котырганын күрсәгез иде сез бер генә! Гомеремдә дә болай курыкканым юк иде. Йөгереп килеп, башы яки юан тояклары белән без утырган агачка китереп бәрә. Агач мескен бөгелеп куя. Агачның астагы ботаклары пошиның ярсулы тибүеннән шартлап сына. Агач сынмаса ярар иде дә, поши бәргән вакытта кулыбыз ычкынып, үзебез җиргә төшеп китмәсәк ярар иде дип дер калтырап торабыз. Агачтан мәтәлеп төшсәк, ата поши безне исән калдырмаячак. Пошилар берничә сәгатьтән соң гына китеп бардылар. Алар киткәч тә, әле әллә никадәр вакыт селкенергә куркып, агач башында шактый утырдык.
Буш кул белән кайтып кердек. Иптәшебезнең хәле һаман шул килеш. Ә ике атнадан яңа гына эшкә дип килгән япь-яшь егет, көтмәгәндә, тайга эченнән бик матур чәчәкләр күтәреп кайтты. Бездәге ләләләргә охшаган, куе кызыл төсле, калын таҗлы бу чәчәкләр. Баксаң, без эзләгән могҗизалы дару шушы икән бит!
Аның чәчәген киптереп, төеп, дару әзерләдек. Теге авылдан янәдән шаманны алып килгәч, ул яңа гына әчетергә куйган балга шушы чәчәкне салырга кушты. Яхшылап болгатып, әлеге кушылманы иптәшебезгә эчерттек. Уттай янып яткан, урыныннан да чак кына күтәрелә алган егет бер стакан эчемлекне авырлык белән генә эчеп бетерде. Биш минуттан авыр итеп ыңгырашырга тотынды. Ярты сәгатьтән янә бер стаканны бушатты. Кичен тынычлап йокыга китте. Һәм бер атна эчендә аякка басты! “Теге эчемлекне эчкәч эчемдәге хәрәкәтләнүче ниндидер бер нәрсә башта бугазыма менде, аннары кабат аска төшеп китте. Берничә мәртәбә шулай кабатланганнан соң гәүдәм җиңеләеп киткәнен сиздем”, – дип сөйләде ул соңыннан. “Әчемәгән балдагы әле таркалырга өлгермәгән чүпрә, чәчәк белән кушылып, могҗиза кылды”, – диде шаман карт һәм иптәшебездә ашказаны рагы булганын әйтте. Соңрак картның әйткәннәре дөрес икәнне табиблар да раслады. Ләкин чирнең юкка чыгуын, бары тик кара тап эзе генә ашказанын бизәп торганын күреп, үзләре дә аптырадылар.
Шаман карт безне үләннәр белән дәваланырга өйрәтеп калдырды. Бер эрбет агачында гына да ул дистәләгән төрле сырхаулар өчен дәва барлыгын төшендерде. Кызганыч, ул чакта, авыруның ни икәнен белмәгәч, аның сүзләренә артык игътибар биреп тормаганмын. Тайгада, аяк астында бөтен төр авыруларга да дәва табып була дип сөйләнгән картның сүзләренә колак салган булсам, илле яшемнән үк авыруларга бирешеп тә ятмаган булыр идем. Бүген дә, ул вакытлардан бирле бик күп еллар үтсә дә, сөякләрем үтереп сызлаган мизгелләрдә яраткан тайгама кире кайтасым, андагы башлар әйләнерлек саф һаваны сулыйсым, аюлар белән бергә кура җиләкләре ашыйсым килеп китә. Анда барсам, бөтен авыруларым да эреп юкка чыгар төсле тоела.
...Гап-гади юкә чәчәге эзләгәндә, менә шушы вакыйгалар исемә төште.
Гадел ГАФУРОВ |
Иң күп укылган
|