поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
17.10.2008 Милләт

ЯЗУЧЫЛАР БЕЛДЕРҮ БЕЛӘН ЧЫКТЫ

Тукаебыз яшәгән "Болгар" кунакханәсенең җир белән тигезләнүе берәүне дә битараф калдыра алмады. Редакциягә тирән борчылу хисләре белән сугарылган язмалар, рәсми мөрәҗәгатьләр әле дә килеп тора. Бу уңайдан Язучылар берлеге идарәсе дә битараф кала алмады, белдерү белән чыкты.

"Быелгы елның изге Рамазан ае төгәлләнгән көннәрдә рухи тормышы бөек, җисми тормышы фаҗигале булган, халкыбызның даһи улы Габдулла Тукайның шәхси язмыш дәфтәренә тагын бер кара сәхифә язылды: аның Казандагы төп торагы булган бина,  кырыгынчы бүлмәсендә шагыйребез яшәгән "Болгар" кунакханәсе  юкка чыгарылды. Халкыбызның киң җәмәгатьчелеге, бигрәк тә язучыларыбыз соңгы берничә дистә ел буе әле­дәнәле бу бина төзекләндерелеп, аның кадерле Тукаебыз яшәгән бүлмәсендә шагыйрьнең мемориаль музее оештырылырга тиеш дигән тәкъдим ясап килделәр. Әмма бу тәкъдимнәр тормышка ашырылмый калды", – диелә анда. Белдерүдә шулай ук язучыларның моннан бер ай ярым элек кенә Тукайга 125 ел тулу уңаеннан төзеләчәк Татарстан Хөкүмәте планына теркәү өчен 32 тәкъдим кабул итүләре дә искәртелгән. Анда "2010 елга Г.Тукай яшәгән "Болгар" кунакханәсен төзекләндерергә һәм анда музей оештырырга" дигән юллар да бар.

 

Әмма "Болгар" кунакханәсе Казан йөзеннән сөртеп ташланды. Инде нишләргә? Белдерүдә Язучылар берлеге идарәсе үзләренә мө­рәҗәгать иткән замандашларының, рәсми оешмаларның "бу гамәлне кылган кешеләрнең исемнәрен җәмәгатьчелеккә белдерүне, бу эшне рәсми рәвештә гаепләп чыгуны таләп итү"ләре белән килешүен белдергән. Болай эшләү киләчәктә халкыбызның изге мәдәният ядкәрләрен күз карасыдай саклау өчен зур бер сабак булыр, диелә анда. Язучылар "Болгар" кунакханәсеннән бушаган изге урын киләчәктә ничек файдаланылыр икән дигән тирән борчуда. Аның тышкы кыяфәтен, бигрәк тә Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне тулысынча кабатлаган яңа бина төзелү бүгенге фаҗигане өлешчә генә булса да җиңеләйтер иде, диелә белдерүдә. Бу урын "Татнефть" милкендә, ә мәдәнияткә һәрчак хәерхаһ булган әлеге берләшмә югарыда әйтелгән тәкъдимнең тормышка ашырылуына ышаныч белдерә.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 218-219 | 17.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы