поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.04.2012 Дин

Вакытның кадере

Җирләрнең, күкләрнең бердәнбер Раббысы булган, безне юктан бар иткән, бөтен нәрсә аның кодрәтендә булган рәхимле, шәфкатьле, безне кая гына булсак та, ни генә эшләсәк тә ишетеп-күреп торучы Аллаһы Тәгаләгә сансыз шөкраналарыбыз, мактауларыбыз булсын.

Шушы дөньяга соңгы пәйгамбәр итеп җибәрелгән бөтен кешеләрне иманга, исламга, туры юлга, бәхет — җәннәт юлына чакырган сөекле пәйгамбәребез, укытучыбыз Мөхәммәд Мостафа с.г.в. сансыз салаватларыбыз, догаларыбыз ирешсен.

 

Казан шәһәренең иң борынгы, гүзәл мәчетләренең берсе булган шушы Апанай мәчетенә җыелган хөрмәтле дин кардәшләрем, әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Барыбызга да Аллаһының чиксез сәламнәре, рәхмәте, бәрәкәте, ярдәме һәрвакыт насыйп булсын. Вакытны бушка уздырмыйча зур уңышларга ирешеп, күп изгелекләр, хәерле балалар тәрбияләп калдырырга Аллаһ насыйп итсен.

 

Бүгенге вәгазьнең темасы «Вакытның кадере» хакында булыр. Монда әйтелә торган сүзләр үзем өчен дә, башкалар өчен дә нәсихәт булсын.

 

Нәрсә ул вакыт? Татар теленең аңлатмалы сүзлеге бу төшенчәне болай аңлата: «Яшәеш дәвамлыгын секундалар, минутлар, көннәр, айлар, еллар, гасырлар, чорлар һ.б. белән исәпләнә торган кисәк, аралык вакыт дип атала.

 

Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә күп урында вакыт белән ант итә.

 

Барыбызга да мәгълүм ки, кеше өчен иң кыйммәтле нәрсә — ул вакыттыр. Чөнки югалган нәрсәне табып була, әмма үткән вакытны кайтарып булмый. Шуңа күрә акыллы кеше үз вакытының зур бер хәзинә дип белеп, юк-барга әрәм итмичә тиешле һәм файдалы итеп кулланырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә язмышына язылган вакыт бүлеп бирә. Кемгәдер 67 ел да 6 ай, кемгәдер 35 ел 30 көн, 7 сәгать 20 минут, 30 секунд, кемгәдер 20 яшь 3 ай, 24 көн, 17 сәгать 20 мин. 2 сек. Кеше шул вакытка җитә дә, Аллаһының бер сәбәбе белән: я йөрәгенә приступ булсып, я авариягә эләгеп бу дөньядан китеп бара. Нәрсә генә эшләсә дә, билгеләннән үз вакытын тутырып бу дөньядан китеп бара. Бер секунды артык, бер секунды ким булмый. Һәрбер сулыш саналган. Иң мөһиме кеше ничек куллана бирелгән вакыты белән. Гөнаһ эшләп, кәеф-сафа корып гомерен бушка үткәрәме яки Аллаһ кушканны, изге гамәлләрне үтәп, файдалы гомер итәме. Һәрбер яхшы яки яман гамәл өчен, үткәргән вакыты, минуты, секунды өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәк. Нәтиҗәдә я мәңгелек җәһәннәмдә газап кылыначак я мәңгелек җәннәтләрдә рәхәтләнәчәк.

 

Күп кешеләр зарлана, вакытны гаепли, нинди авыр замана ди. Ләкин вакыт ул, мөхтәрәм җәмәгать, үзгәрми торган бик изге әйбер ул. Чөнки Аллаһы Тәгалә кодси хәдистә әйтә: «Лә тәсуббу дәхр, фәиннә дәхра һүә әнә», ягъни «заманны, вакытны сүкмәгез, чөнки бу замана вакыт Мин Үзем, ди». Вакыт үзгәрми, ул һаман шул 100 ел электәге 1000 ел электәге кебек. Кояш чыга, бата, көнне төн алыштыра. Яңгыр, кар ява, кешеләр туа, яши, үлә, бөтенесе шул вакыт эчендә хәрәкәт итә. Тормышта яшәү дәверендә без нинди генә чорлар үтмибез, сабый чак вакыты, яшьлек вакыты, урта яшьтәге булган вакыт, картлык вакыты бар, без белмибез кайсы вакытны яшьлектәме, картлыктамы, 20 яшьтәме, 50 дәме Аллаһ каршына кайтабыз. Шуның өчен гомеребезне заяга бушка үткәрмәскә тиешбез. Аллаһ Раббыгыз Коръәндә һәрвакыт әйтә: «Ашыгыгыз изгелеккә! Ашыгыгыз Ахирәткә әзерләнергә; бу дөнья вакытлыча гына, безгә әйләнеп кайтасыз» дип вакытның кадерен белергә, бушка уздырмаска чакыра.

 

Без күп вакыт ул вакытны аңламыйбыз да. Менә хәзер дә секундлар, минутлар уза… шулай итеп гомеребез дә үтә. Инде бу үткән минутны, сәгатьне берничек кайтарып булмый. Вакытны күреп, тоеп, сизеп булмый, аны бары тик аңлап кулланып кына була. Бу очракта вакыт йә безнең яклы, йә безгә каршы. 24 сәгать вакыт тәүлегенә кешеләр бирелгән, ул аны ничек тә куллана ала, теләсә нәрсә эшли ала. Бу эшләгәннәре аңа йә зыяга, йә файдага.

 

Кайвакыт кайбер кешеләрнең тормышына карыйсың да, гаҗәпләнәсең. Күпме вакытны телевизор каршында мәгънәсез сериаллар, шоулар, тормышына файда бирми торган әйберләр карап, буш сүз сөйләп, гаиләдә бер-берсе белән юк өчен әрләшеп, исерткеч эчемлекләр эчеп, озак йоклап, ялкауланып үткәрәләр. Бигрәк тә яшьләр кызганыч, гомумән вакытның кадерен белмиләр, һөнәр-белем алу, акча эшләү, гаилә корү, балалар үстерү өчен бирелгән яшьлек вакытын тәмәке тартып, аракы-сыра эчеп телевизор, интернет каршында, төрле мәгънәсез тусовкаларда, төнге клубларда, рәхәт эзләп буш вакытларын үткәрәләр. Ә бит халкыбыз юкка гына әйтмәгән: яшьлегеңдә ни чәчсәң, картлыгыңда шуны урырсың, дип.

 

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.нең бер хәдисендә болай дигән:

 

«5 нәрсәнең кадерен бел, 5 нәрсә килгәнче:

 

1) үлемең килгәнче, яшәүнең кадерен бел;

2) сәламәтлегеңнең кадерен бел авыру килгәнче;

3) тынычлыгыңның кадерен бел мәшәкатьләр килгәнче;

4) яшьлекнең кадерен бел картлыгың килгәнче;

5) байлыгыңның кадерен бел фәкыйрьлек килгәнче».

 

Күрәбез, пәйгамбәребез бу хәдисендә безнең яшәвебез, сәламәтлегебез, тынычлыгыбыз, байлыгыбыз, яшьлегебез — болар барсы да вакытлыча гына, шуңа кадерен белергә, аңлап файдалана белергә кирәк, дип аңлата.

 

Бер зур галим гыйбрәт алыр өчен, тормышның кадерен белер өчен һәр ай саен 3 җиргә бара торган була. Беренчесе — төрмәгә. Монда килеп тоткында утырган кешеләрне күреп аларның нужаларын, гомерләрен бушка үткәрүләрен күреп: «Аллага шөкер, мин ирекле, теләсә нәрсә эшли алам бит», дип шатлана торган була.

 

Икенчесе — шифаханәгә, больницага барган. Авыру, мескен, хәлсез кешеләрне күреп «Аллага шөкер, мин әле сәламәт», дигән.

 

Өченчесе — барган зиратка. Анда үлгән кешеләрне күреп: «Бу кешеләрнең гомерләре тәмамланган, болар берни эшли алмый, мин әле исән, Аллага шөкер», дип шатланган. Шуның белән тормышының кадерен белеп, күп гыйбадәтләр кылып, шәкертләренә гыйлем биреп, тәрбияләп, күп изгелекләр эшләп гомерен дәвам иткән.

 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһ Раббыбыз безгә һәр көнне 24 сәгать бирә. Ничек бу вакытны кулланабыз, киләчәктә шуның нәтиҗәсен күрәчәкбез. Ә бирелгән гомер бик чикле. Нәрсә эшләсәң дә ул уза.

 

Галимнәр санап чыгарганча кеше иң күп вакытын йокыга сарыф итә. Галимнәр санап чыгарганнар: әгәр кеше уртача 70 ел яшәсә, һәркөнне уртача 8 сәгать йокласа, бу 70 ел эчендә 2.257.920 сәгать була, ягъни якынча 25 ел дигән сүз. Димәк 70 ел яши торган кеше гомеренең өчтән берен йоклап үткәрә.

 

Һәркөн 6–7 сәгать йоклау бу нормаль кирәкле әйбер, әмма тәүлекнең моннан тыш булган вакытын кеше инде максималь файдалы үткәрергә тиеш. Ак чәчле картлык көненә җиткәчтен, Ходай каршына барганда үкенмәслек булсын өчен, тырышырга тиешбез.

 

Хуҗа Насретдиннан сорыйлар икән:

 

— Хәзрәт сезгә ничә яшь?

 

— Үз белгәнем 50 яшь.

 

— Ничек инде 50 яшь булсын, сез бит ап-ак сакаллы карт кеше. Дөрес әйтмисездер.

 

— Әйе, миңа үз белгәнем 50 яшь, йоклаганыңны кушып санасаң икән нәкъ 75 яшь булыр дигән.

 

Ни хикмәттер кайчан кешегә яхшы, рәхәт ул ялкаулана башлый, күбрәк йоклый, озаграк ашый, ашыкмый беркая да, вакытын бушка уздыра. Эшләргә иренә, дөнья вакытын күңел ачуга сарыф итә. Әлбәттә, болай барса кешенең тормышында деградация башлана, акмаган су кебек сасый башлый кеше дә. Моның шулай булмасын өчен Аллаһы Тәгалә кешегә бигрәк тә мөселман бәндәсенә сынаулар, авырлыклар бирә. Мисал өчен кеше авариягә эләгә, машинасын туздыра, үзе яки баласы авырып китә, эшен, акчасын югалта һ.б. Шул Ходай биргән, тормышында килеп чыккан проблемаларны хәл итә итә генә кеше нормаль яши, ялкаулыктан котыла.

 

Татар халкының әйтеме бар: «Авырлыкка түзеп була, рәхәтлеккә түзеп булмый». Рәхәтлек кешене аздыра, боза, ялкауландыра. Кеше авырлыкларны җиңеп зур үрләргә, дәрәҗәләргә менә, иң мөһиме Аллаһка якыная. Бу үзенә күрә яхшы, чыдам, үткен пычак ясалган кебек. Аны ясаганда күпме тапкыр утта кыздыралар, салкын суга салалар, өстенә һәрдаим сугалар. Нәтиҗәдә яхшы пычак барлыкка килә.

 

Тормышта кайвакыт 50, 60 яшьлек абый-апаларны күрергә туры килә. Ни гаилә тормышлары юк, ни эш таба алмыйлар, ни акчалары юк, ни балалары рәтсез, путсыз, ни исәнлекләре юк, ни тормышлары тынычсыз һ.б. Мондый хәлгә төшүенең сәбәбе — үз вакытында күп гөнаһ, хаталар ясау, вакытын дөрес файдалана белмәүдән, бушка үткәрүдән. Бу кеше тагы 20–30 ел яшәр дә үлеп китәр. Моның үзеннән соң калган нәселе, дәвамчылары, халыкка эшләгән файдалы эшләре, хөрмәтләп искә ала торган исеме, Ходай каршына барырлык изге гамәл-гыйбадәтләре булмаса, бу кешенең кыйммәте Аллаһ каршында тузан бөртегенә дә тормас. Гомере бушка үткән дигән сүз. Раббыбыз бу 70–80 яшьлек гомерне, тәүлекнең 24 сәгатен бушка, уен-көлкегә, мәгънәсез файдасыз үткәрү өчен биргәнмени?

 

Хөрмәтле дин кардәшләрем. Күз алдына китерегез: бер банк һәр иртә сез йокыдан торган төшкә 86400 $ суммага счет ача. Көне буе бу сумманы сез кирәгенчә кулланасыз. Ә кич йокыга яткач бу счет аннулироваться ителә. Икенче көнне шул ук суммага янәдән яңа счет ачыла. Шулай билгеләнгән вакыткача дәвам итә. Без бу счеттагы акчалар белән нишләр идек? Әлбәттә, тиенен дә калдырмыйча кирәк әйберләргә кулланып бетерер идек.

 

 Хөрмәтле дин кардәшләрем, мондый счет һәрберебездә бар. Шушы 86400 $ ул безнең тәүлегебездә булган 86400 секундыбыз. Бу вакытны без кирәгенчә файдалана, үзебезнең томышта булган максатларга, проектларга инвестировать итә алабыз икән, димәк без унышка ирешәчәкбез. Тиешенчә куллана алмыйбыз икән ул вакыт банкының счеты үткән көнебез белән яначак, тормышыбызда әһәмияте, нәтиҗәсе булмаячак.

 

Сонгы вакытларда финанс, бизнес өлкәсендә яңа "таймменеджмент" дигән фән популяр булып китте. Ул туры мәгънәдә вакыт белән идәрә итү фәне дип атала. Билгеле, вакыт белән идәрә итеп булмый, әмма вакытны дөрес итеп кулланып була. Бу фән шуның юлларын, тәртибен аңлата. Кызыксынган кеше аның файдасын күрә ала.

 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Беләбез, үткән заман, хәзерге вакыт, киләчәк бар. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең хәдисләрендә хәзерге вакытның, бирелгән мөмкинлекне ычкындырмыйча, кадерен белеп хәзер үк хәрәкәт итәргә, реаль кешеләр булып яшәргә чакыра. Үткән инде үткән, аны кайтарып булмый, аннан бары гыйбрәт, дәрес кенә алырга була, ә киләчәк билгесез — нәрсә көтә кешене алда, бары Аллаһ Раббымыз гына белә. Шуңа күрә, хәзерге вакытны кулдан ычкындырмыйча хәрәкәт итәргә кирәк. Куйган максатларга ирешергә. Аллаһка гыйбадәт кылырга, киләчәккә әзерләнергә тиешбез.

 

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. бер хәдисендә болай ди: «Күп кешеләр ике әйбернең кадерен белмиләр, ул сәләмәтлек һәм вакыт».

 

Элеккеге заманда бер галим яшәгән. Моның күп шәкертләре булган. Һәр җомга ул үзенең бер китабын алып вәгазьгә әзерләнергә бүлмәсенә кереп китә торган һәм бик яхшы, тирән мәгънәле вәгазьләр сөйли торган була. Шәкертләре күпме сорасалар да аның бу китабын, бирмәгән. «Мин вафат булгач карарсыз» дигән.

 

Көннәрдән бер көнне хәзрәт бу дөньядан китеп барган. Шәкертләре укытучыларын тирән кайгы белән соңгы юлга озатып кайткач аның теге китабын эзләргә тотынганнар. Китапны табып ачып карасалар, китап эчендә буш битләр генә була. Шәкертләр хәйран калалар, шунда уртарак җирдә генә мондый сүзләр табалар: «Әй кешеләр, бу дөнья чыннан да бик кыска. Үткәрмә вакытыңны бушка. Үткәнеңнән гыйбрәт ал, хәзергесенең кадерен бел, киләчәгеңә әзерлән».

 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Чыннан да гомеребез бик кыска. Хаталанмас өчен үткәннән без гыйбрәт алыйк. Бугенгенгесенең кадрен белеп, шөкер итик, дөрес гамәлләр кылып хәрәкәт итик һәм киләчәгебезгә әзерләник. Ә киләчәгебезнең ахыргы нәрсә — Аллаһка кайту. Шуңа күрә Ул разый булган гамәлләр кылып, кушканын үтәп, тыелганнан тыелып яшик! Шулай итсәк, иншәАллаһ, бу дөньяда да, Ахирәттә дә уңышка ирешәчәкбез!

 

Раббыбыз Аллаһ барчаларыбызга исәнлек-саулык, файдалы гомер, куәтле иман, бәхет-шатлыклар насыйп итсен. Вакытларыбызның кадерен белеп зур файдалы изге эшләр эшләп калдырырга, гөнаһларыбыз гафу ителгән хәлдә иманлы-исламлы булып Раббыбыз каршына кайтырга насыйп әйләсәң иде!


Рәшид хәзрәт МАЛИКОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»