|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2012 Юмор
Март песиләре (“Мә, мәзәк!” рубрикасы)Тәрҗемәче Фаяз Фәезов җитезлеге белән дан тота. Кичтән алып китә егерме битле язманы, иртәнгә китереп тә бирә. Бервакыт татарчасын язган автор мәкаләсенең Фаяз Фәезов тәрҗемә иткән русчасын укыганда хәйран кала. «Әрәмәдә тал песиләре уянганда» дип башланып киткән җөмләсе русчада менә болайрак яңгырый икән: «Когда в ивняке разгуляются мартовские коты...» Шәһәр малае Фаязның, күрәсең, тал песиләрен күргәне булмаган.
Таман гына
Язучылар Бөгелмәгә очрашуга баралар. Кунып калына. Төркемдә халык депутаты Разил Вәлиев тә бар. Аның исә иркенләп йөрергә вакыты юк. Иртүк машинасына чыгып та утыра. Килгәндәге юлдашын – Гәрәй Рәхимне калдырып китү яхшы түгел бит инде. Разил моның кесә телефонына шалтыратып ике генә сүз әйтә: «Без машинада». Юләр түгел Гәрәй: биш минуттан машинада булырга тиешлеген тиз аңлый. Сикереп тә тора. Чалбар-күлмәген, аягына туфлиләрен киеп куя да элдерә машинага. Вакыты җитеп кенә Гәрәйнең бүлмәдәше Мөхәммәт Мирза йокыдан тора. Шул ук тәртиптә киенеп куймакчы була, тик моның аяклары туфлиенә сыймый икән. Караса, штиблетлар бөтенләй аныкы түгел. Бу вакытта аныкылар Казанга якынлашып килә булгандыр инде. Мирза, сукрана-сукрана, Бөгелмә базарына китә.
Мин барын әйттеңме?
Шул ук машинага Марсель Галиев тә чыгып утырган. Депутатлар белән юл үтү ни тора! Казанга кайткач, соңрак кайткан юлдашлары юри үрти моны: «Син зерә иртүк киттең. Безнең барыбызга да матур-матур күчтәнәчләр өләштеләр». Тере классикның йөзе бозылып китә. «Затсызларым, анда Марсель Галиев тә бар, дип әйтә белмәгәнсез», – ди ул, чыннан да үртәлеп, «начар» хәбәр җиткерүчеләргә үпкәләп...
Асия ЮНЫСОВА туплады |
Иң күп укылган
|