поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
16.04.2012 Ир белән хатын

Зинаны ялган никах аклый

Тагын күпхатынлылык турында. Ике хат, ике фикер.

Без – мөселман гаиләсе. Уфада яшибез. Мин – тәрбияче, ирем – инженер. Өйләнешүебезгә 15 ел. Ике кыз үстерәбез. Өйдә барыбыз да намаз укый. Мәчеткә йөрибез. Бер-беребезне яратып яшәсәк тә, былтыр ирем хыянәт итеп тотылды. Ләкин мин тавыш чыгармадым. Ул да мине яратуын, минсез яши алмавын, Оля янына күченмәячәген тәкрарлады.

Ләкин ике ирдән аерылган, ике балалы 40 яшьлек сөяркә Оля иремә нык сарылды. Хәтта мәчеткә барып Мәрьям исемен куштырып кайтканнар аңа. Ирем гаиләдән китәргә теләмәде, зина кылып йөрүеңне ташла дисәм, Оляны икенче хатын итеп никах укытам дип яный башлады. Мин – сау-сәламәт хатын, әлбәттә, моңа ризалык бирмәдем. Хәтта алар мөрәҗәгать иткән хәзрәткә чылтыратып, хәлне аңлаттым. Иремнең нибары 19 мең акча эшләвен, ике гаиләне тарта алмаячагын әйттем. Оля бездән 100 чакрым ераклыктагы икенче шәһәрдә яши, ул бармак белән чакырса, ирем эшен ташлап шунда китә дә бара, кунып та кайткалый. Эшеннән әллә ничә тапкыр кисәтү дә ясадылар. Ләкин ул: “Тыела алмыйм, аякларым шунда ала да китә”, – дип аңлата. Ул Оля яныннан кайткач, мин үземне начар хис итәм, хәлем китә. Догалар укып кына тынычланам. Ярты ел буе тамагыма төер тыгылып, аппетитым югалып, 6 килога ябыктым, кеше төсе калмады. Ә ирем, киресенчә, 5 килога тазарды. Мин ишетергә теләмәсәм дә, гел Оля, аның тәне, аның нинди шәп сөяркә булуы турында искә төшереп торды, мактанып, фотоларын күрсәтте.

Яңа ел каникуллары вакытында ирем, эш табып, Казанга китте. Баксаң, ул анда сөяркәсе белән барган икән. Мәчеткә кереп, никах укытып кайтканнар. Шаккаттым. Алар үзләрен яңа исемнәре белән – Сөләйман һәм Мәрьям дип танытканнар. Һәм шул исемгә таныклык алганнар. Хәзер шулай сөяркәсе белән килгән гаиләле ирләргә гаилә хәле, хатынының ризалыгы, гаиләсенең хәбәрдарлыгы турында сорашмыйча гына никах укыйлар микәнни? Никах вакытында мәчеттә ике шаһит тә табылган.

Безнең динебез гаиләдә тугрылык, пакьлек, намус ягында бит. Миңа бу хурлыкка ничек түзәргә? Ирем миннән аерылырга теләми. Хәзер никахлы зиначы аяк терәп үзенекен сөрә, мин дин кануннарыннан чыкмадым ди.

Миңа бу буталчыктан чыгарга ярдәм итегезче. Газета укучылар, сездән киңәшләр көтәм. Минем электрон адресым: madina.gubaydullina@mail.ru

 

МӘДИНӘ. Уфа.

 

Бу бит Аллаһы сынавы...

Барып чыктык. Намаз укучы мөселман ире хатынына хыянәт итә. Ышанасы килми, ләкин Уфадан Мәдинә ханым иренең гамәлләре турында бик тәфсилләп язгач (“Зинаны ялган никах аклыймы?”, “Т.Я.”, 26 гыйнвар), ышанмый мөмкин түгел. Сөяркәсе турында хатынына сөйләп, ул аны бик нык рәнҗеткән, елаткан.

Хуш, ир кеше үзенең гаебен аңлап, тәүбәгә килгән дип саныйк – ул зинаның ярамаганлыгына төшенеп, сөяркәсе белән никах укыткан. Тик хат авторы язганча, болай да ярамый икән бит. Мәдинә ханым, хаклыкны ишетү, әлбәттә, нык авырдыр, шулай да тыңлап карагыз әле. Икенче хатын алу өчен беренче хатынның ризалыгы кайчаннан бирле кирәк соң ул? Белгәнебезчә, Пәйгамбәребез вакытында хатыннарыннан ризалык таләп ителмәгән.

Ирегезнең 19 мең сум гына акча алуы борчый икән сезне, имеш, ул шул акчага ике гаиләсен туендыра алмый. Кемнәрдер 3-4 мең сумга яшиләр бүген. Ә кайбер чит илләрдә балалар ачлыктан кырыла.

Икенче хатынны гаепләүчеләр күп бүген, гәрчә аның монда бернинди гөнаһы булмаса да. Тәкъдирдә язылганны күрәбез бит. Мәдинә ханым, сабырлык күрсәтеп, Аллаһының шушы сынавына риза булып яшәсәгез, иншалла, бәлкем җәннәтнең үзегез теләгән ишегеннән керерсез. «Сиңа нәрсә, үз башына төшмәгән кеше аңламый инде ул», – дияргә ашыкмагыз. Кирәгеннән дә ныграк аңлыйм, чөнки үзем дә иремнең ике хатынының берсе. Тик моны Аллаһның сынавы буларак кабул итәм. Сез әйткән “буталчык”тан чыгу юлы бер генә – сабыр булып, барысын да Аллаһыга тапшырыгыз, бары тик Аңардан гына сорагыз. Ярдәме тими калмас.

 

ГАЙШӘ. Казан.

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы