поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
15.10.2008 Мәдәният

"АЛТЫН МӨНБӘР" БАШЛАНА

"Алтын Мөнбәр" IV Халыкара мөселман кино фестивале кичә үк кунакларын каршы ала башлады инде. Жюри әгъзалары, мәртәбәле режиссерлар, актерлар бүген килә.

– Быелгы фестиваль танылган кино әһелләре белән очрашуларга бай булачак, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Кабинетлар Миннистрлыгында узган матбугат очрашуында. – Фестиваль кысаларында Чыңгыз Айтматовның юбилее уңаеннан искә алу кичәсе дә үткәре­ләчәк.

 

Быелгы "Алтын Мөнбәр" IV Халыкара мөселман кино фестиваленә кунаклар, танылган кино йолдызлары, режиссерлар килүе көтелә. Ачылу тантанасында исә Эльдар Рязанов, Алла Сурикова, Борис Невзоров, Ольга Погодина, Виталий Безруков, Наталья Бондарчук кебек танылган режиссерлар, актерлар киләчәк. "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган чарада шулай ук "Шаурия" Һиндстан фильмы да күрсәтеләчәк. Фестивальгә Анастасия Заворотнюк килү күпләрне гаҗәпләндерде булса кирәк. Чөнки актрисаның күптән түгел дөнья күр­гән фильмда мөселманнарга каршы көрәшүче героиняны уйнавы фестиваль кысаларына туры киләме икән соң?

 

– Мәшһүр кино йолдызлар белән бергә бүген халык арасында танылган актерлар да бар бит әле безнең, – ди Зилә Рәхимҗановна. – Ә Анастасия Заворотнюкны фестивальдә катнашучы яшь актерлар киңәше белән чакырдык. Аның безгә беренче генә килүе түгел инде.

 

Узган ел башкала журналистлары "Алтын Мөнбәр" мөселман фестивалендә нәрсәгәдер үпкәләгән. Җирле журналистлар белән берлектә эшләүдән баш тартканнар. Димәк, быелгы фестивальдә Татарстан журналистлары белән Россиянең башка шәһәрләреннән кил­гән журналистларның юллары кисешмәячәк.

 

Безнең белән исә танылган Мәскәү журналисты Елена Салтыкова эшләячәк. Ул шул ук вакытта матбугат үзәгенең җитәкчесе дә.

 

– Быел фильмнар караганда башкала журналистларының урыннары алдагы рәтләрдә дигән язылмаган канун булмаячак, – ди Елена Александровна. – Монда барыбыз да бертигез.

 

Фестивальгә кем тели, шул керә алмаячак. Чөнки ирекле йөрүләргә чик куела. Һәрбер кунакка, журналистка исем-фамилияләре язылган билгеләр биреләчәк. Ә ишек төбенә исә сак куела.

 

Фильмнар "Гранд-синема" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Тамашачылар бер залда конкурста катнашкан, ә икенчесендә исә бәйгедән тыш фильмнар карый алачак. Татарстанлылар быел өч номинациядә: нәфис, документаль, кыска метражлы фильмнары белән катнаша. Муса Бигиев турындагы фильм бигрәк тә кызыксыну уятыр дип көтелә. Нәкъ менә шул фильмнан соң татарстанлыларның Иран режиссерлары белән элемтәләре аеруча ныгыган. Зилә Рәхимҗановна әйтүенчә, киләчәктә алар белән берлектә фильм төшерү мөмкинлеге туачак икән. Дүрт ел буе уздырылып килүче фестивальнең иң яхшы фильмнары исемлегендә иранлыларның булуын жюри һәрвакыт әйтә килде. Быел да алар тамашачы игътибарына 5 фильм алып килгән. Көндәшләргә Иран белән ярышу ай-һай авырга туры киләчәк. Узган елдагыча, җиңүчеләргә Татарстан Президенты, шәһәр мэры, ТЮРКСОЙ, шулай ук Россия ислам оешмасының махсус бүләкләре тапшырылыр дип көтелә.

 

"Быел чит илләрдән килгән режиссерлар белән аралашу өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак", – дип ышандырды оештыру комитеты. Әйтик, Иранның кыска метражлы, нәфис фильмнарын бер-бер артлы караганнан соң журналистлар "түгәрәк өстәл"дә бәхәс куертачак. Узган ел журналистлар мондый мөмкинлекләрдән мәхрүм иде.

 

Елена Салтыкова әйтүенчә, быел тәрҗемәчеләр санын да арттырачаклар икән. Чөнки узган фестивальдә тәрҗемәчеләрне эзләп йөргән арада режиссер яки актерларыбыз китеп югала барды. IV мөселман фестиваленең таләпләре шактый каты булачак. Ә камиллеккә нәкъ менә хаталарыңны төзәтеп кенә ирешергә мөмкин.

 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 217 | 15.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы