|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2012 Сәясәт
Медведев нәрсә белән истә калыр?Берничә көннән Россиядә Президент алмашыначак. Димәк, Дмитрий Медведевның эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга вакыт. Superjob.ru порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, халыкның күпчелеге аны милицияне полициягә үзгәрткән шәхес буларак истә калдырачак. Респондентлар Медведев башкарган эшләр арасында кышкы вакыттан баш тартуны да искә алган. Сораштыруда катнашучыларның тагын 5 проценты Медведевның 2008 елның 8 августында Көньяк Осетиядә килеп чыккан хәрби низагка тиз җавап бирүен искә төшергән. Президентлык срогының иң башында кабул ителгән карарны алар "көчле идарәче адымы" дип атаган. Россиялеләрнең нибары 3 проценты гына Медведевның "Юл хәрәкәте иминлеге турындагы" законга үзгәрешләр кертүен һәм ришвәткә каршы көрәшергә омтылуын искә алган. Күпчелек фикеренчә исә (23 процент), хәзерге президент дөньяны (Россияне дип уйларга кирәк) әллә ни үзгәртә алмаган: "Берни үзгәрмәде. Законнар, карарлар кабул ителде, тик аларның нәтиҗәсе генә сизелмәде", – дип җавап биргән алар. Ә сезнең өчен Дмитрий Медведев Россия Президенты буларак нинди закон һәм карарлары белән истә калды?
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Китә торган кешене сүгү бик үк яхшы түгел, билгеле. Тик аның идарәсе вакытында милли мәсьәләләр өлкәсендә без теләгән законнар кабул ителмәде. Милли төбәк компоненты хакындагы тәкъдимнәребез шулай ук игътибарсыз калды. Дөрес, мәгариф буенча яңа фундаменталь закон нәкъ Медведев тәкъдиме белән халык тикшерүенә чыгарылды. Төзәтмәләр шактый булды, безнең фикерләр күпмедер өлештә искә алынды. Әйтик, мәгариф хезмәткәренең уртача хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш, дигән тәкъдим закон проектына кертелде.
Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче:
– 2007 елда ул вакыттагы президент Владимир Путин мәгариф стандартларыннан милли компонентны алып ташлый торган законга кул куйды. Дмитрий Медведев исә шушы фашистик законны юк итмәде, теләмәде дә. Ул президент булган вакытта әлеге закон гамәлгә керде. Аның шаукымы буларак ничә йөз мәктәп ябылды, әле тагын ябылачак. Моңа өстәп Медведев чыгарылыш имтиханын бары тик рус телендә генә тапшырырга кушып, татар телен кысрыклап чыгарды. Аллага шөкер, республикаларны губерналарга үзгәртеп куймады. Милләтне таратып, юк итү юлында бу соңгы адым булыр иде. Шуңа мин аларның берсенә дә әлеге эшләрендә уңыш телисем килми. Чәршәмбе көнне Россия Дәүләт Думасында ясаган чыгышында Премьер-министр: "Милләтләрне яклый торган партияләр булырга тиеш түгел", – дип белдерде.
Лариса КАЗАНЦЕВА, Татарстан социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәгенең социология бүлеге җитәкчесе:
– Хәзер тәгаен генә әйтә дә алмыйм. Медведев нинди мөһим адымнар ясады икән соң? Мөгаен, мин халыкның сез әйтеп үткән 23 проценты кебек фикер йөртәмдер. Мәгариф, сәламәтлекне саклау кебек өлкәләрдәге хәлиткеч карарлар Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән иде. Хәзерге президент исә аларны башкаручы гына булды. Ирешелгән дәрәҗәне югалтмау да мөһим анысы. Медведевның эше шул ягы белән җаваплы булгандыр.
Ренат ХАРИС, Татарстанның халык шагыйре:
– Милицияне полициягә үзгәртү карары белән хәтергә кереп калачак. Дөрес, әлеге үзгәрешләр урынлы һәм кирәкле иде, дип әйтә алмыйм. Исемне үзгәртеп кенә эшне үзгәртеп булмый шул. Халыкка, илгә, әлеге структураның эшчәнлегенә бу карар тәэсир итмәде, уңай нәтиҗәсе күренмәде.
|
Иң күп укылган
|