поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
11.04.2012 Җәмгыять

Йөклелеген яшергән “КАМАЗ” заводы хезмәткәре бала үтерүдә шикләнелә

Билгеле булганча, 6 нчы апрель көнне иртән Яр Чаллы шәһәрендә “КАМАЗ” автомобиль җыю заводы территориясендә урнашкан санузелның канализация торбасыннан полиэтилен пакетка төрелгән яңа туган бала табылган иде. Уздырылган экспертиза барышында ачыкланганча, малай үз вакытында дөньяга килгән һәм 6 сәгатьтән дә ким яшәмәгән. Бала аны тапканчы 1-1,5 тәүлек алдан үлгән дип фаразлана.

Әлеге факт буенча Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять Кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган сабыйны үтерүе) буенча җинаять эше кузгатылган иде.

 

Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары барышында кичә җинаять кылуда шикләнелгән предприятиенең 30 яшьлек хезмәткәре кулга алына. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

 

Ул гаебен танып, йөклелеген тирә-яктагылардан яшерүен һәм медучреждениегә дә теркәлмәвен әйтә. 4 нче апрель кичендә шикләнелүче сменага эшкә килә, берникадәр вакыттан соң аның суы китә. Шунда ханым туалетка барып, унитазда утырган килеш бала таба. Шикләнелүче сүзләренә караганда, берникадәр хәл җыйганнан соң ул нарасыйның башы белән унитаз тишегендә ятуын күрә. Баланы аннан алып, күрше унитазга ташлый. Аннан соң цехка кайтып, эшен дәвам итә.

 

Хәзерге вакытта дәлилләрне туплауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Татар-информ
№ | 11.04.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы