поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
12.10.2008 Интернет

“MATBUGAT” КОЙМАГЫ

Соңгы елларда интернет тормышыбызга нык үтеп керде. Аның аша туганың яки классташыңны табып та, үзеңә насыйп яр эзләп тә, интернет-кибетләрдән җаның теләгән нәрсәне сатып алып та була. Бихисап электрон сайтлар турында әйтеп тә торасы юк. Интернетта “Matbugat.ru” татар сайты барлыкка килү дә үзенә күрә бер яңалык булды. Берничә ай элек кенә барлыкка килсә дә, шактый ук популярлашып та китте ул. Дайджест формасындагы бу сайт, татар телендә чыгучы күп кенә басмаларның саллы (шул исәптән безнең “Т.Я” газетасының да) материалларын “элә”. Бер карасаң шәп нәрсә – интернетка һәр көнне керүчеләр матбугатны күзәтеп чыга. Тик мондый төр “газетаның” (сайтны үзенә күрә бер газета дисәк тә була) башка ягы да бар: фикер алышу мөмкинлеге булгач, сайт үзенә күрә бер гайбәт оясына, ниндидер уенга кайтып кала...

Бакча, бәрәңге, мал-туар белән әвәрәләнгән авыл кешесе бу электрон сайт дигән нәрсәне аңлап бетермәскә дә мөмкин. Авылдагы урта һәм олы яшьтәгеләр интернетка керә дә белмидер әле. Хәер, аларга ул кирәк тә түгел. Ике-өч басмага язылып шуларны күзлек киеп укып барсалар, шул бик җиткән аларга. Электрон сайтларның да әллә нәрсәсе юк: шундый ук язмалар, фотолар. Һәр язмага исемеңне куеп, үз фикереңне дә язып калдыра аласың. Һәм берничә секунд эчендә аны бөтен кеше укый ала. Бөтен хикмәт тә менә шунда. Теләсәң үз исемеңне яз, теләмәсәң – юк.

 

Соңгы араларда нәрсәләр язалар, кемне чәйниләр икән дип бу сайтка кереп чыккалый башладым. Анда бер үк кешеләр, әмма төрле исем астында керәләр кебек тоелды. Арада үз исемнәрен куючылар да бар, тик Аңгыра, Дивана, Таракан, Песи баласы, Башбаштак, Шарик, Язвы, Боламык, Керпе, Җиләк, Суган, Карлыган, Скальпель,  Булмас кода, Билбау, Шырпы,  Карт кыз кебек тозсыз исемнәр күбрәк. Татарда нинди җиләк-җимеш, яшелчә, җәнлек, гомумән, нинди “матур” сүзләр бар, шуларны кушып бетергәннәр. Аңламыйм, чын исемнәрен куйсалар нәрсә була инде?  Тозсыз исемнәр астында шундый ук тозсыз фикерләр дә калдыралар: журналистларны,  йолдызларны, депутатларны, түрәләрне рәхәтләнеп, үзләре әйтмешли “манчыйлар”. Рәхәт бит, күңелеңдә  кайнаганнарны Керпе, Язвы дип кенә әйтәсең дә саласың. Кем икәнеңне барыбер белә алмаячаклар.

 

“Matbugat.ru” сайтында һәр тема газетадагы кебек аерым бирелә: җәмгыять, дин, аш-су, спорт һ.б. Шоу-бизнес дигән тема да бар. Мондый темага караган язмалар иң күп укылышлы санала. Ә андагы фикерләр?.. Кайсы гына язманы алма, җырларын көн-төн тыңласалар да, йолдызларның үзләрен халык күралмый дигән фикер кала. Аның каравы җитдирәк темаларны укучылар читләтеп үтә. Җиңел темаларны чәйнәү күпкә рәхәтрәк бит. Үзен Язвы дип таныштырган кеше – сайтта иң актив утыручы. Үзенең саллы һәм тирән мәгънәле фикерләре белән танылып та өлгерде инде. Аның кем икәнлеген ачыклау өчен сайтта утыручылар арасында сораштыру да үткәрделәр хәтта.

 

Гел фикер алыша белмиләр дип тә булмый, арада кайчак үткен һәм мәгънәлеләре дә бар. Тик фикер алышу гадәттә темадан читкә тайпылып, кемнәндер һәм нәрсәдәндер гаеп эзләүгә кайтып кала.

 

Сайтта “Якташыңны тап” дигән сәхифә дә бар. Аңлавымча, бу Татарстанда гына түгел, Русиядә һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләрне, туганнарны, якташларны табарга ярдәм итәргә тиешле сәхифә. Тик монда Татарстанның 44 районыннан ничә кеше генә бер-берсен тапкан икән? Биредә “мин фәлән-фәлән, шундый-шундый җирдән фәләнне эзлим” дип язылган берничә хаттан кала, барысы да ниндидер чүп нәрсәләр яза. Гомумән, “Якташыңны тап”ка кереп чыксаң, татар матубгаты белән кайсы районның никадәр кызыксынганын белеп була.

 

Казанга ерак Бөгелмә, Аксубай, Мөслим, Минзәлә, Ютазы кебек районнар бөтенләй язышмый һәм интернетны белми диярсең. Ниндидер билгесез берәүнең: “Ау-у, якташлар, сез кайда?” дигән хәбәреннән ары, берни дә юк. Актанышлылар һаман да шул бер нәрсә – Президентның алар ягыннан булуы белән  шапырыналар. Буа районыннан Фирдүс исемле егет бик тә аңлаешлы итеп мондыйрак смс язган : “Пывасезм, мен Тыватыр кунда?” Болай дип язгач, аның кемне һәм кайдан эзләгәнен бөтен татар аңлар инде. Биектау тәмам урыслашкан һәм шәһәрләшкән район икән: әлеге төбәктән татар сайтында бер генә кеше дә якташын эзләми!

 

Арчалыларга аерым тукталмыйча булмый. Чөнки татар матбугатын алар иң күп укучылар. Иң актив язышучылар да алардыр. Тик арчалылыр якташларын эзләүне читкә куеп, иң башта бер-берләренә кояш тотылуын, яңа гына Арча җирлегендә яңгыр явып үтүен белгертәләр. Күрәсең, якташларга караганда андый нәрсәләр мөһимрәктер. Аннан дәртләнеп, главаларны чәйниләр... Ничәмә көн буена сайтта даими утыручы Фәнис барысын да Анталиянең Фалез ресторанына чәй эчәргә чакыра. Әллә чынлап, әллә шаяртып, белмәссең. Аннан чәй һәм татар ашлары турында тугыз куплетлык шигырь юллары чарлап җибәрә. Әллә бер-берсен кем дә булса эзлиме, мин белгән кеше түгел микән дип иренмичә 150 смсны карап чыктым. Тик һаман да шул ук тема – Анталиянең Фалез рестораны һәм анда чәй эчү. Аның каравы, Арча турында гомер ишетмәгәннәремне белдем. Мәсәлән, бөек Тукайның бабасы гомер буе мулла булып эшләгән мәчет манарасын сүтеп яңартканда 45 карга оясына тап булганнар.

 

Апаслылар да шактый актив языша. Тик якташларын табу өчен түгел. Башта Румия исемле Апас кызына Марат дигән егет мәхәббәтен аңлата. Аннан Илдар исемле бик тә сәләтле егет үзе язган Апас гимнын бәйнә-бәйнә язып җибәрә. Аннан “Апаста-лапас, лапаста – Апас” дип, икенче берәү шидибыр яза. Монда да Арчалылар шикелле бер-берсен белмәгән килеш чәйгә чакырулар китә... Кыскасы, бу сәхифәне тиз арада “Якташыңны тап” дип түгел, ә башка исемгә үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, “Якташлар чаты” дип куйсаң, исеме җисеменә туры килер иде. Эшләре булмаганнар якташлары белән   шунда көне-төне тик  язышып ятсыннар!

 

Дөрес, “Якташыңны тап” кебек сәхифә бик кирәк нәрсә. Татар сайты аша кемнәрдер бер-берсе белән чыннан да табышсалар, хәтта кавышсалар ничек күңелле булыр иде!  Сайтның хуҗасы Данил Сәфәров бер интервьюда “Аралашу гайбәткә генә кайтып калмасмы?” дигән сорауга:“Интернетта гайбәтсез булмый. Монда тизлек дә үзенекен итә. Интернет аша аралашу теле киләчәктә камилләшер дип уйлыйм. Бу әле  үзе өйрәнелмәгән бер тема”, – дип җавап биргән. Киләчәктә татар сайтлары тел ягыннан гына түгел, ә фикер ягыннан да камилләшеп, гайбәт оясын хәтерләтмәс, чыннан да татар матбугатының төерле коймагы түгел, ә  “каймагы” булыр дип өметләник...


Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА
Татарстан яшьләре
№ 44 | 09.10.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы