|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2012 Шоу-бизнес
Быелгы язда һәркайсыгыз йолдыз була ала!“Барс Медиа” компаниясе иҗади карьера ясарга тәкъдим итә. Кастинг 22 апрельдә 10.00 Халыклар дуслыгы йортында (Островский ур. 23) узачак. Бирегә җырчылар, алып баручылар, юмор осталары чакырыла. Җырчылардан бер акапелла һәм бер “плюска” (музыкага) башкарылучы җыр, ә алып баручылар һәм юмор осталарына үзләрен күрсәтердәй чыгыш кирәк. Кастингта катнашу бушка. Конкурсантлар белән элемтәгә керү өчен анкетада үз координатларыңны төгәл итеп күрсәтү кирәк.
Мондый кастинг аша Гөлназ Сәфәрова, Әбри Хәбриев, Иркә, Салават Миннеханов, Диләрә Иләлтдинова, Ландыш, Мөнир, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев, Алинә Сафиуллина, Ленар Сәйфиев, Лилиана Ирназарова, Раяз Фасыйхов, Эльмира Соләйманова, Илназ Баһ, Ильвина кебек яшь җырчы һәм алып баручылар танылды.
Кастингтан узган иң-иңнәрне “Барс-Медиа” компаниясе үз канаты астына алып, зур сәхнәгә менәргә ярдәм итәчәк. Бу инде яңа җырлар, яңа клиплар, сәхнә костюмнары, альбомнар өчен компания түли дигән сүз. Кемнән шигырь алыйм, кайсы композитор музыка яздырыр, ничек альбом чыгарырга микән дип баш ватуны “Барс-Медиа” үз өстенә алачак.
|
Иң күп укылган
|