поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.04.2012 Милләт

Яраклашу – бетү дигән сүз

Мин күптән инде “әни” түгел. Мин – “мама”. Борын да борын булудан туктады – “носик”ка әйләнде. Ашыйм, йоклыйм, уйныйм кебек фигыльләр дә “глаголлашып”, гибрид формасын алды – кушать итәм, спать итәм, играть итәм...

“Бу дверьне открывать итәргә кирәк”, “Минем носигым авырта”, “Теге нинди человеклар ул?” Нибары бер ел эчендә 4 яшьлек улымның сөйләм теле әнә шундыйга әйләнде. Аны төзәтеп, әйткән җөмләсен кабат татарча әйт­терүнең дә файдасын күрмибез. Артыңнан дөрес итеп кабатлап әйтә дә, чираттагы җөмләләре тагын русчалы-та­тарчалы килеп чыга.

 

Ә ул бит “Әлли-бәлли-бәү”­ләр тыңлап йокыга киткән, теле “әннә, әттә” дип ачылган бала. Татар гаилә­сендә, татар тәрбиясендә үсә. Өйдәге аралашу да фәкать татар телендә генә. Тик, күрә­сең, шәһәр баласы өчен болар гына җитми. Мохит барыбер үзенекен итә. Балалар бакчасында аралашу фәкать рус телендә генә булганлыктан, баланың фикер сөреше дә әкренләп шул якка таба “авыша”. Өстәвенә телевизордан караган мультфильм­нар да, компьютерда уйнаган уеннар да татарча түгел. Шулай булгач, баланың ике телне кушып сөйләшүенә аптырыйсы юктыр.

 

Еш кына миңа: “Ник татар бакчасына бирмәдең? Русчаны алар мәктәптә өйрәнергә дә өлгерә бит”, – диләр. Янәсе, үзем гаепле. “Дөньяга бүген генә килгән” (чынлыкта исә үз балалары буйга җиткән, гомер иткән кешеләр!) андый инсаннарның кулларына яшь бала тоттырып, бүгенге шартларда аны тиз арада бакчага урнаштыруны йөкләп карыйсы иде! Шәһәрдә түгел, район җирендә дә хәзер сабыеңны бакчага урнаштыру сират кү­пере кичү белән бер бит! Яши торган йортыбыз артында гына татар бакчасы. Аның да, ике тукталыш ераклыктагы тагын бер татар бакчасының да бусагасын аз таптамадым. Җавап бер: “Урын юк!” “Финанс ярдәме” (акча бирүне хәзер шулай диләр) тәкъдим итеп карау да файда бирмәде. Менә шуннан соң тел мәсьә­ләсе икенче планга күчә дә инде. “Урынлы” булу мөһим­рәк!

 

Дөрес, баланың ике телне кушып сөйләшүеннән, аннан да бигрәк татарча сөйләмендә рус акценты сизелә башлавына йөрәк әрни. Булдыра алганча аны төзәтергә, татарча китапларны ешрак укырга тырышабыз. Тик кайсы бала өйрәтеп торганны яратсын инде? Синең “дәресең”нән тә­мам туеп, махсус хаталы итеп сөйләшеп йөрергә тотына – “мин покушать итәм”, “рисовать итәсем килә”. Аннан русча акцент белән: “Эх, алма­гачлары, сайрый сандугачлары!” – җырын суза. Хет ела, хет көл!

 

Аның бу кыланмышларына карап, үземнең балачагымны искә төшерәм. Яше­рен-батырын түгел, 10 яшемә кадәр мин гомумән дә татарча бер сүз белми идем. Гаи­ләбез белән читтә яшәдек. Рус бакчасына, аннан мәктәбенә йөрдем. Авылга күченеп кайт­кач, ике еллап чамасы русчалы-татарчалы сөйлә­шеп йөрдем. “Марҗа”, “морҗа”, “мәрҗән” сүзләренең кайсы нәрсә аңлатканын истә калдыра алмыйча йөрүем, диктант вакытында “өстәл” сүзен “ёстель” дип язганым истә калган. Тик бу хата-ялгышлар озакка бармады. Авыл, татар мохите барыбер үзенекен итте – мин туган телемдә камил сөйләшергә, дөрес язарга өйрәндем. Әби-бабай тәрбиясе исә милли гореф-гадәтләребезне сең­дерде.

 

Ә шәһәрдә тормыш башка. Монда өйдән чыгып китү­гә үк рус мохите чолгап ала. Татар телен өйдә “калдырырга” мәҗбүрбез. Шуңа да подъезд төбенә чыккан баланың: “Ой, игрушку забыли!” – дип чаң сугуына аптырыйсы юк. Ул үзенең “садик”ка баруын, ә анда баргач русча сөйләшә­чәген аңлый лабаса!

 

Шунысы сөендерә, быелдан башлап балалар бакчаларында татар теленә зур өстенлек бирә башладылар. Улым йөри торган төркемдә дә туган тел дәресләре үткәрелә. Бер кайтуында бала бик тәфсилле итеп татар ма­лайларының түбәтәй, билбау, кәзәки, ә кызларының калфак белән алъяпкыч киеп йөрү­ләрен сөйләде. “Мама, мин дә татар малаемы?” – дип, миннән зур өметләр баглап уңай җавап көтә. “Әйе”, – дигән җавабыма шатланып, иртәгә үк балалар бакчасына түбә­тәй киеп барачагын белдерде. “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре дә улымда зур кызыксыну уятты. Бакчада Тукай атналыгы уңаеннан шагыйрьнең әсәрләренә багышланган рәсемнәр һәм кул эшләнмә­ләре күргәзмәсе оештырганнар. Бала анда катнашырга да зур теләк белдерде. Алай гына да түгел, Шүрәле белән Былтырны күрсәтер өчен интернеттан аның мультфильмын эзләп табарга туры килде. Әйтергә кирәк, файдасы тими калмады – элек пират образына кереп уйнарга яраткан бала өчен хәзер Былтыр зур авторитетка ия. Гади генә бер мультфильм бала­ның фантазиясенә әнә шулай йогынты ясады.

 

Ә бит татарда тагын күпме әкияти персонаж бар! Алар турында да шундый мультфильмнар төшерелсә, ничек яхшы булыр иде! Балаларга махсуслашкан татарча китаплар да эчтәлек һәм бизәлеш ягыннан русча басмалардан калышмасын иде. Шул чагында без – әти-әни­ләргә шәһәрләшә барган балаларыбызга туган телгә мәхәббәт арттыру тагы да җиңелрәк булыр иде. Шул чагында гына яраклашудан туктап, үз асылыбызны саклап кала алачакбыз.


Галия ХАБИБРАХМАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 59 | 03.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»