поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.04.2012 Җәмгыять

Хатын – ярты иман ул

Бу гади генә гаилә түгел. Кызның үз язмышын кем белән бәйләргә җыенуын белгәч, бу адымны "акылсызлык" дип бәяләгән бар гавамның каршылыгын җиңеп төзелгән ул. Әнисе, катгый рәвештә: "Юк, аңа бирмим",– дисә, әтисе Эльмирага: "Үзең тапкан карта – аша тарта-тарта",– дигән. Ягъни соңыннан елап кайтасы түгел. Менә бөтен хәер-фатиха. Шулкадәр "сөй­кемсез сөяк" кем соң ул, дисезме? Искәндәр аның исеме. Рәнҗетелгәннәрне яклап язган мәкалә­лә­ре, ТЯГ каналындагы "Мә­дәният дөньясында" тапшыруы буенча һәм­мә­безгә таныш Искәндәр Сираҗи.

Әйе, хәзер ул эчтәлекле, мәгъ­нәле тапшырулар әзерли, "Акчарлак" газетасында шеф-мө­хәррир булып эшли, баш өс­ләрендә күсәген уйнатып, түрә­ләрнең котын алып тора, клиплар төшерә, киноларда төшә, сценарийлар, повесть-романнар яза һәм тагын әллә ниләр белән шө­гыльләнә. Хәзер ул бар кешегә кирәк, аңардан ярдәм, һич булмаса киңәш сорыйлар. Ә теге чакта – якты дөньяга тимер рәшәткә арасыннан карарга мәҗбүр ител­гәч, аңа ышанган, юатулы хатлар язып торган, очрашуларга йөргән бердән­бер кеше журналист кыз, Искән­дәр әйтмешли, "декабрист­ка" Эльмира була. Ул елларны Ис­кәндәр үзе "Бер утыру – бер гомер" романыма материал туплау өчен барган командировка" дип атый.

 

– "Командировка"дан кайткач, тагын нинди этлек эшләрләр икән дип бөтен кешедән шикләнеп, берничә ел оборона халәтендә яшәдем. Мине шул халәт­тән тартып чыгаручы, дөньяга кайтаручы, үз-үземә ышандыручы зат – хатыным Эльмира. Пәй­гамбәребезнең бер хәдисендә: "Хатын ул – ярты иман",– диелә. Ягъни ирнең уңышында да, уңышсызлыгында да хатынының 50 процент өлеше бар. Безнең тарих нәкъ шуны раслый да ин­де. Миңа зур йогынты ясаган тагын бер нәрсә – ислам. 1996 еллар тирәсендә мин дингә тынычлык эзләп килдем. Шул чакта үтә дә тәкъва Габделхак хәзрәт Саматов һәм гап-гади мөселман Касыйм бабай ярдәмендә дөрес юлны таба алдым. Разил Вәлиев шигырендәге "Йә дөньяны үз­гәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм" дигән сүзләр дә нык тәэсир итте. Теләгем дөньяны үзгәртү иде, үзем үзгәрү турында бик уйламадым әле. Дө­рес, мин дә үзгәрдем, ләкин дөньяга яраклашмадым, ә аңа каршы бара торганга әйләндем. Усалландым дип әйтә алмыйм, киресенчә, әкренләп кешеләрне кичерергә өйрәндем. Әгәр үзем кыйналулар аша узмаган булсам, артымнан өреп калмаган булсалар, моның никадәр авыр икәнлеген үз сыртымда татымасам, бәлки, кеше хәленә керә дә алмас идем. Һәрнәрсәне Аллаһның хәере дип кабул итәргә кирәк.

 

– Эльмира, Искәндәрнең олы кызы да бар бит әле. Аның белән уртак тел таба алдыгызмы?

 

– Без өйләнешкәнче үк Айгөл белән аралаштык, бергә театрларга йөрдек. Ул чакта җиде яшьлек кенә иде әле, Казанда әбисе белән яши иде. Хәзер әнисе янында Мәскәүдә тора. 18 яшьтә инде. Безгә кайтып йөри, балалар да бик ярата үзен. Аеруча Рәйхан: "Айгөл апай кайчан кайта?" – дип кенә тора.

 

– Кызларның холыклары төрле безнең: Йолдызның кешегә бик исе китми. Ул әнисенә охшаган, эчендәге хисләрен сиздерми. Ә мин – эмоциональ кеше, кәефем кырылу да, шатлануым да шунда ук күренә. Рәйхан шундый. Кешене ошатмаса, пошкырып китеп тә барырга мөмкин. Ә ошаган кешесенең бөтен кимчелекләрен гафу итә. Арсланның холкын әле белмим, әмма бик тавышлы малай. Болай гына җиңә алмаса, кычкырып җиңә. Бусы да үз сыңарым булса кирәк...

 

– Көтеп алынган булгач, бәлки, сез аны артыграк иркәли торгансыздыр?

 

– Көтеп алынган дип... Аллаһ Тәгалә кемне бирде – шул туды. Малай булса, ничек үстерер идем икән, дип уйлый идем анысы. Ләкин беркайчан да, ир бала тап, димәдем. Кызларым белән, аларның мәхәббәтеннән исереп, "Нәрсә алып кайттың?" – дип каршы алуларына кинәнеп, җай гына яши идем. Бездә шулай кабул ителгән: һәр көнне балаларга ни дә булса алып кайтабыз. Бу – ислам тәрбиясе: сабыйларны сөендер, дип өйрәтә динебез.

 

– Әгәр берәр көнне әйбер алып кайтырга мөмкинлегең булмаса...

 

– Ул бит бәләкәй генә күчтә­нәч: мәсәлән, бер кәнфит булырга мөмкин. Кәгазьдән көймә генә ясап алып кайтсаң да, кызым, синең өчен ясадым, дисәң, шуңа да бик шат алар. Иң мөһиме – кыйммәтле әйбер түгел бит, ә балага игътибар. (Э.) Безнең тормышта шундый чор да булды: шәһәр үзәгендә иске кысан фатирда яшибез, җиләк-җимешне килолап алырга акча юк. Йолдыз туган гына, аңа яшел алма кирәк. Бер-ике алма йә бер-ике банан тотып кайтам. Ике памперс. Памперсны төргәге белән алырга мөмкинлек юк. Көндез икешәр урында эшләп кайтам да төнлә машина белән "бомбить итәргә" – кеше ташырга чыгып китәм.

 

– Ләкин берәрләп банан алган шул вакытта да без бик бәхетле яши идек. (Э.) Ул вакытта, бәлки, бәхетлерәк тә булганбыздыр әле. Мин эштән кайткач, Йол­дызны коляскага салып, йөрергә чыгып китәбез. Төнгә кадәр Бауман урамында йөрибез, бала йокыга китә, йоклаган килеш кенә алып кайтып салабыз... Хәзер икенче төрле тормыш инде. Дәрәҗәбез дә үзгәрде, мөмкинлекләребез дә артты, тик яшәүнең "романтика" дигән өлешен эш, эш һәм эш алыштыра башлады.

 

– Арслан туган мизгел­ләрдә үзең дә Эльмира янында торгансың икән. Хатынының бәбиләгәнен карап торган ир­ләрнең дәрте суына, диләр.

 

– Шундый җаваплы мизгелдә хатыныңны ничек ялгыз калдырасың инде?! Арсланны гына түгел, Йолдызны да, Рәй­ханны да икәү бергә "таптык" без. Хәзер мин баланың ничек авыр табылганын беләм, шуңа күрә ул күпкә кадерлерәк. Хатынымның да аны ничек итеп газапланып тудырганын беләм. Ә балаңны беренче тапкыр кулыңа алу! Аңлатып биреп булмый торган халәт ул. Йолдыздан соң тагын икәү туды бит инде, димәк, хисләр суынмаган. Малай тугач, үзгәрдем анысы. Аңарчы мин бүгенге көн белән яши идем. Ә хәзер алга карыйм: минем киләчәгем бар, нәселемнең дәвамчысы бар! Хәзер мин киләчәккә горуррак карыйм: Сираҗи бит әнә, абсолютно Сираҗи!

 

– Малайга дип башка төр­ле исемнәр әзерләп куйган идегез бугай?

 

– Без бит, табиблар ышандырып әйткәч, беренче баланы Чыңгыз дип көткән идек. Ә ул тумады! Бәхтияр исемен дусларыбыз кушты. Исем кешенең холкына бик нык тәэсир итә. Мин улымның киләчәктә мескен булып йөрүен теләмәдем. Арысланны күз алдыңа китер: ул шундый олпат, мәгърур. Үз дәрәҗә­сен белми торган "шавка"лар кирәкми миңа. Милләт алдында да вазыйфам бар бит әле, аңа чын арыслан үстерәсем килә.

 

– Ничек тәрбияләмәкче буласың соң аларны? Син бит читләр көен көйләүдән бушамыйсың.

 

– Гомумән алганда, бала тәрбияләү хатын-кыз кулында. Ә аңа юнәлеш бирү – ир-ат эше. Әгәр гаиләдә муллык бар икән, без кызларны музыка мәктәбенә, айкидога йөртә алабыз икән, бу начармыни? Мин аларны, ерак булса да, татар мәктәбенә, татар балалар бакчасына йөртәм. Менә бу – тәрбиянең бер өлеше, миллилек. Икенчедән, без ун ел яшибез хатын белән, бер-беребезгә тавыш күтәргәнебез юк. Үпкәлә­шеп йөрүләр булгалый анысы, тик кычкырышмыйбыз. Әнә вазага кара әле: анда беркайчан чә­чәк бетми, шиңгән саен яңаны алып кайтып торам. Бу – тәрбияме? Тәрбия. Әниләре янында тә­һарәт алырга өйрәнеп, аның озын киемнәрен киеп, балалар безнең белән намазга басалар икән, бу – тәрбияме? Тәрбия.

 

"Лекция"сен шушы урында тәмамлап, Искәндәр тапшыру төшерергә дип чыгып китте.

 

– Эльмира, Искәндәрнең күп сөйләргә, акыл өйрәтергә яратуын беләм инде. Гаиләдә дә шундыймы ул, ничек түзәсең син аңа?

 

– Ул сөйли тора, мин үземнекен эшли торам. Ләкин һәрвакыт үз фикеремне белдерергә җай табам, ул аңа барыбер колак сала. Эштән кайтышына әйтәсе сүземне әзерләп куйган булам, әмма бик арып яки кәефсез кайт­са, әйтми калам, тиешле вакытын көтәм. Һәм күп очракта мин дигәнчә булып чыга да. Ир кеше бит дөньяга өстән карый, ә хатын-кыз вәзгыятьнең бөтен нечкәлекләрен күрә.

 

– Беренче тапкыр "Шәһри Казан" редакциясендә күргәч ошатмадым, дигән идең. Ул хис ничек мәхәббәткә әйләнде соң?

 

– Дорфа сөйләшүен ишетеп, бик аптыраган идем шул. Аннары бергә эшли-эшли, алай ук начар түгеллеген аңладым. Искәндәрнең югалыбрак калган, үз-үзен тапмаган вакытлары иде ул. Шау-гөр килеп йөри кеше, янында һәрвакыт кемнәрдер бөтерелә, ә ул ялгыз, ул бәхетсез... Тик шунысы мөһим: аңарда ир кешедә булырга тиешле бөтен сыйфатлар да бар иде. Күңелне кайтарырлык бер генә ягын да күрмәдем мин аның. Күпме эз­ләдем – таба алмадым. Аның бе­лән теләсә нинди темага сөйлә­шергә була, ул бөтен нәрсәдән хәбәрдар. Олы җанлы ул, тыштан тупас булып күренсә дә, кызгана белә. Кешеләрне ярата. Айгөлнең әнисе турында да начар сүз әйтмәде. Үт­кәнен яманлаган кешене хөрмәт итә алмыйм мин. Менә шулар бөтенесе мәхәб­бәт­не тудырган, күрәсең. Мә­хәббәт булгандыр инде, яратмасаң, кешегә шулкадәр ышанмыйсың бит.


Фәния ФӘИЗОВА
Ватаным Татарстан
№ 56-57 | 30.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»