• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июнь
  • Ренат Галиаскаров - шагыйрь
  • Ранил Шәрифҗанов - клипмейкер
  • Кәрим Кара - язучы
  • Сергей Собянин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәнзилә Сабирова - актриса
  • Виктор Цой (1962-1990) - рок-музыкант
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.

 

 
 

 
Архив
 

               

30.03.2012 Мәдәният

Татарны рәнҗеткән әсәрләр премиягә лаек түгел

Яз җиттеме, әдәбият һәм сәнгать әһелләре даирәсе бал корты оясын тузгыткандай гөжли башлый. Чөнки Габдулла Тукай исемендәге премия өчен көрәш башлана. Матбугатта, теге яки бу кандидатны яклап, бер-бер артлы мәкаләләр дөнья күрә. Быел Тукай премиясенә дәгъва кылучылар бигрәк тә күп – 12 кеше.

"Ул явыз татарларны тар-мар итте"

 

Кемнәргә тиеш, кемнәргә тиеш түгеллеген 26 апрельдә – Тукай туган көнендә генә белә­чәкбез анысы, әмма кайбер кандидатларның исемлеккә керүе күпләрне бүген үк гаҗәпләндерде. Әйтик, Ренат Салаватовның. Аның тәкъдим ителгән спектакльләре арасына М.Мусоргскийның "Борис Годунов" әсәре дә кертелгән. Дөрес, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ренат Салаватовның куйган хезмәте зур. Исемлектә шулай ук "Шагыйрь мәхәббәте", "Җәлил" опералары да бар. Ләкин ул әсәрләр өчен заманында коллектив хез­мәтләре Тукай премиясе алды инде. Ни өчен татарны рәнҗет­кән, түбәнсеткән "Борис Годунов" әсәре дә Тукай бүлә­генә дәгъва кыла? Күптән түгел Шаляпин фестивалендә "Борис Годунов" яңача сәхнәләштерелде. Спектакльдә "Как во городе было во Казани" җырының тулы версиясе яңгырады. Җырда Явыз Иванның Казанны алуы турында җырлана. "Ул явыз татарларны тар-мар итте, башта 40 меңне суйды, аннан 3 меңен", – дигән сүзләр дә бар бу җырда. ("Иван Грозный брал Казань, громил и резал "злых татарове" и зарезал их "40 тысяч и еще 3 тысячи") Менә шушы әсәргә дә Тукай премиясе бирелергә мөмкин икән.

 

Заманында театрда эшләгән бер җырчы, Казанда куелган "Борис Годунов" спектаклендә җырның бу өлешен Казанга, татарга хөрмәт йөзеннән җырлатмыйлар иде, дигән иде. Бүген ник ул кабат сәхнәгә менгән? Күңелне иң әрнеткәне – татар өчен җан аткан, милләтебезгә тел-сүз тидермәгән, татарларны мыскыл итүчеләрне үткен каләме белән камчылаган Тукай исемен шушы әсәр белән бәйлибез. Әнә Мәскәү, Санкт-Петербургта уза торган бәйгеләрдә катнашсын, тик безнең бөек шагыйрьнең исемен йөрткән бәйгедә түгел.

 

Ренат Салаватовның татармы, түгелме икәнен тикшерергә җыенмыйм. Рус яки башка милләттән булып та Тукай премиясенә лаек булырга мөмкин. Шунысы мөһим: лауреатлыкка дәгъва кылучы татарга гына хезмәт итәргә тиеш. Бу очракта танылган композитор Александр Ключаревны мисал итеп китерәсем килә. Ул – рус милләтеннән булса да, гомер буе татарга хезмәт иткән шәхес. Кайбер татар композиторлары ирешә алмаган биеклеккә ирешеп, безнең сәнгатебезгә саллы әсәр­ләрен калдырып китте.

 

Тукай премиясенә – урысча гариза

 

Күп вакыт, кандидатлар исемлегенә керү өчен нинди таләпләргә җавап бирергә кирәк икән соң, дип кызыксыналар. Әлбәттә, кандидатларны төрле берлекләр, оешмалар, редакцияләр тәкъдим итә ала. Безнең газета да язучылар тәкъдим итте. Шулар арасындагы Тукай премиясен алган танылган язучыларыбыз Миргазиян Юныс, Фоат Садриевларны яратып, "үзебезнекеләр" дип атап йөртәбез. Премиягә тәкъдим итү "кухня"сы аеруча кызык. Татарча язган, милләткә үз телендә хезмәт иткән әдәбият әһеленең бер генә документы да татарча тутырылмый бит! Ә без республикада ике дәүләт теле дип күкрәк киереп йөргән булабыз. Татарның бөек шагыйре Тукай премиясенә тәкъдим ителүченең документлары да татарча тутырылмагач, дәүләт телен кайда гына кулланабыз икән соң без?!

 

Бүләкле булдым – каләмне алып куйдым

 

Премияләр турында гәп куерту язучылар җыелган җирдә кузгатылмыйча калмый инде. Өч әдип бергә сөйләшеп торса, берсе барыбер шул хакта сүз башлый. Бер көнне язучылар тәрҗемә хакында сөйләшүгә җыелганда да Рабит Батулла шаяртып: "Тукай премияләрен кире алмасалар ярый әле", – дип әйтеп куйган иде. Ә бу шаяртуда берникадәр хаклык бар. Чөнки бу премияне алганнан соң күпләрнең иҗатлары тукталып калды. Алай гына да түгел, алар арасында бер тапкыр да каләм тибрәтеп карамаучылар бар. Тукай премиясе алдым, мин – бөек язучы, дип күкрәк киереп йөри, ә аннан соң язган әсәре бөтенләй күренми. Ә Тукай премиясе алганчы, иҗатына күз салсаң, елына әллә ничә әсәр язган булып чыга. Тукай премиясе алган бер танылган язучыга: "Бер шәп хикәягезне редакциягә китерегез әле, укучылар укып шаккатсын", – дип мөрәҗәгать иткән идем. "Юк, мин хикәяләр белән вакланмыйм, язмыйм да, әнә элеккеләрен бастырыгыз", – дигәч, шаккаткан идем. Чынлыкта исә хикәяләр дә, роман, повесть та язмый инде ул. Элек язган әсәр­ләрен кабат-кабат китап итеп бастыра. Кулъязмалары арасыннан яшь вакыттагы әсәр­ләрен эзли. Тукай премиясе алучыларның кайберләре әнә шундый эшләр белән мәшгуль.

 

Дөресен әйтергә кирәк, татар әдәбиятында хикәяләргә кытлык сизелә. Гомумән, проза жанрында каләм тибрәтүчеләребез бик аз. Күптән түгел "Дружба народов" журналының баш мөхәррир урынбасары Фәрит Нәгыйм белән дә бу хакта гәп куертып алдык. "Россиядә һәм БДБ илләрендә иҗат итүчеләр кырылып шигырь яза. Журналга бастырырлык шәп проза юк. Булса да бик аз", – дигән иде ул.

 

Мәхәбәттән нәфрәткә бер адым

 

Безнең дә иң авырткан җи­ребез – шул. Газетада һәр җомга саен хикәя басылгач, прозада кытлык хөкем сөргәнен яхшы беләбез. Дөресен әйтергә кирәк, хикәячеләр күп түгел. Тукай премиясе лауреатлары безне хикәя белән күмеп китәргә тиеш тә бит?! Юк, җәмәгать. Аларның премиядән соң иҗат итүчеләре ике кул бармакларына да сыеп бетә хәтта. Шуңа күрә Тукай премиясен биргәндә, прозаикларга игътибарны арттырырга кирәктер. Узган ел да прозаикларны күрергә насыйп булмады. Юбилей елы, шагыйрь­ләргә тиеш, чөнки Тукай шагыйрь булган, дигән сылтауларны ишетергә туры килгәләде. Әнә шул күпләп премияләрне тапшыруны күреп, минем болардан кайсы җирем ким, диюче шактый гына әдипләр күтә­релде хәзер. Алар да хаклы. Чөн­ки гомер буе каләм тибрәткән шагыйрьләрнең зур бүләккә хакы бар. Иҗатларына күз салсаң, чыннан да аларның кайбер лауреатлардан бер генә ким җире дә юк. Артык булмаса әле...

 

Шунысы кызык, ә бәлки кызганычтыр: премияләр шагыйрь-әдипләрне дошманлаштырды. Тукай премиясе алганчы, кандидатларны эт итеп сүгәләр. Кайчандыр иҗатта иңне иңгә терәп, бер редакциядә эшләгән әдипләр дә бер-берсенә "кырык беренче елгы" күзләре белән карый. Менә шунда кемнәрнеңдер чын йөзе күренә башлый инде. Тукайның кемлеге онытылып, премиянең дан-дәрәҗә, акча өчен икәнлеге шәйләнә. Туры Тукай бу галә­мәтләрне күрсә, нишләр иде икән?..


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 56-57 | 30.03.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№11 (801015) / 03.04.2012 19:23:33

Комиссия!Татар мәдәниятенә зарар китергәннәргә Тукай премиясе түгел, кәҗә тоягын да бирмә! Хөрмәтле комиссия, тагын бер кат әйтәм:Нәбирә Гыйматдинова иҗатына игътибар ит тә, лауреат исемен аңа бир!Беренче чиратта аңа, чөнки ул шәхес буларак та өлге, иҗаты да үрнәк булырлык, безнең әдәбиятта төрле жанрларга урын булуын раслады ул! Үзләрен татар мәдәниятенә хезмәт итәм дип санаганнар мәдәниятка аның кадәр өлеш кертеп карасыннар әле!!!

№10 (800985) / 03.04.2012 15:45:18

Азнакайга, Иркә

№9 (800979) / 03.04.2012 14:34:34

Моңсылу бу теманы без монда ике ел чәйнәп-тетеп төкереп аткач, ВТ авыз ачканга рәхмәт әйтәсеме? Үзегезгә рәхмәт әйтегез, бу темага булмаса да, башка темага матур комментлар калдырып мыруны бизи идегез.

№8 (800975) / 03.04.2012 14:22:28

Бик эйбэт кыю язгансыз Алсу .Сезнен язмалар мине кызыксындыра хэм сокландыра.
Тукай примиясен ваклыйлар.Ел саен бирмэсэлэрдэ була инде.Кешелэрне сугыштырып яталар шунда.

№7 (800715) / 01.04.2012 14:07:16

Бүләкле булгач язудан туктаганнарга рәхмәт, туктамый, терсәк тырпайтып чүп-чарлары белән барча әдәби журналларны тутыручылары бәла:
...Җитмештә дә, сиксәндә дә
Хисле алар, дәртле;
Попугайлар озак яши,
Йөз иллегә хәтле...
http://rustemzaripov.blogspot.com/

№6 (800605) / 31.03.2012 16:14:03

Флера Гыйззәтуллина белән әңгәмә

http://trt-tv.ru/%D1%80%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D0%BE-%C2%AB%D1%82%D0%B0%D1

№5 (800561) / 30.03.2012 21:48:15

Язучыларнын кайчан тэртипле булганы бар, белэбез инде...исеменне дэ сорамыйча кунакка чакыручылар да бар,э премиягэ килгэндэ кайда инде анда дореслек...уффффффффффффффффф...

№4 (800548) / 30.03.2012 19:05:16

Әйтмәгез әле шул әдипләрне әдәпле, дип. әнә Марсель исемлесе яулыклы кызларга, сәлам, яулык, дип дәшә, (чүпрәк кисәге дип әйтергә тели булса кирәк). Ул үзен ничек кенә әдәпле саныйдыр да бит, сүзләре, гамәлләре киресен күрсәтә

№3 (800507) / 30.03.2012 15:47:14

Комиссия рәисе Туфан мәллә?
Чыннан да кем соң ул?

№2 (800483) / 30.03.2012 14:30:50

Бу исем-премияләр кешеләрне төрле сортка аера торган нәрсә. Дан-мал артыннан куу, әдәп ияләре булырга тиешле әдипләр арасындагы терсәк сугышы күңел кайтаргыч күренеш.

№1 (800477) / 30.03.2012 13:30:39

Алсу җаныем,матур итеп,минем күңлемдә кайнаганнарны әйтеп биргәнсең. "Тантана" битендә дә язып карадым,ну син шәп язгансың!
Типкәләмәгез татҗурналистларын,алар арасында да КЕШЕ булганнары җитәрлек!

Алсу Хәсәневага зур алкышлар!

Туфан да тыңласын-укысын иде бу статияне.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar