поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.03.2012 Җәмгыять

Хәләл кафедагы «хәләл» фахишәләр

Тормышта хәзер ак белән кара бергә кушылып-катнашып бетеп бара. Әнә Мәскәүдә муллалар җыены үткән чакта, кунакханәдә яшәүче дин әһелләренә шалтыратып, «кызлар» тәкъдим иткәннәр. Бер шалтыратканнар, ике шалтыратканнар. Хәзрәтләрнең җавабы бер: «Бу безгә хәрам!» Шуннан соң тагын бер кат шалтыратып хәбәр иткәннәр, имеш: «Бездә кызларның хәләлләре дә бар!»

Бу хәл көлке булып тоелса да, мөселманнар күпләп җыела торган урыннарга да әшәкелек үтеп керә кебек. Бер районга баргач, ишетеп кайттым: «Безнең фәлән мәчеткә төнлә кызлар алып киләләр». Әлифне таяк дип тә белмәгәннәрнең үзләрен аклап, дини кешеләрне пычратырга тырышуымы, әллә чынлап та борчылып әйтүләреме, белмәссең. Аллаһы Тәгаләгә буйсынган кешенең андый әшәкелеккә баруы бик шикле. Әмма шундый тәртип-әхлак хөкем сөргән урыннарны пычратырга маташучылар да бар.

 

Беркөнне кичке тугызларда хатыным белән бер хәләл кафеда романтик очрашу үткәрдек. Дөньялар матур, ашлары тәмле! Кеше күп булмаса да, ун минутлап чиратта торырга һәм шул тирә заказны көтәргә туры килде.

 

Көткән арада башкаларны да күзәттек. Яныбызда «җиңелчәрәк» кенә киенгән, «яхшы» гына бизәнгән өч кыз ашап утыра. Үзара артык сөйләшмиләр. Башта аларны «җилле кызлар» дип уйламаган идем. Кыска итәк, челтәрле кара оек, биек үкчәле туфли, күн куртканы кем кимәс. Әмма үз-үзләрен тотышлары әллә каян күзгә ташлана. Киенүләренә, үзләрен артык иркен тотуларына игътибар итмичә калу мөмкин түгел. Ниндидер бер униформадан киенгән кебек. Өчесенең берсе ашамыйча, урындыкка яннары белән сөялеп, кафедагыларны күзәтеп утырды. Яннарына башка өстәлдән бер егет күчеп утыргач та, боларның «төнге күбәләкләр» икәненә ышанып җитмәдем әле. Танышлардыр, бергә укыйлардыр, бәлки. Әмма «танышлар»ның, көлешеп, әңгәмә корып утыру урынына, бер-ике сүз пышылдашудан артык китмәде. Әллә үз ризыкларыннан өлеш чыгарырга теләп, әллә башка төрле бер киная белән русчалап: «Будешь?» – дип сорап куйдылар. Шуннан соң ашап та бетермичә, чыгып киттеләр. Бер машинага утыртып китүләрен күргәч, әлеге шигем рас килде дисәм дә була.

 

Бу эпизодны күңел дәфтәренә теркәп куйдык та романтик кичәне дәвам иттек. Тик күңелнең бер кыры кителгән кебек булды. Төптән уйлап карыйсың да сискәнеп китәсең. Мөселман кафеларын мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә үз иткәнен беләбез. Бик хуп күренеш анысы. Ашау тәмле, урын ямьле. Фахишәләр дә үз иткәч, хәләл кафеларның дәрәҗәсе бермә-бер артыр инде. Берәрсе белән төн уздырырга җыенучылар да шушында җыелыр...

 

Ярый әле хәләл кафеларга спиртлы эчемлекләр алып килү тыелган. Булгач булгач, кием ягыннан да ниндидер кысалар булырга тиештер. Әгәр бу мәсьәләне контрольдә тотмасак, хәләл кафеларның хәрамнарыннан бернинди аермасы да калмас! Акрынлап спиртлы эчемлекләрен ташучылар да табылырга мөмкин.


Рифат СӘЛАХ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»