|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2012 Авто
![]() Юллар булачак пенсия акчасына төзеләчәкРоссия халкы пенсиясенең тупланма өлеше акчалары юлларны торгызуга китәчәк. Бу турыда 27 март көнне Россия Транспорт министрлыгы коллегиясендә мәгълүм булды. Әлеге чара Мәскәүдә министр Игорь Левитин катнашында узды. Анда вакытлыча Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Илдар Халиков та катнашты. Траспорт министры Игорь Левитин сүзләренә караганда, 2020 елга кадәр тармакны үстерүгә 850 миллиард сум шәхси инвестицияләр җәлеп итү күздә тотыла. Алдагы 18 елда юл проектларына чыгымнар 300 миллиард сум исәпләнә, бу вакыт эчендә диңгез портларын яңарту 350 миллиард сумга, аэропорт инфраструктурасын үзгәртеп кору 200 миллиард сумга төшәчәк.
Игорь Левитин коллегия барышында бу акчаның облигацияләр ярдәмендә килергә тиешлеген ассызыклады. «Транспорт инфраструктурасы төзелешен алып барыр өчен алга таба облигацияләр чыгарырга кирәк. Шул исәптән тармакта халык пенсиясенең тупланма өлешен дә куллану ихтимал», дип билгеләп узды ведомство башлыгы. Халыкның булачак пенсия акчаларын кулланыр өчен дәүләтнеке булмаган махсус пенсия фонды төзелергә мөмкин. Халык анда пенсиянең тупланма өлеше акчаларын кертеп, фонд тәкъдим иткән процентка пенсиясен арттыра алачак. Әлеге акчага юллар төзелеше барачак.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|