|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2012 Интернет
ХирыслыкИнде 25 ел күрешмәгән танышларның берсе хәбәр җибәргән: “Улым җиде-сигез ел инде көн-төн компьютер алдында утыра, ничек биздерергә икән?” – дигән. Белештем: улына 21 яшь, ди. Әнине борчырлык булгач, егетнең хирыслыгы, чынлап та, чамадан ашып киткән дигән сүз инде бу. Кызыгы шунда: аралашу социаль челтәр аша бара, курсташларның байтагы инде “дуслар” булып беттеләр, аралашкалыйбыз. Виртуаль дөньяда хәл-әхвәл белешү, яшьлек истәлекләрен яңарту – хәзер гадәти хәл. Хәзер бит эш шундый: күршегә дә кайвакыт “Skype” аша шалтыратасың. Әмма таяк һәрвакыт ике башлы: чамасын белмәгәннәрне виртуаль дөнья үзенә суыра. Кемнәрдер гомерен форумнарда утырып уздырырга гадәтләнә, икенчеләре социаль челтәргә “әсирлек”кә төшә, кайсыларын виртуаль уеннар үзенә йота. Футбол фанатизмы, кредитомания, “йолдызлар”га мөкиббән китү, наркобәйлелек, эчкечелек, тәмәкесез тора алмау – күп инде ул заманның зыянлы чирләре. Адәм баласы мавыгучан итеп яратылган һәм чамадан ашып киткән һәр мавыгу (хәтта беренче карашка зыянсыз булып күренгәне дә) дингә, гыйбадәткә әверелә. Кеше үз хирыслыгын дини ритуал дәрәҗәсенә үстерә, яисә традицион диннәрдән нәрсәнедер алып куша. Ышанмыйсызмы? 2002 елда аналитиклар спорт командаларының фанатлары арасында тикшерү үткәрә һәм шул ачыклана: ир җенесендәге фанатларның өчтән бере, мөһим матчлар алдыннан “үз” командалары җиңсен өчен, җенси якынлыктан тыелып тора, ягъни үзенчәлекле “ураза” тота икән. Бүген инде бу ритуал киңрәк таралды дип беләм.
Сүз бит Интернет-бәйлелек турында бара иде. Беренче карашка шактый зыянсыз булып күренгән мондый хирыслык та шәхес өчен җитди проблемалар тудырырга сәләтле. Әти-әниләрнең күбесе болайрак фикер йөртә: эчмәгәч, тартмагач, наркотиклар белән бәйләнмәгәч, җинаятьчел төркемнәргә ияреп китмәгәч, утырсын шунда. Тагын бер нәрсә бар: Интернетка ялганган компьютер өйдә берәү генә булганда, әти-әни белән бала арасында “пәрәвез”гә тоташу өчен бәхәс-көрәш тә күзәтелгәли, ягъни хирыслык гаиләне үзенә “йотып” бара.
Интернетомания төшенчәсен беренче тапкыр фәнни әйләнешкә психиатр Иван Гольдберг кертеп җибәрә һәм психик чирләр рәтенә бастыра. Дөрес, табибларның байтагы аның белән килешми. Тик тагын шунысы бар: Сәламәтлек саклау министрлыгының 2010 елдагы боерыгы наркологик диспансерларны уен бәйлелегенә төшкән кешеләргә ярдәм күрсәтергә мәҗбүр итә. Ә уенга хирыслык (игромания) – Интернет-бәйлелекнең бер состав өлеше инде ул. Кытай галимнәре, Интернетта “яшәүче” кешеләрнең баш миен тикшергәннән соң, баш миендәге ак матдәнең җепселләрендә зыянлы үзгәрешләр булуын тапканнар. Бу җепселләр баш миенең хисләр, игътибар, карар кабул итү өлкәсенә барып тоташа икән. Шундый ук үзгәрешләр эчкечеләр һәм наркоманнарда да күзәтелә ди. Укучы өчен искәртик: автор моны мәгълүмат итеп кенә китерә, расламый да, кире дә какмый, чөнки ул белгеч түгел. Янә бер мәгълүмат өстик: Бөекбританиянең Лечестер университеты галимнәре, кешенең баш миендә аерым нейроннар аның табынуы белән идарә итә, без моны эксперименталь рәвештә исбатладык, диләр. Хирыслыктан табынуга бер адым икәнен алдарак раслаган идек.
Интернет-чирнең биш төрле формасы бар дип санала. Беренчесе – форумнарда, чатларда чыкмыйча аралашып утыру. Бу очракта “ник” артына качкан шәхес кыюлана, үзенең эчке дөньясын яшерми ача, чөнки аның чынлыкта кем икәнен белмиләр бит. Табигате белән куркак, әмма эчен бушатасы килгән адәмиләр өчен менә дигән форсат һәм алар үзләренең “әсирлек”кә төшкәннәрен тоймый да калалар. Икенчесе – он-лайн уеннарга хирыслык. Әйтергә кирәк, шәхесне үзенә бөтереп алып кереп китә һәм юкка исраф ителгән вакыт кызганыч булудан туктый. Порнографик, эротик сайтлардан чыга алмау – чирнең өченче төре. Бу, чынлап та, кеше сәламәтлегендә патологик үзгәрешләр китереп чыгара яисә инде андый үзгәрешләрнең барлыгы турында сөйли. Дәвалану өчен берничә юнәлештәге табибка мөрәҗәгать итү сорала бу очракта. Дүртенче төр хирыслар – сайтларның эчтәлегенә игътибар итми, Интернетта булу факты үзе үк аңа рәхәтлек бирә.
Аптекаларда Интернет-бәйлелектән дәвалый торган дарулар сатылмый. барысы да шәхеснең үзеннән тора. “Челтәр”гә бары тик җитди ихтыяҗ булганда гына керү, анда үткәргән вакытны ныклы контрольдә тоту, ихтыяр көчен туплап үзеңне чикләү – дәва менә шулар. Бала өчен боларны үтәү кыен булганлыктан, җаваплылык әти-әни өстенә төшә, аңлату, кирәк булганда тыю, дисплейдан аерылырга мәҗбүр итү, бала кергән сайтларны контрольдә тоту – кыскача чаралар менә шулар. Көнгә җиде сәгатьтән артык виртуаль дөньяда утыру – чирнең башланганлыгы турында хәбәр итә дип рәсми рәвештә санала. Миңа калса, ике сәгате дә байтак инде аның. Югарыда әйтелгәннәр белән килешергә мөмкин, килешмәскә була, әмма бер нәрсәне кире кагып булмый: даими утырып тору бихисап физик чирләр китереп чыгара. Болар арасында умыртка сөягенең зарарлануы, геморрой, ирләрдәге простатит бар, һәм, гомумән, хәрәкәтсезлектән зыян күрмәгән әгъза юк. Болар үзләрен еллар үткәч кенә сиздерәчәк, шуңа күрә һич югында ярты сәгать саен булса да, урындыктан кубып, өч-биш минутлык гимнастика ясап алыгыз, бер уңайдан хирыслыгыгызны чикләргә дә өйрәнерсез.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|