поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2012 Язмыш

Мәңгелеккә калыр яралар

Без ирем Хасибулла белән бер ат, бер зат булып 38 ел тормыш көттек. Шушы гомер эчендә бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек, яратышып, аңлашып яшәдек. Мәхәббәт җимешләребез - ике кызыбыз үсеп, үз тормышларын корып җибәрделәр. Кызларыбызга шатланып бетә алмадык: чибәрләр, уңганнар, булганнар. Аларны мәктәптә дә, институтта да, эштә дә бик яраттылар.

Кызыбыз Алия, Мәскәү финанс һәм икътисад институтын тәмамласа да, өлкә эчке эшләр министрлыгында эшләргә теләде. Һәм морадына иреште дә: берьеллык милиция курсларында укып чыкканнан соң, эчке эшләр идарәсенең финанс һәм экономика бүлегендә хезмәт итә башлады. Ул төрле подразделениеләрдә эшләп, милиция капитаны дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Җитәкчеләре дә, хезмәткәрләре дә аны яхшы эшләгәне өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр иде. Портреты Мактау тактасыннан төшмәде, бәйрәм саен аңа мактау грамоталары явып торды.

 

Алия сөйгән ярын яшьли очратты. Иптәш кызының туенда Ринат исемле егет белән ничек танышканнар иде, шуннан аерылышмадылар. Өйләнештеләр һәм бераздан безгә Юлия исемле оныгымны бүләк иттеләр. Без биргән өч бүлмәле фатирларын курчак өе кебек ясап куйдылар. Алия бик ярата иде үзенең фатирын. Менә үткән елның августында диңгез буена ял итәргә китәр алдыннан да бүлмәләрен ике тапкыр әйләнеп чыкты, бераз сокланып карап торды да, йөрәге нидер сизенгәндәй, күзләренә килгән яшь бөртекләрен сөртеп алды һәм каһәр суккан машинага чыгып утырды.

 

Баланың да күңеле сизде. Юлиянең бу сәяхәткә барасы бер дә килмәгән иде: “Мин әби-бабай белән калам!” – дип күпме генә үгетләсә дә, әти-әнисе аны үзләре белән алып киттеләр. Ринатның бертуган сеңелесе дә аларга иярде. Шулай итеп, дүртәүләшеп юлга чыгып китәр алдыннан Алия безне саубулашу кичәсенә дәшеп алды. Мин берни сизенмәдем дә, бу кичәне мәңгелеккә хушлашу кичәсе дип тә белмәдем. Ходай шулай күңел күземне томалаган икән...

 

Иртәнге сәгать биштә балакайларым машинага утырып киткәндә, елмаеп, кул селтәп калдым. Шуннан биш сәгать вакыт та үтмәгәндер, телефоныбыз ниндидидер зәһәр, ачы тавыш белән шалтырады. Ишеткәнемә ышанмыйча, тораташ булып каттым: “Недалеко от Саратова попали в аварию... Все погибли... Девочка в тяжелом состоянии”... Бөтен дөньям караңгыланып китте, аякларым мамык кебек тотмый башлады. Бу сүзләрне мин инде беркайчан да оныта алмам хәзер.

 

Без тиз-тиз җыенып Саратовка киттек. Юлия реанимациядә сигез көн ятты. Аның эчен ярып, өзелгән үт куыгын алганнар, буталып беткән эчәкләрен тәртипкә салып, тиресен аркылы-торкылы тегеп куйганнар. Баш тиресе дә чәчләре белән бергә сөягеннән салынган булган, анысын да шыксыз гына ямаганнар. Ул мизгелләрдә матурлык турында кайгырту хәсрәте булмагандыр инде, ничек тә булса оныгымның гомерен саклап калырга тырышканнардыр. Ә без шул арада өч мәетне Красный Яр районындагы иремнең туган авылы Кызылсуга кайтарып күмдек. Мондыйны авыл беркайчан да күрмәгәндер, мөгаен. Беренче мәетне зиратка керткәндә ахыргысын йорттан чыгаралар гына иде, дип сөйләделәр соңыннан. Ә мин ул вакытта берни дә күрерлек түгел идем. Тольяттида яшәүче икенче кызым Лилия белән киявемә рәхмәт, бөтен эшне алар үз өсләренә алдылар.

 

Хастаханәдәге бөтен табиблар да, шәфкать туташлары да Юлиянең тормышы өчен көрәштеләр. Хастаханәдә ятучы авырулар да аның янында булырга тырыштылар. Юлия аңсыз ятканда, элек телефонына яздырылган Коръән сүрәләрен наушниклар аша тыңлатканнар. Табиблар да моңа каршы килмәгәннәр, чөнки Коръән сүрәләре яңгыраганда Газраил җан алуны кичектереп тора, дигән гыйбарә бар, диләр.

 

Оныгыбыз тугызынчы көнне күзләрен ачты да, үзенең яраларын күреп хәйран калды: “Нәрсә булды, әбием, мин кайда?! Миңа телефонымны бирегез, әтигә, әнигә шалтыратырга кирәк”, - дип өзгәләнде. Без беренче көннәрдә аңа аларның вафаты турында әйтә алмадык. Бераз хәл кергәч, ипләп кенә белдердек кебек инде, тик ул барыбер бик авыр кичерде. Шулай да, кызыбыз бирешмәскә тырышты, догалар өйрәнде, табиблар кушканның барысын да үтәде.

 

Соңрак, оныгымны Самарага кайтаргач, аны интернет аша Саратовтагы палатадашлары табып, хәлен белеп тордылар. Әнисе дә, фәрештә кебек канатын җәеп, Юлияне саклый төсле. Төшләренә кереп, кисәтә, иркәли. Беркөнне килгән дә, имеш: “Кызым, минем сенсорный телефонымны алып, урамга чыкма. Тартып алырлар, куркытырлар үзеңне. Өйдә калдыр син аны”, - дигән.

 

Аллаһыга шөкер, дөньяда изге җанлы кешеләр күп, һәм шушы зур кайгыбызда алар барысы да яныбызда булдылар. Юл хастаханәсе табибларына, кызымның хезмәттәшләренә, Юлия укыган 124нче мәктәп укучыларына һәм укытучыларына, директорына, Кызылсуда яшәүче Хасибулланың авылдашларына, Самара шәһәрендәге күршеләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга, Самара Җәмигъ мәчете җитәкчелегенә һәм ашханәсе хезмәткәрләренә Аллаһының рәхмәте булсын. Шулай ук “Самара-ГИС” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре безнең турыда тапшыру ясап, халыктан ярдәм сораулары өчен рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.

 

Юлиябез хәзер инде терелеп килә. Ул бит кыз бала, шуңа күрә Саратов табиблары теккән яра җөйләрен ничек тә булса бетерәсе иде, битендәге яралары да, җилкәседәге пешкән урыннары да аны бизәми. Аңлыйсыздыр, Германиядә йә Екатеринбургта ясалачак операцияләргә акча бик күп кирәк, һәм без тагын яхшы кешеләр ярдәменә өмет итәбез. Без бит Хасибулла белән инде пенсия яшенә җиттек, хезмәт хакыбыз бик кечкенә, ә Юлиянең пенсиясе даруга китеп бетә. Кем дә кем безгә ярдәм итәргә теләсә, телефоннарыбызны редакциядән ала аласыз.

 

Барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, исән булыгыз, бәла-каза күрмәгез, кайгы-хәсрәт кичермәгез, шундый аянычлы үлем-китемнәрдән сакланыгыз, юл йөргәндә сак булыгыз.

 

Шушы кайгылы көннәрдә күңелемдә шигъри юллар шытып чыкты.

 

Көзге чәчәк кебек кыска

                                       булды,

Балакаем, синең гомерең.

Ходай язганнардан узып

булмый,

Ничек еласа да күңелең.

Балаң калды безгә бүләк

булып,

Тәүфыйкларын бирсен бер

Аллам.

Тормыш юлы тик гөл генә

булсын,

Бәхетләрен арттыр, бер

Ходай.

Көннәр үтәр, еллар гөрләп

узар,

Онытырлар дуслар, туганнар.

Тик ата-ана йөрәгендә генә

Мәңгелеккә калыр яралар.

Мәңгелеккә калыр яралар

 

РӘСЕМДӘ: Алия, Юлия һәм Ринат КАМАЛЕТДИНОВЛАР. Бәхетле чаклар.

 

Самара шәһәре.


Суфия ЯГОФЕРОВА
Бердәмлек
№ 13 | 24.03.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»