поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
09.10.2008 Экология

ИЛСУР МЕТШИН: «ЯШЕЛ ШӘҺӘР КЕШЕГӘ УҢАЙ ТӘЭСИР ИТӘ»

Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар. Күп кенә ирләр агач утыртуга артык игътибар бирми һәм күп очракта моны кирәк дип тә тапмый. Ә менә Казан мэры Илсур Метшин үзе утырткан агачларның санын хәтта хәтерләми дә. «Өч балам бар, анысын төгәл беләм, ә менә күпме агач утыртканымны әйтә алмыйм, ләкин бу соңгысы түгел әле», - диде ул бүген Яңа Савин районында агач утыртканда. Бүген Казан мэриясе хезмәткәрләре «Казанны 2013 елгы Универсиадага яшелләндерү» акциясен ачып җибәрде.

Казан Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләре Яңа Савин районының Чистай урамында гөрләшеп агачлар утыртты. Аларга бу эштә «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» оешмасы хезмәткәрләре ярдәм итеп, киңәш биреп торды. Юл буенда карама агачлары утыртылса, юлдан бераз читтәрәк, ягъни җәяүлеләр юлы янәшәсендә чыршы агачлары утыртылды. Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Роза Җаббарова әйтүенчә, юл буенда үскән чыршылар, гадәттә, кора һәм саргая, шуңа күрә аларны юлдан читтәрәк утырту кирәк икән.

 

Карама агачын утыртуга алынган Илсур Метшин агач төбенә җир салу белән беррәттән, журналистлар белән дә аралашты. «Мин бу эшне зур теләк һәм канәгатьлек хисе белән башкарам. Казанда яшәүче һәр гаилә елына берничә агач утыртса да, джунглилар безнең шәһәр белән чагыштырганда чүл булып кына күренер иде», - диде ул. Шәһәр башлыгы мондый акцияне елга бер генә тапкыр үткәрүне аз дип белдерде.

 

«Бүген без шәһәрне яшелләндерү буенча үткәрелүче чираттагы акцияне башлап җибәрдек. Алдагы елларда да без шәһәр оешмалары, студентлар белән бергә агачлар утырттык. Аларның якынча 85 проценты үсеп китте. Әмма бу агачны дөрес утырту нәтиҗәсе түгел, бу халыкның кыш көне карны чистартуы нәтиҗәсе. Чөнки кар чистартылмаса, агач үләргә мөмкин. Шуңа да бу эшне сыйфатлы итеп башкарасы килә», - диде Илсур Метшин.

 

Ул агач утырту эшенә һәр казанлыны җәлеп итәргә теләвен белдерде. «Агач утырткан кеше урманга кергәч, агачның ботагын сындырмаячак, ул табигатьне саклаячак», - ди ул. Аның сүзләренчә, нигездә агачлар Универсиадада катнашучылар һәм башкала кунаклары узачак урыннарда утыртылачак. «Биш елдан соң биредә матур яшел аллеялар булачак. Ничек кенә булмасын, яшел шәһәр кешегә бары уңай гына тәэсир итә», - диде шәһәр башлыгы.

 

Бүген Яңа Савин районының Чистай урамында барлыгы 100 агач утыртылды. Гомумән алганда, быел көз көне 12268 агач һәм 32715 куак утырту планлаштырыла. Бүгенге көндә агачларны утырту урыннары билгеләнгән инде. Утырту өчен кирәк булган җиһазлар да тулы күләмдә бар дип исәпләнә. Агач утыртырга теләүче казанлылар үзләре яшәгән район хакимиятенә мөрәҗәгать итә ала.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 08.10.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы